- 24.06.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №25 (22 июнь)
- Рубрика: Дөнья бу
(Язучылар берлегенең XVIII корылтаеннан репортаж)
Язучыны белмәсәләр, моңа укучы түгел, әдип үзе гаепле, диләрме әле? Язучылар берлегенең дүрт елга бер уза торган корылтаена килгән 243 каләм әһеленең яртысын танымагач, үземне шулай дип тынычландырырга тырыштым. Бер шагыйрьдән: «Болар барысы да язучылармы соң?» – дип сорыйсы иттем. Һавага бармагы белән төртеп: «Язучылар берлегендә торучылар!» – дип төзәтмә кертте ул. Бактың исә, ул үзе дә җыелганнарның яртысын гына белә икән. Мин барып эндәшкән башка язучылар да бөтен берлектәшләрен йөзгә танымый булып чыкты. Инде мин, бөтенләй тынычланып, читенсенүемне читкә куеп, корылтай узачак залга кереп утырдым. Тугыз сәгатем шушында үтәчәк иде.
АКЧА САНАГАННЫ ЯРАТА
Татар эстрадасында җырчылар буа буарлык, дип лаф орган булабыз. Әдипләребез дә җитәрлек икән ләбаса! Берлектә исәпләнүчеләре генә дә 336, ди. Укучы ярата, язучылар сүгә торган Зифа Кадыйрова кебекләрен дә кушып санасаң, аннан да күбрәк килеп чыга әле. Корылтайга шуның 243е килгән, диделәр. Чара узган милли-мәдәни үзәк залында алма төшәрлек тә урын юк иде.
Дүрт елга бер була торган утырышны зарыгып көтеп алып, бәйрәмчә киенеп килгән әдипләр урыннарына утырышкан арада, яшь шагыйрь Булат Ибраһимның хәл-әхвәлен сорашып алдым. Язучылар берлегендә икенче елын гына әле ул, беренче корылтаенда катнашуы.
– Берлектә торуның нинди файдасы бар? – дип кызыксынган булам.
– Хм… – уйлана Булат, оза-ак уйлана.
– Бәлки, бәйрәм белән котлап, открыткалар җибәреп торалардыр? – дим, тынлыкны бозарга теләп.
– Ә-ә, әйе шул! Чыннан да, открыткалар килеп тора, – яшь шагыйрьнең күзләрендә сөенеч чаткылары балкып киткәндәй була.
Менә бит! Соңгы арада: «Язучылар берлеге нәрсәгә кирәк?» дигән сорау бик еш күтәрелә башлаган иде, болай булгач, бу сорауга урын калмый инде.
Ниһаять, утырыш башланып китте. Беренче өлеш – күңелле өлеш. Сәламләү һәм тәбрикләү сүзләре, бүләкләүләр белән үрелеп бара. Соңгы дүрт елда берлеккә 42 әдипне кабул иткәннәр икән. Шуларның өчесенә – яшь язучы Алмаз Мансуров, әдәби тәнкыйтьче Ләйлә Минһаҗева һәм Казахстанда яшәп иҗат итүче язучы Равил Гозәеровка тантаналы рәвештә таныклыклар тапшырдылар.
42 әдипкә баюлары бик әйбәт, әлбәттә, тик аларның күбесе өлкән яшьтә икән. Әйтик, шул ук Равил Гозәеровка – 70 яшь. Берлектә торучы язучыларның урта яше 65 булу да уйланырга җирлек калдыра. Югалтулар да булмаган түгел: дүрт ел эчендә 29 каләм әһелен соңгы юлга озатканнар. Аларны басып, бер минут тын торып искә алдылар.
Башта, корылтай утырышында Рөстәм Миңнеханов та катнаша, диелгән булса да, Президент үзе залда күренмәде. Интернеттан карап, Кореяда эшлекле сәфәрдә булуын белдек. Югыйсә, аның җаена туры китереп, корылтайның көнен дә күчергәннәр иде бит инде. Илбашы исеменнән Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров чыгыш ясады.
Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан дүрт ел эчендә башкарган эшләренә хисап тотты. Аны бик җанланып тыңларлар, сорауларга күмәрләр дигән идем, алай булмады. Ничектер сүлпән утырды әдипләр, Корбанны да: «Беләбез инде без сине», – дигән кебек кенә тыңладылар. Утырышның фикер алыша, бәхәс туа торган өлешен көттеләр, күрәсең.
Бик эчтәлекле чыгыш әзерләгән иде рәис. Нинди китаплар басылуы, ниндиләре тәрҗемә ителү турында тәфсилләп сөйләде. «Берлектәге язучыларның 220се – пенсионер. 2013нче елдан бирле аларга Президент ярдәме белән ай саен меңәр сум акча биреп барыла иде. Узган ел, пенсионерлар артып китү сәбәпле, мең сумнан азрак бирелде, быел да шуның кадәр үк булачак. Халык язучылары һәм шагыйрьләренә унар мең сум субсидия бирелә», – дип билгеләп үтте ул, горур тавыш белән. Ай саен «мең сумнан кимрәк акча» бирелүенең нәрсәсе горурлык булуын гына аңламадым.
Ревизия комиссиясе рәисе Фарсил Зыятдинов чыгышы вакытында гына залда утыручылар җанланып китте. Фарсил абый җитәкчелегендәге комиссия, бөтен документларны өйрәнгәннән соң: «Язучылар берлеге рәисе эшчәнлегендә тупас җитешсезлек юк, акчаны үз кесәсенә шудыру булмаган», – дигән нәтиҗә чыгарган. Шулай да бер җитешсезлек хакында әйтеп китте Фарсил абый. Танылган татар шәхесләре турында китап язу өчен 2 млн сум акча күчерелгән булган, ул акча 400әр мең сум күләмендә биш язучыга бүлеп бирелгән. Шуларның бары берсе – Айгөл Әхмәтгалиева гына китабын язып китергән. Калганнарның китабы да юк, акчаны да кайтармыйлар икән.
Залдан:
– Алар эшлиләр бит, – дип кычкырдылар.
– Узган елның 31нче октябрендә үк тапшырырга тиеш булганнар романнарын. Юк бит. Шуңа күрә бирелгән акчаны кире кайтарырга тиешләр, – Фарсил абый үз сүзеннән кире кайтмады.
«КИТАПНЫ САТЫП БУЛМАГАНГА, ҮЛӘН САТАМ»
Разил Вәлиев каләмдәшләрен: «Акча, билгеле, бик мөһим, әмма әдәбият һәм милләт язмышы аннан мөһимрәк», – дип тынычландырырга тырышса да, әдипләр акча темасын онытырга ашыкмады. Аларны да аңларга була. Акчасыз – эш хутсыз, дигән заманда яшибез бит.
Шагыйрә Җәмилә Әхтәмованың: «Ни өчен язылмаган әсәр өчен шуның кадәр күләмдә акча бирелә? Эшләнмәгән эшкә бүген берәү дә түләми. Бу – финанс җинаяте», – дигән шәрехләмәсен президиумда утырганнар игътибарга алып тормады. Гомумән, утырышта чыгыш ясаучыларның һәммәсен дә тизләтеп: «Сүзеңне тизрәк тот! Вакытың чыкты!» – дип ашыктырдылар. Болай да дүрт елга бер генә күрешкән язучыларның күбесе, әзерләп килгән чыгышын сөйләп бетерә алмыйча, сәхнәдән үпкәләп төшеп китәргә мәҗбүр булды. Корылтайның икешәр көн барган, унбишәр минут рәхәтләнеп чыгыш ясап булган заманнарын искә алып уфтанышты алар.
Язучы Вахит Имамов:
– Өч ел элек «Татнефть» Әдәбият музеен төзергә дип биргән 500 мең сум кайда? – дип таптырды.
– 500 түгел, 250 мең сум бирелде. Барысы да максатчан тотылды, компьютерлар алдык, бөтен документы да бар, – дип кыска гына җавап тотты Рафис Корбан.
– Идарә утырышында үзең, 500 мең сум керде, дидең бит!
– Юк, мин алай димәдем.
Калган чыгышларда да акча мәсьәләсе телгә алынмый калмады. Чаллы Язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин: «Чаллы язучыларының юбилейларын үткәргәндә, берлектән финанс ярдәме күрсәтелми. Сезгә акча каралмаган, диләр. Без үзебез иганәчеләр табарга мәҗбүр. Әле ярый шәһәр хакимияте ярдәм итеп тора», – дигән зарын җиткерде. Әлмәт бүлегендә дә шул ук проблема икән: Казан акча бирми. Әле ярый «Татнефть»ләре бар! Акча дөрес тотылдымы икән, дип борчылганнарны урыс язучысы Владимир Лавришко тынычландырды. «70 яшьлек юбилеемны үткәргәндә 5 мең сум бирделәр. Шуңа күрә берлеккә бүленгән акча дөрес максатта тотыла, дип раслый алам», – дип залны көлдереп алды ул.
Янә акча темасын дәвам итеп, Вахит Имамов: «Күп кенә әдипләр юбилейларын билгеләп үтте. Аларга хөкүмәттән 70 сумлык булса да ярдәм булдымы?» – дигән сорауны куйды. Бу вакытта Әсгать Сәфәров китеп барган иде инде. Хәер, моның риторик сорау икәнлеге болай да аңлашыла. Акча бирелгән булса, Рафис Корбан хисабында бу турыда сүз булмый калмас иде.
Сүз бирергә теләмәсәләр дә трибунага чыгып баскан шагыйрә Җәмилә Әхтәмова игътибарны башка бер проблемага юнәлтте:
– Беркөнне мине Рафис Корбан үзенә чакыртып алды да: «Нәрсә үлән сатып йөрисең?» – ди. Әйе, мин пәйгамбәребез медицинасы буенча дару үләннәре сатам, ике баламны шуның белән тукландырам, чөнки китабымны халыкка таратуда ярдәм юк. «Җәмилә, хәлең ничек? Ярдәм кирәкмиме?» – дип сорамады бит рәис миннән. «Бу кара яулыкларың белән мин сине ничек халыкка тәкъдим итим?» – ди. Минем кебек яулыклы мөслимәләрдән оялмагыз сез. Ботлары-күкрәкләре ачык, авызларына тәмәке капкан язучы хатыннардан оялыгыз, – дип ачынып сөйләде ул.
Милләт турында, әдәбият турында сөйләшергә җыелдык, дисәләр дә, бу темага чыгыш ясаучылар һаман да шул Айдар Хәлим белән Фәүзия Бәйрәмова гына булды кебек. Фәүзия апа, яшь язучыларга мөрәҗәгать итеп: «Татарда ачылмаган темалар күп: чукындыру, сөрген-репрессияләр, мәсәлән. Яшь вакытта милләт турында язып калыгыз», – дип сөйләде.
Юк, ялгышам, тагын бер әдип каләмдәшләрендә милли хисләрне уятырга тырышкан икән. Кырымнан килгән Диләвер Осман иде ул. «Кырымтатар теле дәүләт теле дип игълан ителсә дә, бүген бездә кырымтатар телендә белем бирә торган 15 мәктәп кенә бар. Барысы да Украина составында булганда ачылган. Аларда да кырымтатар телен бетерү сәясәте алып барыла. Татарстанда татар мәктәпләрен саклап калу өчен көрәшмәсәгез, сез дә безнең хәлгә калачаксыз», – дип чыгыш ясады ул.
ПУТИН АЛЫМЫ ҮТМӘДЕ
Бәхәсләшә, тарткалаша, әйткәләшә торгач, Язучылар берлегенә яңа рәис сайлау өлешенә дә килеп җителде. Биш кандидатура тәкъдим ителде: Рафис Корбан, Данил Салихов, Ркаил Зәйдулла, Илфак Ибраһимов һәм Рифат Сәлах. Рафис Корбан үз кандидатурасын кире алды. «Дүрт ел эчендә мин бер юл да яза алмадым, ә миңа иҗат белән шөгыльләнергә кирәк. Миңа ышаныч күрсәткән кешеләр Илфак Ибраһимовка тавыш бирсен иде», – дип белдерде ул. Дүрт ел элек узган корылтайда аның Илфак Ибраһимовка каршы булган ялкынлы чыгышын: «Илфакны сайлаганчы шайтанны сайлыйк!» – дигән белдерүен хәтерли иде әле залдагылар. Тик алар бер ел гына үпкә саклап йөргәннәр дә аннары дуслашканнар икән – үзләре шулай дип залны тынычландырдылар.
Илфак Ибраһимовның (әдәби тәхәллүсе – Мөхәммәт Мирза) узган корылтайда ничек итеп кәнәфиеннән алынуын хәтерлибез әле. Корылтайга бер көн кала, Камал театрында зур бәйрәм – «Казан утлары» журналының 90 еллыгы бара иде. Шул вакыт залда утырган бер төркем халык өстенә театр балконыннан листовкалар яуды. Яшь язучыларның Илфак Ибраһимовка каршы оештырылган бунты иде бу. Аңа кадәр җиде ел берлек белән идарә иткән Ибраһимов чигенергә мәҗбүр булды, аның урынына Корбан утырды. Шулай итеп киткәннән соң, Илфак Ибраһимовның яңадан үз кандидатурасын куюы күпләр өчен гаҗәп тоелды. Хәер, ник аптырарга, Путин шулай эшләгән иде бит әле!
Халык язучысы Рабит Батулла, яңа сайланган рәис җиде пунктка туры килергә тиеш, дип белдерде. Шуның иң беренчесе… юк, гаделлек һәм намуслылык түгел әле, аеклык! Кандидат Рифат Сәлах, үзе рәис булып сайлана калса, язучылар арасында «яшел елан»га каршы аяусыз көрәш башлаячагын белдерде, калганнар бу пунктны ипләп кенә төшереп калдырды, берлеккә бүленеп биреләчәк акчаны намус белән тотачакларына басым ясадылар.
Сайлау озакка сузылды, аның каравы гадел үтте дип белдерелде. «Яшел елан»га каршы көрәш идеологиясе дә, Путин алымын кулланып кәнәфигә килергә теләүче дә түгел, Данил Салихов җиңеп чыкты. Сайлауда катнашкан 231 делегатның 132се тавышын аңа биргән. Залда утырган язучылар арасында: «Ниһаять, демократия җиңде!» – дигән дулкын йөгереп узды. Яңа рәискә ышаныч белдерүчеләр күп, бик күп. Ә Данил әфәнде: «Ышанычыгызны аклармын! Киләчәктә матур гына эшләрбез», – дип ышандырды. Якын арада Президент та аның белән очрашачагын белдергән иде. Кемнәрдер сөенеп, кемдер көенеп, кемдер быел әйтелми калган сүзләрен дүрт елдан соң һичшиксез яңгыратырга дигән ныклы уй белән таралышты быелгы корылтайдан.
Безнең белешмә. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2000), Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлекләре әгъзасы, танылган драматург Данил Хәбибрахман улы Салихов 1958нче елның 7нче октябрендә Татарстанның Актаныш районы, Киров исемендәге совхоз бистәсендә дөньяга килә.
Мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Өченче курс программасын үткәч, белемен арттыру максаты белән, Казан театр училищесына күчә һәм, 1983нче елда аны тәмамлап, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1985-1991нче елларда ул – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында актерлык хезмәтендә. Аннары Данил Салихов театрдан китә һәм 1992-1993нче елларда Татарстанның «Салават күпере» балалар журналы редакциясендә баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1993-1998нче елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасы белән беррәттән, 2006нчы елның июленә кадәр Татарстан Әдәби фонды директоры, 1998нче елдан 2006нчы елга кадәр авторларның милек саклау оешмасы директоры вазифаларын үти. 2006-2010нчы елларда – Әлмәт Язучылар оешмасында җаваплы сәркатип.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии