- 21.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №19 (18 май)
- Рубрика: Дөнья бу
Президент сайлауларына әзерлек башланды дисәк тә, ялгыш булмастыр, мөгаен. Соңгы айларда интернетта да, матбугатта да бәхәсләр куера башлады инде. Бу уңайдан минем үземне, әлеге сайлаулар үткәрүнең тәртибе ничек булыр, аңа үзгәрешләр кертелер микән, дигән уй борчый. Яшереп торасы юк, илебез халкының күпчелеге сайлауларның йөз процент гадел үтүенә ышанмый. Чөнки сайлау көне якынлаша башладымы, башта оешма җитәкчеләрен җыеп, «кемне сайларга» кирәклегенә төшендерәләр, тегеләре исә үз кул астында эшләүчеләрне «эшкәртә» башлый. Шундый чаклар булды бит инде – сайлау участокларында, исемлекләр тотып, оешмалардан махсус билгеләнгән кешеләр утырды, сайлаганнан соң шулар янына барып, үзебезне билгеләттек. Ул гына да түгел, сайлавыбыз турында эш, уку урынына шалтыратып әйтергә тиеш булдык. Авыл җирләрендә, гадәттә, сайлау участогы ишегеннән кергәндә үк кемгә тавыш бирергә кирәклеген ныклап искәртәләр. Заманында сайлау комиссиясе составында булган кешеләрдән дә әллә ниләр ишетәсең. Ә бит демократик илдә яшибез, дип шапырынабыз тагын. Телевизор экраннарыннан кемнәрнеңдер: «Сайлаулар оешкан төстә үтте, нәтиҗәләр шундый-шундый…», – дип, сөйләгән вакытында, телевизор караучы халыкның нинди «борычлы» сүзләр ычкындырганын әйтеп тормыйм, үзегез дә белеп торасыз. Сайлаулардан соң интернетка кереп, сайлаучыларның язмаларын уку да җитә, шуннан бераз чамалыйсың инде хәлләрнең торышын.
Бүген илдәге бөтен мәгълүмат дә компьютерлаштырылган, әмма нигәдер сайлау бюллетеньнәрен сканер аркылы үткәрүне оештырырга теләмиләр. Югыйсә, компьютер нәтиҗәләрне төп-төгәл санап барыр иде, – сайлау төгәлләнгәч, бюллетеньнәрне нигә кулдан санап интегергә?! Нәтиҗәләр дә бик тиз билгеле булыр иде. Әмма бюллетеньнәрне компьютер аша үткәрү сайлау беркетмәләрен уйнатырга ирек бирмәячәк шул, менә шуңа да сайлау процессын автоматлаштыруны хәл итмиләр, күрәсең. Ә бит чыннан да, мәсәлән, 1996 елда Б.Ельцин җитәрлек тавыш җыялмаган булган икән ич, Зюгановныкын алып өстәгәннәр. Дистәдән артык ел үткәннән соң, кайбер үзәк газеталардан, интернеттан шул турыда укыгач, үзеннән-үзе ачу кабара башлый. Бөтен Русия халкын санга сукмау бит инде бу, янәсе, сез теләсә кемгә тавыш бирегез, ә без аны үзебезгә ничек кирәк, шулай саныйбыз. Гадел сайлауларга ышанмаган халык бүген менә нәрсә ди: «Нигә шундый астрономик суммалар тотып үткәрәләр микән ул сайлауларны, кемгә власть кирәк, тотсыннар да үзара бүлешсеннәр инде, ә сайлауга дигән акчаларны халык файдасына куллансыннар». Гади халык арасында йөргәндә, бу фикерне адым саен ишетергә була. Шуңа да, әгәр сайлау процессын компьютерлаштырабыз икән, бернинди әйдәкләүсез дә халык сайлау участокларына үзе агыла башлаячак, чөнки тавышының, чыннан да, үз кандидатына бирелгәнлегенә инаначак.
Җәүдәт ХАРИСОВ.
Яр Чаллы шәһәре.

Комментарии