Бар да акчага

Бар да акчага

« шәһәре кешеләре Мәскәүгә китеп яшәргә теләсә, мәскәүлеләр Америкада яшәргә хыяллана», – дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Бүгенге көндә чит илләргә барып кайту зур проблема түгел: акчаң булса, телне белсәң, ник әле күреп кайтмаска. Баручылар арасында студентлар исә ял итәргә генә түгел, ә киләчәккә мая туплап, акча эшләргә, тел практикасын узу өчен дә китә.

Америка – үзенчәлекле кешеләр, кызыклы менталитет, тормыш тәҗрибәсен үтү өчен менә дигән урын. Әлбәттә, бу илне белү өчен озак вакыт кирәктер, ким дигәндә ярты ел. Әле алай да барлык нәрсәне белеп бетереп булмый. Мин сорашкан студент, Американың беренче штаты Деловер Рехобот шәһәрендә булып кайткан. «Анда китәр алдыннан курку хисе булды. Алар турында Интернеттан, китаплардан укып белсәм дә, бер күреп кайту ул, гомумән, башка төрле икән», – диде.

Шулай да әлеге сәяхәтнең уңай һәм тискәре яклары бар. Уңайлары тәҗрибә туплау, акча эшләү, модалы киенеп кайту булса, тискәресе – җиңел һәм тиз арада эчүчелеккә бирелү ихтималы. Күп кенә яшьләр марихуанна тартып карый. Әлеге наркотикны хәтта тәмәкегә караганда да җиңел сатып алып була икән. Анда тәмәке кыйммәтле ләззәтләрнең берсе. 21 яше тулмаганнарга спиртлы эчемлекләрне сатып алу һәм төнге клубларга керү тыелган. Бездәге яшьләр урамда сыра тотып басып торсалар, ә анда исә теләсә кайда эчеп булмый. Ләкин шулай да, күп кенә америкалылар эчәргә ярата.

Һәрвакыт елмаеп җавап бирүләре өстенә, киенүләре дә гади һәм иркен. Чиратлар төнге клубларга һәм автобусларга гына. Акчаны автобуска кергәнче түлисе.

Башка илләрдән, Кытайдан, Төркиядән килгән кешеләр күп. Алар да үзләрен иркен тота. Анда булганда, әлбәттә, үз өеңне, туганнарыңны сагыну өстенә, туган телеңне дә сагынасың.

Чиркәүләрдә студентлар өчен чәй мәҗлесләре уздыралар. Анда яңа кешеләр белән танышу өстенә, рус телендә дә рәхәтләнеп аралашып була. Аралашкан саен, америкалыларның безне бик аз белүенә инанасың. Алар , Санкт-Петербург шәһәрләре һәм кышның салкын булуы турында гына сөйлиләр.

Бездә төрле илләрдән кергән кинолар булса, анда, күбесенчә, үзләренекен күрсәтәләр. Барлык почмакларда махсус тартмалар куелган, акча салып, гәҗит аласың.

Программа буенча, «The Ligthouse» ресторанына эшкә урнаштырганнар Маратны. «Мине пешерергә әни өйрәтте, абыем – шеф-повар. Анда без мексика ашларын пешердек. Әллә ни авырлыгы сизелмәде. Үземә килгәндә, гел үзебезнең ашларны пешереп ашадым. Алардан күп кенә чит рецептлар өйрәндем. Шулай ук безнең традицион кыяр белән помидор салатын ашаттым, – дип сөйләде. – Беренче айда акча эшләп булмый. Ресторанда эшләү өстенә, кунакханәгә дә урнаштык. 1 сәгать өчен 7-25 доллар эшләп була, ләкин бу минималь түләүле эш хакы».

Анда баргач, авырмаска кирәк. Программа буенча иминият бик кыйбат. Марат белән эшләүче иптәше бармагын кискәч, аңа медицина ярдәме күрсәткәне өчен генә дә ике мең доллар штраф салганнар.

Америкалылар бездән бик нык аерылып тора. Үстергән яшелчәләре дә, мәсәлән, суганнары безнекеннән 4 тапкыр зуррак. Төрле ашламалар ярдәмендә үстергәнгә шулайдыр. Кибетләрендә барлык продуктлар икегә аерыла: органик, ягъни натураль яшелчәләр, аларның бәяләре дә кыйбатрак һәм ясалма ысул белән үстерелгәннәр.

Рухи як та үзгә. Андагы яшьләр армия сафларына барырга теләп тора. Чөнки, анда булып кайткан кешегә хөрмәт белән карау өстенә, укырга кергәндә төрле ташламалар каралган.

Бездәге кебек, әбине юл аркылы чыгарып йөрмиләр, әбиләре машина йөртә.

Һәрбер эшләгән эшең өчен акча бирәләр. Хәтта урам турында сораган кеше дә, җавап бирүчесенә акча бирә.

Америкадан безгә дә бик күп яңалыклар керә. «Һәрнәрсә акчалата» дигән төшенчә ныклап урнашмаса иде.

Люция ИСМАИЛОВА.

КФУ студенты.

Комментарии