- 21.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №37 (18 сентябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Эштән кайтып барышлый, урам аркылы чыгар алдыннан, юлым базар кебек кечкенә мәйданчык яныннан үтә. Светофор янында торганда шул базарда сату иткән әбиләргә күзем төште. Кемдер көнбагыш орлыгы сата, кемдер яшелчә, кемдер тагын нәрсә… Ә бер әбекәй югалып калган, уңайсызланган кебек, төрле якка күз сала. Алдында – таушалып беткән китаплар һәм бүлмә гөлләре. Өс-башы пөхтә, чиста… Алдымда яшел ут кабынып, ярты юл узсам да, кире борылып әбекәй янына килдем.
– Нәрсә сатасыз? – дим русчалатып.
– Менә, китаплар… Алар бик яхшы, алыгыз, ун сум гына тора, – ди ул оялчан гына елмаеп.
Китапларга күз салдым. Антон Чехов турында истәлекләр… Достоевскийның тормыш юлы… Китаплар чынлап та игътибарга лаеклы, әмма хәзерге заманда бөек классиклар белән кызыксынучылар аз шул.
– Менә сезгә йөз сум, Чехов турысындагы китапны алам. Сдача кирәкми, – дим.
– Юк-юк!! Сез нәрсә? Күп бит ул! Алайса менә боларны да алыгыз, – дип, кабаланып миңа китаплар бирә башлады әби.
– Аларын башка берәүгә сатарсыз әле, – дип, тиз генә саубуллашып китеп бардым.
Юл аша чыкканда ук, никтер күз яшьләремә тыгылдым. Төссезләнә башлаган зәңгәр күзләрдә горурлык та, өметсезлек тә, аяныч та күрдем кебек…
Әбекәйгә 80-82 яшьләр тирәседер. Китапларына караганда, укытучы, яисә китапханәче булып эшләдеме икән? Пенсиясе күп түгелдер. Ипилек тә акчасы калмагач, чарасызлыктан чыгып басты микәнни юллар чатына? Теләнче булып, хәер сорашырга түгел, өендә ни бар, шуны табып сатарга алып чыккан бу кеше нинди хисләр кичерә икән? Гомер буе намус белән хезмәт итеп, шушы көнгә калганына үкенәдер сыман. Шушындый мул тормышта бер телем икмәккә тилмереп яшәргә калдырган хөкүмәткә үпкәлидер. Олыгайган көнендә ялгызлыкка дучар булганына аянычтыр. Кем белә кеше язмышын?
Юл чатындагы әлеге әби белән очрашу күңелдә тетрәндергеч эз калдырды. Эх, кешеләр, кая барабыз? Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, намус, вөҗдан дигән төшенчәләр бөтенләй юкка чыгып бара түгелме? Ник бер-беребезне күрмибез, ник ятимнәргә, көчсезләргә ярдәм кулыбызны сузмыйбыз, ник ышанычны югалттык, ник битараф калабыз кеше язмышына? Көнчелек-көндәшлек, комсызлык басымчак иткән, туган – туганны, ата – улны, ана – кызны белми торган заманага кереп барабыз түгелме икән? Аллаһы Тәгалә шуның аркасында Җиребезгә төрле афәтләр җибәреп, кисәтә бит барыбызны да!
Шулай ук өметсез түгелдер бит инде безнең киләчәк. Яхшылыкны болай гына, бернинди файдасыз эшләргә омтылучылар юк түгелдер, аз булса да, бар алар. Бар. Искә төшерә башласаң гына, никтер, тиз генә искә килмиләр шул.
…Көн саен иртән метрога утырып эшкә барам. Кайбер көннәрне метродан чыккан чакта матур, моңлы музыка тавышы ишетелә. Игътибарны баштан-аяк кап-карадан киенеп, йөзен ап-ак битлек артына яшергән кеше җәлеп итә. Ныклабрак карамасаң, катыргыдан кисеп ясалган сын диярсең. Ул сын кулына һәрвакыт төрле плакат тоткан була. Плакатларның эчтәлеге бик гади. «Доброе утро!» яки «Есть любовь на свете!» яки «Всем хорошего настроения!» һәм башка шуңа охшаш темалар. Кем уйлап чыгарган әйбер икән? Кем булса да, начар түгел бит! Кәефләр күтәрелеп китә сыман! Әмма менә нәрсә аптырата: яхшылык эшләүдән оялыр чак җиттеме? Яхшылык ни өчен битлек артына кача башлады?
Фәвия САФИУЛЛИНА.
Екатеринбург.
Комментарии