Луиза Батыр-Болгари: «Гаделсезлеккә протест йөзеннән, милли сәнгатьтән китәм»

Луиза Батыр-Болгари: «Гаделсезлеккә протест йөзеннән, милли сәнгатьтән китәм»

Татарстанга Мәдәният елы төкле аягы белән килмәде бугай. Беренче низаг март аенда ук булды: «әхлак кагыйдәләрен бозуда гаепләнеп» Әлмәт театры Уфадан куып кайтарылды. Менә хәзер тагын бер күңелсез хәл: Луиза Батыр-Болгари соңгы өч елда чиктәш хокукларын (смежные права) бозганы өчен мәхкәмә аша «Әкият» курчак театрыннан 2 млн 100 мең сум таләп итә. Күренекле композитор суд юлында акча өчен генә йөрмәвен әйтә. «Милли сәнгатьне интеллектуаль коллыктан коткарасым килә, чөнки профессиональ авторларны чиновниклар кешегә санамый», – дип белдерде ул.

«ИСЕМЕМНЕ БҮТӘН ИШЕТМӘСЛӘР»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луиза Батыр-Болгариның иҗаты күпләргә таныш. «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Кайту», «Мин сине шундый сагындым» – 600дән артык җырга һәм төрле театрларның 25 спектакленә көй язган авторга танылуны әнә шул иҗат җимешләре алып килде. «Әкият» курчак театрының 13 спектакле өчен дә музыка һәм көйләрне ул язган. Спектакльләрдә яңгыраган фонограммаларны автор үзе яздырган, әмма моның өчен аңа акча түләмәгәннәр.

– Балалар тамашаны бары тик көйләр белән генә кабул итә ала. Шуңа спектакльләрнең дүрттән өч өлешен музыка алып тора. Бу искиткеч зур хезмәт һәм тырышлык таләп итә. Музыкага заказны театр бирә, министрлык исә фонограмма өчен түгел, ноталар өчен генә түли. Үз чиратында театрның да моның өчен акчасын чыгарасы килми. Бер спектакльгә язган көйләр өчен минималь ставка –240 мең сум. Әмма мондый акчаларны беркайчан күргәнем булмады. Министрлык раслаган ставкадан ун мәртәбә азрак акча алып бардым. Бу бит көлке. Анысын да авырлык белән генә түлиләр. Театрга ноталарымны гына бирдем. Ә менә фонограммалар өчен авторлык хокукларым үземдә генә саклана. Элек фонограммаларны, акча түләп, төрле студияләрдә яздыра идем. 2002нче елда кредитка батып, кыйммәтле студия булдырдым. Әле акчасын һаман түләп бетерә алганым юк, чөнки аппаратураны гел яңартып торырга кирәк. Шушы студиядә «Әкият» өчен күпме фонограмма яздырдык! Миңа моның өчен бер тиен түләүче дә булмады, – ди композитор.

Авторның чиктәш хокукларын бозып, соңгы өч елда театр 219 тапкыр ул көй язган спектакльләрне күрсәткән. Закон бозып кулланган өчен, һәр язмага 10 меңнән алып биш млн.га кадәр штраф түләнергә тиеш. Әмма беренче суд композитор файдасына карар чыгармый. Янәсе, фонограммаларны Луиза Батыр-Болгари язган булу факты расланмаган.

– Фонограммаларны театрның баш режиссеры белән бергә яздырдык. Әмма ул суд утырышына килмәде, чөнки театр директорыннан курка. Мин судка фонограммалар яздырылган диск алып килдем, әмма бу исәпкә алынмады. Театр вәкилләре исә ялган юлга басты – аларның кулында язмалар юк, әмма ниндидер билгесез музыкантлар белән төзегән килешүләр алып килгәннәр. Имеш, фонограмманы алар язган. Театрда һәркем белә – мин үзем язган ноталарга фонограмманы да үзем салам! «Әкият» курчак театры җитәкчесе Роза Яппарова судта җиңүемнән курка. Ул калган авторлар да акча сорый башлар дип уйлый, чөнки авторларны бушка эшләтеп өйрәнгән. Мин гаделлек өчен көрәшәм, – ди композитор.

Бу гаделсезлекләргә протест йөзеннән, Луиза Батыр-Болгари милли сәнгатьтән бөтенләйгәкитәчәге турында белдерде. Автор сүзләренчә, Татарстанда мәдәнияткә игътибар шул кадәрле генә.

«МИЛЛИ СӘНГАТЬКӘ ЧИНОВНИКЛАР КИЛДЕ»

– Милли сәнгать күз алдында үлеп бара, чөнки сәнгать өлкәсенә чиновниклар килде. Менә министрлыкны гына алыйк. Министр урынбасары Ирада Әюпова – Әзәрбайҗаннан кайткан кеше. Татар музыкасын бөтенләй аңламый һәм сәнгать әһелләрен дә бөтенләй белми. Беренче тапкыр аның янына баргач, ул миңа резюме язып алып килергә кушты. Янәсе, нәрсә язганмын мин, кем мин? Ирада Әюпова белеме буенча финансист. Аңа министрлыктан киткән акчаларның тиешле урынына барып җитүе генә кирәк. Ә менә ул акчалар сәнгатьне үстерүгә өлеш кертәме – монысы аны кызыксындырмый. Министрлык без булганга гына яши. Әгәр дә без – рәссамнар, композиторлар, язучылар бетсәк, алар кая барыр? Татар телеканалы булган ТНВны алыйк – аның яртысы дәүләт карамагында. Ә ни өчен соң алай булгач, эфир тулысынча коммерцияле? Әгәр дә син акча түлисең икән, синең җырыңны әйләндерәчәкләр, түләмәсәң – юк. Ни өчен дәүләт телеканалында профессиональ музыкага урын юк? ТНВда минем 80нче еллардагы бөтен музыкаль фондымны юк иткәннәр. Алар арасында иң кадерлесе – Хәйдәр Бигичев башкаруындагы «Кайту» җыры да бар. Бу бит җинаять. Алар моны пленкалар җитми иде дип аңлата. Татар музыка тарихын пленка кирәк дип юк итәләрме? Мин – «последний из могикан». Миннән соң профессиональ дәрәҗәдә көй язучы композиторлар башка калмаячак. Сәнгатьтән китүемнең сәбәбен сорыйсызмы? Русча җавап бирәм. «Это не я ушла, а меня ушли… ». Әле минем халык ишетмәгән тагын 60лап җырым бар. Алар соңгы ун ел эчендә язылган. Гаделлек булмый икән, мин аларны беркайчан да киң җәмәгатьчелеккә чыгармыйм. Моңа кадәр язганнарын да кулланудан алачакмын.

Композиторның «Әкият» театрына үпкәсе зур. Ул көй иҗат иткән спектакльләр чит илләргә гастрольгә, фестивальләргә йөргән, әмма авторны бер генә тапкыр да алып бармаганнар. Композитор, театр фестивальләренә Роза Яппарова үз кешеләрен генә алып бара, афишаларда да үз исемен генә куя, минем исемемне күрсәтми, ди.

Луиза Батыр-Болгари сүзләренчә, сәнгать кешеләренә хәзерге заманда яшәү бик авыр. Моңа кадәр алган гонорарларын ул тиененә кадәр фонограммалар өчен тотып барган.

– Ярый әле пенсия ала башладым. Моңарчы бит акча күргәнем булмады минем. Сөйләсәң көлке инде – бервакытны 90нчы елларда улым белән Яңа елны кайнатма, кара ипи һәм чәй белән каршы алдык, чөнки бар акчаны фонограмма язуга тоттым.Бу – татарның танылган композиторы бәйрәм каршылый дип атала. Бездә беркайчан да талантларга игътибар тиешле дәрәҗәдә булмады. Салих Сәйдәшевны гына мисалга китерәм – урамда сукбайлыкта җан асраган ул. Ә Фәрит Яруллин? Аны бит «Шүрәле» балетын язып бетермәгән килеш фронтка озатканнар.

– 50 елга якын көйләр иҗат итү белән шөгыльләнгән күренекле композиторның пенсиясе күпме?

– 14 мең. Күпчелек композиторларныкы 10 меңгә дә тулмый. Ә хәзер сорагыз миннән – бу акчага яшәп буламы?

«УЛ ТЕАТРГА ЗУР ЧЫГЫМНАР КИТЕРДЕ»

«Әкият» курчак театры җитәкчесе Роза Яппарова бу уңайдан, «театрның артык акчасы юк», дип белдерде. Аның сүзләренчә, театр елына 26 млн сум акча эшләгән. Ләкин монда рус төркеменең өлеше зур икән. Мисал өчен, татар төркеме нибарысы 2 млн 400 мең сумлык табыш кына китергән.

– Ул гына түгел бит, театрның башка хезмәткәрләре дә бар. Драматургларга – 12, рәссамга – 7, композиторга 1,5тән алып 5 процентка кадәр түлибез. Спектакльне Луиза Батыр-Болгари гына чыгармый. Курчак театрында иң зур эш драматург һәм рәссам кулында. Спектакль музыкасыз була ала, ә пьесасыз була алмый. Кайбер спектакльләрдә балетмейстерлар да эшли – аларга 2 процент түлибез. Театрның тишек-тошыклары бик күп. Татар спектакльләренә берәмләп сатабыз билетларны. 35 ел эшлим бу театрда – 22 ел җитәкче вазифасында, бер композиторның да нервыда уйнап, акча сорап йөргәне юк иде. Министрлык аларга «за создание музыки» өчен түли, кәгазьдәге ноталар өчен түгел. Моңа фонограмма да – бөтен нәрсә керә. Ә ул, фонограмма өчен аерым түләргә кирәк, ди. Бу – театрны хөрмәт итмәү. Театр аңа күпме мөмкинлек биргән, ә ул судлашып йөри. Музыка язган өчен гонорарны министрлык түли. Ә аны прокатка алгач, ТАИС (татарское агентство интеллектуальной собственности) аша ай саен акча күчереп бардык. Балалар театрыннан һаман шулай акча дауларга ярамый бит!

Хәзерге вакытта «Әкият» репертуарында 32 спектакль бар. Шуның 12се татарча. Үзе язган фонограммаларын театрның законсыз рәвештә куллануына нокта кую максатында, Луиза Батыр-Болгари 7 спектакльне күрсәтүне тыйган. Ел башыннан алып балалар «Сертотмас үрдәк», «Камыр батыр», «Кәҗә һәм сарык», «Су анасы» һ.б. спектакльләрне караудан мәхрүм калган. Моның театрга йогынтысы булу-булмау белән кызыксындым.

– Бу спектакльләр тыелу нәтиҗәсендә, театр 1 млн 700 мең сум акчасын югалтты.

– Бу ситуациядән ничек чыгарга уйлыйсыз?

– Фонограммаларны башка кешеләргә эшләтәчәкбез.

– Судта Луиза Батыр-Болгари җиңсә, бу нәрсәгә китерәчәк?

– Театрны акчасыз калдырачаклар, шул гына. Бик күп проектлардан баш тартырга туры килергә мөмкин. Театр тарафыннан композиторның хокуклары бозылмагандыр дип уйлыйм.

ТАТАР БАШЫН ТАТАР АШЫЙМЫ?

Югарыда телгә алган ТАИС оешмасы җитәкчесе Хәбир Ибраһимов сүзләренчә, Татарстанда авторларга акча күчерү мәсьәләсендә чынлап та кытыршылыклар бар әле.

– Театрларның авторларга акча күчерәселәре бик килми. Композитор әсәрен куеп, алар бит табыш ала. Тик түләргә кирәк – закон бар. «Әкият» моңа кадәр акчаларны вакытында түләп барды анысы.

– Луиза Батыр-Болгари һәм курчак театры арасындагы низагта кем хаклы дип саныйсыз?

– Луиза ханым кирәкмәгәнгә бәйләнмәс – ул акыллы ханым. Бәйләнә икән, димәк, сәбәпләре дә бардыр. Моны суд ачыклар инде, нинди карар чыгарырлар бит. Бу җәнҗаллы ситуациядә миңа бер әйбер ошамады: икесе дә сәнгать кешеләре, икесе дә татар. Үзара уртак тел таба алмаулары борчый. Татарлар арасында мондый әйбер булырга тиеш түгел. Татарны менә шундый низаглар бетерә дә инде.

– Авторларның хокукларын бозу бездә еш таралган күренешме?

– Моңарчы мондый низаг килеп чыкканы юк иде әле. Роза Сәетнуровна урынында булсам, мин автор белән уртак тел таба алган булыр идем. Театр аның трекларын кулланган. Куллангансың икән, түләргә кирәк бит.

– Мондый низаг булмасын өчен, авторларга нишләргә кирәк?

– ТАИС авторларның хокукларын яклый. Әмма мондый очрак – яңалык. Андый әйберләр сирәк була. Судьялар да бу мәсьәләдә нинди карар чыгарырга белми аптырый, диләр. Луиза ханым җиңсә дә, мәсьәләнең икенче ягы бар. Бу композиторның яхшы әсәрләре күп, әмма киләчәктә театрлар аларны алмаска һәм аның белән эшләмәскә мөмкин. Бездә шундый әйбер бар – син үз хокукларыңны яклый башладыңмы – артыңнан ук тагын китереп «тибәләр».

МИНИСТР НИ УЙЛЫЙ?

Композитор һәм театр арасындагы низаг турында министр Айрат Сибагатуллинның ни уйлавы кызыксындырды. Әмма ул суд булмый торып, мәсьәләгә карата фикерен әйтмәячәген белдерде. Шулай да, судтан соң бу хакта тулы интервью бирергә вәгъдә итте.

– Айрат Миннемуллович, Луиза Батыр-Болгари, тиешле акчалар түләнмәгән очракта, милли сәнгатьтән китәм, ди. Сез ничек уйлыйсыз, бу мәдәнияткә йогынты ясар микән?

– Бу аның эше, әмма моң аның җанында ята. Һәм ул барыбер иҗат итәчәк. Әгәр күңеленә кергән икән, ул көйләр язуыннан туктамас, дип уйлыйм. Әмма аның өчен җавап бирә алмыйм. Бу минем шәхси фикерем. Мин телевидениедә эшләгәндә аның белән күп очраштым, уртак тел табып эшләдек.

– Мәдәният елында мондый шау-шу нәрсәгә китерер дип уйлыйсыз?

– Гаделлеккә китерәчәк. Ә суд булмыйча, ул гаделлекнең нинди булуын әйтә алмыйм.

НОКТА КУЕЛМАДЫ

21нче июль көнне республиканың Югары мәхкәмәсендә әлеге мәсьәлә икенче мәртәбә каралды, әмма Луиза Батыр-Болгариның таләпләре канәгатьләндерелмәскә тиеш дигән карар чыгарылды. Композитор үзе моның белән генә чикләнмәскә уйлый. «Әле бит Югары президиум, Мәскәү бар. Анда авторлык һәм чиктәш хокуклар турында күбрәк беләләр» – ди композитор.

Бәхәснең кем файдасына булачагын киләчәк күрсәтер, әмма карар нинди булуга да карамастан, Луиза Батыр-Болгари исеме милли сәнгатьтән югалмас дип ышанасы килә.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии