Чамалап яз, Илфат

Газетаның 41нче санында («Каскалы җәнҗал» 2011, 19 октябрь) Марат Җәләлиевның фотосы бар. Ул фашистка түгел, ә мотоциклчыга охшаган. Бик мөлаем кеше, күпчелек халык кебек өендә утырмый, хәтер көнендә катнашкан.

өчен – урыслар Казанны алганда үлгән кешеләрне хәтерләүдер. Минем өчен бу көн – безнең дәүләтсез калган көнбез. Аерма бик зур. Үлгән кешеләрне торгызып булмый, ә дәүләтне торгызырга була. Үлгән кешене искә алганда бездә түбәтәй кияләр. Дәүләтнең юкка чыккан көнен искә алганда түбәтәй киюнең кирәге юк. Бу очракта иң мөһиме халыкның күп килүе. Халык күп килми, чөнки өстән боерык бирмиләр. Безнең халык шуңа өйрәнгән инде. Илфат Фәйзрахманов тикмәгә Марат Җәләлиевка бәйләнгәнче, властьта утыручылардан нигә хәтер көненә килмәгәнлекләрен сорап, безне таныштырган булсаң, бу безнең халык өчен күпкә файдалырак булыр иде.

Минемчә, Марат Җәләлиевның бернинди гаебе дә юк. Бәйләнсәң, баганага да бәйләнергә була. Суд Марат Җәләлиевка бер мең сум штраф салган. Бу әле бернәрсә дә күрсәтми, чөнки безнең суд идеалдан бик ерак. Шуны истә тотып, газетагызда, Марат Җәләлиевтан алып, суд карарын бастырып чыгаруыгыз кирәк. Андый карарлар матбугатта басылып чыкса, судьялар карар чыгарганчы яхшылабрак уйлар.

Илфат, син бу язуыңны ныклап уйламыйча язгансың. «Җиде кат үлчә, бер кат кис» дигән мәкальне истә тотарга кирәк. Эшләгәндә әйбәтләп үлчәмәсәң, үзеңә зыян. Ә менә язганда ныклап уйламасаң, башка кешегә зыян салырга мөмкин.

Минем бу хатымны газетагызда бастыруыгызны сорап калам.

Ф. АБЗАЛ.

Яр Чаллы шәһәре.

РЕДАКЦИЯДӘН. Газетабызга, язмаларыбызга игътибарлы булуыгыз өчен Аллаһының рәхмәтләре булсын. Мин Сезнең белән бәхәскә керә алам. Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбызны искә алу, алар рухына дога кылу, шул ук дәүләтчелегебезне югалту ачысын билгеләп үтү түгелмени ул?! Әйе, Хәтер көненә түрәләр, сәясәтчеләр йөрми. Без бу хакта һәрдаим язып торабыз. Тулаем вакытлы матбугат белән хәбәрдар булсагыз, шулай җаныбыз өшеп, әрнеп бик азлар гына язганын күрерсез. Хәтер көнендә сәясәтчеләр генә түгел, язучыларыбыз, журналистларыбыз да бик аз. Укытучылар да анда юк дәрәҗәсендә. Ни өчен дисезме? Менә шул Марат кебекләрнең җитди истәлек көнен клоунадага әверелдерүе аркасында да ул. Нәрсәгә иреште соң Марат шулай мәйданга чыгып кеше куркытып?! Бер нәрсәгә иреште: үзен танытты. Югалган дәүләтчелекне 15нче октябрьдә Хәтер көненә чыгып кына торгызып булмый. Бу көннең исеме үк Хәтер көне, дәүләтчелек торгызу көне түгел. Безгә шутлардан, агрессиядән арынып төзү, кору юнәлешендә, позитив булып, мәсьәләләребезне, шул исәптән миллиләрен дә, юридик яссылыкта хәл итәргә өйрәнергә кирәк. Ә моның өчен милли үзаңыбызның югары булуы мөһим. Кызганыч, бу нисбәттән мактана алмыйбыз әле.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии