«Русиядә татарны бетерү ничек барса, Кырымда да шулай»

«Русиядә татарны бетерү ничек барса, Кырымда да шулай»

Җиңү көнен зурлап үткәрдек, җәмәгать. Миллионлаган сумлык салютның күккә очканын күргәч, бармак белән генә санарлык ветераннарыбызның күңеле булгандыр, дип ышанып калыйк. Шулай да бу көн җитү белән шатлана инде халык. Ләкин сугыш елларында булган кыргыйлык һәм вәхшилекнең елап искә ала торган көннәре күбрәк шул. Бу күп очракта фашист гаскәрләре белән генә бәйләнмәгән.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк дип, мәктәпләрдә тарих фәнен өйрәтсәләр дә, бу белемнәрнең сай икәнен тормыш дәлилли. Ник дигәндә, 1944нче елның 18нче мае кырым татарлары тарихында нинди урын алып торганын беләсезме? Бу сорауга җавап белүчеләр күп түгел, бөтен Татарстанга 10-15 кешедер, мөгаен. Нәкъ шуның кадәр кеше 18нче май көнне Казанда үткәрелгән пикетка җыелган да иде инде.

Моннан нәкъ 75 ел элек кырым татарлары товар вагоннарына төялеп, Таҗикстан һәм Үзбәкстанның халык әз урнашкан районнарына куылган. Ә бу депортация турындагы фәрманны Сталин үзе имзалаган. 200 мең куылган кырым татарлары арасыннан 45 елдан соң бары тик 180 меңгә якын кеше генә кире кайта алган. СССР тарихы белән кызыксынучылар шаяртып кына, «Сталин дөрес эшләгән ул. Халыкны ул кумаса, Гитлер концлагерьларга озатыр иде» дип сөйләргә ярата. Ләкин куылган кырым татарларының хәле концлагерьларга эләккән халыкныкы белән чагыштырмаслык түгел бит.

СССР 1922нче елда төзелә. Нәкъ шушы елны Мәскәү кырым татарларын Кырым халкы итеп таный, чөнки алар бөтен халыкның 30-40 процентын тәшкил итә. Ләкин 30нчы елларда, хакимияткә Сталин килгәч, татарларны куу һәм җәмгыятьне «мондыйлардан» чистарту башлана. Тарихка күз салсак, кырым татарлары Төрек илләре белән нык бәйләнгән. Өстәвенә, ислам динен тотканнар. Нәкъ шушы сыйфатлар Сталин күзаллавы белән туры килми дә инде. «Идеаль» СССР белән кырым татарларын рәттән куеп булмый, имеш. Шуңа да, татарларны төрле яклап кыерсыту, куу башланып китә. Татар башы күргәннәре Гитлер оештырган концлагерьларга тиң була. Ни кызганыч, татарларга каршы вәзгыять бүгенге көндә дә дәвам итә.

Тарих битләрендә уелып калган шушындый вакыйгаларны истән чыгармаучыларның булуы шатландыра. Бармак белән генә санарлык булса да, алар бар һәм хәтерли, кырым татарларын мыскыл итүне туктатуны таләп итә. Татар иҗтимагый үзәге активистлары оештырган пикетта «Кырым башлыгы Аксеновның үз вазыйфасыннан алынуын таләп итәбез», «1944=2019», «Кырым татарларына җирләрен һәм йортларын кайтарыгыз!», «Президент Путин! СССР халкын куган һәм мыскыл иткән Сталинга һәйкәл куючыларга карата җинаять эше ачуны таләп итәбез» кебегрәк шигарьләр күтәрелде. Бу көн Татарстанда гына түгел, ә Украина, Кырым, Свердловск өлкәсендә һәм башка шәһәрләрдә дә хәтер көне буларак билгеләп үтелгән. Әмма барысы да пенсия яшендәге 10-15 татар бабаеның байрак селтәве белән генә уелып калмагандыр шул. Әйтик, узган елны Казанда шундый ук пикет оештырылган, ләкин кеше саны икеләтә күп булган. Димәк, кеше ел саен кими, яки аларның дәүләттән берни дә алып булмаячагына ышанычлары гына арта.

– Аксенов – татарофоб. Ул татарларга каршы эшли һәм татарларны дошман күрә. Бүген кырым татарларның хәле бик аяныч. Чөнки шул ук геноцид дәвам итә. Ниндидер оешмалар дигән булып, кырым татарларын кулга алалар, аларны төрмәләргә ябалар, – дип сөйләде бер интервьюда Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев. Монда җыелганнар да аның сүзләрен хуплый, «татар кайда да татар, аңа ярдәм итик» дигән сүзләр дә яңгырый. Кемдер җаны-тәне белән кырым татарларына ярдәм итәргә теләсә, кемдер, киресенчә, бу вакыйгадан көлә генә. Әйтик, бу байрак күтәреп торучыларны фотога төшерүче дә, аларга игътибар бирмичә алларыннан узып китүчеләр дә табылды. Нәтиҗәсе соңрак социаль челтәрләрдә күренде. Татарстанлылар арасында танылып өлгергән «Регион 116» төркемендә пикеттан фото урнаштырылды. Ләкин яшьләр арасында «Боларның түбәләре киткән, ахрысы. Оныклары белән уйнар урында…», «бабайлар кырым татарларының безнең татарлар белән бәйле булмаганлыгын аңламыйлар икән ич» дигән сүзләр дә язылды.

Ә пикетта катнашкан пенсионерлар фикеренчә, кырым татарларына 1989нчы елда туган якка кайту мөмкинлеге тудырылган, ләкин аларның барысы да кайтып урнаша да, үз милекләрен кире кулга төшерә дә алмаган. «Ни кызганыч, Русиядә татарны бетерү ничек барса, Кырымда да шулай бетерергә ниятлиләр», ди алар.

Мондый пикетлар оештыру әллә ни зур уңышка ирешү мөмкинлеге тудырмаса да, берничә кешенең җыелып, нәрсәдер сөйләве, яки байрак күтәрүе дәүләт органнарын куркыта. Шулай булмаса, полиция хезмәткәрләре чара барышын, читләтеп булса да, күзәтеп тормас иде. Халыкның да үз хокуклары һәм үз чиге бар бит. Бүген кырым татарлары өчен 15 кеше җыелса, кем белә, бәлки, иртәгә татар милләтен яклап, 100 кеше үз фикерен белдерергә җөрьәт итәр.

Комментарии