- 21.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №11 (21 март)
- Рубрика: Дөнья бу
Үз башыңа төшкәч кенә теге яисә бу проблема турында уйлана башлыйсың шул. Бигрәк тә безнең ил халкына хас күренеш ул. Тимер атың юк икән, сине шәһәрдәге машина кую урыны булу-булмау кызыксындырмый. Метрода йөрисең икән, «бөке»ләргә игътибар итмисең; мәктәптә укучы балаң булмаса, БДИ турындагы яңалыклар башлануга, телевизор пультын алып икенче каналга күчерәсең…
Балалар бакчасы һәм сабыйларын анда бирергә әллә ничә ел чират торучы әти-әниләр турында моңа кадәр үземнең дә уйланган юк иде. Ләкин ярты ел элек кенә бала тапкан танышым белән очрашкач, тема үзеннән-үзе шуңа барып тоташты. Сүзебезне ерактан башласак та, балалар бакчасына җиткәч, төртелеп калдык. Баксаң, танышым бәләкәчен ничек тә бакчага урнаштырырга йөри икән. Алты ае тулыр-тулмас баласы өчен бүгеннән үк чиратка язылып куйган. Башта аптырап калсам да, танышымның чиратта әллә ничә меңенче икәнен белгәч исем-акылым китте. Димәк, сабые балалар бакчасына бару «бәхетенә» әллә ирешә, әллә юк. Танышым үзенә ярдәм итүен дә сорагач, кайда, нинди балалар бакчасы барлыгын белү өчен төрле интернет-сәхифәләрдә казына башладым. Баксаң, балалар бакчасының да әллә нинди төрләре һәм һәрберсенең яхшы һәм тискәре яклары бар икән.
Иң беренче булып телевидениедә күргән, газета-журналларда укыган мәгълүматлар искә төште. Чыннан да, балалар бакчасында урыннар җитмәү Татарстанда гына түгел, гомумән, Русиядәге иң зур проблемаларның берсе булып тора. 90нчы елларда, сабыйлар саны кимегәч, әллә никадәр бала бакчасыннан башка төрле хезмәт күрсәтүче урыннар ясалды. Мөгаен, алар сакланып калган булса, бу проблема алай ук кискен дә тормас иде. Яхшы ремонт ясарлар иде дә, балалар кабул итү өчен менә дигән бакчалар булыр иде. Хәлнең тагын да кискенләшүенә 1991- 2005 еллар арасында күп бакчаның шәхси милеккә бирелүе сәбәпче булды. Дәүләткә аларны үз контроле астында тоту гаять авыр. Бүген бакчаларны кире дәүләт милкенә күчерү өстендә эш алып барыла.
Хәзерге вакытта исә Татарстан буенча 25 мең тирәсе сабый балалар бакчасына барырга чират тора икән. Шуларның 15 меңе Казан шәһәренә туры килә. Соңгы елларда дәүләтнең демографик хәлне яхшырту өчен үткәрелгән яңалыкларын исәпкә алсак, балалар бакчасына чират үсәчәк кенә. Шул нисбәттән, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та бакчалар төзүгә һәм үстерүгә республика бюджетына 2011 елга 2 миллиард сум акча салынуы турында хәбәр иткән иде. Республикабыз 3-5 ел эчендә бу проблеманы хәл итеп бетерер дип көтелә. Шулай гына булсын инде!
Соңгы елларда Казанда яңа йортлар, микрорайоннар үсә тора. Тик менә аларда балалар бакчасы төзүгә әллә ни игътибар бирелми, аны төзергә алынучылар күп түгел икән, хәтта кайбер микрорайон проектларында алар бөтенләй юк. Проекты булып та, төзи башлагач ярты юлда туктап калган эшне дә күзәтергә мөмкин. Төзүче компанияләр бакчаларның әнә шулай салыныр-салынмас хәлдә ятуын кризиска сылтый.
Шуңа күрә, ул якларда торучылар үз балаларын икенче микрорайонга йөртергә мәҗбүр. Әлбәттә, урыннар булса. Көн саен баланы анда алып бару һәм кайту – болай да эшкә ашыгучы әти-әни өчен зур кыенлык. Шуңа күрә кайберәүләр моннан чыгу юлын балаларына махсус тәрбияче яллауда күрә.
Интернет форумнарның берсендә утырганда, Казанда күп кенә яшь әниләренең балаларын рәсми булмаган шәхси тәрбиячеләр кулына тапшыруын ачыкладым. Балалар бакчасы, кагыйдә буларак, берәр фатирда «ачыла». Әлбәттә, бу берәр эшкуар эше. Әлеге бакчалар рәсми рәвештә эшләнгәндә, зур-зур чиратларны кыскартырга да булыр иде. Тик бер генә эшкуар да моны теләми, чөнки рәсми рәвештә балалар бакчасын терки башласаң, «Роспотребнадзор» белән аңлашылмаучанлык килеп чыга. Балалар бакчасы территориясенең кайда урнашуы, аның мәйданы, аш-су кирәк-яраклары, хәтта обой төсенә кадәр булган һәм башка таләпләр андый бакчаны теркәү өчен барыбер мөмкинлек бирмәс иде. Күпләр тегендә-монда чабып, әле теге, әле бу түрәнең ишек төбен сакларга да теләми, билгеле. Ә нигә дәүләткә бераз гына булса да эшкуарларга ярдәм итмәскә? Бу өлкәгә караган кануннарны бераз гына үзгәртсәләр, йомшарта төшсәләр, эшкуарлар да рәсми рәвештә хезмәт күрсәтер, дәүләтебездә дә бакчалар белән проблема алай ук кискен тормас иде.
Танышым белән икенче өлешкә күчәбез. Сабыйга нинди балалар бакчасы сайларга? Хәзер аларның да төрләре байтак икән, өстәвенә, хезмәт күрсәтүләре белән дә аерыла. Чит телләргә өйрәтүчесе, бассейнлысы, җыр-бию дәресләре алып барыла торганы, физик мөмкинлекләре чикле булганнарга, тагын әллә ниләр…
Муниципаль (дәүләтнеке) балалар бакчасы – иң киң таралганы. Үз укыту-тәрбия программалары бар, бәясе дә «тешләшми». Өстәмә хезмәт күрсәтү булу-булмавына карап, бер айга 500-1000 сум тирәсе тора. Чит телләргә өйрәтү, бассейнда йөзү, бию-җыр дәресләре дә булырга мөмкин, ләкин алар өчен өстәмә түләргә мәҗбүр буласың. Тагын бер нечкәлек: мондый бакчалар, кичке җидегә кадәр эшләвенә карамастан, баланы сәгать 5-6да ук килеп алырга кирәк. Ниндидер сәбәп белән, алтыдан соңгарак каласыз икән, сезне берүзе көтә-көтә арып беткән балагыз һәм шартларга җиткән тәрбияче каршы алачак.
Кайберәүләр баласын үзләре эшләгән завод-фабрикадагы бала карау урынында калдыра ала. Андый мөмкинлек булса, бик яхшы, минемчә.
Әйтелгәннәргә өстәп, шәхси һәм гаилә балалар бакчасы бар. Соңгысы, кагыйдә буларак, күп балалы гаиләләргә хас. Ягъни гади өч бүлмәле фатирда әни кеше үзенең мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларын һәм тагын берничә чит баланы карый. Гаилә бакчалары гади балалар бакчасының «филиалы» булып тора. Чөнки ул ашау-эчүне дәүләт бакчаларыннан ала, укыту-тәрбия эшләре андагы кебек алып барыла, әни кешегә шул ук вакытта хезмәт хакы да каралган. Тик сабыйлар саны гына чикле – күп дигәндә җиде бала. Узган ел гына да Казанда шундый биш гаилә теркәлгән. Мондый бакча өчен түләү нәкъ дәүләт балалар бакчасындагы кебек.
Рәсми рәвештә эшләүче шәхси бакчалар бакчасы Казанда берәү генә. Хәзерге вакытта анда 400 бала йөри. Төркемнәр дә зур түгел, бары 13-15әр бала. Бәясе генә «тешләшә» – аена 13 мең сум. Тик аның бәясе күпләрне куркытмый, иң мөһиме – илтергә урын булсын. Анда да, дәүләт бакчаларындагы кебек, чират мәсьәләсе – беренче урында. Дөрес, уңай яклары да юк түгел. Балалар кичке җидегә кадәр бакчада була ала, ә инде әти-әни соңарса, бала кизү торучы тәрбияче белән кала.
Танышым үзенә ошаган бакчаны сайлады да кебек. «Иртәгә үк барысын да шалтыратып белешәм, вакытны бушка уздырырга ярамый», – дип тиз генә китеп тә барды.
Ул киткәннән соң, мин кабат интернет-сәхифәләрдә тапкан хәзерге бакчаларның рәсеменә карап елмаеп куйдым. Ниләр генә юк анда! Әллә никадәр уенчык. Курчак, машиналарның төрлесе бар. Тимер юл буенча йөри торган поездлар, самолетлар…
Тик барысы да уенчыклардан, ашатудан һәм төрле түгәрәкләрдән генә тормый шул. Балаң бакчага йөрү бәхетенә ирешкән икән, яхшы кешеләр кулына эләксен – менә монысы шулай ук мөһим. Төрле тәрбияче турында ишетергә туры килә. Араларында начарлары да очрый. Миңа калса, бакчаны сайлаганнан соң, анда сабыйларын йөртүче әниләрдән тәрбиячеләр турында сорашу да комачау итмәс. Тәрбияченең үзен күреп сөйләшсәң дә ярый.
Сезнең, мөгаен, балалар бакчасы тирәсеннән үтеп барганда, бер төркем балаларны күзәтеп торганыгыз бардыр. Өйгә кайта торган юлым бакча яныннан узганда еш кына үзем дә читән аша балаларны күзәтергә яратам. Шул арада тәрбиячеләренә дә күз салам. Тәрбияче апаның кем икәнлеген биш минут эчендә дә аңлап алырга була. Теге яисә бу балага ничек эндәшүеннән, карап алуыннан да нәтиҗә ясала. Койма янына килеп, урамга күзен төбәп, әнисен көткән баланы җилтерәтеп алып китсәң, күңелен күрер өчен бер генә сүз дә әйтмәсәң, бала еламый нишләсен? Аның бит өендә бакчадагы кебек күп кеше күргәне юк. Кайвакыт бала түгел, үзебез дә яңа урынга ияләнә алмыйбыз, үкереп елыйсы килгән вакытлар була. Уенчык бүлешә алмыйча елаша башласалар да, тыныч кына хәл итеп була торгандыр. Аларның күңелен бер яулый алсаң, аннан барысы да үз көенә бара бит.
Бер-ике көн генә үземә дә тәрбияче ролендә булырга туры килгән иде. Авыр булмады. Барысының җаена төшәргә, һәр бәләкәчкә зур кешегә караган кебек карарга кирәк икән дигән фикергә килдем. Баланың ни әйткәнен зур түземлек белән тыңлап, ни күрсәткәнен барып карасаң, миңа калса, барысы да килеп чыгачак.
Миңа калса, тәрбияче белән бала арасында хөрмәт һәм ярату җепләре үрелгән булырга тиеш. Ә матур уенчыкларга гына кызыгып, бала бакчага килергә атлыгып тормый шул.
Рузалия ГАЗИЗОВА,
КФУ студенты.
Кайда минем гөлбакча? ,

Комментарии