- 25.03.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №12 (23 март)
- Рубрика: Дөнья бу
Без шулай гадәтләнгән инде: спорт турында сүз чыкса, беренче чиратта хоккей, футбол турында уйлыйбыз. Милли җанлылар тагын көрәш тә барлыгын исенә төшерә. Шуның белән шул. Калган спорт төрләре ничектер күләгәдә кала бирә. Хәер, яхшылап кызыксына башласаң, башка төрләрнең дә почмакта посып ятмавы, үсештә булуы күренә икән. Әйтик, узган атнада Сабада өстәл теннисы буенча зур турнир үткәрелде. РСФСРның һәм ТАССРның атказанган урманчысы, «Почет билгесе», «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә уздырылган ярышта Русиянең 22 төбәгеннән һәм Татарстанның 26 районыннан 263 спортчы катнашты.
Русиянең иң көчле теннисчылары белән беррәттән үсеп килүче спортчылар да җыелган иде Сабага. Бу традиция унбишенче елын дәвам итә инде. Кечкенәләргә дә файдалы: дәү абый-апаларының уенын күреп, алардан үрнәк алалар, аларга иярергә тырышалар. Ә зурлар үз чиратында тагын да дәрәҗәлерәк ярышлар алдыннан буыннарын язып ала. Чараның ачылышында РФ Президенты ярдәмчесе, Олимпия Комитеты вице-президенты, өстәл теннисы федерациясенең попечительлек советы рәисе Игорь Левитин әйткәнчә: «Бүген без аларның уенын Сабада күзәтсәк, бик тиздән Рио-де-Жанейрода Олимпия уеннарында күрербез». Күрербез дә: «Карале, Сабада танышкан егет-кызлар бит бу», – дип, икеләтә сөенеп куярбыз.
Кечкенә генә Саба кебек үзе, ә нинди ярышны үзенә сыйдырган! Баш хөкемдар Руслан Степанов балаларның кайсы төбәкләрдән килүен санап күрсәтә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск, Омск, Амур, Төмән, Яңа Уренгой, Сургут, Владимир, Түбән Новгород, Уфа… Спорт осталарына кандидатлар, осталар… Күңелең киң булса, спорт комплексының кечкенә булуы да бәла түгел шул.
Ә районның күңеле, чыннан да, киң. Шөгыльләнергә теләп килгән берәүне дә кире бормыйлар монда. Дүрт ел элек инвалид арбасында гына хәрәкәтләнә алган Раил килергә теләк белдергәч тә, башка берәү булса, каушап калыр иде, мөгаен. Тик Сабада яшәүче танылган тренер Фәргать Исмаилов ике дә уйламаган: «Кил», – генә дигән. Раил Галиәкбәров шул ук елны Русия чемпионатында катнашкан. Юк, бернинди урын да яулый алмаган әле ул анда. Тик катнашу үзе үк зур җиңү булган инде аның өчен. Үз-үзен һәм язмышын җиңүе! Ә өч елдан соң өстәл теннисы буенча беренче җиңүен дә яулаган: узган ел Русия күләмендә өченче урынга лаек булган. Шуннан соң Раилгә спорт остасы исеме бирелгән.
Дүрт ел өстәл теннисы белән шөгыльләнү дәвамында 26 яшьлек Раил кайда гына булмаган инде: Венгрия, Франция, Чехия, Дания, Словения. Әле моның белән генә чикләнергә уйламый! Хәер, ул болай да тик ята торган егет түгел. Үзе өчен көйләнгән машинага утырып, көн саен диярлек Шәмәрдәннән Сабага тренировкага килә. Атнага бер бассейнга йөри, чаңгы шуа, кул белән әйләндерә торган велосипедында йөри. «Өйдә ятмаска, үзеңне нәрсәдә булса да сынап карарга кирәк», – ди Раил үзләрен нидәндер мәхрүм дип санаган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә.
Балык Бистәсеннән килгән Рәис Хәлиуллов та үзләрендә өстәл теннисы белән кызыксынучы егет-кызларның күп булуын әйтеп сөендерде. «Без ярышка республика буенча икенче урынны алган балаларны да, кечерәкләрне дә алып килдек. Көчле спортчыларның уйнаганын карап, тәҗрибә тупласыннар дидек», – ди Рәис әфәнде. Ул да, Раил Галиәкбәров кебек үк, үзләренең тренерын мактады: «Атнага җиде көн шөгыльләнәләр. Тәүлегенә дүрт-биш сәгать уйнаган чаклары да була». Әлбәттә, район җирлекләрендә күбесе тренерның энтузиазмы нәтиҗәсендә бара инде. Тик район җитәкчелеге ярдәменнән башка алдырып булмый. «Җитәкчелекнең өстәл теннисын күтәрергә теләге бар, бу юнәлештә әкренләп кенә булса да эш алып барыла», – дип сөйләде Балык Бистәсе командасы.
«Баламны өстәл теннисына бирермен дә, бер-ике елдан кая барыр соң ул? Футболга бирсәң, ярый да, «Рубин»га эләгеп булмасмы, дип тырышырсың…» – дип аптыраучы ата-аналарга җавап бер: республикада башка спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр дә, менә дигән тренерларыбыз да җитәрлек. Кая барыр, дип аптырыйсы да түгел: Олимпия резервы училищесы, университетларда физик культура бүлекләре бар. Аннары ил җыелма командасына эләгергә дип тырышасы. Аннан Олимпиадага да ерак калмый. Үз балаңның төп спорт чарасында көч сынашканын телевизордан карап яту кемгә ошамас икән?!
Фәнзилә МОСТАФИНА,
Казан – Саба – Казан

Комментарии