- 25.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №38 (25 сентябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Үҗәт кешеләргә сокланам. «Булса – яхшы, булмаса да ярый», дип яшәүчеләргә караганда, тормышта үзенә ни кирәген төгәл белгән һәм үз-үзен аямыйча максатына юл тотучы кешеләр күңелгә якынрак. Моннан нәкъ ике ел элек, Азнакай районындагы әкәмәтләр хакында «Пластик коммунизм бурычы» (№41, 19 октябрь, 2011 ел), Пластик коммунизм бурычы – 2 (№44, 9 ноябрь, 2011 ел), ПЛАСТИК “КОММУНИЗМ” БУРЫЧЫ – 3 (№50, 21 декабрь, 2011 ел) дип исемләнгән мәкаләләр сериясе язганда, төп герой Сәкинә ханым Хәйруллинаның, гап-гади бер пенсионер хатынның Мәскәүгә кадәр барып җитәсенә, барыбер үз дигәненә ирешәсенә ышанмый идем. Ничә ел көрәшкәннән соң, ул бозны кузгатуга ирешкән. Бозның да ниндие бит әле…
Ике ел элек басылган язмалар Азнакайда урнашкан «АзСтрой»да баш хисапчы булып эшләгән Сәкинә апа Хәйруллина турында сөйли. Ул шушы оешманың директоры Алмаз Хәкимовка ышанып, миллионнарча кредит алганда поручитель булган һәм, ахыр чиктә, мөдир әлеге оешманы банкротлыкка чыгарып, билгесез тарафта югалгач, Сәкинә апа өстендә берничә миллион кредит утырып калган. Интернет-басмабызда да (www.beznen.ru) бу язманы укып шаккатучылар күп булды. Язма астындагы комментарийлар шуны раслый. Инде бу вакыйга, бәлки, шуның белән суынган да булыр иде, тик әлеге мөдир тарафыннан алданган кешеләр бер-бер артлы пәйда була башлады. Алмаз аркасында асылынып үлгән Алмаз Галимов дигән ирнең хатыны, «АзСтрой»да эшләгән башка кешеләр шалтыратырга, үз башыннан кичкәннәрен сөйләргә тотынды… Алмаз Хәкимов белән дә аерым сөйләшеп, аның фикерләрен дә газетага урнаштырган идек. Ышанасызмы, шул чакта Татарстандагы бер генә инстанция дә пенсионер хатын – Сәкинә апа ягына басмады. Алмазга карата җинаять эше ачылмады. Татарстан прокуратурасына юллаган хатлар, гадәттәгечә, районга әйләнеп кайта да – вәссәлам! Анда инде «үзебезнекеләр».
Менә ике ел узгач газетабызга Сәкинә апа шалтыратты: «Мине хәтерлисездер әле. Алмаз Хәкимовка карата җинаять эше ачылды бит, судлар бара. Судка килегез», – диде ул.
Чираттагы суд утырышларының берсендә булырга ниятләп, Азнакайга юл тоттык.
ИКЕ ЕЛДАН СОҢ ОЧРАШУ
Алмазга каршы 14 шахит үз күрсәтмәләрен биргән. Судка килүчеләр дә күп. Узган утырышта 6 кеше чыгыш ясаган булган. Шулар хакында сораштырганчы, Сәкинә апаның хәлләрен, ике ел эчендә нинди үзгәрешләр булуын белешергә булдым.
– Сәкинә апа, Алмаз Хәкимовның бурычын сезнең пенсиядән тотып калуларын беләм. Күпме тотыла, җәмгысе күпме түләдегез? Күпме калды?
– 113820 сум бурычын түләргә өлгердем инде. Хәзер пенсия артты бит, 50 процентын алып барганда, Алмаз өчен ай саен 5825 сумымны тотып калалар. Мин бу пенсияне 45 ел эшләп алдым! Әле озак яшим, бурычлы үлми, диләр – тагын 150 ел гына яшисем калды, судья шулай санап чыгарды бер утырышта.
– Мәскәүгә ничек барып җиттегез?
– Бу эшне тикшерүне сорап кайларга гына хат юлламадым. (Шушы сүзләрне әйтеп, Сәкинә апа алдыма төрле инстанцияләр, оешмалар, шәхес исемнәре – барысы 27 пункттан торган исемлекне чыгарып салды.) Үзебезнең Азнакайда мин язган гариза буенча тикшереп тә маташмадылар бит инде, беләсең. Аннары Алмаз Хәкимов эшчәнлеген Әлмәт районара икътисади җинаятьләр идарәсе тикшерде. Бөгелмәдән дә килеп тикшерделәр. Алар хокук бозулар тапканнар иде дә, Казан тикшерү бүлекчәсе аларга каршы чыгып, эшне тикшерүдән баш тарттылар. Чаллыда да бу эшне карарга алынмадылар. Шуннан соң Әлмәтнекеләр дә үз-үзләренә «отказной» язарга мәҗбүр булды – җинаять эше ачмаска дип. Шуннан соң мин боларны судка бирдем… Ниндидер нәтиҗәләргә ирешә алмагач, барыр җирем юклыгын аңлап, тикшерүчегә Мәскәүгә барачагым турында әйттем. Бу узган елның 24нче мае иде. Шуннан соң, кыска гына хатта үзем белән булган хәлләрне аңлатып яздым да, кулымда булган бөтен документларны теркәп (132шәр битле 5 күчермә ясаган. – Авт.) әзерләп куйдым. Прокуратурага хатлар, отказнойлар… – Барысы да шунда! «Безнең гәҗит»не дә шул документлар арасына беркеттем әле. 25нче майда, әбәдкә кайтып барганда уйлыйм: әгәр 27се көнне Мәскәүгә китсәм, 28е барып җитешә алам бит әле мин, – дим. Шуны уйлап, юл өстендә үк поезд билетлары белешергә керсәм, 27есенә Мәскәүгә ике билет калган. Шуны алдым да, 27се иртән Казанга киттем, кичен поездга утырдым. 28е иртән мин Мәскәүдә идем инде. Оныгымның иптәшләре каршы алды. Прокуратура, Тикшерү комитеты, РФ Эчке эшләр министрлыгы, президентның кабул итү бүлмәсе… Җәмәгать палатасына керәм дигән идем, кереп тормадым инде. Теге 5 туплам документка исемлек әзер иде!
– Мәскәүдә сезне генә көтеп утырмыйлар бит инде, Сәкинә апа, ничек йөреп кайттыгыз соң?
– Иң беренче прокуратурага кердем, анда шундый әйбәт кабул иттеләр. Шунда утыручы кыз компьютердан карады да: «Бу прокуратурага 15нче шикаятегез икән инде», – диде. Хәтерлисеңдер, мин бит башта Азнакайда елап йөрдем, аннары Казанга яза башладым, аннан барысын да Азнакайга кайтардылар. Әле Азнакайдагы тикшерүче – Миләүшә исемле хатын да кычкырган иде миңа: «Нәрсә язасың да язасың, безнең эш беткән дип беләсең мәллә?» – дип. Шулай итеп, прокуратурада минем эшне карарга сүз биреп, озатып калдылар.
Шуннан соң РФ Эчке эшләр министрлыгын эзләп киттек. Анда карт кына бер бабай утыра. Кеше алдап җибәрә бу. «Нишлибез инде без сезнең шикаять белән?» – ди бу миңа. Полициядә кеше шикаяте белән нишләргә тиешләр соң, менә әйт әле? Бәй, шуннан шикаятьне кире күтәреп чыгып киттем инде. Мин бу гаризаны, авылга кайткач та, хат итеп конвертка салып барыбер Эчке эшләр министрлыгына җибәрдем. Аларга дип әзерләдем ич, укысыннар!
Шуннан РФ Тикшерү комитетына киттек, анда да бик әйбәт кабул иттеләр. «Карарбыз, тикшерербез», – диделәр. Кичке 9га кайтып аудык без.
Икенче көнне президентның кабул итү бүлмәсенә бардым. 09:30да эшли башлаучы аппаратка сәгать 10 га бардым – 47нче кеше идем! Анда да бик әйбәт, тәртип белән эшли бар да. Олы телевизор куелган, 4 кеше кабул итеп утыра. Телевизорда күрсәтелеп бара инде: хәзер шул кешене кабул иткәннәр, фәлән кеше чиратын көтә, дип. Микрофоннан да матур итеп: «Фәлән фәләнова, сезне шунда чакырабыз», – дип әйтәләр.
Президент «приемныенда» миннән: «Сез бу шикаять белән бездән нәрсә сорыйсыз? Арбитраж суд карарын безнең кире кагуыбызны телисезме?» – дип сорадылар. «Юк, – мин әйтәм, – нишләтүне белмим, ләкин ул үз бурычларын үзе түләсен, ә минем пенсияне кире бирсеннәр», – дидем. Матур гына сөйләштем. Шул көнне кайтып та киттем. 29нчы августта Алмаз Хәкимовка карата җинаять эше ачылу турында хәбәр иттеләр, тикшерү башланды!
– Сезнең йөрмәгән прокуратура калмады бит инде, бездәге кабул итүләр Мәскәүдәгедән аерыламы?
– Аерыла. 2011нче елда Кафил Әмировка «приемга» барган идем бит мин, шунда да ул безнең прокурорга бармак белән төртеп: «Җинаять эше кузагатыгыз», – дигән иде. Барыбер кузгатмадылар. Аннары тагын Әмировка бардым, мине Хәйруллин кабул итте. «Кешенең фирманы ачарга да, ябарга да хокукы бар», – диде. «Кеше хакына ачып-ябарга хокуклымыни?» – дидем. К.Әмировка кертмәделәр мине. Шуннан соң Казанда мәгънә юклыгын аңлап Мәскәүгә яза башладым бит инде. Алар хатларны Казанга җибәрә, Казан – Азнакайга… Шундый бер әйләнгечтән тик йөрде бу. Миңа бөтен кеше җинаять эше ачылмаячагы турында сөйләп торды, мин йөреп тордым.
Аптырагач, Алмаз Хәкимов эшчәнлегеннән зур зыян күрүчеләрне барлап, «Москопстрой» оешмасына Мәскәүгә шалтыраттым. Аларның Алмаздан 2,5 млн сум тирәсе аласылары калды. Аларның да аяк-кулы бәйләнгән, берни эшләтә алмыйлар. Банкротлык – бетте-китте! Мәскәүдән торып болар аудитр яллады һәм алар «АзСтрой» эшчәнлегенә анализ ясады. Алдан уйланган банкротлык булуын исбатладылар да. Шуннан соң «Москопстрой» судка гариза язган. Банкротлыкка чыккан оешма конкурс идарәсенә тапшырылып, ул сатылырга һәм бурычны каплау өчен тотылырга тиеш бит инде. Шушы хәлдән соң конкурс идарәсе туктатылды. Былтыр 29нчы августта җинаять эше ачылып 10 ай тикшерү барды һәм менә судлар башланды, – ди Сәкинә апа.
– Хәзер җаныгызга тынычлык иңдеме?
– Хәзер тәнемә көч кереп киткән кебек хис итәм, чөнки минем пенсиянең үз кулыма кереп барачагына өмет уянды. Мин дә бит миллионер түгел, гап-гади бер пенсионер гына.
КЕМНЕҢ АЛЛАСЫ – КЕМ?
Шушы еллар дәвамында Сәкинә апа Алмаз һәм аның гаиләсе белән бер дә аралашмаган икән дип уйлый күрмәгез. Аралашкан ул. Алмазның әтисе Таһир абыйның телефоннан шалтыратуларын да яздырып барган. Кеше сөйләшкәнен тыңлап тору бик үк дөрес булмаса да, тыңладым әле.
10 апрельдә, инде тикшерү эшләре барган мәлдә, Таһир абый Сәкинә апага шалтыратып:
– …Ул үзен үтерсә сезгә нинди файда була? «Мин китәрмен инде», дип сөйләнә башлады хәзер. Сез аны һаман батырырга тырышасыз. Элеккеге Алмаз түгел ул хәзер. 45 килограммга калган. Яшәрлек теләге юк аның… Минем малай асылынып үлсә яки төрмәгә утырса, син шуның белән гомер буе ничек яшәмәкче буласың? Ничек син Ходайдан курыкмыйсың, Ходай барын белмисеңме? – кебегрәк җөмләләр әйтә.
Сөйләшү барышында шул аңлашыла: Таһир абый Сәкинә апага банкка барып, үз бурычын Алмазга күчертүен сорый. «Алмаз үзе барсын да бурычымны үзенә күчерсен, ничек итеп мин үз бурычымны аңа күчерим инде», – ди ул. Сәкинә апа инде Хәкимовларга берничә тапкыр пенсия фондыннан да белешмәләр алган, реквизитларны да юллаган, тик аның өчен бурычны түләүче кеше генә юк икән. Мин катнашкан судта да шундый сүзләр яңгырады: «Хәзерге вакытта 4 млн сумнан артык бурычны бары тик Хәйруллина С. генә ай саен түләп бара.»
Суд дигәннән, узган утырышта да Таһир абый чыгыш ясаган булган һәм аның күрсәтмәләре улы Алмазга каршы килеп чыккан. «Мин аңа кредитлардан ничек котылып булуын күрсәттем, банкротлык турында әйттем», – кебегрәк сүзләр сөйләгән икән ул. Судлар турында аерым язмый булмас анысы…
ТЫНЫЧЛЫК КИРӘК
Алмаз белән ике ел элек очрашкан идек. Ул танып алып, үзе килеп күреште.
– Сез киләсе атнада буласы судка килегез, анда мин дә чыгыш ясаячакмын, – диде ул миңа. – Бүген өлгермәм инде.
– Алмаз, син бит нәкъ ике ел элек миңа сүз биргән идең, Сәкинә апаның пенсиясе алынмаячак, ул бурычны түлим, дидең.
– Әгәр ул минем өстемнән гел-гел шикаятьләр язып, тынычлыгымны алып, шушы тикшерүләр, судлар белән борчымаса, мин инде күптән күтәрелеп, бәлки, ул бурычны да түләп бетергән булыр идем. Ләкин минем тыныч кына бер урында утырып эшли алганым да юк бит. Миңа көн дә тикшерүчеләр белән аралашырга, яклаучылар эзләргә, аларга түләргә… әллә ниләр эшләргә кирәк. Ничә ел минем тынычлык күргән юк.
– Алмаз, син бит судка да миллион сумнан да ким тормаучы зур джипта килгәнсең, нинди бурыч түләү турында әйтәсең?
– Бу минем әтинең машинасы. Яклаучыны илтеп куйгач, әтигә машинаны кайтарып автобус белән Казанга китәм.
– Әтиең судта сиңа каршы чыгыш ясаган икән…
– Юк, әти миңа каршы була алмый. Аның әйткән сүзләрен башкача кабул итеп, аны да миңа каршы шаһит дип куйдылар. Ләкин шушы вакыт эчендә әти мине гел яклады, булышты. Ул булмаса…
Алмазның яклаучысы Ольга Михайлова да гаҗәпләнүен яшерми:
– Судка килеп, көне буе утырган һәм бу эшнең ахырын шулай түземлек белән көтеп утырган шаһитләрне күргәнем юк иде әле, – ди ул. Димәк, күпләрнең үзәгенә үткән бу хәл, дип уйлап куйдым эчемнән…
(Дәвамы киләсе санда.)
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Азнакай-Казан.

Комментарии