«Мине аңламыйлар, миңа шулай уңайлы»: татар җырчылары интернетта ник урысча яза?

«Мине аңламыйлар, миңа шулай уңайлы»: татар җырчылары интернетта ник урысча яза?

Соңгы вакытта «Instagram» социаль челтәрендә җырчыларның сәхифәләренә, төгәлрәк әйтсәк, аларның үз фикерләрен нинди телдә язуларына игътибар итә башладым. Татар җырчысының тамашачысы кем?

Күпчелеге татар, әлбәттә, диярсез. Ә шуңа да карамастан, җырчылар арасында постларын урыс телендә язучылар күбрәк! Сәер хәл. Тавык әтәч булып кычкырган, мәче эт булып өргән шикелле күренеш бу минем өчен. Әллә татар теле шул кадәр фәкыйрь һәм ана телендә фикерләрен белдерү өчен сүзләре җитми, әллә хәзер татарча аңлаучылар юк микән? Әлеге уңайдан урысча язарга яраткан җырчылар белән аралаштык. Төп сорау: интернетта урысча язуыгыз нәрсә белән бәйле?

Изображение удалено.Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА: «Нинди телдә язасым килә шундый телдә язам».

– Сәхифәмне карап баручылар арасында урыс телле кешеләр дә бар. Татарча язсам, шәрехләмәләрдә яза башлыйлар: «Без сезне аңламыйбыз, «пишите, пожалуйста, на русском», – дип. Урысча язсам, нигә син – татар эстрадасы җырчысы урысча язасың, диләр. Мин болай язам: постым тамашачыларга ягъни концертларга кагыла икән, яки берәр нинди чыгыштан соң кичерешләрем булса – татарча. Әгәр дә хәерле кичләр, хәерле иртә теләсәм, яки реклама посты булса, ул урысча да булырга мөмкин. Әгәр дә вакытым бар икән, урысча да, татарча да язам. Ләкин, үзегез аңлыйсыздыр, постны яки рульдә барганда, яки светофорда торганда, иртә белән торып тиз генә ашарга пешерү арасында язасың. Менә минем, мәсәлән, вакытым юк, шуңа постларны урыс телендә язам, ике телдә дә язарга вакыт җитми. Вакыт булганда, ике телдә язарга тырышам. Татарча белүемне бөтен кеше дә яхшы белә. Мин концертларда урысча сөйләшмим, халык белән аралашу бары тик татар телендә генә бара. Шуа күрә миңа: «Менә мин татарча беләм!» – дип, аны күрсәтеп торуның кирәге юк. Шуңа, «я могу себе позволить» урысча язарга да, татарча язарга да. Нинди телдә язасым килсә, шундый телдә язам, ул – минем сәхифәм.

Татарча языгыз, дип шелтә белдергән шәрехләмәләргә фикерегез нинди?

– Мин ул шәрехләмәләргә бераз юмор белән карыйм. Алар үзләре татарча белә микән әле? Минем сәхифәмне карап баручылар (подписчиклар) арасында татар теле укытучылары һәм татар телен бик яхшы белгән кешеләр 2-3 проценттыр. Аннан соң, минемчә, хаталар белән язасың икән, бөтенләй татарча язмаска кирәк. Язарга кирәк яки нормаль рәвештә, яки урыс телендә. Без төрле төбәкләрдә җырлыйбыз, шуны да истә тотарга кирәк. Безнең интернеттагы сәхифәбезне күзәтүчеләр арасында төрле төбәкләрдә яшәгән халыклар бар, араларында күбесе татар телен бик начар белә. Шуның өчен постларны күбрәк кеше аңласын дип, урыс телендә дә язам.

Изображение удалено.Elvin Grey (Радик Юльякшин): «Урысча язуым – нормаль күренеш, дип саныйм»

– Сезнең бөтен постларыгыз да урысча. Ни өчен башкорт яки татар телендә язмыйсыз?

– Беренчедән, «Elvin Grey» проекты баштан ук күп төрле милләтләр өчен оештырылды. Татар һәм башкортлар гына түгел, безне бөтен Русия буенча тыңлыйлар, шулай ук, украин, румын телләрендә дә җырларыбыз бар. Шуңа күрә, бөтен тамашачыма да аңлаешлы булсын өчен, постларны урысча язам. Ул тел бөтен кешегә дә аңлашыла.

– Күбрәк татар һәм башкорт тамашачысын җыю хисабына акча эшләвегезгә дә карамастан, алар белән интернетта урысча гына аралашуыгыз үзегезгә сәер тоелмыймы?

– Туган телемдә мин концертлар вакытында аралашам. Ә «Instagram»да русча язуым – нормаль күренеш. Татарча яки башкортча язган вакытта, сиңа: «Ә-ә-ә, син дөрес язмадың, безнең телдә бу сүз алай язылмый», – дип әйтергә мөмкиннәр. Шуңа күрә урысча язам. Моны начар әйбер дип уйламыйм. Без бит рус телен барыбыз да аңлыйбыз.

– Сезнеңчә татар, башкорт эстрадасы җырчылары социаль челтәрләрдә ана телләрендә дә язарга тиешме?

– Бу уңайдан һәркемнең үз фикередер, ә минемчә, тиеш. Мин дә сирәк кенә булса да, туган телемдә язам. Ә урысча язуым, тагын шуның белән дә бәйле: тамашачым арасында төрле милләт вәкилләре бар. Безнең концертларга килгән кешеләрнең 30 проценты – урыслар. Ә башка коллегаларым, әлбәттә туган телләрендә яза ала һәм язарга тиеш.

Сезне тыңлап, күп яшьләр илһамлана, җырларыгызны татар, башкорт телләрендә башкарып, сез бу ике телне популярлаштырасыз. Ләкин шул ук вакытта телне популярлаштыру җыр аша гына барырга тиеш түгелдер. Интернетта урысча аралашып, ана телләрен популярлаштырып булмыйдыр, бәлки?

– Килешәм сезнең белән. Ләкин… Без бит Татарстан яки Башкортостандагы аудиторияне генә түгел, татар музыкасын бөтенләй тыңламаган кешеләрне дә җәлеп итәргә телибез. Әйтик, урыс яшьләренең күбесе татар җырын бөтенләй тыңламаган, алар аны аңламаган. Ә аларны җәлеп итү өчен урысча аралашмыйча, нинди телдә аралашасың? Моңа кадәр мин постларымны урыс телендә яздым, һәм бу хәлнең начармы, юкмы икәнлеге хакында уйланганым булмады. Мин язам – шул гына…

Изображение удалено.Мөнир РАХМАЕВ: «Ну, шулай язам инде, ошамаса – укымасыннар!»

– Миңа урысча язарга җиңелрәк. Телефонымда татар хәрефләре юк.

Урыс хәрефләре белән дә татарча язып була бит?

– Нәрсәнедер эшлисең икән, «солидно» итеп эшләргә кирәк. Шуңа күрә мин урыс телендә язам. Татар телен беләм мин, әмма кайбер вакытларда сүзләрне татарчага тәрҗемә итеп язу миңа авыррак.

Сезнеңчә, татар җырчылары үз постларын татарча язарга тиешме?

– Мәҗбүри түгел инде. Кемнең нинди телдә язарга теләге бар, шулай язсын. Күп кеше әйтә, син татар җырчысы, нигә урысча язасың… Ну, шулай язам инде, ошамаса, укымасыннар!

Сезне күбрәк татарлар тыңлыймы урыслармы?

– Татарлар күбрәктер…

Сез үзегезне татар җырчысы дип саныйсызмы?

– Әйе, чөнки мин татар эстрадасында җырлыйм.

Шулай булгач, киләчәктә татар телендә күбрәк язарга теләгегез юкмы?

– Ну, булыр, язарбыз әле, Аллаһ боерса. Әлегә шулай урысча язам. Бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый. Концертка килгәндә дә яратып караучылар бар, бар сине яратмый гына караучылар да. Мин татарча язарга өйрәнәм, ләкин миңа авыррак. Акрынлап татарча язармын, ярар!

«Instagram»да постларын бары тик татарча гына язучы җырчыларыбыз да бар. Татарча язмас өчен сәбәп күп инде ул: хаталы язам, мине аңламыйлар, вакытым җитми, безне урыслар да тыңлый – тагын әллә никадәр дәлил китерергә була. Алай булгач, нигә чираттагы җырчылар татарча гына яза икән соң?

Изображение удалено.Илсөя БӘДРЕТДИНОВА: «Кемгәдер яраклашырга тырышып кына, урысча язарга җыенмыйм!»

– Минем постларым ни өчен барысы да татар телендә? Элементарно: чөнки мин татар кызы. Кемгә ошамый, кемнәр минем нәрсә язганымны аңламый, алар минем биткә язылмый. Минем татарча язуым – ул минем ихтыяҗым. Миңа татарча язарга кирәк, шул гына. Миңа кайвакыт: «Постларыңны урысча яз әле, аңлап бетермибез», – дип язалар. Кеше мине аңламый икән, димәк ул минем концертларга йөрми дигән сүз, димәк ул минем сәхифәмә «просто так» кына язылган. Аларга яраклашырга тырышып кына, урысча язарга җыенмыйм! Үзем теләгәнчә язачакмын, әгәр кемгәдер татарча язуым ошамаса, укымасын. Татарча аңламыйлар икән, димәк алар минем кешеләр түгел. Минем кешеләр татарча аңлыйлар.

