Айгөл Зәйнуллина Президенттан балаларын кайтаруда ярдәм сорый

Айгөл Зәйнуллина Президенттан балаларын кайтаруда ярдәм сорый

Гаилә таркалганнан соң, иң авыры – балаларга, диләр. Чынлап та, бала әтисен дә, әнисен дә тигез ярата, алар өчен бу зур сынау. Ләкин шундый очраклар да бар, элеккеге ир белән хатын арасында үчләшү аерылышкач та дәвам итә. Һәм сугышта бөтен чаралар да яхшы дигән кебек, бу эшкә балалар да катнаштырыла.

Әле июнь аенда ук «Болгар кызлары» төркеме җитәкчесе һәм вокалисты Айгөл Зәйнуллина үзе белән булган хәл турында Инстаграмда сөйләп чыккан иде. Моннан биш ел элек аерылышкан ире Тимур Шәрифуллинга бәйле иде ул. Ике улын – 10 яшьлек Тамерлан һәм 8 яшьлек Әмирханны әтиләренең, рөхсәт сорап тормый гына, Казахстанга алып чыгып китүе билгеле булды. Бу вакыйгага инде бер айдан артык вакыт узса да, балаларны ир әле дә кайтармый. Чарасызлыктан, узган атнада Айгөл Инстаграм аша Президент Рөстәм Миңнехановка ярдәм сорап, мөрәҗәгать белән чыкты.

«ӘНИГӘ ДӘ СУКТЫ»

Айгөл Зәйнуллина белән күрештек. Бу хәлләр килеп чыгуның төп сәбәбе итеп ул элеккеге иренең үчләшергә теләвен атый.

– Ул үзе Казахстан татары, монда бер концертта танышып киткән идек. Өйләнгәнче бар да әйбәт иде. Тик озак яши алмадык, биш елдан соң аерылыштык. Юкка гына аерылышмадык. Ул минем җырчы булуымны кабул итә алмады, гел тавыш чыгып тора иде. Хәтта бер елга сәхнәдән дә китеп тордым. Тик алмашка нәрсә алдым: беркайда да ярты елдан артык эшләмәде, кул күтәрә башлады. Әнием Заһидә Ибраһим кызы Зәйнуллина – татар халкына таныш кеше. «Болгар кызлары» төркемен оештыручы ул. Без әни фатирында яши идек. Элеккеге ирем хәтта әнигә кул күтәрүдән дә тайчанмады. Шуннан соң мин аның белән башка яши алмаячагымны аңладым. Аерылышуны авыр кичердем, балаларга 3 һәм 1,5 яшь кенә иде. Биш ел буе әтиләре балалар янына килмәде, акчалата ярдәм итмәде. Бу вакытта мин гаиләне берүзем сөйрәп барырга тырыштым, хәзерге вакытта да өч эштә эшлим. Аның балалар белән кызыксынуы беләсезме кайчан барлыкка килде? Мин яраткан кешемне очраткач. Яраткан кешем барлыкка килүен балалар да белде, алар, билгеле моны әтиләренә әйткәннәр, шуннан соң Тимур миңа карата чын сугыш башлады, дип саныйм. Һәм бу сугышта балаларны да катнаштыра, – дип сөйли Айгөл Зәйнуллина.

Балаларны бүлешә алмау быелгы кышта башланган. Тимур Шәрифуллин балалары белән аралашу тәртибен билгеләүләрен сорап, судка мөрәҗәгать иткән. Суд балалар әнисе белән яшәргә тиеш, дип карар чыгарса да, ир өчен уңайлы график төзегән. Атнага ике мәртәбә ул аларны үзенә кунарга алып китә ала, каникуллар тигез бүленә. Тик, әңгәмәдәшем сөйләвенчә, ир бу суд карарын үтәмәгән:

– Балаларын вакытында китерми иде, мин килеп алсам – мине кыйный яки нәрсә белән дә булса суга. Болар балалар күз алдында эшләнә. Апрель аенда олы улыбызны миңа бирмичә бер ай буе үзендә яшәтте. Шул вакыт эчендә ул аның ни дәресләрен әзерләтмәгән, ни музыка түгәрәгенә йөртмәгән, миңа каршы котырткан. Хәтта полициягә алып барып, имештер мин ул баланы куып чыгарганмын дип, гариза да калдырган иде. Мин үз баламны куып чыгара аламмы соң? Ул бит әле 10 яшендә генә. Улыма да күрсәтмәләр бирергә мәҗбүр иткән. Мин аннан олы улымны ул вакытта суд приставлары ярдәме белән генә ала алган идем, – ди Айгөл.

Изображение удалено.ЧИТКӘ ЧЫГАРГА ЯРАМЫЙ

9нчы июньдә Айгөл Зәйнуллинаның уллары Апаста бер туганнарында кунакта булган. Җырчы әйтүенчә, шул көнне элеккеге ире Тимур Апаска кайткан һәм йорт хуҗаларына газ баллоны белән янап, балаларны машинасына утыртып, билгесез тарафка юл тоткан. Ул балаларны Казахстанга алып китәчәге турында алдан беркемне дә кисәтмәгән һәм бу хакта да Айгөл соңыннан гына белгән.

– Бөтен дөньяны аякка бастырган идем. Икенче көнне генә шалтыратып, улларым белән берничә секунд сөйләшергә мөмкинлек бирде. Инде бу хәлгә айдан артты, балаларны һаман кайтармый. Бу – суд карарын үтәмәү. Балалар минем белән яшәргә тиеш, ул аларны минем белән килешеп алып китәргә тиеш. Урлап түгел. Шунысы кызганыч, улларымны барып алу өчен мин үзем дә хәзер Казахстанга чыга алмыйм, – ди җырчы.

Ни өчен чыга алмавы – аерым кыйсса. 9нчы июльдә «Болгар кызлары» Төркиягә чыгыш ясарга, анда Татарстанны тәкъдим итәргә тиеш булган. Тик Айгөл Зәйнуллинага соңгы минутларда гына Мәскәү аэропортында самолетка утырырга рөхсәт бирелмәгән. Соңыннан ачыкланган – бактың исә, элеккеге ире суд приставларына гариза язып, Айгөл Зәйнуллинаны чит илгә чыгарттырмауларын сораган икән.

– Болар мин Казахстанга барып, балаларны алмасын өчен эшләнгән әйбер. Аэропортта оялудан җир тишегенә кереп китәргә әзер идем. Бик каты истерика булды, еладым. Мин – законны үти торган кеше. Бурычларым да юк, җинаять тә эшләмәдем. Мине ни сәбәпле чыгармаска хаклары бар? Ахырда төркемебез Төркиядә миннән башка гына чыгыш ясады, бик борчылганнар, биюләрне башыннан ахырына кадәр үзгәртергә туры килгән аларга. Шул рәвешле мин гонорарсыз да калдым, аннан соң бу төркем исеменә дә зур тап төшерә торган әйбер. Киләчәктә бөтенләй чакырмаска мөмкиннәр бит мондый чараларга. Бу тыюны миңа Артур Александрович Бойцов дигән суд приставы куйганлыгы билгеле булды. Шушы кешегә элемтәгә чыктым. Ул миңа берни дә аңлатмады, ирегез гариза язганга тыйдык, дип кенә тора, – дип сөйли Айгөл Зәйнуллина.

Танышлары аша җырчы әлеге тыюны алдырып атарга мөмкинме-юкмы булуын сораштырган, ахыр чиктә ни гаҗәп – чит илгә чыгарга ярамый дигән тыю 6 сәгать эчендә алынып атылган.

