«Кеше җырны тыңласын өчен, аңа ялынырга кирәк»

«Кеше җырны тыңласын өчен, аңа ялынырга кирәк»

Телевизорда яки радиода берәр артистның җырлавын ишеткәч, җырга мөнәсәбәт белдерми калмый инде татар халкы. Бу җыр аңа яки ошый, яки аның башкаручысы дөрес сайланмаган, яки сүзләре көенә туры килми. Халыктан да яхшырак белгечләр юк бу өлкәдә. Ә менә Г.Кариев яшь тамашачылар театрында узган «Безнең җыр» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында язучы, җырчы һәм композиторлар яңа татар җырын булдыру турында сөйләште.

Дөресен әйтергә кирәк, яшьләргә дә, урта һәм олы буынга да ошый торган җырны табу бүгенге көндә иң зур проблемаларның берседер. Яшьләрнең даң-доң җырлары олыларның башына капса, әби-бабайларның көне буе тыңлый торган «Герман көе», «Мәтрүшкәләр»е белән генә яшь буынны җәлеп итеп булмас. Г.Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова да түгәрәк өстәл артына җыелган шагыйрь, композитор һәм журналистлар алдына яңа җыр нинди булырга тиеш дигән сорау куйды.

– Җыр дигәндә, аның исеме һәм сүзләре белән көе генә түгел, ә стиле, жанры да билгеләнергә тиештер. Яңа татар җырын тудырып кына калмыйча, аны татар җырының алтын фондына керә торган итәсе иде. Ләкин безнең бу сөйләшү гади сүзләрдә генә калмасын. Хәтеремдә, 2013нче елда «Калеб» яңа буыны оешуга нигез салганда шундый түгәрәк өстәл оештырдык. Әңгәмә ахырында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Артур Исламов басты да: «Сөйләшүен сөйләштек, сөйләштек тә оныттык» диде. Шулай онытылмасын иде, – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Җыр тудыру турында сөйләшү җайлы һәм шома гына барыр кебек тоелса да, кыенлыгы алга максатлар куюда икән. Шуңа да бирегә җыелганнар әңгәмәне кайсы яктан алып барырга, нинди ягыннан кереп китәргә белми аптырадылар. Әйтик, яшь җырчы Илүсә Хуҗинага рәсми чараларда башкарырга мөмкин булган җырлар җитеп бетми.

– Салмак җырлар белән тыңлаучыны җәлеп итеп булмый. Аннары, андый төрдәгеләр безнең репертуарда күп, – дип дәвам итте Илүсә сүзен. – Ә менә Татарстан, Казан турындагы җырлар юк дәрәҗәсендә. Хәзер кешегә «Әпипә» кирәк түгел, ләкин шуңа охшашлы кызу җырлар тудырырга кирәк.

Җырчы Айдар Сөләйманов, киресенчә, халыкны салмак белән шаккаттырырга тели. Ләкин халыкара аренада чыгыш ясаганда татар телендә иҗат ителгән җыр популяр булмый, моның өчен башка телләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип белдерде ул. Кемгә нәрсә, дигәндәй, һәркем дилбегәне үз иҗатына таба тарткалады. Җырчылар миңа мондый эчтәлектәге шигырь кирәк дигәндә, шагыйрьләр безгә мондый көй кирәк, дип аптыратты. Ә гади аудитория нинди татар җырын ишетергә тели соң? Ни кызганыч, гади аудитория белән әңгәмә кору оештырылмаган. Түгәрәк өстәлдә катнашучы журналист Алсу Исмәгыйлева гына яшь аудитория белән исәпләшергә кирәклеген искәртте. Гади тыңлаучылар нинди җыр көтүен белми торып, зурдан кубып җыр барлыкка китерү дөрес тә булмас иде, ләкин бу тәкъдимне арткы планга күчерделәр. Һәм беренче урынга җырны нинди юллар белән тарату мөмкинлеге килеп басты. Бу – түгәрәк өстәл артында яңгырарга тиешле иң ахыргы проблема иде дә бит, югыйсә.

Җырның нинди жанрда язылуы шулай ук тирән уйлануны таләп итә. Бигрәк тә татар җырының алтын фондын баету өчен язылган җырны реп яки рок жанрында гына иҗат итеп булмый.

– Рок та, рэп та, дөньядагы башка юнәлешләр дә – бөтенесе безнең культурада булачак, глобализация булгач, моның белән килешмичә мөмкин түгел, – дип, фикерен белдерде шагыйрә Луиза Янсуар. – Ул төрлелек шәп нәрсә, ләкин без үзебезне икенчел милләт, икенчел мәдәният вәкилләре дип уйлап, әкренләп мәдәни пластыбызны югалтырга мөмкинбез. Милли фондны торгызыйк әле, дигән шәхси теләгем бар.

Шактый проблемалы сөйләшү барды. Бер тәкъдимнән икенчесенә, икенчесеннән башкасына күчтеләр. Кыскасы, катнашучылар ниндидер гомуми фикергә килә алмады. Әллә түгәрәк өстәлнең максатлары билгеләнмәү, әллә халыкның артык күп җыелуы уртак нәтиҗә бирмәде. Моны түгәрәк өстәлдә катнашучылар да сизде кебек.

– Мин композиторларга иҗат итәргә этәргеч бирүче максатны сизмим әле – дип башлады сүзен композитор Эльмир Низамов. – Кешегә иҗат итү өчен иң кирәкле әйбер – стимул. Без, композиторларга шагыйрь белән иркенләп эшләү, «менә шигырьнең бу җирен болай итеп кыскартсак, бу кырыйда көйне сузсак», дип сөйләшү кирәк. Этәргеч кирәк. Ярый әле театрлар бар, дип шатланам мин. Спектакльләр булмаса, бер көй дә язылмас иде. Бу хезмәт ике яклы бит: язган вакытта хезмәтеңнең ахырында түләнәчәген белеп тору уңышны арттыра. Көй тиз языла, уңышлы килеп чыга. Ә бушлай язылган җырга киткән көчне уйласаң, бүтән көй язмас идем дә, бәлки. Әле беркөнне композитор Резеда Әхияровадан «нишләп соңгы елларда җырлар язмыйсыз» дип сорадым. «Нигә языйм соң мин аны? Элек җыр радиода яңгырап, аның яшәячәген, түләнәчәген белә идең. Ә бүген кеше җырны ишетсен өчен дә артыннан йөрергә кирәк» дип җавап бирде.

Бүген беркемнең дә бушка эшлисе дә, бушка иҗат итәсе дә килми. Иҗат итү авыр эш түгел дисәләр дә, моны иҗат йөген тартучылар гына аңлар. Тик бу проект өчен дә дәүләт акча бүлеп биргән: чынга ашырачак 8 проект өчен 3 миллион сум акча. Бу, әлбәттә, зур сумма түгел, ләкин композитор, шагыйрь һәм җырчыда стимул тудыра алырга җитәргә тиеш.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе моның белән генә тәмамланмый. Киләсе сөйләшү барышында берничә шагыйрь, җырчы һәм композитор берләшеп, максат билгеләячәк һәм җыр тудырып карар. Ләкин «сөйләштек тә – оныттык» дигән сүзләрне онытып, чын мәгънәсендә татар җырын тудыруга керешергә кирәк. Шар ярып, мин булдырам дигән карашларны да күрергә мөмкин. Ләкин алар эштә дә күренсә, алтын фондны баетырлык җыр тудырылачак та.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии