Яңа дәреслек ничек ярдәм итәр?

Яңа дәреслек ничек ярдәм итәр?

Республика милли мәгарифенең башка өлкәләрдәге яңалыклары белән беррәттән, татар әдәбияты фәнен укыту өлкәсендә дә яңа уку елында зур үзгәрешләр бар. Төп урта белем бирү баскычында яңа федераль стандартларга һәм өр-яңа принципларга, методикага нигезләнгән дәреслекләр кулланыла башлады. Алар һәм методик кулланмалар әлеге юнәлештә эшне күпкә җиңеләйтәчәк, ди белгечләр.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә методист галимнәр, укытучылар, экспертлар, Татарстан китап нәшрияты һәм «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты хезмәткәрләре укыту-методик әсбаплар әзерләп чыгаруда күп көч куйган. Шул уңайдан «Мәгариф» журналы редакциясе, бер төркем белгечләрне җыеп, «түгәрәк өстәл» уздырды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының уку-укыту процессын укыту-методик тәэмин итү буенча төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы консультанты Кадрия Фәйзрахманова төп гомуми урта белем бирү өчен дәүләт стандартлары 2012нче елның маенда раслануын хәбәр итте. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстанда да үрнәк программалар төзелә һәм быел февраль аеннан гамәлгә кертелә. Аларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында да күрергә мөмкин. Авторлар, шул расланган үрнәк программалар нигезендә, үзавторлык программаларын төзи һәм дәреслек тә шул авторлык программалары нигезендә эшләнелгән.

Быел 5, 6, 7нче сыйныфлар яңа төзелгән дәреслекләр буенча укый башлады. Әгәр дә 5нче сыйныфта ниндидер сәбәпләр аркасында әдәбият фәне укытылмаган булган икән, ул очракта, 6нчы сыйныфка килгән балага укытучы узган ел программасын да бирергә тиеш була. Чөнки яңа стандартларда бала белергә тиешле минимумнар ачык күрсәтелгән. Барлык белем дәрәҗәсен тикшерүче методлар, тестлар шул минимумга нигезләнәчәк.

ДӘРЕСЛЕКЛӘРНЕ КЕМ ҺӘМ НИЧЕК ТӨЗИ?

Дәреслек авторларын ТР Мәгариф министрлыгы да, башка министрлык та сайлап, аларга ниндидер таләпләр куймый. Аларны төзү тәртибе белән Кадрия Фәйзрахманова таныштырды.

Авторлар, булган стандартларга таянып, дәреслекләрне төзи. Ул төзелгән дәреслек нәшриятка тәкъдим ителә. Нәшрият белән исә Мәгариф һәм фән министрлыгы элемтәгә керә һәм җибәрә, әзер дәреслек макетлары Мәгариф һәм фән министрлыгына юлланыла. Министрлыктагы экспертлар дәреслек макетын карап, тикшереп, рецензия яза. Шул рецензиядә язылган тәкъдимнәр, төзәтмәләрне искә алып, нәшрият бастыра. Басылган дәреслекләрне Мәгариф һәм фән министрлыгы нәшрияттан сатып ала. Әмма дәреслекнең тиражын билгеләгәнче, республика районнарыннан заказлар кабул ителә. Шуннан соң гына кирәкле күләмдә дәреслекләр бастырыла.

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы, филология фәннәре кандидаты Әлфия Мотыйгуллина сүзләренчә, беренче тапкыр рус мәктәбендәге рус балалары өчен дәреслек язу шактый авыр булган. Ник дигәндә, моңа кадәр чыккан дәреслекләр, таянып эшләрлек программалар булмаган. Алар бары тик үрнәк һәм авторлык программаларына гына таянып эш башкарган. «Федераль дәүләт стандартларына туры килгән дәреслекне төзү, беренчедән, ул балаларны кызыксындыру чарасы, икенчедән, рус мохитендә тәрбияләнгән балага татар әдәбияты турында тулы канлы белешмә бирү өчен бик күп эзләнергә, махсус бер эзлеклелек булдырырга туры килде», – ди ул.

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы, филология фәннәре кандидаты Фәридә Хәсәнова татар галимнәрен рус филологларына «ияреп» бара дип саный. «Руслар безгә ниндидер методик ярдәмлекләр бирәләр. Бездә әйбәт галимнәр булса да, руслар бик күпкә алга киттеләр. Иң беренче яңалыкны да алар кертте. Бер буын дәреслекләрне, бүлмичә, барлык дәреслекләрне дә, билгеле бер концепция белән, ахырга кадәр бер үк галимнәр эшли», – ди Фәридә Хәсәнова.

ЯҢАНЫҢ ЯҢАЛЫГЫ НИДӘ?

Татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы, филология фәннәре кандидаты Флёра Ганиева бу яңа дәреслекләрнең искеләреннән аерымлыклары, аларның яңалыгы хакында аңлатырга тырышты. Сүзен бу китапларны язу тарихыннан ук башлады. 2005нче елда югары уку йортларында белем бирү буенча стандартлар кабул ителә һәм мәктәпләрдәге уку программасын да федераль «кыса»ларга кертергә кирәк дигән фикер яңгырый. Мәскәүдә бу юнәлештә эшләү өчен методик ярдәмлекләр дә эшләнелгән булган. Безнең галимнәр, мәскәүлеләрнең тәҗрибәсен өйрәнеп, үзләре дә Татарстан мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен дәүләт стандартлары төзи. Әмма ТР Дәүләт Советы моны кабул итми. «Дәүләт Советына без өч тапкыр мөрәҗәгать иттек, әмма депутатларга федераль стандартларның нәрсәгә кирәк булуын барыбер аңлата алмадык. Бер төркем галимнәр ул вакытта эшләгән стандартларның әле дә булса кулъязма варианты исән, һәм алар хәзер яңа язылган стандартлардан бер нәрсәсе белән дә аерылмый», – ди Флера Ганиева.

Дөрес, ул, бер төркем галимнәр һәм федераль дәрәҗәдә эшләнелгән стандартларның дәрәҗәсе аерылуын кире какмый. Әмма бер яктан уйласаң, безнең депутатларыбыз инде дистә ел элек татар галимнәренә алга китәргә комачау иткән булып чыга түгелме соң? Русия Америкадан 150-200 елга артка кала, диләр, ә татарлар, руслардан бер гасыр чамасы артта «өстерәлә». Өстәвенә, Парламентта утыручылар да аяк чала… Ә үзләре татар халкын сакларга, татар милләтен үстерергә ди.

Флера Ганиева яңа дәреслекләрнең яңалыгын да «ачты». «Федераль стандартлар мәктәпкә, бөтен булган традицияләрне җимереп, яңаларын тәкъдим итмәде. Гамәлдә бар да нәкъ шулай ук. Иң беренче чиратта, мәктәптәге элеккеге традицияләр сакланырга тиеш, шулай булмаган очракта, укыту системасы «чери». Яңа стандартларда исә төп яңалык икәү: беренчесе белем эчтәлегенә бәйле. Моңа кадәр басым укучының әдәби әсәрләрнең эчтәлеген белүенә ясала иде. Хәзер исә, моңа өстәп тагын әдәбиятны әдәбият белеме һәм әдәбият тарихы белән бергә бербөтен итеп укытырга кирәк», – ди галимә. Яңа федераль стандартлар буенча укытуның икенче яңалыгы исә – программаны укучының мөстәкыйль өйрәнүенә басым ясауда булуы.

Гомумән, әдәбият фәненнән белем бирү хәзер баскычларга бүленә, ягъни укучылар 9нчы сыйныфка кадәр әдәбият буенча белем туплый да, 10-11нче сыйныфларда шул алган белемнәрне кабатлау гына булачак.

Яңа дәреслекләрдә татар әдәбияты җәүһәрләре генә түгел, чуваш, мари, башкорт, рус әдәбияты әсәрләрен дә татар телендә укырга мөмкин. Бу укучыга үз милләте әдәби байлыгын башка милләтләрнеке белән чагыштырып карарга мөмкинлек бирә. «Мисал өчен, безнең әдәбиятта – Шүрәле, ә чувашларда Ачури бар. Бала шул ике персонажны чагыштырып карый ала, үзенә яңалык ача», – ди дәреслекләр авторы Рамил Ханнанов.

Тагын бер яңалык – дәреслектә сүзлекләр урнаштыру. Дәреслек авторлары текстларны да баланың яшь үзенчәлегенә һәм ул яшьтә сүз байлыгының күпме булуыннан фикер йөртеп төзегән. Шулай ук фразеологик әйтелмәләрнең аерым сүзлеге булу да укучыларга ярдәм йөзеннән эшләнелгән.

Методик әсбап, эш дәфтәре булу да бу дәреслекләрнең яңалыгы булып тора. Балаларга уку хәзер шул кадәр җайлаштырылган ки, хәтта текстта җыр кертелгән икән, аны махсус комплект булып барган дисктан тыңларга мөмкин. Бу, билгеле инде, укытучы өчен дә, ата-ана өчен дә бик җайлы.

ӨЛЕШЕБЕЗГӘ ТИГӘН КӨМЕШ

Филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова, белем бирү процессында күнекмәләр, сораулар исемлеген төзү дә мөһим роль уйный, дип саный. Шундый этапта дәреслек авторлары шактый четерекле хәлдә калган. Чөнки дәүләт стандартлары буенча, укучыларны уйларга, фикер йөртергә, үз фикерләрен әйтергә өйрәтә торган сораулар төзелергә тиеш.

Моңа кадәр укытучы китапны, әсәрләрне табып, булдыра алганча укучыга үзе җиткерә иде. Шуңа да яңа дәреслекләр комплексын алар бик шатланып кабул иткән. Дәреслекләрдән алган белемнәрнең ни дәрәҗәдә булуы һәм нәтиҗәлелеген 2-3 ел укытканнан соң гына белеп булачак әле.

Утырышта берничә мәктәптән килгән югары категорияле укытучылар да катнашты.

Укытучылар инде беренче дәресләрне уздырдылар. Казанның 52нче гимназиясендә югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, бу өлкәдә 36 ел эшләгән Фәридә Шәкүрова быел 5нче сыйныфларда әдәбият фәнен укытырга тиеш булмаган. Әмма дәреслекләр белән танышып, карап чыкканнан соң, ул укытырга алынган. «Укытучы шәхесеннән, укытучыдан күп нәрсә таләп ителә. Безнең гимназиядә әдәбият фәне атнага бер генә сәгать укытыла, ә китап ике сәгатькә исәпләнелеп язылган. Татар теленә исә өч сәгать бирелгән. Әдәбияттан инша язу, иҗади эшләр өчен бирелгән. Татар теленнән дә иҗади эшләр бирелә. Мин шул инша, изложениеләр яздыру өлешен әдәбият фәне өчен кулланам» – ди чыгу җаен тапкан укытучы.

Арчадагы 2нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фатыйхованы иң сөендергәне эш дәфтәре булган. Башка фәннәрдән бар, ник бездә юк икән, дип, борчыла идек, ди ул. Авторларга рәхмәтләрен җиткерде. Дәреслектәге схемаларның булуы да укытучыларга зур ярдәм. Балаларны кызыктыру укытучыдан тора. Татар баласы булса бер хәл, алар бит әле урыс телле. Безнең мәктәптә, мисал өчен, үзбәге дә, кыргызы да белем ала. Аларны җәлеп итү бик авыр», – ди Лилия Фатыйхова.

Әтнә районы Иске Өҗем урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Хафизова да хезмәттәшләренең фикерен хуплады. «Мин, мәктәп директоры буларак, һәр фәнгә кагылган стандартларны яттан диярлек беләм. Әгәр дә җыр дәресе буенча укытучы чиркәү музыкасын балаларга өйрәтергә дигән икән, ул бу стандарттан уңга да, сулга да китә алмый, шуны үтәргә тиеш. Без аны берни эшләтә алмыйбыз. Анда булган бер әйберне дә төшереп тә калдырырга ярамый, бер баскычтан икенче баскычка күчү дә мөмкин түгел, – ди Әтнәдән килгән укытучы. – Яңа программалар буенча дәреслекләр дистә еллар буе чыкмый иде. Программа бар, ә аңа туры китереп эшләнгән дәреслек юк. 30 ел эшләү дәверендә мин күп нәрсә күрдем. Башка фән укытучылары янында, иң мескен хәлдәгесе – татар теле укытучысы. Хәзер исә күпме дәреслек төзелде, электрон вариантлары булдырылды, хәтта татар теленнән дә дәреслекләрне сайлап алу мөмкинлеге бар».

«Алга таба эшләү – укытучының өлешенә тигән көмеше!» – ди укытучылар үзләре бер тавыштан.

Дәреслекләр чыгарылса да, укытучылар 2014-2015нче уку елында гамәлдәге дәреслекләр белән белем бирергә хокуклы. Бу ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган.

«Дәреслек нинди генә яхшы булмасын, бар нәрсә дә укытучыдан, аның әдәбиятыбызны, милләтебезне яратуыннан тора», – дип саный Фәнзилә Җәүһәрова.

Ни генә булмасын, нинди генә дәреслек язылмасын, укытучы үз эшен яратып башкармаса, ә балада белемгә мәхәббәт уятуда ата-ана катнашмаса, берни дә килеп чыкмаячак. Шуңа да бала, шәхес тәрбияләүдә мәктәп белән ата-ана бер фикердә булу заруридыр дип уйлыйм.

Сәлимә ЗАРИФ.

Комментарии