– Мин суд приставларының эшчәнлегенә шаккатам. Кешене чит илгә чыгармау белән шулай җиңел уйнап була микәнни соң ул? Башта ярамый диләр, алты сәгатьтән – ярый диләр. Ләкин әле дә бу тыю базаларда бар, кайчан алыныр, анысын белмим. Казахстанга чыгарырлармы, юкмы – белмим. Нәтиҗәдә, мин Мәскәү аэропортында бер тәүлек утырып чыктым. Ике көннән соң гына Казанга кайта алдым, чөнки билетлар юк иде. Бу хәлгә аңлатма бирүләрен сорап, кайту белән Совет районы суд приставларына киттем. «Әгәр дә мин сезгә килеп, элеккеге иремне Русиядән читкә чыгармауларын сорап гариза язсам, моны шунда ук гамәлгә кертәчәксезме?» – дим. «Юк, аны болай гына тыеп булмый инде», – диделәр. Ә бит югыйсә яз көне олы улыбызны иремнең урлап үзендә тотуы турында дәлилләрдәй актлар да, документлар да бар. Аңа тыю куя алмыйлар, ә миңа – алалар. Мин бу хәлгә ачыклык кертәчәкмен, чөнки монда шушы тыюны куйган суд приставы Артур Бойцов белән элеккеге ирем Тимур арасында ниндидер элемтәләр юк микән, дип шикләнәм. Моны тиешле органнар ачыклаячак. Минем бу элемтәләр барлыгыннан шикләнергә хакым да бар: заманында Тимур машинага кредит алган иде, тик аны түләмәде. Коллекторлар җәфалап бетергәннәр иде. Бу бурычларны түләттерү эше һаман да шул пристав Артур Бойцовка йөкләнгән. Нәтиҗәдә, хәзерге вакытта элеккеге ирем приставларның базасында бурычлы кеше булып тормый. Бурычын түләмәде бит ул, ни рәвешле капланган аның кредиты? Мин аның ул акчаларны түләмәвен дәлилли алам. Хәзер исә шушы ук Бойцовны мине читкә чыгармаучы тыюны керткән кеше буларак белдек. Моны яхшылап тикшерергә кирәк. Бу – юкка түгел, – ди Айгөл.

БАЛАЛАР КАЗАХСТАНДА ЯЛ ИТӘ?

Айгөл Зәйнуллина элеккеге ире белән әле дә судлаша. Инде өченче мәртәбә балаларның кемдә яшәргә, кем белән калырга тиешлеген хәл итәләр. Чөнки Тимур Шәрифуллин олы улын үзенә алырга тели икән.

– Моны баланы яраткан өчен эшли дип әйтә алмыйм, чөнки, яратса, ул аларны биш ел буе күрми тора алмас иде. Карагыз безнең илдәге законнарны: минем рөхсәттән башка, балаларны айдан артык башка илдә тота. Ул бит үзе алар янында түгел. Казанда ята. Ә балаларны әниләренә генә илтеп атты. Суд карарын үтәмәгән өчен, җәза – 100 сум штраф булачак. Мин инде кайсы гына инстанциягә бармадым, хәтта миннән туеп беткәннәрдер. Инде ачыктан ачык: «Сиңа бездән ни кирәк соң?» – дигәннәре дә булды. Шуннан соң, аптырагач, Инстаграмда Президентка мөрәҗәгать яздырдым, балаларымны кайтарырга ярдәм итүен сорадым. Ул видеоны күп артистлар үз битләренә куйдылар. Мин мондый хәлне дошманыма да теләмәс идем. Ләкин кызганыч, Татарстанда мондый хәлдә калган хатын-кызлар бик күп. Ярдәм сорап опека органнарына, суд приставларына, полициягә, прокуратурага барабыз. Ә аларның җавабы бер: «Ул бит әти кеше, аның да хокуклары синеке кебек үк». Ә ник соң бу ир 5 ел буе үз хокуклары барлыгын белмәгән, ник миннән рөхсәт сорамый гына балаларны урлап алып киткән, миннән аерым яшәтә – монысын тикшермиләр. Балаларны ничек кайтарырга – белмим дә. Аларны эзләргә теләмиләр. Иң мөһиме – суд карары үтәлми, һәм бу беркемне дә борчымый. Мин үземне тәмугта яшәгән кебек хис итәм, – ди Айгөл Зәйнуллина.

Бу мәсьәләдә икенче якның – Тимур Шәрифуллинның да фикерен белештек. Ул Айгөл сөйләгән әйберләр белән килешмәвен һәм үзен закон бозмавын җиткерде.

– Читкә чыгу буенча федераль закон бар. Аның нигезендә, әгәр дә бала ата-аналарның берсе белән читкә чыга икән, икенче якның ризалык бирүе мәҗбүри түгел. Шуңа күрә мин үземне закон бозучы дип санамыйм. Ә Айгөлне ни өчен чит илгә чыгармауларын сорап суд приставларына мөрәҗәгать итүемә килгәндә… 20нче май көнне суд приставлары ярдәмендә ул минем балаларны миннән алып китте һәм 3 атна буе аларны күрсәтмичә качырып яткырды. Мин Айгөл балаларны чит илгә алып чыгып китәр һәм башка миңа күрсәтмәс, дип курыктым. Шуңа күрә шушындый тыю салуларын сорадым. Кем уйлаган бит аның Төркиягә барачагын! Мин бит аны балалар артыннан китәр дип уйлаган идем. Ул бит «Миңа балалар кирәк», – дип яза интернетта. Ә үзе Төркиягә барырга җыенган икән. Карагыз нинди аңлашылмаучанлык килеп чыга.

Ни өчен сез Казанда, ә балалар Казахстанда? Сез алар белән күрешеп торасызмы?

– Мин улларым белән көн саен шалтыратышып, видео аша да күрешеп торам. Айгөл дә шалтыратып тора, балаларны әниләре белән аралашудан тыйган кеше юк. Ләкин шуңа да карамастан, ул аларны розыскка бирде. Бу эш белән шөгыльләнергә тиешле кешеләр минем яныма килгәннән соң, мин аларга балаларның кайда булуын әйтеп, адресны, хәзерге вакытта аларны карап торучы әниемнең телефоннарын бирдем. Проблема юк.

– Сез балаларыгызны Казанга кайтарачаксызмы? Әллә алар Казахстанда калачакмы?

– Үзләре ничек тели, шулай булачак. Ләкин, Казанга кайтарырмын, дип уйлыйм. Карарбыз. Минем аларны ни өчен Казахстанга алып китүемнең сәбәбе бар. Беренчедән, Айгөл белән икебезнең арасында низаг бара – судлар ярдәмендә балаларның кем белән яшәргә тиешлеген билгелибез. Бу низаг барган вакытта балаларны катнаштыру кирәк түгел, без моны тыныч юл белән икебез хәл итәргә тиеш. Икенче сәбәбе – ел саен балалар җәйге каникулларын минем әти белән әни янында үткәрәләр. Быел да искәрмә була алмый иде. Алар җәй буе әбиләрендә булачак. Мин Айгөл белән аралашып торам. Аңа язган смсларымны суд приставларына да күрсәттем. Ул смсларда мин аңа балалар белән аралашу тәртибен судларсыз, тыныч юл белән генә хәл итәргә сорыйм. Ул риза түгел. Ә мин суд карары белән риза түгел – нишләп әле мин айга 4 мәртәбә генә балаларымны күрергә тиеш ди? Мин алар белән 10 елга якын бергә бит. Айгөл тыныч юл белән сөйләшергә теләми. Шуңа әлегә судлар бара. Нинди карар чыгарачак – күрербез.

– Сез балалар белән 10 елга якын бергә яшәдем, дисез. Ә Айгөл Зәйнуллина 5 ел буе югалып торуыгыз, балаларга берничек тә ярдәм итмәвегезне сөйләде…

– Бу – ялган. Алиментны мин вакытында түлим, балаларга тимераяклар, велосипедлар алдым – чеклары да бар, 130 мең сум киткән. Айгөлнең үзенә дә кулына акча биреп бара идем. Мин беркая да югалмадым, Айгөл мине үзе вакыт-вакыт балалар белән күрештермәде.

P.S. Әлегә бу мәсьәләне хәл итүдә Айгөл Зәйнуллинага Президент Рөстәм Миңнехановтан бернинди дә ярдәм булмаган. 24нче июль көнне Зәйнуллина белән Шәрифуллинның чираттагы суд утырышы булачак. Мәсьәләне күзәтеп барырбыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии