Ахырзаман җитәме әллә?

Имеш, Мөхәммәд пәйгамбәрдән үлгән чакта: “Ахырзаман кайчан була?” – дип сораганнар. Ул исә телдән язган булган. Шуңа күрә ике бармагын гына күрсәтә алган. Шуннан замана ахырын ике айдан, ике елдан, ике йөз һәм ике мең елдан көткәннәр. Әмма берсе дә туры килмәгән. Дөньяның атаклы күрәзәчеләре дә ике меңенче елда дөнья бетә, дип сөрән салып карады. Аллага шөкер, алар фаразы да чынга ашмады.

Пәйгамбәрнең күрсәткән ике бармагы нәрсәне аңлатканын әлегә хәтле белүче юк. Шулай да җир йөзендә бара торган вакыйгалар, кеше ышанмаслык коточкыч хәлләр турында ишеткәч, күргәч, чыннан да, замана ахыры җитәме әллә, дигән кара уйлар килә башка. Без бала чакта әбиләрнең “Ахырзаман” китабында язылган фаразларының бүгенге тормышта күбесенең рас килүе күренә. Анда ахырзаман алдыннан дөньяда бәла-каза, төрле фетнә күбәер, галимнәр – залим, залимнәр галим булыр, дин гыйлемен көчәйтерләр, фән гыйлемен киметерләр, аталарда гайрәт бетәр, балалардан шәфкать китәр һәм башка юллар бар иде. Болар барысы да бүген күренә. Кеше хәзер кыргыйланды, бер-берсенә гамьсезләнде, тәмсезләнде. Бишәр баласы булган ата-аналарны йортына илтеп тапшыралар, яшь аналар баласын бала тудыру йортында калдырып чыга. Кайберләре сабыйны дөньяга китергәч, чүп әрҗәләренә чыгарып ташлый. Моннан да зур вәхшилекнең булуы мөмкинме соң? Кошлар да, хайваннар да баласын ташламый югыйсә.

Кошлар дигәннән, үткән ел шундый күренешне күзәтергә туры килде. Без яшәгән йорт каршында биек булып үскән бер каенга апрель башында ике ала карга килеп кунаклый башлады. Болар шулай йөри торгач, каенның иң очына оя корырга кереште. Атна, ун көн эчендә башта чыбык-чабыктан ояның тышкы ягын оештыргач, чүпрәк, мамык ташып, эчен тыгызладылар, җылыттылар. Шуннан ана кош ояда утыра башлады. Йомырка салуы булгандыр инде. Ә ата кошның аңа ашарга күтәреп кайтуы күренә. Беркөнне күрәм, подъезддагы чүп чыгара торган ишек янында нидер булган, полиэтилен пакет белән бер мәче кайнаша, шул төргәкне бушатырга тели, күрәсең. Аның эчендә ризык калдыклары бар, ахры. Шул вакыт каен башында утырган ата кош моның янына очып төште. Песигә якын ук килеп, каркылдый башлады. Мәче дә курыкмый, йоннарын кабартып, кошка ысылдый. Берникадәр шулай маташкач, болар янына оядагы ана кош та төшеп утырды. Тегеләр икәү каркылдашып, песине тәки чигенергә мәҗбүр иттеләр. Пакетны томшыклары белән тишеп бушаттылар, андагы ризыклар белән тукланып алгач, ояларына менеп утырдылар. Кошларның тырышлыгына, бердәмлегенә искитәрлек. Күпмедер вакыттан соң боларның ике кошчыгы күренде. Ата карганың ояга ешрак очып килеп йөрүе шәйләнә башлады. Анасын да, ике кошчыгын да туйдырырга кирәк бит. Балалары зураеп, канатлары ныгыгач, каенның бер башыннан икенчесенә күчеп очарга өйрәтә башладылар.

Русиядә һәр ел саен халыкның бер миллионга кимүе турында әйтәләр. Татарстанда да шул ук хәл күзәтелә. Үткән елда туучылар саны 9 мең булса, үлүчеләр 13 меңгә җиткән. Хәзер Думасы да, Дәүләт Советы да бу мәсьәләне ныклап өйрәнеп, халык кимүенә юл куймаска, яшәү өчен төрле уңайлыклар булдыруга төрле чаралар күрү турында сүз алып баралар, дип ишеткәнем бар. Бирсен Ходай!

Сөләйман ШАКИРОВ.

.

КЕШЕ АШАУЧЫЛАР

Әтием үсмер чагында кеше ашаучылардан очраклы рәвештә генә котылып калган. Бу хәл 1935 елда булган.

– Авылларда тоташ күмәк хуҗалыклар төзү төгәлләнеп килгән вакыт иде, – дип сөйләде миңа әти. – Кулакларның куыласы куылып беткән. Ләкин әле колхозга кермәгән хуҗалыклар, буйдак егетләр байтак. Шуларның икесе – минем бертуган абыйлар – Фәтхелбаян белән Йосыф. Фәтхелбаян – киез итекләр басу остасы, Йосыф исә толып һәм каеры туннар тегә, икесенең дә даны тирә-якка таралган.

Көзге кыр эшләре бетеп, бәрәңгеләрне алгач, Фәтхелбаян белән Йосыф абый кәсепчелеккә чыгып киттеләр. Алар ел саен авылдан авылга йөреп, акча эшләп кайталар иде. Киткәндә миңа: «Энем, бер айдан, эшләр уңса, сине дә кайтып алырбыз, эшкә өйрәнә торырсың”, – дип киттеләр.

Менә бервакыт тире или торган җиһазларын алырга дип, Фәтхелбаян абый кайтты. Октябрь бәйрәмнәре чоры, без көзге каникулга чыккан идек.

– Әйдә, энем, «совхоз» дигән җирне дә күреп кайтырсың, анда хезмәт көненә эшләмиләр, акча түлиләр, берничә көн торырсың, ашханәдә ашатырбыз, кино да карарсың… – диде абый.

Абый җигеп кайткан ат белән 30-40 чакрым юл үтеп, совхоз дигән җиргә барып җиттек (хәзерге вакытта Актаныш районы, Киров совхозы). Абый мине таныштыра: «Элек бу авыл 10-15 йорттан гына торган, менә яңалары һәм салынасы өйләрнең буралары, сыер фермалары да төзелеп килә”, – ди. МТС дигән җирдә «Фордзон”, «Путиловец» тракторлары, «Коммунист» комбайннары тезелеп киткән. Менә бит социализм дигән җәмгыятебез нинди уңышларга ирешә дип, сөенеп куям эчемнән. Абыйларга совхозда бер кулактан калган йорт биргәннәр, шунда остаханә ачып, совхозга һәм авыл кешеләренә кирәк-ярак әйберләр ясыйлар, тегү остаханәсе дә бар, итекне дә шунда басалар.

Шул көнне абыйлар мине тавышсыз кино карарга алып барды. Ул кино дигәнен хикмәтле нәрсә икән: ак пәрдәдә кораблар йөзә, матрослар баш күтәреп, капитанны һәм офицерларны кулга алалар, аларга сасып кортлаган ит ашатканнар икән. Әле һич тә уйламыйм: өнемдә дә шундый күңел кайтаргыч ит кисәкләре күрермен дип.

Иртән эшкә киткәндә Фәтхелбаян абый акча бирде:

– Авыл башында бер зур гына өй бар, ипи сатып алып кайт. Кара аны, туры барып туры кайт, авылда кешеләр югала икән дигән сүзләр йөри…

Теге йортка барып җиттем. Урам капкасыннан кереп, ишекләрен шакыйм. Эчтән: «Хәзер, хәзер ачам. Ипигә килдеңме?» – дигән ир-ат тавышы ишетелде. Ишек алдына юантык кына, кечкенә буйлы бер карт чыкты. Сакаллы булгач, мин аңа:

– Бабай, мине абыйлар ипигә җибәргән иде, – дим.

– Хәзер, улым, хәзер булыр, – ди бу йомшак тавыш белән. Каян килүемне, кем булуымны сораштыра. Тиз генә өйгә кереп чыкты, аның артыннан тагын бер таза гына адәм чыкты. Анысы: «Хәзер әйләнеп кайтам, озак тормам, очратып булырмы?» – дип урамга чыгып китте.

Картлач мине ишегалдында җиргә казып ясалган землянка янына алып килеп, аның ишеген ачты да: «Улым, әнә, Киштәләрдә ипи, яңа гына пешеп чыккан, сайлап ал үзеңә ошаганын, – дип аркадан сөйгәндәй итеп эчкә кертеп җибәрде. Эчкә үтәм, 4-5 баскыч аска төшәм, түшәмгә асып куелган фонарь яна. Киштәдә, чыннан да, ипиләр тезелгән. Өстән тавыш килә:

– Улым, син шунда утырып тор әле, өстеңнән эләм, тегермәнгә барырга ат белән килгәннәр, – ди.

Ярар, мин әйтәм, ашыгыч түгел, монда җылы да!

Ярты сәгать көтәм, юк картлач. Тирә-якны күзәтәм: землянканың түрендә ябык ишек күренде, бикле түгел. Эчкә үтәм, караңгыда бернәрсә дә күренми. Кызыксынуым арта төшеп, асылынып торган фонарьны алып килдем. Идәндә ниндидер агач кисмәкләр, тәпәннәр куелган, түрдә киң генә итеп ясалган сәке, аның кырында агач тагарак. Борынга моңарчы таныш булмаган, күңел болгаткыч ис килеп бәрелде. Бер кисмәкнең өстен ачып карыйм – ит. Кинәт теге кинодагы матросларны ашата торган ит кисәкләре искә төште, болар да шуңа охшаган. Фонарьне өскә күтәреп, гер ташы бастырып куйган икенче тәпәнне ачам. Йә, Хода! Күземә күренә дип торам, анда тешләрен ялтыратып, кеше башы ята. Бер мизгелгә аңымны югалткандай булдым. Шунда ук үземне кулга алдым, абыйларның «кешеләр дә югалгалый» дигән сүзләре келт итеп искә төште. Башыма барып җитте – болар кеше ашаучылар! Кеше итеннән сумса, пәрәмәч сатучылар турында да ишеткәнем булгалады. Бөтен уем: хәзер ничек котылырга? Ишек бикле, землянканың тишек-тошыгы, тәрәзәсе дә юк, стеналар таштан. Кисмәктәге ит кисәкләре дә онытылды, котылу юлын эзлим. Фонарьны сүндердем дә көтәм, ни булса да булыр.

Бер сәгать чамасы үтүгә, ишек ачылганы һәм картның бернәрсә дә булмагандай, ягымлы тавыш белән: «Улым, тоткарландым, тегермәнче көттерде”, – дигәне ишетелде. Ишек ачылуга мин аның артында калдым, картлач үтеп китүгә, бөтен көчем белән аны түбәнгә төртеп җибәрдем һәм ишегалдына йөгердем. Ни күрим: өйдән кулына пычак тотып урамга чыгып киткән адәм килә. Читән аркылы урамга сикердем. Теге кеше дә. Ни дисәң дә, авыл сабан туенда йөгерү буенча беренчелекне алган малай бит. Куып җитә алмады, кире борылды.

Туп-туры абыйлар эшләгән мастерскойга чаптым. Барысын да аларга сөйләп бирдем. Йосыф абый: «Энекәш, күргәннәреңне кешеләргә, берүк, сөйли күрмә”, – диде. Алар миңа бернәрсә дә булмагандай йөрергә куштылар.

Кичке якта чәй эчеп утырганда теге картлач килеп кермәсенме! Мин куркып киттем – абыйлар булгач кына тыелып калдым, чыгып йөгерә идем. Картлач исәнлек-саулык сорашып, бернәрсә дә булмагандай: «Улым, син гафу ит, озак бикләп яткырдым, тегермәнче карт өендә юк иде, озак көттерде”, – дип сөйләде. Йосыф абый: «Ярый, ярый, Хәсәнша абзый, бернәрсә дә юк, берүзе курыккан ул, хәзер тынычланды инде”, – диде.

Картлач: “Улым, тагын ипигә кил, яме”, – дип, саубуллашып чыгып китте. 3-4 көннән мине абыйлар өйгә кайтарып куйды, теге вакыйганы әткәй-әнкәйгә дә сөйләмәскә куштылар.

Менә, улым, сиңа бу вакыйганы беренче мәртәбә сөйлим, бәлки, киләчәктә матбугатта язып чыгарсың, үзем дә язмакчы булган идем, ләкин кул тартмады”, – диде әти, үләренә бер ел кала.

Әтигә:

– Теге кеше үтерүчеләргә нәрсә булды соң? – дим.

Ул дәвам итә:

– Яңа ел үткәч, абыйлар тагын кайтты. Йосыф абый (бик җор кеше иде): “Без булмасак, бигрәк тә син булмасаң, теге кеше ашаучылар бөтен район халкын ашап бетерәселәр иде. Бер елда гына 10 кешенең башына җиткәннәр. Бер шайка икән үзләре – 5 кеше, һәрберсенең үз эше, вазифасы булган. Теге картлач белән пычаклы адәм кеше аулаганнар. Икенче урында (башка авылда) сумсалар пешергәннәр, әзерләрен Минзәләгә алып барып базарда яисә урамда сатып йөргәннәр (Фәтхелбаян абый һәм Йосыф абый берничә айдан, шаһит буларак, судта катнашканнар). Теге җинаятьчеләрне үлем җәзасына хөкем итеп, шул көнне Минзәлә төрмәсендә хөкемне җиренә җиткергәннәр”, – диде.

– Ничек тотканнар соң? – дип сорыйм.

Фәтхелбаян абый әйтә:

– Син киткәннән соң, милициягә җиткердек. Алар көне-төне күзәтү оештырды. Чираттагы корбаннарын тоткач, барысын да кулга алдылар.

Роберт ЗАРИПОВ.

Азнакай районы.

Комментарии