Саран ике түләр

22 июньдә ведомстводан тыш сак хезмәте җитәкчесе Зарипов Наил Солтан улы үзенең 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. 2005 елның – Ел җитәкчесе. Хөкүмәт, Дәүләт бүләкләре иясе. Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре. Полковник Наил Зарипов ведомстводан тыш сак хезмәтен 1995 елдан бирле җитәкли. Аның кул астында Татарстанның сакчылык хезмәте буенча берничә ел рәттән беренчелекне яулады. Янә шул намуслы хезмәт нәтиҗәсе бу!… Юбилеен каршы алганда да тагын эш турында сөйләшеп алдык. Җәйнең кызган чагы – караклар өчен дә урак өсте бит.

Җәй үз хокукларын яулый, бакча эшләре, яллар чоры да башланып китте. Каракларның исә ял итеп утырырга вакыты юк – һәрчак «эш»кә әзер алар. Җиңел баю максаты белән нинди генә ысуллар уйлап тапмыйлар!… Фатирның иминлеген булдыруда сак сигнализациясенең уңай яклары аңлашыла. Әмма гади кешенең техник саклау чаралары урнаштыру һәм сак бүлеге белән килешү төзү хакында сораулары туарга мөмкин. Аларны без республиканың баш сакчысы: Эчке эшләр министрлыгы каршындагы ведомстводан тыш сак идарәсе җитәкчесе Зарипов Наил Солтан улына яудырдык.

– Наил Солтанович, фатирын сигнализациягә тоташтырырга уйлаган гаиләнең беренче адымы нинди?

– Иң элек үз районыңдагы ведомстводан тыш сак бүлегенә заявка бирергә кирәк. ОВО инспекторы фатирны карагач, техник ныгытылуның көчсез якларын күрсәтеп, үз киңәшләрен бирәчәк: кайсы җирдә өстәмә куркынычсызлык чаралары күрергә (рәшәткә, тимер ишек һ.б. юнәтү), ә кайсын сак чаралары белән “томаларга”. Мәсәлән, беренче һәм соңгы каттагы фатир тәрәзәләренә, кәрниз, торба, янгын баскычы янындагы тәрәзәләргә датчиклар, роль-ставни йә бронепленка куела. Күпләр сигнализацияне ишеккә тоташтыру да җитә, дип уйлый. Алай түгел. Теге яки бу сәбәпләр аркасында хуҗа тәрәзәләрен «томаларга» теләми икән, без өйдә инфра-кызыл хәрәкәт датчигы яисә тәрәзә ватылган тавышка эш итә торган аваз датчиклары куярга тәкъдим итәбез. Чакырылмаган кунак каян гына керсә дә, ул шунда ук эш итәчәк. Әмма ишекне «томалау» һәм инфра-кызыл датчик – тәкъдим ителә торган минимум. Хуҗа үз кесә калынлыгына карап сайлый. Фикерләрне көчләп такмыйбыз. Әмма килешүдә шул әйтеп үтеләчәк: җинаятьче ныгытылмаган җирдән керсә, урлашуда сак бүлегенең гаебе юк санала.

– Клиентның сигнализация куярга үтенечен кире кагуыгыз сәбәпләре?

– Кеше фатирда пропискада булмаса яисә ул торакның законлы хуҗасы юк икән – бу мөмкин. Коммуналкаларда яшәүчеләр белән сирәк эшлибез. Элек кире кагуның төп сәбәбе телефон булмау иде. Хәзер без «Струна» радиоканал системасы (15 фатирны саклый ала), йә «Юпитер» системасын (8-10 фатирны сакларга мөмкин) тәкъдим итәбез.

Наил әфәнде, ә телефон булган очракта, нинди сак системалары куярга мөмкин?

– Саклау чараларының ике техник төре бар: сакка басу һәм сактан төшүне кул белән һәм автомат рәвештә башкарырга мөмкин. Беренчесендә хуҗа, саклау пультына шалтыратып, паролен әйтә дә оператор кыз сигнализацияне кабыза йә сүндерә. Бу приборлар арзанрак, әмма әлеге сак төре искереп, әкренләп гамәлдән чыгып бара инде. Без аларны камилрәгенә алмаштырып барабыз. Күбрәк икенче төр белән эшлибез: Фобос-автомат кебек системалар фатирны домофон сыман клавиатура (Tooch Memory) ярдәмендә саклый. Андый җайланма шунысы белән уңайлы: аның 3 шлейфы бар. Һәркайсы үзенең хәвефле зонасына җаваплы. Берсенә – саклау сигнализациясе датчиклары, икенчесенә – тревога төймәсе, өченчесенә – янгынга каршы датчик җайлана. Һәр шлейфтан саклау пультына аерым сигнал килә. Димәк, тревога сигналына чыгучы тоткарлау төркеме объектта ни булганын алдан ук белеп эш итә. Хәвефле хәл килеп чыга калса, секунд-минутлар һәркайсы санаулы бит. Шулай ук сакка алынган вакытта телефон буш була, автоответчик эш итүенә дә бернәрсә комачауламый – плюслары җитәрлек!

– Тревога төймәсенең аермасы нидә?

– Андый җайланманың кирәге чыгуыннан Алла сакласын инде. Гадәттә, аларны кеше күп йөри торган җирдә – кафе, кибет һәм башкаларда куябыз. Фатирларда да мөмкин. Тревога төймәсенең ачыктан-ачык һөҗүм булган очракта кирәге чыга: кибеткә кораллы талаучы кердеме, торагыңа берәү рөхсәтсез бәреп һөҗүм ясадымы – сиздермичә шул кечкенә төймәгә басып җибәрүгә кыңгыр хәбәр пультында булачак. Мондый тревога хәбәрләренә патруль экипажы бик тиз (гадәттә 3-5 минутта) килеп җитәргә тиеш. Аны радиобрелок рәвешендә дә җитештерә алабыз: ул подъездда да, ишегалдында да эш итә. Явыз карак, талаучылардан зыян күргән кешеләр үзләре үк артыгын да сорап куялар кайвакыт. Һәр бүлмәдә тревога төймәсе, яисә банктагы сыман акча «курчагы» куйдырырга мөмкин (ул урыныннан күчүгә, тревога сигналы саклау бүлегенә юл тотачак). Әллә-ниндиләрне һәм әллә-ничә датчик тоташтыра алабыз – барысы да хуҗа теләгеннән һәм финанс мөмкинлегеннән тора.

Инспектор фатирны карап, хуҗа җиһазлау вариантын сайлап алганнан соң, нинди эш башкарыла?

– ГУП «Охрана» филиалы монтаж ясаячак. Аппаратура куелгач, инспектор белән хуҗа сак сигнализациясе эшләвен тикшерә. Бүлеккә барып, килешүгә кул куялар.

Заявка күпме вакыт эчендә карала соң?

– Гадәттә, атна-ун көн дәвамында. Йокы районнарында чират озынлыгына карап, бераз көтәргә туры килүе ихтимал. Тыныч йөрәк белән өйдән китәсегез, фатирыгызның исән-имин торуын телисез икән, сигнализация – иң яхшы ысул! Моны күпьеллык тәҗрибә дәлилли.

Сорауларга тәфсилләп җавап биргәнегез өчен рәхмәт, Наил әфәнде! Эшегездә уңышлар телибез! Түгәрәк бәйрәмегез – юбилеегыз белән тагын бер тапкыр чын күңелдән котлыйбыз үзегезне! Исәнлек-саулык, бәхете телибез!

Әңгәмәдәш Фирая ГАЙФИЕВА.

Азәрбайҗан халкы яхшымы, начармы?

“Читтән килгән “кара халык” Казанны басты”, – дигән ах-зарны базарга барган саен ишетеп кайтасың. Шәһәрнең кайсы почмагына күз салсаң да, шуларның берәр “вәкиле” үз бизнесын гөрләтеп ята. Хәләл кафелар, базардагы җиләк-җимеш, кием-салым сату нокталары, төзелеш фирмалары – барысы да диярлек алар кулында. Нигәме? Чөнки алар кебек дус-тату, ярдәмчел халыкны тагын табасы бар әле. Бәлки, алар читтән килгәнгә генә бер-берсенә ярдәм кулы сузадыр? Бер килеп төпләнгәне үз артыннан бөтен туган-тумачасын бирегә тарта. Чегәннәр ялгыз йөрмәгән кебек, болар да кабилә-кабилә булып килеп урнаша.

Казанда азәрбайҗан яшьләренең “Азери” иҗтимагый оешмасы эшләве хакында күптән түгел генә белдем. Белдем һәм кызыксыну үзенекен итте.

Оешманың җитәкчесе Азер Шахмар улы Рәгыймов 1980 елларда ук Азәрбайҗаннан Казанга күчеп килгән. “Бирегә укырга дип килдем, КХТИ тәмамладым. Шуннан бирле Казанда яшим”, – диде ул миңа саф татарча. Телебезне белү дәрәҗәсенә шаккатарсың! Аның белән әңгәмәбез дә татарча гына барды диярлек.

КЕМНӘР БУЛДЫРА?

Азер әфәнде, “Азери” оешмасын булдыру идеясе кайчан туды?

– Кызымны бүген дәүләт медицина университетының икенче курсында белем ала. Ул: “Әти, Казанда азәрбайҗан яшьләре бик күп. Аларны бергә җыйнаучы бернинди оешма да юк, оештыр әле”, – дип, миңа мөрәҗәгать итте. “Мин бу эшне башкарырлык яшьтә түгел, яшьләр оештырсын”, – дидем. Соңрак оештыру эшендә ярдәм итәргә алындым, әкренләп бу оешма аякка басты. Әлеге эшкә болай зурдан кубып тотынырмын дип уйламаган идем. Рәсми рәвештә узган елның октябрендә генә теркәлсәк тә, инде ике ел азәрбайҗан яшьләре белән эшлим. Башта очрашулар өчен аерым урыныбыз да юк иде. Я тимераякта шуарга барабыз, яки аквапаркта очрашабыз… Кыскасы, 70-80 кешегә җыелгач, оешма буларак теркәлергә уйладык. Исеме нигә шулай дисәң, “Азери” ул “азәрбайҗан кешесе” дип тәрҗемә ителә.

Безнең һәр айга билгеләнгән план бар. Яшьләр белән милли бәйрәмнәр уздырабыз, төрле чараларда катнашабыз. Бик зурлап “Нәүрүз”не бәйрәм иттек. Яшьләр барысын да үзләре оештырды. Апрель аенда УНИКСта булган “ЭтноДар”, күптән түгел генә “Корстон”да булган “Жемчужина мира” конкурсларында катнаштык. Милли киемнәр тектердек, җыр-биюләребезне башкардык. “Жемчужина мира” конкурсындагы биш номинациянең берсен безнең азәрбайҗан кызы алды. Шуның белән горурланабыз.

Күлмәкләр тектерү, конкурсларда катнашу, бәйрәмнәр оештыру, бу бинадагы бүлмәләрне тоту өчен акча кирәк бит.

– Казанда азәрбайҗан эшмәкәрләре бик күп, алар безнең иганәче булып тора. Акчалата ярдәм шулардан килә. Аларга бик зур рәхмәт.

Безгә азәрбайҗаннар гына түгел, , рус, чит илдән килгән башка вәкилләре дә йөри. Теләгебез яшьләрне тәртипкә өйрәтү. Әйтик, кызларның тәмәке тартын күргән саен, йөрәк әрни. Бу – тәрбия, игътибар булмау күрсәткече.

Азәрбайҗаннар Татарстанга ни өчен тартыла?

– Безнең тарихи тамырларыбыз, диннәребез уртаклыгы тартадыр, мөгаен. Мондагы сәясәтнең толерант булуы да бик күркәм күренеш.

…Азер Рәгыймов белән сөйләшеп утырганда, бүлмәгә тагын 5-6 ир-ат килеп керде. Иганәчеләр икән. Алар белән танышырга теләсәм дә, “чишелергә” батырчылык итүче табылмады. Ышанмаучылык йөзләрендә ярылып ята, миңа шикләнеп, бераз куркып карыйлар. Куркырлык сәбәп бар, күрәсең.

Хәер, икесенең тавышын булса да ишеттем. Нәрсәләр сөйләве кызыктыр инде… Алар Президентка, безнең сәясәткә рәхмәт укудан, белән сокланудан тыш, артыгын чыгармады. 1980 еллардагы Казан белән бүгенгесен чагыштырдылар, татар халкына булган соклануны яшереп тормыйча, күпертә-күпертә ирештерделәр үземә… Кыскасы, “татар” сүзен мактый-мактый, мине үсендерергә, үзләре хакында яхшы фикер калдырырга тырышып маташтылар. Алардагы ясалмалылыкны сизми калу мөмкин түгел иде. Әле берсе Русия белән Азәрбайҗан кушылуын бик тели икән. Ай-һай…

Бу оешмада азәрбайҗаннар иганәчелеге ярдәмендә татар кинолабораториясе эшли башлады. Күптән түгел генә ачылган булса да, инде бу җәйдә кино төшерергә җыена алар. Уйлап кына карагыз: татарча киноны азәрбайҗаннар ярдәме белән төшерәчәкбез.

Татар байлары “”на иганәче буларак ярдәм итсә, миңа калса, татар яшьләре клубы да әллә нинди уңышларга ирешер иде.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Комментарии