АГУЛЫ КОНКУРЕНЦИЯ?

АГУЛЫ КОНКУРЕНЦИЯ?

районының «Җиденче чакырым» кафесында агуланучыларның саны 55кә җитте. Элек алар 52 дип хәбәр ителгән иде. Искәртәбез, бу соңгы 1 ай эчендә икенче очрак… Кафе 14нче июльдән 90 көнгә ябылды. Күмәк төстә агулануның сәбәбе – ризык әзерләү технологиясен бозу, хезмәткәрләрнең дүртесендә сальмонелла ДНКсы табылды, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе. Хәзерге вакытта кафеның директорына һәм хезмәткәрләренә карата 6 административ эш кузгатылган.

Авыруларның күбесе әле дә больницада, кайберәүләр поликлиникага йөреп дәвалана. Шушы хәлләрне үз күзләребез белән күрер өчен без дә юлга чыктык.

КОДАГЫЙ КАЗЫ

Җирдә акча идарә итә. Моны көннән-көн ныграк аңлыйсың. Теплоход белән булган хәлләрдә дә шул комсызлык галәмәте гаепле, менә хәзер дә акча өчен «көрәш» булырга охшаган… Бәлки, ялгышамдыр да! Кукмарадагы «Җиденче чакрым» кафесында дистәләгән кеше агуланды һәм бу беренче генә очрак түгел. Шул даими кабатланып торучы вакыйга булуы белән үк бу хәлләр зур шик тудыра да. Хәер, барысын да башыннан сөйлик әле.

Быел 17 июньдә «Җиденче чакрым» кафесында булган туйдан соң, 30га якын кеше агуланып, больница юлларын таптарга мәҗбүр булды. Баш әйләнү, косасы килү, кан басымы, температура күтәрелү… Бөтен матбугат чараларында шау-шу купты, интернетта әлеге кафе җитәкчелеген каргаган, сүккән комментарийлар арта торды. «Безнең республикада хәзер пешерә дә белмиләр инде», «судка биреп, йөзәр мең компенсация түләтегез», «кафе хуҗасының малае прокуратурада эшли, ул барыбер җавапка тартылмаячак» кебек җөмләләр дә очратырга мөмкин иде алар арасында.

Кешеләрнең ничек һәм нәрсәдән агулануын белми торып, төрле матбугат чарасы төрлечә фараз кылды. Без исә, газетабызда, әлеге агулану очрагы турында яңалык җиткерү белән генә чикләндек. Тикшерү эшләре барган чакта, төгәл генә берни дә билгеле түгел иде. Ә ниндидер фаразларга гына таянып мәгълүмат тарату безнең йөзгә кызыллык китерә. Шуңа күрә, бераз көтәргә туры килде. Көткән арада агуланган кешеләрнең кайберләре белән очрашып, вакыйгаларның төбенә төшәргә тырыштык. Нәрсәдән агуланган соң алар?

17 июньдә уздырылган туйда Арча районыннан Галимуллиннар гаиләсе дә булган. Ир белән хатын икесе дә зыян күрүчеләр рәтендә. Лилия Галимуллинаны без эш урынында, Арча районының бер авылындагы питомникта эзләп таптык.

– Туйдан соң икенче көнне икебезгә дә эшкә барасы иде. Анда күңелем болганып, хәлем китеп йөрдем дә, температурам да күтәрелүен тойгач, өйгә кайттым. Кайтсам, ирем дә авырып ята. Кәләшнең әти-әнисе алып килгән каздан агулангансыз, диделәр. Үзебездән чыгып әйтә алам: бу берничек тә каздан була алмый. Ирем беренче тәнәфескә чыккач ук кайтып китте, чөнки эшенә барасы булды. Ул чакта казны чыгармаганнар да иде. Мин аны балыктан, дип уйладым. Чөнки без салкын закускалар арасыннан шул балыкны ашадык бугай. Ирем Казандагы инфекцион больницада ятып кайтты, ә мин Сабада, –дип сөйләде Лилия. Ахырдан көлеп җибәрде. – Бик кыйммәткә төште әле бу туй безгә. Туйга бүләксез барып булмый – монысы бер. Агуланып 3 мең сумлык дарулар гына алдык. Әле сәламәтлегебез дә какшап торды. И, малай, күрәчәгең булса…

Калганнар Лилия сөйләгәннәрне кабатлап әйткәнгә, аларын телгә алып тормыйм. Шуны гына әйтим, алар арасында Шәмәрдән, Кукмара кешеләре дә бар иде. Аннары шул кодагый казыннан гаеп эзләүләренә дә бераз эч пошты. Нәрсә булса да килен кеше җавап тота шул инде, җәмәгать, бар җирдә дә гаепне башта хатын-кыздан эзлиләр!

Шушы вакыйгадан соң туй өстәлендә булган бар азык-төлек анализга алына һәм агулануның төп сәбәбе итеп, кафеда ризык әзерләү технологиясенең бозылуы әйтелә. Булган җитешсезлекләрне бетерү өчен, кафены бер айга ябып та куялар.

«КҮП АШАП АГУЛАНДЫК»

Инде менә бер ай үтмәс борын, тагын шундый очрак. Бу юлы кемнәрнедер эзләп йөрисе дә булмады, редакциягә берьюлы берничә кеше шалтыратты.

– Без агуланып больницада ятарга мәҗбүр, ә кафе хуҗасы безне: «Күп ашаганга авырталар», –дип, газеталарга интервью биреп йөри икән. Ичмасам, шулай димәсә ачуыбыз да килмәс иде, ләкин үзе шулай дигәч… Никадәр туйда йөреп ач карын белән кайткан юк иде әле. Берьюлы егермеләп кеше шулкадәр тутырып ашагандыр да, шуннан хәлебез киткәндер инде, алайса! Әйтегез әле, күп ашаудан барлыкка килә мәллә ул сальмонеллез?

Инде Кукмарага килгәч, исемнәрен күрсәтмичә генә язуымны үтенеп, 10 июль вакыйгаларын бәйнә-бәйнә сөйләделәр миңа.

Кукмарадагы данлыклы композитор Илгиз Зариповның 50 яшьлек юбилее булган икән ул көнне. Җыен җырчылар, район һәм республика күләмендә танылган сәнгать эшлеклеләре – барысы 100 кеше җыелган затлы ахыр чиктә шундый ямьсез тәмамланыр дип берәү дә уйламагандыр. Бу юбилейга кадәр үк ике көн рәттән туй, банкетлар да уздырганнар икән биредә. Анда да агуланучылар булган. Шушы хәлләрне сөйләүчеләр өстәлнең бик мул һәм искиткеч тәмле ризыклардан гына торуын да искәртте. «Андый табын күргән юк иде», –диде алар беравыздан.

– Элеккегесендә кодагыйның казы гаепле булып калган иде бит инде, ишеткәнсездер, сеңлем. Менә монысында каз юк, тик организмнары «слабый» кешеләр бу туйда чиктән тыш күп булып чыккан, имеш. Җитмәсә, шул организмы белән күбенгәнче ашаганнар да икән. Бу без шундый инде. Вәт шуңа ачуыбыз килә.

– Композиторның сеңлесе бик каты авырта икән. Ул да шулай ашаганмы?! Кафеның хуҗасы безнең янга килеп: «Менә сез терелеп чыккач, шашлыклар ясатам, ике тартма аракы куям», – дип яныбызда йөрде. Мин ул юбилейда бер тамчы да аракы эчмәдем үзем, алкаш түгел лә!

– Нәрсәдән икәнен дә белмибез. Берәр нәрсә сипмәделәр микән безгә?! Конкуренция көчле бит хәзер. Иманым камил, шул акча белән бәйле эш бу.

Бәйрәмдә Вадим Захаров, Шамкай да булганлыгын белгәч, беренчесенең хәлен белешергә булдым.

– Рәхәтләнеп ашадым, берни дә булмады, – диде Вадим. – Берничә кешенең агулануын ишетеп, Шамкайга да шалтыраткан идем, ул да шәп кәефле. Яшибез әле, борчылма! Бик матур утырдык. Үз туемны да шул кафеда бик күңелле, яхшы итеп уздырган идем, анда да андый матавыклар булмады. Шуңа күрә, кафеның җитәкчесенә дә бер дәгъва белдерерлек сәбәбем юк. Менә, кызым тугач, бәби тәпиен дә шунда гына «юарбыз», мөгаен. Ә бу агуланулар, дигәннән… Юктан гына түгел бу, үзең дә аңлыйсыңдыр.

ИДЕАЛЬ ЧИСТАЛЫК

Юбилей хуҗасының да бу хәлләргә карата мөнәсәбәтен белешәсе иттем. Ни генә булмасын, аның истәлекле көнен харап итә язганнар.

– Минем туган көндә күп кеше агуланмады бит. Алдагы ике көндә туйлар булган, менә шундагылар күп булган, диләр. Арада «слабый» организмнар була бит инде, бәлки, күп ашау ярамагандыр?! Кафе хуҗасы үзе дә шунда кунакта иде, ул минем дустым.

– Акчагызны кире кайтару буенча хәбәр юкмы?

– Ул хакта сөйләшкән юк әле. Көне буе басуда печән әзерләп йөрим. Алар белән мәңге тавышланышып йөрмәячәкмен. Кафеда идеаль чисталык анда, тел-теш тидерерлек түгел!

– Барыбер дә туган көнегез идеаль булмаган бит әле.

– Туган көннәр алда. Минем ике чишмәм бар. 24 июль көнне зур концерт ясыйм чишмәдә. Башкаладан да җырчылар киләчәк. Аннары Казанда, Чаллыда да концертлар ясыйбыз. Вакытың булса, син дә кил, туган көнемдә кунак булырсың!

ГЕРМАНИЯДӘН КИЛГӘН ТАЯКЧЫК

«Җиденче чакрым» кафесы хуҗасын Кукмарада туры китереп булмады. Шуңа күрә телефон номерын көчкә ачыклап, аның белән шулай гына элемтәгә керәсе иттек.

Мансур абый Гыйльметдинов бәйләнүле сорауларыма җавап биреп тормыйча ераккарак юлласа да, бер сүз әйтә алмас идем, дөресен генә әйткәндә. Аңа да җиңел түгелдер. Ул бит махсус үз бизнесына аяк чалып, кеше агулап утырмый.

– Сеңлем, кызганыч, бүген Кукмарада түгелмен шул. Булсам, бөтен документлары белән барысын да күрсәтер идем. Үзем дә бу хәлгә бик аптырыйм. Зыян күрүчеләрнең барысыннан да шәхсән гафу үтендем. Алар терелгәч, барысын бергә җыеп шашлык ясап, бәйрәм уздырмакчы булам. Башымны ташка бәрсәм дә, юк инде хәзер, эш узган анысы, сәбәбен дә беләчәкбез! Мин үзем кешедән көнләшмим. Бәлки, мине дошман күрүче, көнләшүче кешеләр бардыр. Зыянны миңа салсыннар, нигә бер гаепсез кешегә тияргә? Нигә шулкадәр кеше минем аркада зыян күрергә тиеш?! Әзрәк ул кешеләр дә уйлансын иде инде. Әле ярый, -китем булмады. Инде кешеләрнең нәрсә белән агулануын ачыклаттым. Сальмонеллезның да безнең якларда бөтенләй булмаган, Германиядә табылган төре икән ул. Ничек килеп кергәндер ул бу кафега, менә монысын әле тикшерәләр. Шик астындагы кешеләр бар, билгеле, ләкин әлегә аларның гаебе расланмый торып, исемнәрне атамаячакмын. Кешене нахакка рәнҗетүдән куркам, Аллам сакласын.

– Сез арзан бәядән 5 тонна балык сатып алгансыз һәм кеше шуннан агулана икән, дигән сүзләр йөри. Бу хакта нәрсә әйтә аласыз?

– Юк, берничек тә алай була алмый! Беренчедән, ул кадәр балык миңа 10 елга җитәр иде. 10 еллык итеп беркем дә балык алмыйдыр инде, булмаганны?! Икенчедән, аның кадәр балыкны саклар өчен, күпме урын кирәк, беләсезме?! Хәзерге вакытта100 кгбалыгым бар һәм алар тикшерү узган инде. Иттән, балыктан шикләнер идем, мин бар әйберне дә тикшереп кенә алам бит. 10-15 сумга кыйммәтрәк булса – була, ләкин тавыкны да, сыер итләрен дә бары тик хәләлне генә алам, сеңлем.

– Теге очрактан соң кафены бер айга япканнар иде. Тик әле ул ябылганга бер ай узмады да, инде икенче очрак.

– Әйе, яптылар аны. Агулану сәбәпләре ачыкланганчы һәм алар бетерелгәнче, эшләмәскә кушылды. Беренче агулану очрагыннан соң цех урынын да үзгәрттек, идеаль чисталык бездә. Сапэпидстанциядән дә килделәр, алар да мондый чисталыкта шундый хәл булуына аптырый. Агулану куркынычы булмавы ачыклангач, безгә эшләргә, яңадан ачылырга, дигән рөхсәт бирелде. Бу вакыйгада миңа да җиңел түгел, мин бит күпме кеше гомере өчен җавап тотам, аңлыйсыздыр?! Менә тиздән барысы да ачыклангач, сезгә үзем үк, һичшиксез, хәбәр итәчәкмен.

Кешенең ихласлыгын, хис-кичерешләрен аның тавышы, интонациясе, идеаль җөмлә төзелешеннән дә ачыклап була. Бу очракта ул ихлас иде. Кафеда булдым. Ул бүген эшләми. Үз кафесында күрәләтә кеше үтереп ятарга хуҗа кеше дә җүләрләрдән түгел инде, бер уйласаң. Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең («») Кукмара төбәге буенча бүлек җитәкчесе Ринат Сабирҗанов та бу хәлне «аңлатып булмастай вакыйга» һәм «парадокс» дип атый бит. Зыян күргән халык та кафе хуҗасының гаепсез икәнен аңлый кебек. Берничә кеше генә «Вечерняя Казань» газетасына сылтама биреп, шул газетада «күп ашаудан шулай авырталар», дип яздыруы өчен хурланды. Шул газетаны эзләп таптым. Тик анда кафе хуҗасы түгел, ә хезмәткәрләренең берсе шулай дип белдерде, диелгән. Шуңа күрә, үзегез күрми һәм белми торып кешегә гаеп ташларга ашыкмасагыз иде. Бәлки, башка матбугат чарасында әйткәндер дә, ләкин анысын да укымый, күрми, тыңламый торып, итәргә алынырга мөмкинме соң? Белмим, башкалар ничектер, ләкин мин Мансур Гыйльметдиновның бар аяк чалулардан өстен булып җиңеп чыгуын һәм «Җиденче чакрым» кафесының чәчәк атуын һәм зыян күрүчеләрнең савыгып, бу күңелсезлекләрнең яман төш кенә булып калуын телим.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Кукмара-Казан.

АГУЛЫ КОНКУРЕНЦИЯ? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии