Әҗәл даруы

Әҗәл даруы

1961нче ел. Дәүләт җитәкчесе Никита Хрущевның ит, сөт җитештерү буенча Американы куып җитеп, узып китү турында хыялланып, авыл хуҗалыгын күтәрү өчен янып-көеп, МТСларны бетереп, андагы техниканы зур кредитларга күмәк хуҗалыкларга сату чоры булып тарихка кереп калды. Гомер бакый «таякка» эшләп йөргән колхозчыларга нәкъ менә шул чорда акчалата түли башладылар. Үз гомерләрендә эшләп, кесәләрендә бер тиен акча күрмәгән колхозчылар шок хәлендә иде. Сугыш бетүгә – 15 ел, кешеләр, ниһаять, туйганчы ипи ашый башладылар. Кесәләренә акча да керә башлагач, ир-ат халкы кибет тирәсендә еш чуалырга тотынды. Кибеттә ашамлыклар, кием-салым тулып ятмаса да, аракыдан киштәләр сыгылып торды.

Тәүлекнең кайсы вакыты булса да, акчасы булган һәр кешегә, яшенә дә карап тормый, 100 граммлап та салып бирәләр иде. Минзәлә аракы заводы гөрләп эшләп тора. Спирт дәүләткә 44 тиенгә төшә, ә аракыны 5 сумнан саталар иде. Кеше башына күпме аракы туры килгәндер, төгәл генә әйтә алмыйм, әмма илебезнең кораллы көчләре саткан акчага гына яши дияләр иде.

Минем Казан шәһәрендә төзүче-мастер һөнәрен үзләштереп, күмәк хуҗалыкка кайтып эшли башлаган вакыт. Хуҗалык рәисе Фәрхетдинов Мозафар, мине күмәк хуҗалыкның төзүче мастеры һәм завхоз вазифаларын башкаручы итеп, 45 сум хезмәт хакы белән эшкә билгеләде.

Күмәк хуҗалыкның тавык та чүпләп бетергесез кирәк-яраклары, төзелеш өчен материаллар эзләп, күп вакытым командировкаларда уза иде.

Җәйге көннәрнең берсендә, механик булып эшләүче Рөстәм Галиев белән бер машинада Минзәләгә киттек. Юл начар булганга, олы юлга Олы Ашпала аша чыга идек.

Кайсы акыллы җитәкченең башына килгәндер, бездән 8 чакрым ераклыкта урнашкан, басулары да чиктәш булмаган шул авылны безнең Вахитов хуҗалыгына кушып куйдылар. Ул авылны икегә бүлеп елга ага. Авылның, урманга терәлеп торучы югары урамында, манарасы киселгән мәчете бар. Ул мәчеттә көндез балалар укый, кичен мәктәп клубка әйләнә. Бу урамда татарлар яши. Инешнең икенче ягы үзәнлек, буа янәшәсендә агачтан төзелгән, инде тәреләре алынып ташланган, хәзер ашлык саклау склады булып хезмәт итүче чиркәве белән урыслар гомер кичерә.

Татар урамы үзәгендә кибет, анда кереп чыгарга уйладык. Механик кичтән бераз салып та алган иде, баш «төзәтергә» кирәк. Бер ярты алдык та, кибет янында яшәүче әбиләргә кердек. Безне колач җәеп каршы алмаса да, караңгы чырай да күрсәтмәде: суганын, ипиен, стаканын өстәлгә куйды. Башындагы ак яулыгын рәтләде дә:

– И балалар, сез бит мөселманнар, ник шулай эчәсез соң? Ул шайтан суын даруы дисәләр дә, бабайларыгыз эчмәс иде, – диде һәм үз башыннан үткән бер кыйссаны сөйләде.

– Кинәт әти авырый башлады, – дип сүзен башлады ул. –Уйлаштык та, ат җигеп, әтине Теләнче тамак хастаханәсенә алып барырга булдык. Ул вакытта анда тирә-якка даны таралган бик яхшы табиб эшли иде. Безнең әтине дә кабул итте. Куркырлык бер нәрсә дә юк, бераз үпкәсе ялкынсынган. Бер стакан аракы эчерегез дә, юрганга төреп яткызыгыз, авыруы чыгып бетәр дип, безне озатып калды. Ул чорда хәзерге кебек, чат саен аракы сатмыйлар иде, табуы да авыр хәмерне.

Юл уңаенда урнашкан Хуҗиәхмәт авылы кибетенә кереп, аракы алып чыктык. Өйгә кайткач, табиб кушканча эшләргә җыендык. Әти исә башта әнине дәште дә: «Гөнаһлы булмабызмы икән, бу гамәл турында башта хәзрәттән сорап карарга кирәк», – диде. Мулланың әллә кәефсез чагы була, әллә үзе шундый кеше булганмы, әнине сүгеп кайтарып җибәрә бу. Әни үксеп елап кайтып керде дә, әтигә мулланың сүзләрен җиткерде. Әти бер авыр сулады да: «Ярый, Ходайның язганы шулдыр инде. Хәзрәт фатиха бирмәгәч, кабарга ярамас», – дип, әнигә аракыны чыгарып ташларга кушты.

Әни алъяпкычның бер чите белән генә шешәне тотып, бәрәңге бакчасына алып чыгып күмде.

Шул ятуыннан әти тормады. Атна-ун көн авырып ятканнан соң бакыйлыкка күчте. Әҗәлгә дару булса да, әти аракыны авызына алмады, дип сүзен төгәлләде әби.

Ул вакытта миңа 23 яшь иде. Карчыкның сүзе бер колактан кергән, икенчесеннән чыккан гына. Хәзер уйлап утырам да, күпме яшь гомерләр әрәм булган, күпме гаиләләр таркалган…

Урыс дәүләте барлыкка килгәннән бирле эчкечелек белән дан казанмаса да, татар халкы ислам шәригате кысалары нигезендә, эчкечелек белән көрәшеп яшәгән. Инде октябрь инкыйлабыннан соң динне оныттырып, авызы ипигә туйган, кесәсендә бераз акчасы барлыкка килгәннән соң, ир-атлар белән бергә утырып, хатын-кызлар да хәмер куллана башлады. Эчкечелекнең тамырлары тирәнәя генә бара.

Ил белән җитәкчелек итү Брежнев кулына күчкәннән соң, аракы сатуда бераз чикләүләр булса да, әлеге процесс туктатылмады. Михаил Горбачев та эчкечелекнең тамырына балта чабарга маташып карады, тик тирәнгә киткән тамырлар бирешмәде генә. Борис Ельцин исә үзенә кадәр булган ил башлыкларының тырышлыгын бөтенләй юкка чыгарды.

Бу кадәр тырышу бушка китмәде, дөнья яралганнан алып, кешелек тарихында беренче тапкыр, халык саны арту, үрчү туктатылды. Ул гына да түгел, ничә еллар сугышып, күпме корбаннар биргән дәүләт соңгы егерме ел дәверендә кешелек дөньясының юкка чыгуына таба борылыш алды. 150 миллион халкы булган ил 140 миллионга калды, җәфаланып яшәү өчен дөньяга аваз салган гарип балалар, балаларыннан баш тартучы исерек әниләр, чүплеккә чыгарып ташланган сукбайлар, хәер сорап йөрүче балалар – болар барысы да җитәкчелекнең зур тырышлыгы белән үстерелгән эчкечелек биргән җимешләр.

Җир йөзендә бердәм рәвештә, хәмерне хәрәм дип, халыкны аек акыл белән яшәргә өндәүче ислам динен тотучы мөселман шәригате кануннарына буйсынып яшәүче халыклар, ил җитәкчеләре тарафыннан ваһһабчылар, террорчылар исемлегенә теркәлеп, бүгенге көндә ислам динен юк итү өчен кулларыннан килгән бар тырышлыкларын эшкә җигәләр.

Әфганстан. Безнең илгә бер зыяны да булмаган дәүләт иде ул. Әле яшәүнең тәмен дә белергә өлгермәгән яшь егетләрне тау-таш арасына илтеп ташлап үтертү нигә кирәк иде?! Тыныч кына яшәп яткан Әфган иленә басып кереп, йорт-җирләрен җимереп, халкын үтереп, балаларын ятим, хатыннарын тол калдырып, аларга дошман атамасы тактылар. Монда кем дошман була соң: безнең илме, әллә әфганлылармы? Мөселманнарга каршы мөселман егетләрен сугышырга җибәрделәр. Татарлар, үзбәкләр, азәрбәйҗаннар, чечен егетләре, ингуш, казах, кыргыз, таҗиклар озатылды. Ундүрт мең кешенең гомере өзелде. Хәбәрсез югалганнарның бүген дә исәбе-саны юк. Исән кайтканнары да тулы тормыш алып бара алмый. Чечен республикасы белән дә шундый ук хәл булды. Ә барысы да шул аракы, эчкече җитәкчеләр аркасында, югыйсә! Нишләтергә икән бу аракыны?!

Г. САЛИХОВ,

Түбән Кама шәһәре.

Комментарии