- 24.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Дөнья бу
16 май көнне Казанның Татарстан Фәннәр академиясендә Мәскәү шәһәре һәм Русиянең үзәк өлеше Диния нәзарәте татар галимнәре, зыялылар, дин әһелләрен бер өстәл артына җыеп, милләт һәм мөселман өммәтенең бүгенге проблемалары хакында сөйләште. Казанның иң дәрәҗәле галим вә зыялылары ачыктан-ачык Үзәк нәзарәтнең тарихи тәҗрибәсенә таянырга кирәклеген белдерде.
«Түгәрәк өстәл» Үзәк Диния нәзарәте оешуның 225 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Бу фәнни җыен юбилей кысаларында икенче тапкыр оештырыла. Беренчесе 10 апрель көнне Мәскәүдә Русия Иҗтимагый палатасында беренче мөфти Мөхәммәдҗан Хөсәеновка багышланган иде. Казанда бу сөйләшү Габдессәләм Габдерәхимов белән Габделвахит Сөләймановка багышланды. Юбилей кысаларында Үзәк нәзарәт мөфтиләренә багышланган фәнни җыен цикллары оештырыла. Киләсе «Түгәрәк өстәл» Санкт-Петербургта үтәчәк.
ГАЛИМНӘР ҮЗӘК НӘЗАРӘТ ТИРӘСЕНӘ БЕРЛӘШӘ
«Түгәрәк өстәл»дә Русиядәге Ислам тарихы һәм илаһияте буенча Казанның иң көчле белгечләре катнашты. Аларның Үзәк нәзарәт тәҗрибәсеннән бүген ничек файдалану турында сөйләшүе – Русия Үзәк нәзарәтенең соңгы вакытта дилбегәне үз кулына алуы хакында да сөйли. Бу җыеннар татарлар укмашып яшәгән төрле шәһәрләрдә үтә. Галимнәр сүзләренчә, бу тарихи гаделлекнең, ягъни Үзәк нәзарәтнең милләтне җыюы. Соңгы вакытта Русиядә Ислам тарихын, илаһиятен өйрәнүче галимнәр Үзәк нәзарәт, аерым алганда, Мәскәү мөфтияте оештырган фәнни җыенда фикер алыша.
«Түгәрәк өстәл»дә әйтелгәнчә, икенче һәм өченче мөфти мөселманнар файдасына күп мөмкинлекләргә иреште. Аерым алганда, Габдессәләм Габдерәхимов, беренче эш итеп Уфада беренче мәчет, мәдрәсә сала. Тәртип булдыру максатыннан, 1830 елда эш җәелеп китә, мәчет ачыла, Кәрван-Сарай салына, төрмәләргә муллалар билгеләнә. Габделвахит Сөләйманов чорында имтиханнарда дәрәҗәләр кую башлана, муллаларны хезмәткә алмау, налогтан азат итү, җир бирү, дини идарәгә җитәрлек зур йортлар салуга ирешә, Коръән һәм башка дини китапларны бастыруны җайга сала. Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләвенчә, «алар конфессиональ сәясәт кора алганнар, дәүләт һәм халык арасында арадашчы булганнар. Бу мөселманнарга шактый файда китергән. Бүген дә мөфтиләр шул юлны дәвам итәргә тиеш». Моңа бүген ачык мисаллар шактый, дәүләт белән уртак тел таба алмаган мөфтиятләрдән мөселманнарга да файдалы эшләр кылынмый. Әйтик, Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Аурупа өлеше Диния нәзарәте Мәскәүдә мәчет җимерүдән тыш, бер мәчет тә торгыза алмады. Мәскәүдә бүгенге мәчетләрнең барысы да Үзәк нәзарәт тырышлыгы белән салынган.
НӘЗАРӘТНЕҢ ТӘҖРИБӘСЕ: ШЫГЫРДАН, ТУКАЙ
Сүзне беренче башлаган һәм алып барган мөфти Әлбир Крганов бүген күп мөфтиятләр булса да, дин әһелләренә бер юлдан барырга кирәклеген белдерде. «Үзәк нәзарәткә тарих буларак кына түгел, ә бүгенге чорда аның тәҗрибәсеннән ничек файдалану мәсьәләсен карарга тиешбез», — диде ул.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһаров билгеләвенчә, Үзәк нәзарәт тарихы – ул безнең татарның тарихы. «Бу чара күптәннән кирәк иде, без сезгә теләктәшлек белдерәбез, чөнки бу безнең тарих, Ислам бүген Русияне бозыклыктан саклаучы, фәнгә ярдәм итүче фактор», — дип белдерде ул.
Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров сүзләренчә, Үзәк нәзарәт белән татар конгрессының арасын якынайтуда мөфти Әлбир Кргановның роле зур. «Бүген үрнәк татар мөселман җәмгыяте сезгә бәйле, – диде ул. – Анда дин көчле, эшмәкәрләр күп һәм алар милләт өчен хезмәт итә».
– Шыгырдан, Тукай авылларына барсаң, анда башкача тормыш күрәсең, – диде, фатиха биреп, академик Индус Таһиров. – Бөтен нәрсә белән мәчет идарә итә.
Милли мөхтәрият рәистәше Римзил Вәлиев белдергәнчә, элегрәк Русиядә дини бер үзәк буларак Түбән Новгород торса, соңгы вакытта беренчелекне Шыгырдан алды.
КАЗАН ҮЗӘК НӘЗАРӘТ ТӘҖРИБӘСЕНӘ ТАЯНМАКЧЫ
Мөфти Әлбир Крганов ачык итеп, мәхәллә булмаса, Үзәк нәзарәт тә төзелә алмас иде, дип белдерде. «Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар, Үзәк нәзарәтнең тарихи тәҗрибәсеннән чыгып, бүген мәхәллә системасын кайтарырга кирәк, дип белдерде.
Тарихчы, Ислам белгече Ринат Нәбиев билгеләвенчә, бүген мөселман мәхәллә оештырмыйча яши алмый. «70 % татар бүген шәһәрдә яши. Авылда мәхәллә оештыру җиңелрәк, әмма бу тар караш. Шуңа да шәһәр шартларында ничек мәхәллә системасын оештырырга дигән сорау бүген бик әһәмиятле», – диде Ринат Нәбиев. Бүген Казанда бер мәхәллә оешмаса да (күпчелек мәчет Җәмигъ мәчете ролен уйный. – А.Ш.), Русия баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин фәрманы белән мәчетләр каршында иҗтимагый шура оештыру гамәле Тукай, Шыгырданда гына түгел, Чуашстанның Шумерля шәһәрендә дә тормышка ашты. Ягъни Финляндия татарларының шәһәр шартларында оештырылган мәхәллә системасы, бүген Чуашстанда да оешып килә.
Мәхәллә системасы буенча актив шөгыльләнүче мәгърифәтче Илдус Әмирханов: «Үзәк нәзарәтне таркатуыбыз – ул безнең зур фаҗигабез булды. Без аны таркатырга тиеш түгел идек, бу зур хата. Милләтне оештырыр өчен мәхәлләне кайтарырга кирәк. Бу Ислам тарихында да шулай. Бу идеяне 1992 елда күтәрдем, аны милләтчеләр дә, Госман Исхакый да аңламады.Бүген мөфтият, академия белән бергә җыелыйк, алайса, бер-беребезне ашап бетерәбез», – дигән фикер белдерде. Шундук Ринат Закиров сүз алып, Илдус Әмирханның фикерләрен хуплап, татар конгрессы да шул юлны, ягъни мәхәллә системасын оештыруны дәвам итә башлавын әйтте. «Мәхәлләне кайтару – төп максат. Финляндия татарлары мәхәлләсендә булдым, анда бишектән алып, ләхеткә кадәр яшәеш оештырылган. 8-10 июньдә үтәчәк Русия татар дин әһелләре җыенында бу мәсьәлә каралачак һәм сезнең китап һәркемгә таратылачак», – диде Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров.
Татар конгрессы рәисе урынбасары Ринат Вәлиуллин әйтүенчә, бүген татар конгрессы татар милләтенең үсеш концепциясен Исламга таянып эшли. Без Үзәк нәзарәт белән бу өлкәдә бергә эшләргә тиешбез.
Бүген милли җәмәгатьчелек, галимнәр, зыялылар, дин әһелләре Үзәк нәзарәте мәсьәләсен күтәрде һәм аның әһәмиятен билгеләде. Бу очраклы түгел, чөнки Үзәк нәзарәтеннән аерылып чыккан күп кенә мөфтиятләр соңгы 20 еллык эшчәнлегенең нәтиҗәле булмавын күрсәтте.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.Татар галимнәре: «Милләт Үзәк нәзарәте тирәсенә берләшергә тиеш» ,

Комментарии