- 25.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №29 (25 июль)
- Рубрика: Дөнья бу
Укытучы Фәния Барый кызы Габдуллинага карата ачылган җинаять эше турында «Безнең гәҗит»тә берничә язма басылып чыккан иде инде. Редакциягә шалтыратып, аның язмышы белән кызыксынучылар да булгалады. Хәтерләсәгез, судья ханым аны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү (шулкадәр үк вакытка укытучылык һөнәреннән дә чикләү) һәм баланы дәвалау өчен 15 мең сум күләмендә штраф түләтү турында карар кабул иткән иде. 10 июль көнне ТР Югары суды Яңа Савин районы суды чыгарган карарны тагын бер кат карады.
Фәния ханым Габдуллинага, бер ел эчендә шактый ишекләрне шакырга, әллә ничә тапкыр судта булырга туры килгәнгәме, Югары суд каршында ул «коелып төште». Хөкемдар, аңа сүз биргәч үк, ханымның күзеннән яшь бәреп чыкты. Сүзен дә үкси-үкси генә сөйләде. «Мин бу җинаятьне беркайчан да эшләмәдем һәм эшләмәячәкмен дә!» – дип белдерде ул. Судта, Фәния Габдуллинаның яклаучысы Н.Быков үзенең чыгышында, узган судта сөйләгән йомгаклау сүзен Югары суд хөкемдарларына җиткерде.
Казан судмедэксперты Е.Губеева һәм Мәскәү судмедэксперты, медицина фәннәре докторы С.В.Леонов фикерләренең икегә аерылуын, суд-медицина комиссион экспертизасы уздыруны сорап та судтан рөхсәт ала алмауларын, комиссион экспертиза урынына, ситуацион экспертиза уздыруларын сөйләде ул. Ә соңгы экспертиза исә, рентген сурәтенә нигезләнеп ясалган. Тик бу сурәт башта булган тикшерү кәгазьләрендә булмыйча, соңрак кына каяндыр «пәйда булган». Өстәвенә, рентген төшерүе 19 июньдә бирелгән һәм анда сөякләр сынганга 5 көн дип язылган. Ә бу хәлләрнең 15 июньдә булуы билгеле. Табиблар 15кә 5не куша белмиме?! Кыскасы, экспертлар тикшерү шартларын тулысынча бозган булып чыга. Шулай ук куелган төп сорауга да экспертиза җавап таба алмаган. «С.Павловның умыртканың 4-5нче сөякләре кул белән сугу нәтиҗәсендә сынганмы?»
– Шуны да искәртергә кирәк, – диде яклаучы Н.Быков, – экспертиза үткәргән Е.Губеева судка чакырылгач, аның ялга китүе билгеле булды. Экспертиза нәтиҗәләрен ясап, бер атна да үтмәгән, эксперт «ялга киткән». Ул бит суд буласын, судка чакырылачагын алдан ук белгән. Безгә калса, монысы да бик сәер хәл һәм Е.Губееваның күрсәтмәләре судта булырга тиеш иде.
Н.Быковтан соң суд сүзне зыян күрүче С.Павловның әнисе Лариса ханымга бирде.
– Хөрмәтле суд! 2011нче елның 15нче июнендә улым өйгә кайткач, аяклары, куллары авыртуга бик зарланды. Берничә көн үткәч тә, ул кулларын кочаклап яисә ышкып утыра иде. Ерак булмаган араны узганда да, ул аякларын тотып туктап кала иде. Әле гыйнвар-февраль айларында да бу хәл улым белән еш күзәтелде, Яңа Савин районы чыгарган карарны үз көчендә калдыруыгызны үтенәм, – диде ул.
Хөкемдарлар эшне кыска тотты. Ике якны да тыңлаганнан соң, Яңа Савин район суды чыгарган карарны үз көчендә калдырырга, дигән хөкем чыгарылды.
Судка Фәния Барый кызының хезмәттәшләре дә килгән иде. Алар да бу хәлгә бик борчылды.
– Сережа кыш буе бассейнга йөргән, анда икешәр метр биеклектән сикереп уйнаган. Кыш буе чаңгыда йөрде. «Макдональдс»та күрүчеләр дә булган үзен. Бернинди корсет та кимәгән, аягы да аксамаган. Моны Сережаны белгән-күргәннәр җиткерде, – диде Фәния Барый кызы, күз яшьләрен сөртеп.
Ф.Б.Габдуллинаның яклаучысы Н.Быков исә эшне тагын да югарырак органнарга, алай да барып чыкмаган очракта, Русия Федерациясе судына мөрәҗәгать итәчәкләрен әйтте.
Хәзерге балалар җил тиеп китсә дә, шунда ук әти-әнигә шалтырата. С.Павлов та, 2011нче елның 15 июне көнне, әнисенә өч тапкыр шалтыраткан. Әгәр мондый хәл булган булса, ул Лариса ханымга шунда ук әйткән булыр иде, тик бу очрак нигәдер соңыннан гына аның «исенә төшкән». Кыскасы, биредә ачыкланмаган сораулар күп әле һәм судлар да алга таба дәвам итәчәк.
Лилия ЛОКМАНОВА.
Укытучы барыбер «гаепле»? ,

Комментарии