- 25.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №29 (24 июль)
- Рубрика: Дөнья бу
Лениногорск шәһәреннән килгән хат белән танышкач, аны язучының инде җир йөзендәге гаделлектән өмете өзелгәнен аңлап була иде. Баланың баласы балдан татлы диләр, татлыдыр шул. Үзем дәү әни, әби булырга өлгермәсәм дә, хат эзеннән барып кайткач, моның шулай булуына шикләнмим.
АНА – ГАИЛӘ ТОТКАСЫ
Ерак Урал кызы Зөлфирәнең, Татарстан якларына килеп, Чистай егете Фәрит белән гаилә корып яши башлауларына да 42 ел вакыт үтеп киткән. Күркәм гаилә ике кыз үстереп, олы тормышта юл күрсәткәч, тыныч картлыкта, оныкларга куанып гомер кичерер көннәре бүген. Тик язмыш барысын да үз уңына «көйли». Нәтиҗәдә, ятим оныклар, аларны дошман күргән кияү, авыру беренче группа ир, бетмәс-төкәнмәс кәгазь матавыклары Зөлфирә ханымның җилкәсенә Урал тауларыннан да биегрәк булып өелә. Менә тугыз ел инде ул, олы кызы Венераның аянычлы үлеменнән соң, кәнәфиләрендә масаеп утырган түрәләрнең ишекләрен шакып, татлы балы – оныгы Сабина язмышы өчен борчылып, сабый файдасына берәр яңалык, бер генә тотам булса да алга китеш булмасмы дип яши. Хат авторы белән очрашып сүз башлауга ул миңа:
– Сүзем күп, аптыратып бетерәм әле мин сезне, берүк тыңлагыз гына, – дип кисәтеп куйды. – 1993 елда олы кызым Венера, үзебезнең Лениногорск егете Салават белән берәр ел чамасы очрашып йөргәч, туйлап кияүгә чыкты. Гаиләнең шатлыгы булып оныгыбыз Тимур дөньяга килде. Яшьләр арасында искитәрлек «табак-савыт» шалтыравын сизмәдем, кызым тормышыннан канәгать, булганына риза булып яшәде. Без дә, балалар тыныч яшәсеннәр дип, үзебез яшәгән ике бүлмәле фатирны бүлеп, аларга фатир алып бирдек. Уллары Тимур бераз үсә төшкәч, 2000 елда, Сабинаны алып кайттылар, – ди Зөлфирә ханым.
Матур-тигез яшәү насыйп булмый яшьләргә, 2004 елның 24 июлендә Венера фаҗигале төстә вафат була.
Ерак Себердә эшләүче Салават, үзе эшкә киткәндә, ике кечкенә баланы Фәрит абый белән Зөлфирә апага калдырып, эшләвен дәвам итә. Яшь иргә ике баланы тәрбияләү никадәр авыр булуын аңлап, Зөлфирә апа киявен ялгыз туташ – Илһамия белән таныштыра. Әллә балаларны үз итә алмау, әллә Салаватның салып йөрү очраклары шикләндерә, яшь хатын тизрәк аннан аерылып китү ягын карый.
Алай да ялгыз ир буш тормый. Оныклары янына баргалаганда, Зөлфирә апа бу фатирга Ирина исемле, ирдән аерылган, ике балалы хатынның еш килеп йөрүен белеп ала. Инде йөрәк парәсе Венераның кире кайтмаячагын белгән ана, киявен мордва хатыны белән тормыш корып җибәрергә өнди. 2006 елда Салават, ике баласы белән, Ирина фатирына яшәргә күчә.
Ирина белән яши башлаганчы ук «Зөлфирә-Салават конфликты»ның беренче билгеләре булып ала. 2005 елда, балалар бакчасында, хәйран гына салып килгән атага үз балаларын бирүдән баш тарткан тәрбиячеләр дәү әнигә шалтыратып хәлне аңлаталар. Кияүнең моңа ачуы чыга һәм шуннан соң Зөлфирә апаның балалар белән очрашу мөмкинлеге чикләнә.
Әниләре үги булса да, балалар ялгыз түгел бит дип, дәү әни белән дәү әти дә тынычланып яши башлыйлар. Әмма көннәрнең берендә кечкенә кыз белән үги ана арасында сүз чыгып, үги ана балага кул күтәрә. Алай гынамы?! Бу очрактан соң Сабинаны шифаханәгә салырга кирәк була. Табиблар тарафыннан куелган диагнозларны карасаң, Ирина бу баланы кыйнаганда үзен боксер итеп хис иткән диярсең. Күгәргән күзләр, баш мие селкенү, баш миендәге ябык җәрәхәт. Тик аңарчы әле… Әбисенә шалтыратмасын өчен, үги ана Сабинадан кәрәзле телефонын да яшереп куя. Шул хәлендә кыз бала укырга йөри. Сыйныф җитәкчесе дә бу хәлне мәктәп директорына яки шәфкать туташына әйтеп торуны кирәк дип тапмый. Ике көннән соң гына, Сабина, Зөлфирә апага хәбәр биргәч, дәү әни баланы ничек булса шулай итеп шифаханәгә урнаштыра. Ә аннан тернәкләнгәч, кыз әтисе янына кайтудан баш тарта һәм әби-бабай өендә яшәргә кала. Бу хәлдән соң Лениногорск шәһәренең Җәмәгать суды Ирина ханыма, дүрт ай эчендә тигез күләмдә бүлеп түләрлек итеп, Сабина кичергән физик һәм әхлаки авырлыклары өчен сигез мең сум штраф сала. Димәк бала күргән зыяннан хөкүмәтебез казнасына шәп кенә керем кергән булып чыга. Соңрак Татарстан югары суды да шифаханәдә дәвалаган бала өчен тотылган чыгымнарны Иринадан түләтергә дигән карар кабул итә. Җиде мең сумга якын акчаны үги ана нинди кесәдән түләгән дип сорагыз әле? Сабинаның ятимнәр өчен түләнелә торган пенсиясеннән түләгән ул аларны! Чөнки бала әби-бабай тәрбиясендә булса да, пенсияне үги ана алып яши бирә. Әле мәрхүмә Венераның ата-анасыннан яшь гаиләгә бирелгән, сату-алу килешүе нигезендә рәсмиләштерелгән һәм шул рәвешле уртак малга әйләнгән фатирга кертелгән квартирантлардан килгән акчаны да Ирина белән баланың атасы алып баралар. Хөрмәтле президентларыбыз Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов исеменә хат юллагач кына әлеге гыйбрәтле язмышта үзгәрешләр була башлый. Шәһәр хакимияте, кияү-әти Салават ризалыгы белән, Зөлфирә ханымны Сабинаның опекуны итеп бер елга билгеләү турында карар чыгара.
Инде өч елга якын баласы янына килеп тә карамаган ирне аталык хокукларыннан мәхрүм итүне шәһәрнең балаларны яклау һәм тәрбияләү секторы җитәкчесе Марина Алексеевна Маркелова кирәк дип тапмагач, бу эшне Зөлфирә ханым үзе башларга мәҗбүр булган. Пенсия акчасына яклаучы яллап башланган суд эшендә никтер бернинди дә алга китеш юк икән әле. «Өч тапкыр булган суд утырышында җаваплы як кына чыгыш ясый, мине тыңлаучы да, сүз бирүче дә юк», – ди Зөлфирә апа.
Кечкенә генә фатирда безнең кызып-кызып сөйләшүгә Сабина да ара-тирә сүзгә кушылып ала.
– Апа, әйтегез әле, судта прокурор апа утыра, ул кемне якларга тиеш: минем хокукларымнымы, әтинекенме? – ди.
Унөч яшьлек кыз баланың бу соравыннан һәм күзләрен тутырып миңа карап торуыннан эсселе-суыклы булып киттем. Зөлфирә апаның сүзләренә караганда, соңгы утырышта прокурор ата кешене яклап чыккан икән. «Әйе, прокурор сине якларга тиеш шул», – дияр идем дә Сабинага, тик… Олы түрә апа-абыйлар кулында синең язмышың, курчак уйнауга кайтып кала шул, балакаем.
Бу йортның күршеләре Рәйсә апа, Гөлчирә ханымнар да бу хәлдән хәбәрдар икән. Алар ата кеше – Салаватның – кызына ярдәм итү түгел, янына да килеп карамавын күреп-белеп тора. Ә бит Русия гаилә кодексының 69нчы маддәсе нигезендә, баласына тиешле тәрбия бирмәүчеләрне, суд карары нигезендә, ата-ана хокукларыннан мәхрүм итә алалар.
