Үзгәртмәгез!

« яшьләре «Болгар» радиосы исеменә каршы» дигән мәкаләне укыгач, язарга булдым. Аны яшьләре түгел, ә бер төркем сәясәтче шура әгъзалары язганлыгы күренеп тора. Аларның үз тарихын белмәве һәм аның бары -монгол яуларыннан соң гына башланып китүенә ышанулары ярылып ята. Хәтта радионың «Болгар» дигән исеме дә бу бер төркем кешенең ачуын китерә. Бөек Болгар чоры тарихын күралмаганлыклары сизелеп тора. Бу сәясәтче шура әгъзалары телиме, юкмы, тарихта Бөек Болгар дигән дәүләт һәм аның Идел буе болгарлары дигән халкы да булган, алар хәзер дә яши.

Арча районының Мари Иле белән чигендә Яңа Болгар дигән авыл бар. Кайсы сугышлардан, эзәрлекләүләрдән соң, белмим, шул урынга кешеләр килеп урнашканнардыр, әмма авыл исемен алар Яңа Татар дип түгел, Яңа Болгар дип кушкан. Сәясәтче-тарихчылар болай дип әйтергә ярата: имеш, татар-монголлар Болгар дәүләтен басып алгач, болгар халкы белән кушылып, ассимиляцияләшеп беткәннәр дә, болгар халкы татарга әйләнгән. Ул вакытта башка аз санлы халыклар: мари, чуаш, ар (хәзерге удмурт), башкортлар качып калды микән? Бу милләт халыклары калган, хәзер дә яши һәм алар бернинди монгол да, татар да түгел. Мин дә үземне татар-монгол нәселеннән дип санамыйм. Бу хатны язучы бер төркем татар яшьләренең шура әгъзалары һәм дөньяның башка 5 илендә яшәүче татар яшьләренең җитәкчеләре (игътибар итегез: яшьләр түгел, ә җитәкчеләре) Болгар иле тарихын гына түгел, болгар дигән сүзне дә күралмый.

Әгәр хәлләреннән килсә, болгар дигән сүзне, исемне тарихтан, кулланылыштан һәм язма әсәрләрдән дә алып ташларлар иде. Яшьләрне дә Болгар тарихын өйрәнмәскә, онытырга, үз тарихларыннан ваз кичәргә, гомумән манкортлыкка өндиләр. Минемчә, эш монда радионың исемендә түгел, ә җисемендә. Әгәр тапшырулары кызыклы, эчтәлекле түгел икән, радионың исемен ничек кенә итеп алыштырсаң да, аны тыңлаучылар аз булачак. Мин радионың «Болгар» дигән исемен үзгәртмәү ягында!

Нурия ГЫЙРФАНОВА.

Яр Чаллы шәһәре.

Үзгәртмәгез! , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии