Бушлай бирәм!

Бушлай бирәм!

Илһам исемле бер дустым бар. Җыен юк-бар, вак-төяк җыярга ярата. Нәрсә генә юк аның өендә. Кирәк булса да җыя, кирәкмәсә дә өенә ташый. Плюшкин дисәң, Плюшкин түгел инде. Ник дисәң, аннан да юмарт кеше җир йөзендә юк. Бурычка биреп тора алмыйсыңмы, дип янына килсәң: «Күпме кирәк?» – дип сорый, күпме әйтәсең, шуның хәтле бирә. Аш-су остасы булып эшли. Ул эшләгән ресторанга керсәң, түгәрәк кенә бәягә бушлай ашатып, сыйлап та чыгара. Аралашырга да яхшы кеше. Тик менә шул җыен чүп-чар җыюы гына ачуны китерә кайчак.

Берсендә шкафтан бер капчык чыгарды бу – бугазына хәтле зажигалкалар белән тутырган шуны. Исем-акылым китте. Кеше сыярлык зур кәчтрүлләр тимер муенсалар, чылбыр, чыбык-чабык белән «мөлдерәмә» тулы.

– Нәрсәгә соң болар сиңа? – дип кызыксынам.

– Кирәге чыга аның!

– Бер капчык зажигалканыңмы?! Ахырзаманга әзерләнәсең? Көнгә берне яндырсаң да, 50 елга җитәчәк.

– Юк ла инде, анысын болай гына җыям, кызык өчен.

Берзаман үлә-бетә эш кораллары җыя башлаган бу. Яшәгән җирендә зал тулы җитмеш төрле чүкеч, пычкы, боргыч, лобзик, дрель, перфоратор, болгарка. Кайсы гына шкафны ачма, дөмбердәп эш кораллары ишелеп төшә: ниндидер бору, ямау, тыгу, кисү җиһазлары. Шкаф эчендә дә шул, өстендә дә, артында да, тумбочкларда да, тагарак эчендә дә, тартма, ләгән, өстәл асты – барысы тулы тимер-томыр. Арада электр белән эшли торганы да бар, шул ук коралның кул белән бора торганы да. Берсендә сорыйм:

– Электр белән эшли торганы булгач, кул белән эшли торганы ни пычагыма кирәк инде сиңа?

– Бушка бит, – ди.

– Ничек инде бушка?

– «Отдам даром»да килеп чыга шулай…

***

Менә шунда беренче тапкыр таныштым мин ул «Отдам даром» белән. Моңа кадәр бушлай сыр тычкан тәбесендә генә була кебек тоела иде. Коммунизм билгеләре әле дә сакланган, димәк.

Иҗтимагый челтәрләрдә «Бушлай бирәм» сәхифәсе иң популярлардан санала. Анда нәрсә генә юк: көнкүреш җиһазлары, гөлләр, балалар киеме. Киемнәрнең дә төрлесе: оекбаштан башлап, эчке киемнәренә хәтле саталар. Дөресрәге, сатмыйлар, ә бушка бирәләр. Иң төп кагыйдәләрнең берсе шул: тәкъдим иткән әйберең өчен йә бер тиен дә алмыйсың, йә икенче бер товарга алыштырасың. Асылда, башка бер товар дигәне ул тәм-томнар, азык-төлек.

Нинди шәп төркем! Таныш-белешләргә канатлана-канатлана сөйләгән булам. Алар миңа сәерсенеп карап торалар: «Син кайсы планетадан кайчанрак төштең соң?»

– Җүнле әйбер юк анда, – дип йөзен сытты Рәнис исемлесе. – Кешедән калган җыен калдык-постык…

– Алай димә! Илһам әнә шул «Отдам даром»нан алган әйберләр белән ярты өен тутырды… (Рәнис тә Илһамны яхшы белә. Ул безнең уртак дус.) Без синең белән ни кирәксә дә акчага сатып алабыз, ә ул әнә кичә генә бушлай ике кәнәфи алып кайтып куйган. Барып күрдем, берничә урында ертылганын һәм тап эзләрен санамаганда, менә дигәннәр!

– Бушка алып, аннары сатып акча эшләп йөрмиме икән соң ул?!

Көлешеп алдык Рәнис белән. Ә чынлыкта, җитди уйланырга да нигез бар иде. Бар микән шулай бушка алып кабат акчага сатучылар? Хәйләкәрләр белән дөньясы тулган бит.

***

«Отдам даром»ның Чаллыдагы төркеме әле өч ел элек кенә барлыкка килгән икән. «Төркемебез 2014нче елдан бирле эшләп килә, – дип сөйли администраторы Кристина Лебедева. – Безнең хәзерге вакытта 36 700 «подписчик» бар…»

Моннан тыш «Отдам даром» исеме астында тагын берничә төркем эшләп килә. Иң саллысында «язылучылар» саны – 47 меңгә якын. Чаллыда якынча 500 мең кеше яшәвен истә тотсак, әлеге саннар әз түгел. Бушлайга кызыгучылар саны ник арта? Төрлечә фаразларга була: икътисади кризис, тормыш алып бару авырлаша һәм башкалар. «Язылучы»лар арасында, коммуналь хезмәтләр өчен, ипотеканы түләгәннән соң, ашарга да акча калмый, дип зарланучылар бар.

– Шәһәрдәге яшәү дәрәҗәсенең начараюы безнең төркемдә ачыктан-ачык күренә, – ди Кристина Лебедева. – Елдан-ел яшәү шартлары авырлаша. Ике ел элек төркемдә белдерү бирүчеләр әз иде, аның каравы, бөтен кеше дә артык әйберләрен бушлай биреп җибәрде. Ә хәзер һәр кеше үз товары өчен тиңдәш бәядәге башка бер товар сорый…

Тиңдәш бәя сорагач, бушлай дип аталамы соң инде ул? Сабыр итик, бушлай бирүчеләр дә бар. Шулай да күпчелек халык хәзер өендә артык яткан әйберләрен ниндидер товарга, асылда, азык-төлеккә, әйтик, фәлән сортлы он, фәлән кило печенье, йомырка, ит һәм башкаларга алыштыра. Һәр төркемнең үз кагыйдәләре бар. Кайберләрендә кем нәрсә тели, шуны урнаштыра, товар тәкъдим итүче чынлыкта бармы ул, юкмы – тикшереп тормаска да мөмкиннәр. Ә кайсыбер администраторлар сайтка куелган барлык товарны да, шул исәптән, товар иясенең социаль челтәрдәге шәхси битен дә җентекләп тикшерәләр. Һәрбер кешегә билгеле бер кагыйдәләрне үтәү бурычы куела. Нәрсә өчен? Мисал өчен, арада «ялган кешеләр»ләр (фейк) юкмы – шуны карыйлар. Тәкъдим ителгән товарларның фотолары булу мәҗбүри – һәм башка шуның ише гап-гади таләпләр.

– Без кулланышта булган, әмма көнкүреш өчен әле дә яраклы җиһазларга яңа тормыш биреп кенә калмыйбыз, ә әлеге товарларның мохтаҗ кешегә барып җитүен дә контрольдә тотабыз, – дип сөйли төркем администраторы…

***

Яхшылык булган җирдә аның капма-каршысы – явызлыгы да янәшә йөри, дигән бер акыллысы. Изге, яхшы күңелле кешеләрнең беркатлылыгыннан файдаланып, мәкер белән эш йөртүчеләр дә соңгы арада бик ешаеп киткән. Алар арасында төрлеләре бар. Иң киң таралганы: «товар – бушка, китереп бирү – түләүле» схемасы. Әйтик, иске диваннарын саталар. Шикләнергә урын юк кебек. Диваны да кулланырга яраклы күренә. Өр-яңалары 30 мең сумга кадәр бәяләнә. Мондый чакта акчасыз кеше түгел, ә акчалысы да кызыгырлык. «Диван минеке», – дип, хуҗасына хат язып җибәреп, «булды, Аллаһка шөкер, диванлы булдым», дип, күңелдә бии-көлә башлаган мизгелдә генә диванны барып алырга кирәклеге ачыклана. Каян барып алырга? Җәһәннәм тишегеннән! Ниндидер район үзәге, бистә, хәтта Мәскәү, Петербургка кадәр үк барырга туры килмәгәе! Әмма товар тәкъдим итүчеләр шундук синең «хәлеңә керәләр» – арзанга гына китереп бирү мөмкинлеге тәкъдим ителә. Мисал өчен, 1000-1500 сумга гына. Тик акчаны алдан түләү шарты белән. Шулай итеп, билгесез бер хисап-исәбәтләргә акча күчерелә, ә диван каядыр ярты юлда машина арбасыннан «төшеп кала»…

Төркемдә теркәлүчеләр, билгеле ки, болар хакында бик яхшы беләләр. Шулай кырыкалдарларның тозагына килеп кабучылар да бар икән.

Икенче бер төркем алдакчылар – «Отдам даром» төркеме аша интернет челтәрендәге үз шәхси сәхифәләренең рейтингын арттыручылар. Бу төркем алдакчыларга нигездә 18 яше тулмаган яшьләр, яшүсмерләр керә. Боларның мәкерле уйлары юк, бар булган максатлары – ниндидер «уен»да җиңү: виртуаль дуслар санын арттыру, рейтинг күтәрү. «Мондый «шаян» яшүсмерләрне без шулай ук «бан төркеме»нә кертеп «ябабыз», – дип аңлата администратор.

Өченче төр алдакчылар чагыштырмача иң акыллыларыдыр, мөгаен. Болар – алыпсатарлар! Акыллылар, чөнки аларны канун бозуда гаепләп булмый. «Үзләре теләп бушка бирәләр. Беркемне дә мәҗбүр итүче юк», – дип аклана алалар. Ә бер иядән башка кеше кулына күчкәннән соң, ул товар белән алга таба ни кылачаклар – анда инде беркемнең бернинди дә эше булырга тиеш түгел. Бер тартма бананга диван-мазар «сатып» алалар, соңыннан әлеге диван «Авито» ише игъланнар сайтында яисә интернет кибетләрдә яңадан түгәрәк кенә бәягә пәйда була.

«Отдам даром» төркемнәренең берсендә шундый чик куелган: аерым бер төр кием-салымны гомуми бәясе 200-300 сумнан артмаган азык-төлеккә алыштырырга була. Көнкүреш җиһазлар өчен чик – 400-600 сум. Шулай итеп, акыллы бер төркем эшкуар «алыпсатарлар», 500 сумга кәнәфи алып, аны 2-3 меңгә сатып, 1500-2500 сумлык керем эшли ала, дигән сүз.

Төркем идарәчеләре өчен нәкъ менә соңгы төр алдакчыларның койрыкларыннан тоту авыррак. «Чөнки кеше чынлап та мохтаҗлык кичерәме, әллә шундый хәйләкәр юл белән акча эшлиме – моны күп очракта аеру шактый кыен эш», – ди «Отдам даром» администраторлары.

***

Менә Рәнис белән без дә «Отдам даром» сәхифәсендә товар «иләп» утырабыз.

– Таптыңмы үзеңә кирәкле әйбер?

– Монда бала чүпрәкләре бар. Кирәк түгелме? Йомшак уенчыклар… Син ярата торган, – дип шаяра һаман Рәнис. – Бизәнү әйберләре… Ыштаннар ниндидер. Җылы ыштан, юка ыштан… Иске дрель…

– Яз, яз, дрель хуҗасына яз! Илһамга булыр, ул бит эш кораллары җыя.

– Нәрсә дип языйм?

– Миңа бирегез, миңа дрель бик кирәк, диген.

Рәнис язды. Өлгермәдек: «Гафу итегез, сезгә кадәр язып җитештеләр», – диделәр.

– Оһо, кара нинди шәп диван! Өр-яңа, әле яңа куйдылар. Бер тартма кәнфиткә алыштыра!

Рәнис, ашыга-ашыга, диван хуҗасына тагын хат язып җибәрде. Җавап: «Гафу итегез, сезгә кадәр өлгерделәр… «Тагын берничә тапкыр шушы ук хәл кабатланганнан соң, Рәнис миңа карап-карап торды да:

– Аңладым мин моның хикмәтен, – диде, эшлекле кыяфәт чыгарып.

– Нәрсә аңладың?

– Безнең ишеләргә монда бала чүпрәге белән берәрсенең иске ыштаныннан кала бүтән берни дә тәтеми.

– Ник алай? Илһам кәнәфиләргә кадәр алып кайтып куйды бит!

– Аның өчен Илһам кебек булырга…

– Шулай шул…

Тагын берничә товарга дәгъва кылып карадык әле без. Бераздан «шалт» – «ут»ыбызны өзделәр. Администратор «кара исемлек»кә тыгып куйды. Артык активлык күрсәттек булса кирәк – яратмадылар.

Шулай да төшенкелеккә бирелергә ашыкмадык. Ник дисәң, администраторның әңгәмә вакытындагы сүзләрен яхшы хәтерлибез. Ел ахырында, Аллаһ кушып, «кара исемлек»тән чыгарачаклар. Менә шунда, бәлкем, бушлай диванлы да булып куярбыз. Бер елдан «тоткынлыктан» азат итүләре дә иҗтимагый мәгънәгә ия: шул рәвешле администраторлар «тормышны» өр-яңадан башларга мөмкинлек бирә. Аңлыйлар халыкның мөшкел хәлен. Беркем дә рәхәтлектән «урындыгымны бер литр сөткә алыштырам» дип белдерү биреп утырмый. Мәҗбүр булганга шулай язалар. Яшәүләре авыр булганга. Тәкъдим итүчеләре дә, алучылары да…

Райнур ӘГЪЛӘМЕТДИНОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии