- 21.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №37 (18 сентябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Көннәрнең берендә Теләче районыннан шалтыраттылар. Үзенең исемен редакция өчен генә дип әйтеп таныштырган берәү, Казаклар авылындагы буада балыклар күпләп үлүен сөйләп шаккаттырды һәм аның бу якларда бик мәгълүм бер түрәнең шәхси буасы булуын да ассызыкларга онытмады.
«Без 8нче сентябрьдә балыкка төшкән идек, шунда буа тирәсендәге балыкларны күреп шаккаттык. 9ы көнне дә төштек әле без анда, хәйран балык бар иде», – диде ул.
ЯР БУЕНДА ЙӨРГӘНДӘ
Озак уйлап тормадым, шул авылга чыгып киттем. Сүз арасында әйтим: Теләче һәм Саба якларында зур хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек бер үзенчәлек бар – бу якларда юллар яхшы. Тукай районының трактор да куркырлык начар юллары түгел инде.
Казаклар авылында мине берәү дә каршы алып озатып йөрмәгәч, авылдан читтәрәк урнашкан ул буаны үземә эзләп табарга туры килде. Авыл халкы да бик сөйләшергә яратмый икән бу якларда. Сөйләшсә дә исемен әйтүне кирәк санамый.
– Хәмитнең буасы ул. Аны 49 елга арендага алган икән. Шунда балык үрчетте. Аннары шул балыкларны җыеп саттылар, – диде бер апа. Авыл тирәсендә йөргән бала-чагалар да ул якларга балыкка йөрергә ярамавын белә икән, үзләренә сакчылардан эләккән булган.
– Элек анда бөтен Теләче халкы су керергә йөри иде. Әнә шул кеше арендага алуга хәл үзгәрде. Якын килергә дә ярамады,– диде икенче әңгәмәдәш тәмам аптырашка калдырып.
Гаҗәпләнеп, буа янына киттем. Үлгән балыклар эзлим имеш. Соң нүжәли, хәлләр шулкадәр начар?
Буа буенда ук торган элмә тактага игътибар иттем. Анда, акка кызыл белән, буаның шәхси милек булуы язылган һәм «керү тыела» дип искәртелгән. ТР Конституциясен искә төшереп, элмә тактаның урысча гына түгел, ике телдә дә язылырга тиешлеген күңелдән генә искә алып, юеш ләмле яр буйлап атладым.
Чыннан да, буа яры буенда балык сөякләре аунап ята. Буа суы җибәрелгән… Юлның икенче ягына чыктым. Анда да үле балыклар күренгәли…
УЛ КАЯН БЕЛСЕН?
Ситуациягә ачыклык кертеп бетерү өчен, иң беренче авыл җирлеге башлыгы Ринат Усманов белән сөйләшергә кирәклегенә төшенеп, кабат Казакларга юнәлдем. Ринат абыйны капка төбендә көтеп җиткергән арада (ул район үзәгенә киткән иде) тагын берничә кешенең буадан зарлануын тыңларга туры килде. Авыл халкы буаның шәхси кулларга күчүеннән канәгать түгел, табигать байлыгының шәхси мөлкәткә әйләнергә хакы юк дип саный һәм… үзенең хаклы булуына чын күңелдән ышана.
– Ринат абый, буагызда балык күпләп үлгәннән зарлана халык, сез бу хакта беләсезме?
– Юк, күргәнем дә юк. Менә сез әйткәч, барып карармын әле, нинди хәл икән ул.
– Ул буа 49 елга арендага бирелгән дип ишеттем.
– Юк, ул буа арендага бирелмәде, ә сатылды.
– Сер булмаса, күпмегә?
– 250 мең сумга.
– Кемгә?
– Хуҗасы Самат Галиев дигән кеше. Ул анда балык үрчетеп сатмакчы иде дә, бездәге халыкны беләсез бит.
– Нинди балыклар үрчетте?
– «Толстолобик» белән «Белый амур» дигән карплар.
– Ул балыкларны нишләтеп үтерделәр соң?
– Нишләп үтерсеннәр инде? Ятьмә белән тоттылар, үзем күрдем. Яр буенда сату да оештырылды. Авыл халкына бик арзанга гына саттылар. Үзем дә барып алдым әле мин аннан балык. Килосы 60 сум иде бугай, хәтерләмим дә.
Кыскасы, авыл халкы сөйләве белән авыл җирлеге башлыгы биргән аңлатмаларда чын-чынлап зур аерма сизелә иде.
ЧЫГЫМЛЫ ХЕЗМӘТ
Самат әфәнде Галиев белән очрашуда, иң беренче эш итеп, буага документларны сорадым. Ул яшереп-нитеп тормады, барысының да күчермәләренә кадәр чыгартып, кулыма тоттырды.
– Монда бернинди криминал да юк, сеңелем, – диде ул. – Законлы төстә, аукцион аша сатып алдым. Дөресен генә әйткәндә, бу буаны алуыма бик нык үкенәм. Уйламыйчарак эшләнгән эш булды. Керем турында әйтәсе дә юк, чыгым гына. Үзегез уйлап карагыз: буаны сатып алуга күпме акча тотылды. Аннары читтән сатып алып балыклар җибәрдем шунда. Сакчылар кую да бик ярдәм итмәде, халык балыкны урлап та карады, ничек кенә кумадык, төннәрен шунда утырып чыккан чакларым күп булды. Сакчылар тотуга күпме акча тотылганын саный башласаммы?.. 2010нчы елны алынган буа бит инде бу. 3 ел буе көчкә-көчкә саклап үстергән балыкларны быел сөзеп аласы иттек, – дип сөйли Самат әфәнде.
– Самат абый, шушы буа артыннан йөргәндә ниндидер Хәмит турында да сүз булды. Ул сезгә кем булып чыга?
– Мин ул кешенең кул астында эшлим, ләкин моннан тыш үз эшемне дә булдырасым килде, шул гына.
– Балыкны ничә сумнан саттыгыз?
– Баштарак 50 сумнан саттык. Соңрак инде 60 сумга дип куйдык. Бу бик арзан бәя булган. Әле менә беркөнне генә Арча балык совхозында үскән балыкларның бәясен сорап киттем. Зур булмаган карпларны 140 сум дип тора. Ә «толстолобик»ларның килосын 80 сумга саталар.
– Бу балыкны ничек тоттыгыз соң? Яр буенда үлгән балыклар күрдем.
– Чәчелеп калгандыр инде. Ятьмә белән тоттык башта. Аннары аз-азлап суны җибәрдек. Су бетеп, ләм генә калды. Балыклар үзләре үк өскә йөзеп чыга башлады, чөнки һава җитми иде. Кислород булмаса балык та үлә инде.
– Чәчелеп калырлык булгач бик күп балык тотылгандыр инде анда?
– Ике ярым тонна булды дисәм… Түгәрәкләгәч шул чама инде, ләкин суны җибәрә башлагач, халык капчык-капчык балык урлап ташыды аннан, хәлләр булды. Бәлки, шулардан төшеп калган балык булгандыр.
– Икенче елга да балык бизнесын дәвам итәргә җыенасызмы?
– Сөйләмәгез дә ул хакта. Юк, менә моннан туйдым! Буага да халыкка керергә рөхсәт бирәм, су керсеннәр, теләсә-нишләсеннәр.
– Шулай да, буадагы балыкны, аның ярларын чистартасы иде инде. Алай калдырырга ярамый ләбаса.
– Әйе, гаебемне таныйм. Әйдәгез, иртәгә очрашыйк, буаның ярларын чистартып куярбыз, сүз бирәм.
Без Самат әфәнде белән икенче көнне күрешмәдек. Нибары ике көннән соң гына, Казанга юл тотышлый, шул якларны әйләнеп чыгарга булдым. Баруымның файдасы шул булды: мин килгәндә яр буе ялтырап тора иде инде. Әле алай гына да түгел, әйткәнемчә, киләсе елларда халык анда су да керә алачак. Балыгын да тотар…
***
Кергән-кергән инде, Самат Әкрам улының ниндиерәк кеше булуын ачыклап бетерү максатыннан авыл кешеләреннән дә сораштыру үткәрдем.
– Начар кеше түгел ул, гап-гади бер адәм баласы, – диде кибет янәшәсендә торучы ир.
– Буа аның исемендә икән…
– Шулаймыни? Ну ярар. Эше генә «бестолоковый» оештырылган иде, шуңа күрә ул буа аңа «выгодный» булгандыр дип уйламыйм.
Тагын берничә кеше аның кемлеген бик яхшы белә булып чыкты. Шунысын да әйтим: беркем дә Самат Галиевны начар кеше буларак характерламады. Хәер, бер чагыштыру яңгырады яңгыравын… Аны да комплимент итеп язсам гына.
– Үзе дә балык кебек шома ул, – диде бер апа.
Халык уйлаганча, табигать байлыгын шәхси кулларга бирергә ярамауга килгәндә… Бәлки, шулай дөрестер. Табигать кануннары буенча шулай булырга тиештер дә. Аллаһы Тәгалә бу байлыкны халык өчен яраткан. Тик законнарның кайчан халык өчен чыгарылганын күргәнегез бар?! Шәхси кулларга күчкән тыюлык зоналары хакында да телевизордан берничә тапшыру булган иде… Шуңа күрә бу буаның да шәхси мөлкәткә әйләнүе – бу заман өчен табигый хәл!
Фәридә ЗАРИПОВА.
Казан-Теләче-Казан

Комментарии