Ярдәмегез кирәк!

Ярдәмегез кирәк!

Язмыш сынавы белән дөньяда һәр кеше очрашадыр, мөгаен. Кайберләр аны сизми, ә кайберәүләр җаны-тәне белән шул сынау аша үтәргә мәҗбүр була. Шундыйлар арасында та бар. Аның хәлендә булган башка кеше, яланаяк иртәнге чыклы үлән арасыннан йөрү турында хыялланыр иде. Аның ихтыяр көченә күпләрнең исе китәр. Аякка басам дигән өметеннән ул беркайчан да баш тартмаячак. Якты киләчәккә ул күңеле белән ышана. Һәм аны якынайтуда без дә катнаша алабыз.

Айнур Галимов районының авылында туа. Бүгенге көндә егетләр арасында «популяр» булмаган журналистика һәм социология факультетына укырга керә. Тик башкалар кебек диплом алып чыгарга гына насыйп булмый аңа. 2009 елда, егет 5 курста укыганда, аны остеохондрома (доброкачественная опухоль) дигән диагноз белән хастаханәгә яткыралар.

– Аркада нидер барлыгын кечкенәдән үк сизеп йөргән идем мин. Ләкин ул вакытта, күрәсең, игътибар итмәгәнемдер инде. Моннан ике ел элек, 2009да сыртым авырта башлады. Октябрь урталарында, авыртуга чыдый алмагач, университет поликлиникасына барырга булдым. Аннан мине туп-туры республика клиник хастаханәсенә җибәрделәр. Рентген, томографияләр нәтиҗәләре билгеле булгач, «үз канаты астына алган» нейрохирург минем хәлләремнең авыр икәнлеген әйтте. Сырттагы шеш тирәнгә үк кергән булган. Ул умыртка баганасының эчендә урнашкан. Шул ук вакытта, операция ясап ул шешне бетерергә була, дип шатландырырга да ашыкты табиб мине. Ышанычлыкны арттырыр өчен яныбызда торган шәфкать туташына «төртеп» күрсәтте. «Бу апаңа да мин операция ясадым. Әнә хәзер аяк өсте чабып кына йөри. Кайгырма. Бар да яхшы булачак. Атна-ун көннән соң аякка басачаксың», – диде ул миңа, – дип сөйли Айнур.

Остеохондрома аякта йөрү дигәнне хата кебек сызып куя. Аяклар авырту сәбәпле башта эштән китәргә, аннары укуны да ташларга мәҗбүр була егет. Нәтиҗәдә, операциягә бөтенләй йөри алмаслык дәрәҗәдә килә ул. 2009 елның 13 ноябрь көнендә Айнур беренче тапкыр операция өстәленә ята. Аннан соң айныган вакытны ул бүген дә хәтерли.

– Наркоздан айныганда аякларның хәрәкәтләнмәгәнен сиздем. Күкрәктән алып сиземләү дә югалды. Суларга авыр булды. Күрәсең, операция барышында сулыш йөрешенә дә зыян килгән. Өстәвенә бер атнага сузылган температура күтәрелүе дә йөри алачагыма нокта куйды, – дип искә төшерә Айнур.

Егеткә яңадан томография ясаттыралар. Аның нәтиҗәләре табибларны да, Айнурны да куандырмый. Операция ясалган урынга сыеклык җыелган булып чыга. Шулай итеп, аңа икенче тапкыр «пычак астына» ятарга туры килә.

– Монысында бөтен сыеклыкны суыртып, тишек ясалган урынны ниндидер махсус клей белән ябыштырып куйдылар. Ләкин… Беренче операциядән соң берникадәр вакыт узып, аякларда авыртулар сизә башлагач, җиңел сулап куйган идем. Икенчесеннән соң аларның сиземләве тәмам бетте.

24 декабрьдә хастаханәдән чыгарганда: «Аякка басарга тиешсең инде», – дип әйтәләр Айнурга табиблар. Тик атна-ай узып та егетнең аякларына җан керми. Хастаханә юллары буенча күп йөрергә туры килә аңа. Арча, . Авыру хәтта Испаниягә хәтле барып җитә. Аннан Айнурга сөяк яман шеше дигән диагноз куела.

Шушы авыру белән интегеп, 2010 елның июнь ае да килеп җитә. Кешеләр кызу кояш астында кызынып, су коенып йөргән чакта Айнур Галимов химия нурлары астында ятарга тиеш була. Җәй артыннан көз, соңыннан кыш җитә. Ике айдан ике айга ясала торган томография нәтиҗәләре аркадагы шеш зурлыгының үзгәрмәвен күрсәтә. Димәк нурланышның файдасы тимәгән. Ә зарары күз алдында. Егетнең ашказаны, аркасы яна.

2011 елның май аенда Казанда консилиум үткәрелә. Татарстанда бу авыруны дәвалау алымнарының нәтиҗәләре юк, дип әйтәләр. Шуннан соң Айнур Мәскәү белән элемтәгә керә. Блохин исемендәге онкология үзәгендә операция ясарга ризалык бирәләр. Ләкин Сәламәтлек саклау министрлыгы аркылы түләүсез дәвалау өчен квота алырга дип яңадан шул үзәккә мөрәҗәгать иткәч: «Документларны карап бетермәгәнбез. «Тирәнрәк актарып» караган идек һәм андый операциягә алынмыйбыз дигән нәтиҗәгә килдек», – дигән җавап килә.

Мәскәү хастаханәләренең файдасы булмагач, дәваны Айнур чит илләрдән эзли башлый. Германия, Швеция, Финляндия… Тик нәтиҗәсез. Яңгырдан соң якты кояш чыккан төсле, сентябрь аенда, барлык уңышсызлыклардан соң егеткә бәхет елмая. Израильнең Тель-Авив шәһәреннән операция ясыйбыз, дигән җавап килә. Ләкин моның өчен күп акча кирәк.

Аркадагы шешнең зурлыгы 1х1,5 см. Бүгенге көндә ул үзгәрешсез. Бу шеш арка миен кысып тора. Шунлыктан, Айнур йөри алмый да инде. Аның барлыкка килүен егет үзе дә төгәл генә белми.

– Табиблар шешне кечкенә вакытта егылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дип сөйли. Үзем бервакытны шактый биек, текә таудан тәгәрәп төшкәнемне хәтерлим мин. Көтүдә уйнап йөргәндә таеп киткәнмен дә, тәгәрәгәнмен инде. Авылдан шәфкать туташын алып килгәнче шул тау төбендә елап ятканмын. Кан акмасын өчен башны бәйләгәннәр минем, авыртудан еламас өчен укол кадаганнар. Шуның көче белән урамга уйнарга чыгып киткәнмен. Бәлки ул шешнең барлыкка килүнең нигезе дә булгандыр. Һәрхәлдә, әбиләр миндә бозык юк, дигән. Бу очракта гаеп миндә дә бар. Табибларны да гаепле түгел, дип әйтеп булмый. Операциягә бит мин үз аякларым белән кердем, ә инде соңыннан мине алып чыктылар. Үзем дә студент чагында акча, вакыт җитмәү сәбәпле шешне каратмадым башта. Шушындый нәтиҗәгә китереп чыгарды менә.

Операция уздырыр өчен күп акча кирәклеге турында әйтелгән иде инде. Бөтен дәвалау эшләрен башкарып чыгар өчен 9 млн 32860 сум акча кирәк. Бүгенге көндә шул санның нибары 12% гына җыелган, ягъни 1 млн 101742 сум. Айнур моның белән генә туктап калмый. Ул инде бер ел буе «Шәһри Казан» газетасында эшли, төрле сәхифәләрне алып бара. Ләкин акча җыелу мәсьәләсендә бу бары тик диңгезгә төшкән бер тамчы төсле. Айнур Галимовның аякка басуы үзебездән тора. Иң мөһиме – соңга калмаска.

Егетнең кайбер группадашлары инде күптән гаиләләр булдырып, балалар тәрбияли. Ә Айнур әле һаман да университетның 5 курс студенты булып санала.

Айнур Галимовка акчаны түбәндәгечә күчерергә була:

  1. ОАО АИКБ “Татфондбанк”тагы счет:

БИК 049205815
ИНН 1653016914
КПП 165801001
ОКПО 33863839
Корреспондентский счет 30101810100000000815 в ГРКЦ НБ РТ
Расчетный счет 42301810900930000989
Получатель: Галимов Айнур Раисович

  1. Яндекс деньги: 41001941906758

Билайн: 89600319038

  1. Галимов Айнур Раисович
    422023, РФ, Республика Татарстан,
    Арский район, с. Казанбаш,
    ул. Молодежная, д. 126
    Телефон: +79172542542
    e-mail: ainur.gs@mail.ru

.

КФУ студенты.

  Ярдәмегез кирәк! , 4.7 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии