Халык дәвалаучысы дәвалыймы?

Халык дәвалаучысы дәвалыймы?

Илдинә Ядкәрованың «Төшемдә догалар өйрәнәм» мәкаләсен (15 декабрь, 2010 ел) укыгач, күпме дәвалаучысы аша үткәнем берәм-берәм күз алдымнан үтте. 2001 елны иптәшемнең хәле кинәт начараеп киткәч, «ашыгыч ярдәм» белән алып китеп, сукыр эчәгенә операция ясадылар. Чынлыкта исә сукыр эчәге түгел, бөерләре эшләүдән туктаганын табиблар аңлаганчы, күп юллар үтәргә туры килде. Яр Чаллыдагы БСМП хастаханәсенә килеп эләкмәгән булсак, азагы кызганыч та бетәргә мөмкин иде. Ләкин сүзем дәвалаучылары турында. Ышанып бетмәсәләр дә, аптыраганнан кешеләр алар каршына бара. Күңелдә өмет уяна, «Ә бәлки…», – диеп уйлыйсың. Без барган дәвалаучыларны да күпләр белә, күпләр алар аша үткән иде. Шунысына аптырыйм: кая гына барсак та: Бәйрәкә, Баулы, Мәнәвез, Чыршылы, Бөгелмә, үзебез яшәгән Азнакайда гына да әллә ничәү, барысында да чират. 5әр сәгать көтеп утырган вакытлар булды. Берәүләр сидек юлында, диделәр (кече йомышын үти алмагангадыр инде), икенчеләр агулы гөмбә суы эчертте, өшкереп курчакны күмүләр, нәрсәнедер үләт базына илтеп ташлаулар – берсе дә калмады. Ничекләр генә өшкермәделәр, алга китеш кенә күренмәде. «Булмый», – димәделәр, «Тереләчәк», – диделәр, ләкин күп тапкырлар килергә кирәк. Хакы төрлечә: я үзе сорый яки үзең бирәсең. Яшермим: күп китте, ләкин мин булдыра алганны да, алмаганны да эшләргә омтылдым. Иптәшемне терелтәсе килү теләге шулкадәр көчле иде: кайда кем турында ишетсәм, шунда бардым. Мәскәүдә донор көтеп ятканда, бер апа: «Хәзер үк кайтарт, операция өстәлендә үк үләчәк, үзем терелтермен», – диде. Аллага шөкер, операция уңышлы үтте, моның өчен без Азнакай, Бүләк авылы халкына, Азнакай Рем Сервис эшчеләренә, Рамил Хаммат улына, профсоюз вәкиле Фәнис Фазыл улына, дуслар, туганнарга рәхмәтлебез. Чөнки операциягә зур сумма акча кирәк булды. Әфганнар клубында эшләүче Канәгать Якупова башлап йөрмәсә, ничек ерып чыгар идем икән – белмим.

2009 елны әнием чирләп китте, Туймазыда онколог Мансур Раил улы кыйммәтле дарулар язып бирде, алдык, эчте – файдасы булмады. Октябрьскида түләүле анализлар бирдек. «Рак, яшәргә 8-9 ай калган», – диделәр. Ул вакытлар куркыныч кебек. Уфадан кире бордылар, аннары халык дәвалаучылары… Керосин, көнбагыш мае кулланулар һәм башкалар. Кемгә барсак та: «Терелә, гомере озын», – диделәр, төрлечә өшкерделәр. «Миңа дөресен әйтегез», – дигәч, «Терелә», – дип кабатладылар. «Әзсенә күрмәсеннәр, күбрәк бир акча», – дия иде мәрхүмкәем. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: халык дәвалаучыларына йөрү – вакыт үткәрү, акчаны суга салу, батып барганда, саламга тотыну ул. Шуны аңламыйм: үзләре дә ышанмаган сүзләрне күзләрен дә йоммыйча, ничек авыруга туры карап сөйлиләр икән?! Күпме кешеләр белән сөйләштем, бер генә дәвалаучыдан да аз гына булса да файдасы сизелгән кешеләрне күрмәдем.

Венера ГӘРӘЕВА,

Азнакай районы.

Комментарии