«Газовиклар» кычкыртып талый

«Газовиклар» кычкыртып талый

Яраткан газетам, бу дөньяда кеше кайгысына керүче һәм ярдәм итүче сездән башка тагын кем бар?! Үткән елда «тех.обслуживание» дип, март аенда газ өчен 206 сум 31 тиен түләдек. Быел, халык Яңа ел бәйрәме сөременнән айнып беткәнче түләсен диптер инде, гыйнвар аенда ук 228 сум килде. Квитанциягә: «Фатирга кереп, газ плитәсен тикшергәч кенә түләргә», дип язылган. Өч ел инде килүче дә, тикшерүче дә юк. Аңарчы килеп тикшергәндә дә, җыен бала-чага килеп, шырпы сызып карады да чыгып китте. Алай итеп мин аны үзем дә тикшерәм.

Инде пенсионерларны талауның яңа төре чыкты. Имеш, газ счетчикларын тикшерү вакыты җиткән. Аның өчен, үзең шалтыратып чакырып, хәләл 750 сумыңны биреп җибәрергә кирәк. Бер минутлык эш өчен – 750 сум! Түләмәсәң, тариф буенча түләтәләр, имеш. Шул безнең ише пенсионерлар, юләрләр генә түлидер инде аны. 23 май көнне килеп, 750 сумны алып чыгып киттеләр. Декабрь аена квитанция килде – 96 сум 24 тиен, ә килергә тиеш иде 40 сум 10 тиен. Счетчик буенча язып, айныкын айга түләп барып, һаман акча каералар, кеше талыйлар.

Кайчан туяр икән бу «газовиклар»?! Тагын нинди шөреп өчен түләргә язу килер, яңа ел башланды бит.

Зур ихтирам белән, Гөлсинә апагыз.

Адресым редакция өчен генә.

Комментарии