САКЛАУЧЫМ СИН – ЯКЛАУЧЫМ…
Лениногорск шәһәренең яклау һәм тәрбияләү секторы «хуҗабикәсе» Марина Алексеевна Маркелова белән очрашуга, кисәтми-нитми генә, иртәнге сигез тулганчы ук барып җиттем. Шөкер, ишекләре киң ачылган бүлмә хуҗасы баштарак үзен корырак тотарга тырышса да, кемлегемне һәм ни сәбәпле әлеге ханым-солтаным галиҗәнапләре бусагасына килеп басуымны белгәч, ашыга-ашыга үз фикерләрен җиткерде.
– Бу гаилә язмышына бүгенге көн белән генә карамаска кирәк. Монда күптән бер-берсенә үпкә саклаган «әби-кияү» ызгышы бара. 7-8 ел вакыт узды бит инде бу хәлләрнең башлануына. Менә икенче атна башында иртәнге унбердә буласы судта ике якның да адвокатлары килешү төзеп, ата белән баланың очрашу урынын билгеләячәкләр, тиздән ата белән бала арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашыр, – диде.
Ул һәр шимбә, Салаватның кызы белән очрашуларында Сабинаның абыйсы Тимурның да актив катнашачагын, кызы өчен саклык кенәгәсе ачып, шунда хезмәт хакының дүрттән бер өлешен эш урыныннан күчереләсен, ә кызын кабат үзенә кайтарырга теләге булса, гариза язып, баланың теләге белән аны кабат үзенә алачагын, тик Зөлфирә ханымның моңа риза булмавын әйтте. Салават белән Иринаның Тимурга да ай саен акчалата ярдәм итүе, азык-төлек алып бирүләре хакында да Марина ханым бәйнә-бәйнә сөйләп аңлатты.
Әкәмәт апа булып чыкты бу. Ул озаклап, тәмләп, Салават һәм Иринаны мактый-мактый сөйләгәнгә аптырап, кая килүемне дә оныта яздым. Юкса, ул бит беренче чиратта бала турында уйларга, аның мәнфәгатьләре яклы булырга тиеш. Ә монда мин үз-үземә сорау биреп утырдым: бу хатын Салаватның берәр туганы, әллә башка яктан якыны микән әллә?! Нишләп ул баланы түгел, ә атаны яклап утыра?! Хәер, моның уңай ягы да бар бит. Берәр ай Себергә китеп эшләүче Салават әфәндене эзләп табу кирәк булмас, аның бөтен уй-фикерләрен вә якты хыялларын Марина Алексеевна да миңа түкми-чәчми җиткезде инде.
Бик матур әкиятне тыңлап, артыма утырып калганчы, мин дә атып калыйм әле, дип сорауларымны тезеп киттем.
– Әлеге үрнәк һәм тәртипле гаиләдә яшәмичә, нишләп соң Сабина карт әби-бабай фатирына күчкән? Әнисеннән калган мирас-фатирның балалар исеменә тиешле өлеше нишләп бүгенге көнгә кадәр законлаштырылмаган?
Марина ханым күзләремә туры итеп карап, керфекләрен дә какмый болай диде:
– Балаларыгыз булса, беләсез инде, алар каникулда әби-бабайга кунакка кайталар. Минем кызым да, улым да шулай ук ял итеп килә иделәр. Менә бу гаиләдә дә, әби-бабайдан каникулдан кайткан кыз белән үги ана арасында килеп чыккан низагта, Ирина тыелып кала алмый, кызның битенә чәбәкләп җибәрә. Шул очракны Зөлфирә ханым «чебеннән фил ясады», тыныч кына уздыра ала иделәр юкса.
Бу сүзләр мине тәмам аптырашка калдырды. Шулай «чәбәкләүдән» баш мие селкенгәч, күз төпләре күгәреп чыгарлык булгач, ул хатын көч белән сукса ни буласын күз алдыма китерергә дә куркам мин, җәмәгать. Менә, балаларның хокукларын яклаучы хөкүмәт вәкиле нинди фикердә икән безнең. Бу хакта Лениногорск шәһәре хакимияте җитәкчеләренең фикере ниндирәк булыр икән, кызык.
«Ә фатирның әлегә кадәр законлаштырылмавы ике якның да киреләнеп, бер-берсенә юл бирмәвенә тагын бер сәбәп», – диеп аңлатты түрә апа. Зөлфирә апа гаризасы белән барган суд утырышларында Марина Алексеевнаның: «Булдым, тыңладым, хәлне үз карамагымда тотам», – дип, күзен дә йоммый алдап утыруын белсәм дә, эндәшмәдем, алдап тотылмадым дигән фикереннән рәхәтләнсен. Чөнки ике утырышта аның булмавын, шәһәрнең яклау-тәрбияләү секторы вәкилләренең әлеге хәлдә кәгазь кочаклап утыручы ролендә генә булуын мин инде Зөлфирә ханымнан ишеткән идем.
Сүз арасында, ул үзенең Зөлфирә ханымны ник үз итә алмавын исбатлар өченме, болай дип тә өстәп куйды:
– Беләсегез килсә, Имангулова минем хакта да: «Яулык япкан мөселманнарны яратмый ул», – дип әйткән икән. Ничек инде мин, киленем, киявем мөселман була торып, алай дип әйтим?!
МИРАС
Инде мирас, фатир мәсьәләсенә дә бераз игътибар бирми булдыра алмадым. Зөлфирә ханыма округ нотариусы, кияү-балакай белән килергә кушса да, мин, аны-моны белмәмешкә салынып, ишек катына килеп бастым. Сорауларыма җавап ишетер өчен, Зөлфирә апаның үзе кирәклеген әйттеләр. Кердек, сорауларыбызны тыңладылар, матур итеп аңлатып, фатирның кирәкле төп документларын «Себер бае» ертып ташлаганга күрә килеп чыккан матавыкларны, узган килүендә әйткәнчә, суд аша түгел, ә теркәү палатасы аша гына алу мөмкинлеген аңлатып, кирәкле кәгазьләрне тутырып чыгарып җибәрделәр безне. Әйе, әлеге мирас өчен озак типкәләрләр иде әле Зөлфирә апаны, әмма матбугатта сүз чыгудан куркыпмы, фикерләр үзгәреше безне шатланып елмаерга мәҗбүр итте. Теркәү палатасыннан һәм техник инвентаризацияләү бюросыннан аласы ике кәгазь өчен гариза язып кайтырбыз, дигән идек тә… Мәрхүмә исемендә булган фатирның ишек ачкычлары булмау сәбәпле, техник бюрода безнең эшебез тукталды.
«Себер бае» Салаватны күрү нисбәтеннән, ул яшәгән йортка ике тапкыр барсам да, фатир ишеген ачучы, минем белән сөйләшергә теләк белдерүче булмады. Бераз гына күңелсезләнеп, сәфәремне тәмамлап, кайтыр юлга кузгалдым. Кем белә, бәлки Зөлфирә апаның Казан Федераль университетында чит телләр бүлегендә укучы оныгы Тимур белән дә очраша алырмын дип уйладым.
ТИМЕР ХОЛЫКЛЫ ТИМУР
Япь-яшь бу ир баланың башына ниләр генә төшмәгән дә, ниләр генә күрмәгән. Ятимлек ачысы сындырмаган Тимурны, ул чын ирләрчә, бар хәлләргә дә үзенең ныклы фикерләрен җиткерде.
– Бу хәл бабай белән әбинең бөтен исәнлеген алды инде. Сабинаны беркем дә каядыр яшәргә мәҗбүр итә алмаячагын, әтинең дә аны алып китмәячәген бөтенесе дә белә, әмма һаман да тиешле карар кабул итә алмыйлар.
– Әтиең сиңа булышамы? Марина Алексеевна, ул сиңа акчалата ярдәм итә һәм азык-төлек алып бирә, диде.
– Шушы ике елга барысы 10-12 мең сум акча бирсәләр, бирделәр микән?! Һәм ике пакетка бераз күчтәнәч салып озатканнары булды.
Вәт маладис ата икән Салават! Ай саен хөкүмәт биргән 4100 сум ятимнәр акчасына, бишәр йөз тәңкә акча кушып, баласын тәрбияли икән, әле анысы да кайчан-ничек бит.
– Һәр шимбә Сабина белән әтиеңне очраштыручы ролендә син булачаксыңмы? – дип сорыйм.
– Лениногорск-Казан арасын мин соңгы тапкыр майда, ә аннан элек яңа ел бәйрәмнәрендә уздым. Сез минем һәр шимбә туган ягыма кайтуымны ничек күз алдына китерәсез? Мин бит укудан тыш, үз көнемне үзем күрү өчен эшлим дә әле. Бу сүзне Марина Алексеевна уйлап чыгарган, мин аны әйтмәдем, – диде Тимур.
Әйе, чынлап та, түрә ханым минем белән аралашканда матур әкияттәге патшабикәләрне, хан сарайларын күз аллап утыргандыр, бар ятимнәр дә рәхәт тормышта яши дип уйлагандыр.
«СЕБЕР БАЕ» – САЛАВАТ ҺӘМ «БОКСЧЫ» – ИРИНА
Кадерле кияү-балакай һәм аның сугышырга яратучы хатыны Иринаны күреп булмаса да, тавышларын ишетү теләге белән ике көн телефоннан шалтыратып арыган мизгелләрдә, җавапка ниһаять чәрелдек бер тавыш ишетелде. Бирелгән сорауларым кыска гына иде:
– Сабина белән ник очрашмыйсыз? Мирас фатирны нотариус өчен бәяләүгә техник хезмәткәрләрне Зөлфирә апа кайчан алып килә ала?
– Ул фатирда Зөлфирә апаның бернинди өлеше дә юк, бу хакта мин сөйләшергә теләмим! – дип кычкыргач, хатын телефонын сүндереп куйды.
Менә шулай: акча, бакча, мал-мөлкәт кирәксә дә, балалары кирәкми булып чыкты Салаватка. Хәтта канун буенча балага тиешле өлешне дә кияү-балакай, дошман күргән кешесенекедәй, аларга тиеш дип санамый булып чыкты.
ҖАН АВАЗЫ
Сәфәрем Сабина белән аралашудан башланса да, аның белән булган әңгәмәне иң азакка калдырасы иттем. Чөнки ул фикер Татарстан Республикасында балалар хокукларын яклаучы Гүзәл ханым Удачинага, Татарстан Республикасының баш прокуроры Кафил әфәнде Әмировка, Татарстан Республикасының социаль яклау бүлеге министры Айрат әфәнде Шәфигуллинга, Мәгариф һәм фән министры Энгель әфәнде Фәрраховка, Лениногорск шәһәре хакимиятендәге түрә-башлыкларга җан авазы булып ирешер сүзләр.
– Миңа 4 яшь булганда әнием үлде. Әтиемне мин үземне хәтерләгәннән бирле һәрвакыт салмыш итеп кенә күрә идем. Абыем зуррак булганга, ул тиз генә әби янына барып, ашап-эчеп килә ала иде. Үги ана белән яши башлагач, әти мине ялгыш кына язылган хәреф өчен, балалар йортына урнаштырам дип, төнлә машинага утыртып алып китте. Шул чакны елата-елата, мине үзеннән кат-кат гафу үтенергә мәҗбүр итте. 4нче класста укыганда кача-поса булса да әби-бабай янына кереп, тамагым туйганчы ашап кайта башладым, чөнки өйдә үги ананың көндәлек тәмсез ашыннан башка берни дә юк. Ул Бөгелмә шәһәрендә медицина көллиятендә укый башлады. Әтинең минем белән очрашырга теләвен кеше сөйләшүеннән генә ишетеп беләм. Килми бит ул минем янга, килмәячәк тә, буш сүзләр алар. Килсә дә, ни сөйләшербез икән соң без хәзер, уртак темалар күптән юкка чыкты бит инде. Киемнәр алып бирәм диюен дә ул уйлап кына чыгара, күргәнем дә юк минем аны. Миңа әбием янында тыныч, шунда яшисем килә, калдырсыннар мине тынычлыкта, – диде, дин юлына баскан, сыйныф җитәкчесенең уң кулы булган сөйкемле кыз Сабина. Хак Тәгалә аңа тәүфигын, бәхетен, тынычлыгын насыйп итсен.
Нурзидә ГАЛИУЛЛИНА.
Казан-Лениногорск-Казан.

Комментарии