Изображение удалено.Иркә: «Татар җырчылары татарча язарга тиеш!»

– Әйе, үз фикерләремне татарча язам. Чөнки мин урысча белмим, мин татар кызы, авыл кызы. Минем уем, яшәешем, фикер йөртешем – барысы да татарча. Хәтта мәктәптә дә урысча укымадым. Шуңа күрә татарча аңлатырга һәм сөйләшергә җиңелрәк миңа. Татар җырчылары һичшиксез татарча язарга тиеш, дип уйлыйм! Чөнки татар телен саклап калуда безнең дә эшебез, өлешебез булырга тиеш. Миңа: «Иркә, синең татарча язылган язмаларыңда урыс сүзләре дә бар», – дип шелтә белдергәннәре булды. Шул көннән, татарча гына язарга тырышырмын дип, вәгъдә бирдем.

Дөрес, кайбер постларыма урысча афоризмнар куйгалыйм. Татарча ниндидер матур афоризмнар язасы килә, интернетта җыясың – татарча афоризмнар, матур сүзләр дип, юк, чыкмый. Әллә минем генә телефоным күрсәтми, әллә чынлап та юк алар. Мин гел татарча гына язып утырыр идем. Кайвакыт күңелгә бер уй килә, ә ул уйны әнә шундый афоризм белән әйтеп салырга теләгәндә, татар телендәгесен таба алмыйсың. Фәнис Яруллинның да бар бит матур фикерләре. Хәзер интернет заманасы, ул фикерләрне интернетка да туплап кертсеннәр иде. Менә шул вакытта татар телен үстерүгә тагын берникадәр өлеш кертер идек.

Изображение удалено.Булат ҖИҺАНШИН: «Фанатларның яраткан җырчысы турындагы мәгълүматны татарча карарга хакы бар!»

– Татар эстрадасы җырчысы икән, ул татар булырга тиеш. Ул телне белергә бурычлы. Менә мин балалар бакчасына йөргәндә дә, мәктәптә, институтта да урысча укыдым. Уйлавым урысчага әйләнеп беткән иде инде. Хәзер кире татар теленә өйрәнеп барам. Миңа инглиз телен өйрәнгәндә репетиторым әйткән иде: телне өйрәнү өчен, өйдә көне-төне шул телдә сөйләп торулары кирәк, диде. Шуңа күрә мин көн буе татарча радиолар тыңлыйм, татар каналларын: «Мәйдан», «ТНВ», «TMTV»ны карыйм. Укыганда да, күбрәк татарча укырга тырышам. Татар теле үлеп бетмәсен өчен, без мәгълүматны урыс теленә караганда, татар телендә күбрәк алырга тиешбез. Шуңа күрә, кешеләр интернетта да татарча язсыннар иде. Хәзерге вакытта глобаль руслаштыру сәясәте бара. Шушы хәл булмасын өчен, балаларыбызга үрнәк булыр өчен татарча сөйләшергә генә түгел, язарга да кирәк. Кайбер кешеләр, татарча шрифт юк бит, ди. Аны рус шрифтлары белән дә татарча язып була бит. Яраткан артисты турындагы мәгълүматны фанатларның татарча карарга да хакы бар!

P.S. Сораштыру узганнан соң, беренче нәтиҗәләрен дә күрә башладык: Күптән түгел Дилә Нигъмәтуллинаның «Instagram»ындагы посты менә мондый сүзләр белән башланып киткән иде: «Друзья, пишу на татарском. Кому интересен перевод, пишите внизу комментарии». Тик, кызганыч, Мөнир Рахмаев белән башкорт телле Радик Юльякшин гына әле дә урысча язуларын дәвам итәләр. Бу сораштыру кирәк идеме, дигән сорауга да җавап таптык. Чөнки Илсөя Бәдретдинова, без шалтыраткан көнне үк кич белән үз «Instagram»ына: «Бүген миңа журналистлар шалтыратып, «Нигә сез гел татарча язасыз?» – дип сорады. Үземә дә кызык булып китте. Мин ТАТАР кызы! Минем биттә мине аңламаучылар утырмыйдыр инде… » – дигән пост язды. Илсөянең тамашачылары арасында менә мондый фикер уяткан бу сораштыру: «Бик дөрес. Нигә татарлар үз телендә язмаска тиеш, ди?», «Молодец! Яратам үзенең телен, халкын, мәдәниятен хөрмәт иткәннәрне!», «Татар эстрадасында татар җырларын җырлагач, татарча сөйләшергә дә кирәк. Күбәйде хәзер борыннарын күккә чөеп, тел ватып җырлаучылар!», «Сезнең постларыгыз аша татарча яңа сүзләр беләм. Өйрәнәм! Туган телегездә язуыгызны дәвам итегез!»

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии