Кайчан тәртип булыр?

2012 елның сентябрь-декабрь айлары өчен, безнең бистәдә урнашкан 43нче -коммуналь каршында эшләп килүче «Уютный Дом»ның «Молодежный» исәп-хисап үзәге кайнар су, җылылык, электроэнергия өчен артык акча түләтте.

Счет-фактураны кулга аласың да, исәп-хисап үзәгенә чабасың. Үзәкнең начальнигына счет-фактуралар таратылган көнне эләгеп тә булмый. Элек 2300-2700 сум түләсәк, хәзер счет-фактураларда 4000-5000 дигән саннар күрсәтелә. Исәп-хисап үзәге начальнигы берсенә дә туры җавап бирми. Ул болай гына ди: «Сез хәзер милекчеләр, йорт чыгымнарын бергә түләргә тиешсез». Халыктан җиде-сигез мең түләтеп, суга һәм электроэнергиягә куйдырткан исәпләү приборларын исенә төшергәч: «Алар торсын, ай саен күрсәткечләрне безгә биреп барыгыз. Шуны онытмагыз: без хәзер Мәскәү күрсәтмәсен үтибез. Хәзер һәрбер өйдә «общедомовой счетчикларыбыз» тора. Шул приборлар аша бөтен фатирларга бүлеп бирәбез», – диде. Әле тагын электроэнергияне дә арттырып язалар.

Без югары органнарны көтеп тормадык, «халык контроле» оештырып, «Уютный Дом» компаниясен тикшердек. Күршемдә генә инженер тора. Эш стажы зур, үз профессиясен яхшы, тирән белә. Пенсионер. Ул шушы компаниянең эш бүлекләрендә булып чыкты, эш кәгазьләрен тикшерде, нинди норматив документлардан файдаланганнарын да карады. Тикшерү барышында шунысы беленде: эш кәгазьләре аннан-моннан гына эшләнелә, тарифларга өстәлә, расчетлар ясаганда иске күрсәтмә документлардан файдаланалар. Бу әле өстән-өстән генә карап чыгу. Безнең бу компанияне тикшерергә юридик хокукыбыз юк. Әмма аңа зарланучылар меңләгән.

Казанда иң зур торак компанияләренең берсе «Уютный Дом» дүрт өлешкә бүленсә, эшләргә күпкә җиңелрәк булыр иде.

Тиздән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында республикабыздагы һәр күп фатирлы йорт буенча коммуналь түләүләрне күзәтүнең уникаль системасы барлыкка киләчәк. Торакчыларга карата дәгъваларны җиткерә торган бушлай телефон да менә-менә пәйда булыр дип көтелә. Бу күңелгә ятышлы сүзләрне татар матбугатында министрлык язып чыккан иде.

Көз айларында зарлана башлагач, Мәскәү сүзе артына яшеренеп, алар халыкка «типовой» хатлар яудыра башлады. Безнең архивта да андый хат саклана.

Матбугатта халыкка тагын бер файдалы киңәш булган. Тиздән торакчыларга зарлану тагын да җиңеләячәк. 8-800 кодлы «кайнар» линия ТРдагы һәрбер номердан, шул исәптән кесә телефоннарыннан да дәгъваларны бушлай җибәрү мөмкинлеге бирәчәк. Хөрмәтле газета укучылар, сез мондый телефоннан файдалана алдыгызмы? Җәмәгать, әгәр зарыгызны җиткерә алган булсагыз, редакциягә хәбәр итегез әле. Бәлки, мин дә шалтырату бәхетенә ирешә алыр идем.

ТКХ министрлыгында тагын гаҗәеп яңалык. Ниһаять министрлыкта уникаль мониторинг системасын эшли башларга җыеналар. Ул һәр конкрет йортта түләүләр килүен күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Министрлык әлеге йортта яшәүчеләрнең чыгымнарын артык тойса, идарәче компаниягә җирле ТКХ департаментыннан тикшерү җибәрәчәк. Халык күзенә төтен җибәрү дип атала бу. Көз айларында ТКХда җаваплы кешеләр халык зарыннан тәрәзәләрен дә каплап бетерде. Бер-берсенә йодрык күрсәттеләр дә, халык суынды дип белделәр.

Зур компанияләр, әйтик «Уютный Дом», миллионлаган квадрат метрлар белән нәтиҗәле эш итә белми. Бу очракта халык үзе дә гаепле, ул тиешле активлык күрсәтми. Кечкенә идарәче компания һәм торак-милекчеләр ширкәтләре оештырырга кирәк. Шуннан башка тәртип була алмый. Компания идарәсенә иң күбе 300 мең квадрат метр торак керергә мөмкин. Халыкка уңайлырак итеп эшләгез. Министрлыкта тәмәке тартып, чәй эчеп кенә утырмагыз, оештырып җибәрегез!

Быел торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү бәяләре тагын да артачак. Бу хакта күптән түгел Русия Премьер-министры Д.Медведев Хөкүмәт утырышында белдерде. Мәсәлән, быелның 1 июленнән газга 15% артык түли башлаячакбыз. 2014-2015 ел башларында бәяләр янә шул чаклы ук артачак. Яшәргә «җиңел» булачак икән. Ул бәяләр үсүдән кайчан туктар? Бу сорауга җавап юк.

2012 елның көзендә гражданнар зары дулкыны Дәүләт Советына да китереп бәрде. Иҗтимагый палата, ашыгып, гражданнарга ярдәм кулы суздымы? Юк. Халык вәкилләре җыены буларак, җәмәгатьчелек белән берничә компанияне тар-мар итәрләр дип беләсезме әллә? Юк, җәмәгать. Шул вакытларда счет-фактураларны кулга алгач, кайбер өлкәннәрнең йөрәкләре күтәрә алмады.

Шушы арада гына матбугатта «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының узган елдагы эшчәнлеге» дип исемләнгән хисабы дөнья күрде. Хисап текстыннан өзек:

«Узган елдагы мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә, аерым алганда, йортның гомуми ихтыяҗларына, җылылык бирү һәм электр энергиясенә тарифлар, халыкны торак белән тәэмин итү, юллардагы хәлләр, дәүләт хакимияте органнарының теге яки бу мәсьәләләрне хәл кылудагы битарафлык, җинаять эшләрен кузгатудан баш тарту мәсьәләләренә кагылышлы булды». Аңласаң аңла, аңламасаң юк. Иҗтимагый палата торак мәсьәләсендә халыкка ярдәм итмәгән. Аларны бит республика җитәкчеләре сайлап куйган: «Тик утыр, шыпылдама».

Торак-коммуналь хуҗалык проблемасын үзебезгә чишәргә туры килә. Бердәмлек кирәк. Активистлар күбрәк булган саен, хәл уңайрак чишеләчәк.

Саф башлы Рафаэль бабагыз.

Казан шәһәре.

Комментарии