- 22.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Дөнья бу
Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфар хәзрәт «Маяк» журналисты Сергей Асланянны пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в.) мыскыл иткәне, ялган мәгълүматлар белән Ислам динен шик астына куйганы һәм Русиядәге 20 млн мөселманның дини хисләрен хөрмәт итмәгәне өчен, Казан шәһәренең Вахитов районы һәм Мәскәү шәһәре прокуратурасына гариза бирде. Русия дәүләт радиосы «Маяк» журналисты Сергей Асланян турыдан туры эфирда пәйгамбәребезне мәсхәрәләде.
– Әйдәгез, мин сезгә әкият сөйлим. Ул «Маруся» дип атала. Яшәгән, ди, бер кеше. Беркөнне ул йокысыннан уянып китсә, аның каршысында нефть вышкасы тора икән. Бу нефть чыгара башлаган. Баеган. Инде алтын унитазлар туйдыргач, ул халыкка чыгарга теләгән. Чөнки берникадәр акча туплап, теге дөньяга акча алып китә алмаячагын аңлагач, авызына уылдык, компот сыймый башлагач, башка дәрәҗәгә күтәрелергә теләгән. Алга таба нишләп була? Мөхәммәд пәйгамбәр юлы кала. Билгеле, Мөхәммәд дин әһеле түгел, ә эшмәкәр булган. Бик көчле финанслану сәбәпле, ул өскә менәргә теләгән. Ул вакытта халык кырыс холыклы булган. Монда әмирнең кызына өйләнергә мөмкин, ләкин андый тәкъдим өчен утыртып кую ихтималы да бар. Үзеңне аерым җир хуҗасы дип атаган өчен башыңны кисеп атарга да мөмкиннәр. Пычраклыктан – кенәзлеккә күтәрелергә бернинди өмет тә булмаган. Ул Инҗилне мөмкин кадәр күчереп язу, яңа дин булдыру буенча эшли һәм ул дин белән без бүген дә файдаланабыз. Бу – көчле бизнес-проект. Аның җиңеп чыгу бик көчле финанслануга бәйле. Бүген Мөхәммәдне базар сәүдәгәре дип түгел, бик көчле сәясәтче дип беләләр. Вакыт белән ул Ходай кешесенә әверелгән. Ир бик дөрес эшләгән. Җенси яктан сәеррәк булган. Халыкны җәлеп итү өчен: «Сиңа 4 хатын җитәрме?» – дигән. Әйе, әлбәттә. Партия лигитим төзелгән һәм бу уенда бүген дә кешеләр катнаша әле», – дип чыгыш ясый Сергей Асланян 14 май көнне «Маяк» радиосында.
Бу чыгыш Татарстан мөселманнарында каршылык уятты.Кабан арты мәчете һәм Исхак хәзрәт исемендәге мәдәни-мәгърифәт үзәге халкы Асланянны җаваплылыкка тартырга кирәк дигән фикергә килгәннәр. Кабан арты мәчете Сәетҗәгъфар хәзрәт Лотфуллин «Безнең гәҗит»кә белдергәнчә, әлегә алар Казанның Вахитов прокуратурасына гариза язган һәм аның күчерелмәсен Мәскәү шәһәре прокуратурасына юллаган.
– Бу безнең дини хисләребезне мыскыл итә һәм Русия кануннарына каршы килә торган чыгыш, – ди Сәетҗәгъфар хәзрәт. – Бу сүзләр милләт һәм динара каршылык та тудырырга мөмкин. Русия кануннары буенча, Ислам якланырга хаклы. Без дәүләт органнарына да мөрәҗәгать итәбез. Мондый чыгышлар җаваплылыкка тартылырга тиеш. Без рәсми төстә мөселманнардан гафу үтенгән хат көтәбез. Һәм мондый чыгышлар башка кабатланырга тиеш түгел.
Әлеге вакыйгалар илдә дә, дөньяда да аз түгел. Хәзрәт, үзебездәге элекке хаталарны күрмәсәләр, әнә читтәгесенә булса да күз төшерсеннәр, ди. «Даниядә җаһил кешеләр пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) карикатурасын ясап, динара каршылык тудырды, аннан тәртипсезлек башланды. Элекке хаталарны кабатламыйк», – дип мөрәҗәгать итә Сәетҗәгъфар хәзрәт.
Исламга каршы чыгышлар соңгы вакытта еш ишетелә башлады. Исламофобик сүзләр шул рәвешле Аллаһының соңгы пәйгамбәре Мөхәммәд (с.г.в.) шәхесен мәсхәрәләүгә кадәр җитте. Белгечләр фикеренчә, мондый чыгышлар 2010 елда кавказ белән урыслар арасында булган Манежныйдагы зур бәрелешне янә кабатларга мөмкин.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Комментарии