Чирмешәндә яшәүче ханым кар каплаган коега төшеп киткәч, югалган балага тап булган

Чирмешәндә яшәүче ханым кар каплаган коега төшеп киткәч, югалган балага тап булган

Узган елның 24нче декабрендә Чирмешәндә гаҗәп тә, кызганыч та хәл булган. Бу көнне 10 яшьлек Булат Мөхәммәтшин көндез урамга тау шуарга чыгып киткән җиреннән өенә кайтмый. Әти-әнисе генә түгел, баланы бөтен Чирмешән халкы аяктан егылганчы эзли – таба алмыйлар.

Кичке тугызлар тирәсендә бала югалуы турындагы хәбәр полиция бүлекчәсенә дә килеп ирешә. Әмма бөтен җирне диярлек айкап чыгуларына карамастан, Булатның эзенә төшмиләр. Эзләүләр вакытында районда гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе 31 яшьлек Гөлия Яруллина өсте кар белән капланган канализация коесына төшеп китә. Шунда ул югалган балага тап була да инде.

«ӨЧ МЕТРДАН АСКА ЕГЫЛДЫМ»

Без Гөлия ханымның үзе белән элемтәгә кердек, булган хәлләр турында ул менә нәрсәләр сөйли:

– Кичке сәгать сигезләр тирәсендә телефоныма килгән смс-хәбәрне күреп алдым. Анда Булат Мөхәммәтшин исемле баланың югалуы, өйдән чыгып киткәндә нинди киемнәрдән булуы турында язылган иде. Ишеткәч, куркуга калдым. Мин ул баланы белә идем – өлкән кызым белән бер бакчага зурлар төркеменә йөрделәр. Кышкы вакыт, салкын, караңгы төшә – нәрсә булмас, бала бит ул! Тыныч күңел белән генә өйдә утыра алмадым, ирем Фәрит белән чыгып киттек. Борчылдым. Туңып, калтырап ятадыр, дигән уй килгән иде, өшеп үлмәсен дип, тизрәк эзләргә тырыштык, – дип сөйли ул.

Чынлап торып «Мин табармын!» дигән ышанычы булмаса да, Гөлия Яруллинаның ул кичтә күңеле гел бер урынга: канализация чокыры урнашкан территориягә тарта. Иренә дә: «Әйдә, шунда барыйк әле!», – дип, берничә мәртәбә тәкъдим итеп карый ул. Әмма үзе районда янгын хезмәте идарәсе җитәкчесе булып эшләүче Фәрит Яруллин, хезмәттәшләре белән башка урынга китә, Гөлия исә танышлары белән бала яшәгән урамга таба юл тота.

– Аны башка урамнардан эзләп чыкканнар иде инде: күбесе машинада, кемдер җәяү эзләде. Көндез кайда күргәннәр – бөтен җирләрне дә карап чыктылар. Битараф булмаучыларның күплегенә шаккаттым. Мин чыкканда урамда утызлап кына кеше иде, соңга таба йөздән дә артып киткәндер. Араларында мәктәп укытучылары да, табиблар да, полициядән дә кешеләр бар. Баланың аналары да шунда иде. Алар шок хәлендә, билгеле. «Табылмадымы әле?», – дип сорыйм да: «Юк шул, табылмады», – дип, әнисе бик авыр сулап әйтте. Мин аның өчен борчылдым. «Әгәр баласына берәр нәрсә булса, йә табылмаса, йөрәген тотып егылмасын иде», – дип уйлаганым истә, – ди әңгәмәдәшем.

Булатның кайда булырга мөмкин икәнен төгәл генә белмәсәләр дә, аның тау шуарга чыгып киткән җирдән юкка чыгуын исәпкә алып, кечкенә әрәмәлектәге чана шуу урынын, Сабантуй уздырыла торган мәйдан янындагы елга буйларын, Чирмешән эчендә куелган чыршы тирәләрен дә караганнар. Кемдер: «Баланың автобуска утырып киткәнен күреп калдым», – дип, сөйләгәч, авылларга чыгып китеп, шуннан да эзләгәннәр.

– Кичке сәгать уннар тулып килә иде, полициядә эшләүче Хәлил абый Шәрәпов: «Көндез кайсы җирдә булган ул?» – дип сорады да, «Әйдәгез, төркемләп бүленәбез дә, бер метр дистанция саклап, шуннан эзли башлыйбыз!» – диде. Шул вакытта минем эчемдә ниндидер курку хисе туды. Кар ерып барганда, үзем барам, ә күңелем сизә: «Ул бит монда юк, сез бушка вакыт кына үткәреп йөрисез, монда юк ул!» – дип, үз-үземә шулай сөйләнеп барам… Янымда кеше дә юк иде, чүплерәк кенә урынга килеп җиттем дә, бала монда уйнамас, астанрак барыйм, дип, юлымны үзгәрттем. Шул мизгелдә «ул монда юк» дигән уй күңелдән юкка да чыкты, мин аска төшеп тә киттем.

Гөлия Яруллина мәтәлгән кое – бала яшәгән йорттан ике йөз метр чамасы гына ераклыкта урнашкан. Тирәнлеге – 3 метр чамасы. Өске өлешен бераз кар каплап тору сәбәпле, монда чокыр барлыгын абайларлык булмаган. Әмма шунысы факт – канализация чокырының авызы капланмаган. Шуңа күрә, монда иртәме-соңмы, берәрсенең төшеп китү ихтималы күптән булган. Эш шунда: бу кое урнашкан Юбилей урамын – яңа төзелеп кенә килүче йортлар хасил итә. Бер төзелеп беткән йорт торса, ике кишәрлек буш: кайда йортның нигезе генә салынган, кайда бөтенләй бер казык та кагылмаган. Булат Мөхәммәтшин яшәгән йорт янәшәсендә генә, шулай ук, булачак корылманың әле нигезләре генә салынган. Ә бу нигез кырыена канализация чокыры ясап куйганнар. Тик хуҗа кешенең бу коены каплап куярга әллә вакыты, әллә башы җитмәгән.

…Өч метр биеклектән аска егылып төшкәч, башын бәрүе аркасында, Гөлия Яруллина аңын югалта. Авыртынудан уянып китә ул. Күзләрен ачканда кап-караңгы бер җирдә ятуын аңлап ала.

– Янымда гына бер кеше гәүдәсе ята иде. Бер секунд эчендә башымнан әллә нинди уйлар йөгереп узды: «Ходаем, әллә берәр кеше төшеп үлгәнме икән монда?!» – дим. Соңрак, әллә бу без эзләгән баламы икән, дип тә шикләндем. Ләкин мин аны үлгән дип уйлаган идем, чөнки мин егылып төшкән тавышны ишетеп, йоклаган кеше барыбер, сикереп торган булыр иде бит. Ә бу кымшанмый да – ята. Куркудан кычкырып җибәрдем. Караңгы, җитмәсә тора алмыйм – билем авырта иде. Тора алмыйча шулай яттым да, ул бала уянды. Тау шуарга дип алып чыгып киткән «ледянка»сына ятып йокыга киткән булган икән. Уянды да, миннән куркып кычкыра башлады. Минәйтәм: «Курыкма, без сине эзләдек, Аллага шөкер, таптык», – дип, тынычландырырга тырыштым. Ул шатлана башлады, торып басты. Шунда кычкырдым бик озак: «Коткарыгыз, коега төшеп киттем!» – дим. Минем кычкырганымны беркем ишетмәгән булган. Бәхетемә, эзләүчеләрнең берсе төшеп киткәнне күреп калган, бөтенесен ярдәмгә чакырган. Бераздан коткарырга дип килеп җиттеләр. «Бала табылды! Табылды!» – дип әйттем дә, үзем әле шуңа шатланып, әле билем авыртканга өзгәләнеп елый башладым. Минем умыртка баганасының бер буыны сынган булган икән, шуңа баланы күтәреп өскә чыгара да алмадым, аягыма да бик озак ятканнан соң гына бастым. Булат үзе дә шок хәлендә иде. Ул үзе белән нәрсә булганын аңламады да шикелле. Бик курыккан күрәсең – караңгыда берничә сәгать яткан бит: көндезге икеләр, өчләр тирәсендә үк төшеп киткән булган…

Хәзерге вакытта аягында йөрсә дә, иелә алмый коткаручы ханым. Әмма, акрынлап, тернәкләнүгә таба барам, дип сөйли. Бу очракта үзенең егылуын «кызганыч хәл» дип атамый ул. Медиклар әйтүенчә, тагын бер сәгать салкында яткан булса, Булат вафат булган булыр иде.

БИТАРАФЛЫК АРКАСЫНДАМЫ?

Булат – гаиләдә икенче бала. Апасы һәм кечкенә энекәше дә бар аның. Югалып табылганнан соң, әнисе Миләүшә һәм әтисе Рушан Мөхәммәтшин өчен Булат икенче мәртәбә туган кебек була. 24нче декабрь көнендә булган вакыйгаларны бик озак оныта алмас әле бу гаилә. Ул көнне кичергән хәсрәт ата-ананың йөрәгендә тирән эз калдыргандыр.

– Төш вакытында күрше малай белән тау шуарга дип чыгып киткән иде. Ул малай кайтты, ә безнеке – юк. Башка вакытта да шулай уйнарга чыга иде, борчылып калмадым да, югыйсә. Шуңа күрә, икенче малайлар белән йә башка урынга шуарга киткәндер, дип уйладым мин аны, – дип сөйләде, без элемтәгә чыккач Миләүшә Мөхәммәтшина. – Ул кайтмагач, башта шалтыратып бөтен кешеләрдән дә белештек, берәүгә дә кермәгәне ачыклангач, кичке бишенче яртылар тирәсендә эзләргә чыгып киттек. Башта ул уйнап йөргән үзебезнең тирәдән карадык. Иптәш малаен өеннән чыгардык та: «Күрсәт, кайда булдыгыз сез?» – дидек. Начар уйламаска тырыштым, балам исән кебек иде. Берәр җирен авырттыргандыр да, ятадыр, кайта алмый торгандыр, дигән фикер генә булды башымда. Ул арада битараф булмаучылар таныш-белешләренә «бала югалган» дигән смслар җибәрә башлаган. Кеше бик күп җыелган иде – Чирмешәннән генә түгел, якын-тирә авыллардан да килделәр. Кичке ун тулып биш минут киткәч, улыбыз табылды. Бу хакта белгәч, йөгереп бардык теге чокыр янына. Аннан өйгә алып кердек, чишендердек, ашыгыч ярдәм килде. Шөкер, егылып бер җирен дә имгәтмәгән иде. Туңган, әмма өшемәгән. Анда артык суык булмаган, ул чагыштырмача җылы вакытлар иде бит – 5-6 градус тирәсе генә салкын иде, әмма буран бар иде: бераз «себерә» иде – көчле үк булмаса да, җил чыкты. Өйгә кайткач ничек коега төшүе турында кабат сораштык: баланың тау шуып, өйгә кереп барышы булган. Бездән ерак урнашмаган ул кое, аның өсте кар белән капланган булган. Юлны кыскартыйм дип, Булат шул урыннан кистереп киткән дә, килеп төшкән. Чыгарга тырышып караган ул аннан – «ледянка»сы өстенә басып та караган. Ул бик тирән кое шул, булдыра алмаган, – дип сөйли ана.

Бу вакыйгадан соң, интернетта бер мәгълүмат пәйда булды: янәсе, бу канализация коесы район прокурорыныкы, төзелеп килүче йорт та – аныкы. Бу уңайдан, без Чирмешән районы прокуроры Хәйруллин Фаил Равил улына шалтыратырга булдык: бу дөрес мәгълүматмы икән?

– Бу чокыр урнашкан төзелеш – минеке дигән сүз дөрес түгел, – диде ул.

Кайсы вазифаи зат аркасында шушындый хәл килеп чыккан – прокуратура тикшерүе үткәрелмәдеме?

– Аның буенча бүгенге көндә тикшерү комитеты тарафыннан процессуаль тикшерү алып барыла, тикшерү тәмамлангач билгеле бер нәтиҗә чыгарачаклар.

Ә бу төзелеп килүче йорт кемнеке соң?

– Муниципаль җир ул, анда район төзи. Берәр кешегә дип. Тәгаен хуҗасы юк, аңлавымча. Нинди эшчегә төзелүе миңа билгеле түгел.

Мәсьәләгә ачыклык кертүне дәвам итү өчен Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Хәлим Сәләховка шалтыраттык. Җитәкче әйтүенчә, чынлап та, төзелеп килүче объект муниципалитетныкы, аны Чирмешән авыл җирлеге төзи икән.

– Ни сәбәпле канализация чокырының авызы ябылмаган?

– Чирмешән авыл җирлегенең йорт төзергә дигән документлары белән дә бар да тәртиптә түгел. Алар төзелеш өчен район башкарма комитетыннан рөхсәт алырга тиеш булган. Әмма алмаганнар. Ул рөхсәтне башкарма комитет җитәкчесе имзасы астында гына бирәләр, – дип аңлатты җитәкче, башкарма комитетның бу вакыйгада гаебе булмауга басым ясап. – Икенче яктан, подрядчылар белән килешү төзегәннәр икән, ул бит төзелеш мәйданчыгы, аны койма белән тотып алырга да тиеш булганнардыр?.. Ул да эшләнмәгән. Моның өчен подрядчы оешма җавап бирәме икән, заказ бирүчеме – монысын әйтә алмыйм. Койма белән тотып алынмаган очракта да, кое авызы ябылырга тиеш булгандыр, дим мин. Гаепле кешене әлегә эзлиләр.

– Интернеттагы кайбер мәгълүматларга караганда, Чирмешәннең Татарстан урамында да ике ачык калдырылган кое һәм бер күп катлы йортның авызы ачык ташландык базы бар. Боларны контрольдә тотасызмы?

– Беренче кат ишетәм. Җирлек башлыгын бүген чакыртам, бу сорауларны аңа җиткерермен, – диде Хәлим Сәләхов.

Чирмешәндә булган бу вакыйганың ахыры яхшы тәмамлануы сөендерә. Берәүнең умырткасы сыну бәрабәренә булса да, югалган бала табылган, авызы ачык калдырылган кое барлыгы да бөтен илгә яңгырады. Шунысын гына беләсе иде, кышка кергәндә өч метр тирәнлектәге чокырны ачык килеш калдырган кеше нәрсә уйлады икән? Язга кадәр берни булмас, дигәндер. Ә әгәр дә анда төшеп киткән кеше, Галия Яруллина яки Булат кебек, чыга алмыйча, ярдәм сорап ятса һәм аларның тавышын беркем дә ишетмәсә? Гаеплене эзләп тә табарлар, әмма үлгән кешене кире кайтарып булмый бит. Менә шундый битарафлык булган илдә яшибез без. Авызы ачык калган коелардан башлана да, югарырак үрмәли бу төкереп карау гадәте. Зыян күрүчесе генә үзгәрешсез кала: гади халык, билгеле…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии