- 26.01.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №3 (27 гыйнвар)
- Рубрика: Дөнья бу
Күп кенә студентлар ялыктыргыч лекцияләрдә утырган чакта тизрәк уку йортын тәмамлау турында хыяллана. Кулына диплом алуга, барысы да яхшы якка үзгәрер, бөтен дөнья аның кулында булыр кебек тоела аңа. Шулай булмый ни, төне буе дискотекада күңел ачканнан соң, профессорның йомшак тавышы астында йокыга китмәс өчен үз-үзеңне чеметкәләп, гомердә дә ачып укымаячак мәгълүматны кәгазьгә теркәп барырга кирәк булмаячак инде аннан соң. Өйдән биреп җибәргән тиеннәргә стипендияне кушкач, ничә көнгә ашарга җитәчәк икәнне дә санарга туры килмәячәк. Җан ирекле, кесә тулы булачак, кыскасы…
Әмма тормыш алай бик җиңел һәм рәхәт нәрсә түгел икән шул. Моны сезгә без, КДУ дипломын алу бәхетенә ирешкән яшь белгечләр, әйтәбез. 1 сентябрьдә университетка юл тоткан шәкертләрне көнләшеп күзәтеп утырдык былтыр. Ышанмасагыз, дипломны кесәгә салып, чыгарылыш кичәсе үткәреп йөргән бәхетле мизгелләрдән башлап бу көнгә кадәрге тормышыбыз белән танышып чыгыгыз. Нервылары бик үк тәртиптә булмаган кешеләрнең әлеге язманы укымаулары сорала.
31 июнь
Диплом алганнан соң беренче атна үз җаена сизелмичә генә үтеп китте. Бер сессиядән икенчесенә кадәр бәйрәм итәргә күнеккән студент халкы дәүләт имтиханын тапшырганнан соң, бәйрәмнең икенче башы чиксезлеккә тоташты дип саный башлады. Без инде үзебезне бөек кешеләр итеп хис иттек. Шәп эшкә урнашу турында хыялланып, тыныч кына чыгарылыш кичәсенең вакытын озынайттык.
1 июль
Безнең өчен бер хакыйкать мәгълүм булды: тормыш гел бәйрәмнәрдән генә тормый икән. Бүгеннән моңарчы бер кайгысыз яшәгән тулай торакны калдырып китәргә тиеш. Әлеге мәгълүмат алдан ук әйтеп куелган булса да, бу хакта беребез дә уйлап карамады. “Бүген үк бүлмәләрне бушатмасагыз, кич белән кертмәячәкбез!” – дигән хәбәр йөрәкне өшетеп җибәрде. Нишләргә? Фатирга керер идең, акча юк. Акча булыр иде, эш юк. Эшкә керсәң дә, акча алганчы кайда яшәп торырга? Миңа калса, дәүләт югары уку йортын тәмамлаган студентларны эшкә урнаштырмаган очракта да, һичьюгы, алдагы ике-өч ай дәвамында яшәү урыны белән тәэмин итәргә һәм стипендия күләмендә генә булса да акча түләргә кирәк. Аптырагач, әйберләр җыярга дигән булып, эчтән генә бар дөньяга үпкәләп, бүлмәгә кереп бикләндек.
3 июль
Инде өченче көн бүлмәдә бикләнеп ятабыз. Безнең монда икәнлекне сизүче булмады, ахры, шөкер. Тик суыткычтагы запаслар гына бетүгә таба якынлашты. Урамны тәрәзә аша гына күзәтү дә ялыктыра башлады…
5 июль
Тулай торакның коменданты изге кеше булып чыкты. Без нык ялына торгач, мең ярым түләп, килешү буенча бер айга калырга рөхсәт бирде. Төзүен төзедек килешүне, акчасын кайдан алып түләргә – билгесез. Ярдәмеңнән ташлама, Ходаем!
10 июль
Көн саен “Иртәгә түлибез” ди торгач, кесәбездә бер тиен акча да юклыгын аңлап булса кирәк, квитанция сорап, теңкәгә тими башладылар. Яшәү урыны Ходай ярдәме белән бушка хәл ителсә дә, биш ел дәвамында болай да юньле ризык күрмәгән ашказаны бөтенләй һава белән генә торырга ризалашмады. Бу ситуациядән чыгу юлы бер генә – ул да булса эш табу. Әйтүе генә җиңел, ә кайдан эзләргә соң ул эш дигән нәрсәне? Һәм, гомумән, филолог кайда эшләргә тиеш? Аспирантурага калып, галим булырга артыгын кыймылдарга яратмаган баш мие каршы килә. Газета-журнал редакцияләрен журфак студентлары басып алган. Укытучы булып эшләр идең, аның эш хакын ипи белән суда гына утырсаң да, җиткерә алуың бик шикле.
Эш урыннары тәкъдим ителгән игъланнар басылган газета сатып алдык… һәм аптырашта калдык. Анда тәкъдим ителгән һөнәрләр, нигездә, түбәндәгеләрдән гыйбарәт: сатучы, менеджер… Әйтерсең лә бу дөньяда сатудан башка шөгыль юк. 5 ел дәвамында белем дөньясында гизгәннән соң, кибетче булып эшләп булмый бит инде. Әти-әнидән генә түгел, әлегә шүрлектә тузан җыеп яткан дипломнан оят. Шулай да белдерүләрнең барысына да диярлек шалтыратып чыктык. Клиентлар белән эш итүче, реклама буенча менеджер дигәннәренең күбесе урам буенча товар сатып йөрүдән гыйбарәт булып чыкты. Офис-менеджер булып эшләү өчен шактый гына күләмдә акча сорадылар. Беренчедән, аларның ничек итеп мескен эшсезләрдән акча җыеп төп башына утыртуларыннан шактый гына хәбәрдар булсак, икенчедән, ул кадәрле акчабыз булса, өч көннән бирле эчебездә үкергән бүреләрнең азрак күңелен күрер идек дип уйлап куйдык. Йорт җиһазлары сата торган кибеткә урнашу өчен әңгәмә үткән идек тә, икенче көнне иртүк ялтырап чыккан кояшны күреп, пляжга барырга булдык. Илдә чыпчык үлмәс әле, янәсе. Яхшырак эш табарбыз, бәлки…
31 июль
Ни өчен 20 көн буена кулыма каләм алмадыммы? Беренчедән, илһам килер өчен күңелдә кечкенә генә шатлык яки өмет кисәге дә кабынмады. Икенчедән, әлеге 20 көн бер-берсенә бик нык охшаш булып чыкты. Иртән торуга чираттагы белдерү буенча шалтырату; аннан әңгәмәгә барып, су буе анкета тутыру; мәгънәсез сораулар; якындагы бер атна эчендә шалтыратырбыз дип озатып калулар… Чакыралар икән, эше юньле булып чыкмый, ошаган урында “безгә туры килмисез” диләр. Казан пропискасы, 25 яшьтән олырак булу, стаж кирәк, имеш. Ә безнең кебек кичәге студентлар нишләргә тиеш? Эшкә алмагач, стаж каян килсен соң ул?!
10 август
Эш эзләүнең нәтиҗәсезлегеннән һәм акча юклыктан аптырап, урамда туңдырма сатып карарга булдык. Эшнең ояты юк, диләр бит. Азрак акча эшләп алу зыян итмәс. Белдерү буенча шалтыратуыбыз булды, икенче көнне үк эшкә дә чакырдылар. Хезмәт хакы көненә 50 сум + сатудан кергән акчаның 10%ы икән. Танышлар гына очрамаса ярар иде дип, ипилек акча эшләргә чыгып киттек.
Кесәләрне киң итеп ачып, чыгып бастык басуын, туңдырма алырга теләүчеләр генә күренмәде. Эсселеккә чыдый алмый, салкын әйбер ашарга теләгән кешеләрнең дә, бәяләрне күргәч, чырайлары сытыла. Ник дигәндә, 4-5 метр ераклыкта гына урнашкан кибеттә шундый ук туңдырманы ике тапкыр очсызгарак алырга була.
Шулай да, тырыша торгач, кичкә таба өч меңлек керем ясадык. “Вамин”ныкыларны сатып, азрак үзебезгә дә “чумара” эшләдек. Юмартрак сатып алучылар безгә бүләк иткән туңдырмаларны да яңадан суыткычка куйгач, икебезгә 500 сумга якын хезмәт хакы җыелды. Менә шуннан нәтиҗә ясыйк: көне буе басып торганнан соң эш хакың ашарга да җитәрлек булмагач, нәрсәгә дип эшләп торырга? Кыяфәтебез бик кызганыч булган, күрәсең, бер абзый хәтта шаурма да алып бирде. Юк инде, мондый мескенлеккә төшкәнче, ачтан үләбез. Шуңа көнлек хезмәт хакыбызны алуга, “хуҗа” белән хушлашып та тормыйча, тизрәк таю ягын карадык.
13 август
Элек 13 санының бәхетсезлек китерүенә ышанмый идек. Хак сүз икән. Иртән уянганда без әле бәхетле идек. Кесәдә бер тиен акча, өстәлдә бер валчык ипи булмаса да, әле икебезгә өч карават бар иде. Дөрес, кысан гына тулай торак бүлмәсенең оҗмах булуын без биш ел яшәү дәверендә түгел, ә бүген кич белән урамга куып чыгарылгач кына аңладык. Әйе, әйе, кибеттән ипи белән кефир алып кереп барганда, безне вахтада туктаттылар һәм җайлап кына шушы минуттан бомжга әйләнүебезне аңлаттылар. Комендантка ялынулар да, ихтыярсыз күздән тамган яшь бөртекләре дә ярдәм итмәде – куллары белән ишеккә генә төртеп күрсәттеләр. Бу вакытта инде урамда караңгы төшеп килә иде. Безгә ике генә юл калды: я урамда, яки вокзалда куну. Куллар калтырана-калтырана телефонда таныш-белешнең номерын җыя башлады. Ләкин җавапларның күбесе охшаш иде:
– Мин өйдә түгел шул.
– Фатирның хуҗасы килеп төште, үзебезгә дә урын юк.
– Әлегә сөйләшә алмыйм, соңрак шалтырат, яме?!
Иң соңгы өметебез булган берәү: “Хәзер машина белән килеп алам”, – диде дә бер сәгатьтән трубкасын сүндереп куйды.
Күктә ай калыкты, суыта башлады. Урамда бары сукбай этләр һәм без генә торып калдык.
Ләкин дөньяда олы йөрәкле, мәрхәмәтле кешеләр бар икән әле ул. Инде тулай торак ишеге төбендә ятып йоклыйбыз дигәндә генә, бер изге җан безне кызганып, ашарга ризык, кунарга урын бирде. Шулай итеп, бүгенгә исән калдык.
14 август
Җан биргәнгә юнь бирә, ди бит халык. Инде чарасызлыктан тәрәзәдән сикерергә, я суга батып үләргә җыенганда, әлегә үзе авылда яшәгән иптәш кызыбызның туганнан туганы безне үзенә яшәп торырга чакырды. Төенчекләребезне асып шуларга киттек. Бу куанычлы вакыйгага сөенечле хәбәр дә килеп өстәлде: шушы арада эшкә урнашырга ярдәм итәчәкбез дигән кешеләр табылды. Без шул шатлыктан бер-ике көн “түшәмгә төкереп” яттык та, фатир эзләргә керештек. Беренче эш итеп “Из рук в руки” газетасын сатып алдык һәм барлык игъланнарга диярлек шалтыратып чыктык. Тик аларда күрсәтелгән бәя белән телефоннан әйтелгәннең аермасы җир белән күк арасы иде. Мәсәлән, игъланда аена биш мең дип язылган бер бүлмәле фатирга чынлыкта 8-9 мең түләп торасы икән. Әле тагын табып биргәне өчен риэлторга да шул ук сумманы чыгарып саласы. Эш булачак дип торсалар да, кесәдә хезмәт хакы юк бит әлегә. Арадашчыларсыз гына фатирга кертүчеләр булмасмы дип без шәһәр буйлап сәяхәт итәргә чыгып киттек. Багана, стеналарга ябыштырылган игъланнарның барысы белән дә танышып чыктык. Артык мавыгып киткәнбез, ахры, юлдан узып баручы бер абзый, машина тәрәзәсеннән башын тыгып: “Кызлар, сезнең белән барысы да тәртиптәме?” – дип сорады.
Күзгә чалынган игъланнарның барысына да шалтырата башладык. Аларның да 99%ы риэлторлар булып чыкты. Шулай да без теге калган 1% номерларны “сөзеп” ала алдык. Аена 15 меңнән башлап сораучы “элитный”ларын сызып ташлагач, бер бүлмәле фатир һәм үзләре яшәгән фатирдан бер бүлмәсен биреп торучылар табылды. Фатир өчен җиде мең ярым сорадылар. Шатланып “булачак өебез”не карарга киттек. Тик ишекне ачуга, өметебез челпәрәмә килде. “Барлык җиһазлары да бар, чиста, матур”, – дип тасвирланган фатир сүз белән генә сөйләп бетереп булмаслык ташландык хәлдә иде. Карават хезмәтен үтәүче матрас, ишеге каерылган суыткыч, аклы-каралы телевизор – “әйбәт” җиһазлар әнә шуннан гыйбарәт. Ә андагы “чисталык”ны күз алдына китерүгә укшыта башлый. “Уйлап бетергәч, сезгә шалтыратырбыз”, – дигән булып әле һаман фатирын мактаучы хуҗабикәдән тизрәк качу ягын карадык.
Акча эшли башлаганчы булса да яшәп торырбыз дип, бүлмә карарга киттек. Ишекне бер бабай ачты. “Дядя Юра” дип таныштырды ул үзе белән. Үз исемебезне өч тапкыр кабатласак та, ул “А?” дип торды. Саңгырау иде бабай. Без биргән сорауларның берсенә дә җавап бирмичә, фатиры, тормышы, элеккеге “квартирант”лары турында кычкырып (һәм ничек кенә әле) сөйләвен белде. Фатир иркен һәм чиста булса да, сәламәтлегебез турында уйлап (бу яшьтән беребезнең дә саңгырау каласы килми иде), саубуллашып китеп бардык. Юрий бабай безне елмаеп озатып калды. Кат-кат әйтеп карасак та, ул безнең биредә яшәргә теләмәвебезне аңламады, ахры. “Буду ждать!” дип кычкырып калды артыбыздан.
Аннан соң тапкан бүлмәләр дә безнең шартларга туры килмәде. Кайсы бәяне кыйммәт сорый, кайсы бер кешене генә яшәтергә тели.
“Тәртипле кызлар бер бүлмәле фатир эзли” дигән игъланнар ябыштыруыбыз да ярдәм итмәде. Юк, җавапсыз калмады ул игъланнар. Төннәр буе “Сез, чыннан да, тәртиплеме?” – дип шалтыратучы егетләр белән сөйләшергә туры килде…
Шулай итеп, фатир эзләү мәсьәләсе, эш кебек үк шактый четерекле булып чыкты…
30 сентябрь
Хәлләр әкренләп уңай якка үзгәрде. Хәзерге вакытта без 2 бүлмәле фатирда яшибез, “престижлы” организациядә эшләп йөрибез. Ничек шулай барысы да җайга салынды дисезме? Бик теләп сөйләп бирер идек тә, иртәгә үк боларның барысыннан да колак кагуыбыз бар. Шуны гына әйтә алабыз: боларның бөтенесе дә танышлар аркылы башкарылды. Бушка түгел, әлбәттә. Өч ай интегеп йөргәннән соң, шундый нәтиҗәгә килдек: калын кесәң, югары урыннарда утырган таныш-белешең булмаса, син бу дөньяда чүп кенә. Биш ел буе башыңны бәрә-бәрә укуың да, кызыл дипломың да берәүгә дә кирәк түгел. Укуны тәмамлаганнан соң “җылы урын” әзерләп торучы булмаса, мәктәпне тәмамлауга берәр кибеткә сатучы булып эшкә керүең хәерлерәк. Дипломыңны күкрәгеңә кысып, хыялланып йөри торгач, аяусыз тормыш юлы барыбер шунда илтәчәк…
1143 төркем студентлары.
Комментарии