- 22.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №42 (23 октябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Күпме үзгәрешләр алып килде бу Универсиада… Тикмәгә салынган штрафлар, бурычлар белән беррәттән, халыкны, бигрәк тә яшьләрне, бераз тәртипкә салды дисәм, ялгышмам кебек. Яшьтәшләрем үзләрен Казанны күрергә килгән туристлар алдында да, спортчылар алдында да лаеклы тотты. Меңәрләгән студентлар волонтер, җанатарлар булып стадионнарны тулыландырды. «Тәрбиясезләр» дип яшьләрне еш сүксәләр дә, араларында башкалары да бар…
МӨХТӘРӘМ МӨНӘСӘБӘТ
Казанның җәмәгать транспортына әйләнеп кайтсак, әби-бабайларга, апаларга урын бирүчеләр юк түгел. Ләкин апалар арасында да төрле кешеләр очрый. Олы яшьтәге үк булмасалар да, утырган егет-кыз янына килеп басып, «ух-вах» килеп торалар. Үтәли тишәрдәй булып күзгә карап торгач, урын бирми булдыра алмыйсың. Ә көч-хәл белән, авыр сумкалар күтәреп кайтучы яшьләр турында бер сүз юк. Ярый, әби-бабайларга урынны без бирергә тиеш, чал чәчләре белән алар шуңа лаек, сүзсез. Берсендә буш урынга бер аягы протез егет килеп утырды. Берничә тукталыштан соң бер апа килеп, егет янында озак басып барганнан соң, булдыра алмыйча: «Синең әниеңне дә шулай утыртмый, бастырып барсалар, нишләр идең», – диде. Егет протез аягының чалбарын күтәреп күрсәтте. Апа, гафу үтенеп, оялып, читкәрәк барып басты. Гомумән, мин автобуска керсәм, утырып бармаска тырышам. Әби-бабайларның да төрлесе бар, буш урынга утырмый, сине күзәтеп бара, янәшәсендәге кешегә сине битәрли, автобустан чыгып киткәндә, арттан ямьсез сүзләр кычкырып кала. Урамда иртән-иртүк туган күтәренке кәеф эреп юкка чыга, көннең яме дә калмый. Кайвакыт укудан арып кайтканда, торып урын биргәндә, бабайлар арасында: «Утырыгыз, утыр», – дип әйтүчеләр дә бар. Әлбәттә, бу очракта күңелнең бер китеге белән булса да сөенеп куясың. «Без шул кибет-базарга гына йөрибез, яшьләр алҗып укып йөриләр бит», – диләр. Кайвакыт исә олы яшьтәге апаларның, автобустагы бер урын өчен сугышыр дәрәҗәгә җитүләренә карап, кызганып, көрсенәсең. Хәер, яшьләрнең әби-бабайларга торып урын бирүләре һәм апа-абыйларның каршыга килеп, урынны «яулап» алулары – икесе – ике мәсьәлә…
БӘХЕТСЕЗ БАЛАЛАР
Күптән түгел «вконтакте» сәхифәсендә яшьләр оештырган шомлы төркемнәргә тап булдым. «Без ветераннарга һәм инвалидларга каршы» дип аталган төркемнәрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны «бушка ашаучылар» дип сүгәләр. «Ветераннар һәрвакыт кызгану хисен тудыра, шуңа күрә, аларны яратмыйбыз» ише бик күп шигарьләр белән бара бу төркем. Инвалидлар турында әйтәсе дә юк, аларга дәүләт тарафыннан һәрдаим ташламалар булу, фатир белән тәэмин ителү күңелләрен бимазалый икән. 20гә якын шундый төркем эшләп килә, күпләрен тавыш бирү ярдәмендә идарә тарафыннан тыйсалар да, барыбер активлык күзәтелә. Яшьләрне шундый төркемнәр оештырырга нәрсә мәҗбүр итә икән соң?
Минемчә, бу төркемнәргә иярүчеләрнең беренче сәбәбе – тәрбия булмау. Әти-әни – көн-төн эштә, бала мәктәптән кайтып төнгә кадәр санак каршына утыра. Бар сорауларга да җавап табарга ярдәм итүче яхшы интернетның кире ягы – ул яшүсмер күңелен үзенчә тәрбияли. Һәр сайтта диярлек оятсыз реклама, сугыш, атыш уеннары… Әлбәттә, социаль челтәрләр дә үз ролен уйный. Бәйсез, башкаларга ошамаган үзенчәлекле фикер иясе булу яшүсмер өчен кызык тоела һәм ул шундый төркемнәргә иярә. Вакытында дөрес тәрбия булмау, балада шундый фикерләү тудыра. Шулай ук бу төркем ияләре инвалидларга һәм ветераннарга барысы да җиңел юл белән килә, дип саный. Янәсе, аларга фатир бирәләр, машина бүләк итәләр һ.б. Ләкин аларның бу бүләкләр өчен үз гомерләрен, сәламәтлекләрен сарыф итүләре турында бөтенләй уйламыйлар. Ә кайбер төр ветераннарга бүген дә дәүләт ярдәме каралмый, инвалидлар да үз яшәеше өчен «утка керә». Шушы хакта уйлану да кирәк.
«ФАШИСТ» ОТРЯДЛАРЫ
20 төр төркемнең дә – үз үзенчәлеге, үз характеры. Мәсәлән, иң актив эшләп килгән 5 төркемне алсак: инвалидларга һәм ветераннарга каршы эшләп килгән беренче төркем – күбрәк интернет челтәреннән алынган фоторәсемнәр куллана. Төп идеяларе – «Инвалидлар һәм ветераннар дәүләт акчасына яши, барлыклары белән безнең кәефне төшерә». Икенче төркем: «Ветераннарны олыламыйбыз, инвалидларны кызганмыйбыз», – дип яза. Шулай ук аның дәүләткә үз тәкъдимнәре бар: пенсионерларга пенсияне кыскартырга, ташламаларны бетерергә, хезмәт хакларын кисәргә һәм инвалидларга бернинди түләүләр булмаска тиеш. «Гитлер концепциясен яклыйбыз, аңа буйсынабыз» – өченче актив эшләп килүче төркем шуны яклый. «Нацизм һәм фашизм идеологиясен яклыйбыз», «Сугыш үткән дә булган, булган да беткән, без беркемгә берни тиеш түгел» – бу исә дүртенче һәм бишенче төркем шигарьләре. Кайвакыт шушы төркемдәге фоторәсемнәрне карап, язмаларны укып чыгам да, «эшләре юк икән боларның», дип уйлап куям. Бу балаларның күбесенең күңелләре авыру, югыйсә, мондый төркемнәр эшләмәс иде. Дөрес, күп яшьләр бу төркемнәргә карата анти-төркемнәр оештырып, идарәнең аларны тыеп куюын үтенә. Төркем диварларына ветераннарны яклап сүзләр яза. Яшьләрнең дә мондый төркемнәргә карата битараф булмаулары, каршы чыгулары шатландыра.
P.S. Тәрбияле һәм тәрбиясез яшьләр… Бу хакта бертуктамый гәп куертып булыр иде. Ләкин бар яшьләрне дә бер кысага куу дөрес булмас шул…
Алсу НУРГАТИНА,
КФУ студенты.

Комментарии