ХУШ КИЛӘСЕҢ, КАРГЫШ-РӘНҖЕШЛӘРГӘ, КАНЛЫ КҮЗ ЯШЬЛӘРЕНӘ ТӨРЕНГӘН ОЛИМПИАДА!

ХУШ КИЛӘСЕҢ, КАРГЫШ-РӘНҖЕШЛӘРГӘ, КАНЛЫ КҮЗ ЯШЬЛӘРЕНӘ ТӨРЕНГӘН ОЛИМПИАДА!

(Ахыры, Башы 10, 15 гыйнвар саннарында.)

Ә бер көнне без эштә чакта: «Олимпиада объекты булган бобслей трассасының түшәме сынаулар вакытында җимерелеп төшкән», – дигән хәбәр буйлап яшен тизлеге белән таралды. Кичен Адлерда да шушы хакта бөтен җирдә гәп куерттылар.

Эшчеләр кичен: «Үзебезнекеләргә яхшы хезмәт хакларын вакытында түләсәләр, мондый хәлләргә юлыкмас та идек. Якындагы «чит ил» вәкилләренә тиенләп түлиләр дә, тегеләр шул суммага «тырышып» төзи инде Олимпиада объектларын», – дип әлеге темага шактый бәхәсләште.

Бу көнне җирле телевидениедә бобслей трассасындагы җимерелү хакында репортаж күрергә өметләнсәк тә, анда бу хакта ләм-мим бер сүз әйтүче булмады. Мәскәү каналлары да әлеге теманы читләтеп узды.

Шәхсән үзем дә Мәскәүдәге төрле телевидениенең «Яңалыклар» бүлегендә эшләүче таныш-белешләргә Адлердагы вәзгыять хакында репортаж күрсәтүләрен үтенеп, яклау эзләп шалтыратып караган идем. Беренче канал, Россия, НТВ вәкилләре һ.б. Сочи, Адлердагы Олимпиада төзелеше, андагы вәзгыять хакындагы негатив материаллар бөтенләй булмаска тиеш дигән «өстән» күрсәтмә барлыгы хакында сөйләделәр. «Кеше һәм закон» тапшыруы авторы Алексей Пимановка да шалтыратып карадык. Интернет аша аның исеменә хат та яздык. Дөреслек, гаделлек өчен көрәшүче, экраннарда теле телгә йокмаучы Пиманов әфәнде дә дәшмәүне кулайрак күрде, күрәсең… Татарның: «Сөйләмең көмеш булса, дәшмәвең – алтын», – дигән мәкале белән таныштыр ул. Кайчак, резонанслы темалар артыннан Казанда булгалап киткәли ич Алексей әфәнде…

РӘХМӘТ, СИҢА, КӨРӘК!..

Көннәр уза торды, Паша Московкин тарафыннан әзерләнгән «номерлар» да үзгәрә, арта барды. Изобилие микрорайонында яшәүчеләр ашауны кысулары хакында сөйләде. Йә иртәнге ризыксыз, яисә бик еш кичке ашсыз калулары турында зарланды алар. Минем бригададан шактый кеше шунда яши. Бер көнне иртән дә, кичен дә азык китермәгәннәр аларга. Пашага шалтыратып шушы хакта сөйләгәч, төнге уникеләр тирәсендә кичке ашлы булган тегеләр.

Хуҗабикәбез Ася, Паша акча түләмәгәнгә, безне ашатудан туктады. Бурычларын кайтармаган очракта, прокуратурага мөрәҗәгать итәчәге хакында да белдерде. Әлеге эш белән башка фирма вәкилләре шөгыльләнә башлады. Ризыкны зур, махсус савытларда җиңел машинага төяп китерә башладылар. Ашны да, боткаларны да рәхәтләнеп кайнар килеш ашый башладык.

«Хезмәт хакларын исәпләргә, үзенә булышчы итеп, Пашабыз хисапчы алган», – дигән хәбәр дә килеп иреште. Арабызда яшелләндерүче булып эшләүче Денисның махсус югары белемле булуы ачыкланган. Аңа компьютер, эше өчен башка кирәк-яраклар да сатып алдылар. Координатор Татьяна егеткә тырышып «булыша» башлады. Халык арасында: «Татьяна барысын да астына бөкли бара. Әнә завхоз итеп дус хатынын билгеләгән. Эш кораллары, кием-салымнар белән үз кәнизәкләрен тәэмин итеп бетерми торып, безгә тәтемәячәк. Хәзер башка бригадаларга бөтенләй көн бетәчәк, акчаларны сугышып алырга туры килмәгәе», – дип фаразлаучылар да табылды.

Тик тормыш барысын да үз урынына ирештерде. Ике көн буена компьютерда «казынганнан» соң, Денис Адлердан бөтенләйгә китеп югалды…

Ә безнең хезмәт хакы алыр вакытыбыз якынлашты. Гаризаларны алдан ук язып, прораб Саша Макаровка илтеп тапшырдык. Көн саен Паша Московкинга шалтыратып, үзебезнең хакта гел исенә төшереп тордык.

– Иртәгә Фабрициус урамында эшегезне комиссия әгъзалары кабул итеп алачак. Акчаларны да шунда тапшырам. Эшкә чыкмаучыларны хезмәт хакларыннан мәхрүм итәм, – дип кисәтте босс…

Ул көнне комиссия әгъзаларын да, Пашаның үзен дә күрмәдек. Икенче көн дә шул рәвешле узып китте: «генеральный» акчаларны эштә көтәргә кушты. Өченче көнне дә ул безгә «сакаллар» тегеп маташты…

…Иртәгесен, эшли башлавыбызга бер ай тулды дигән көнне, без, татарстанлылар, эшкә чыкмадык. Пашага шушы хакта белдереп, кунакханә номерында хезмәт хакын көтәчәгебез турында телефоннан ирештердек.

Паша, хезмәт хакларын бригадабызга кичен ирештерәчәге хакында антлар итә-итә безне ышандырырга маташты, барыбызны да эшкә чыгарга өндәде. Тик инде без акчаларны тыныч рәвештә юнәтәчәгебездән өметләрне өзгән идек.

Кичен сәгать унбердә, көтә-көтә көтеккә әверелгәч, тәмам аптырагач, Александр, көрәк алып, Пашаны кырык катлы сүгенү сүзләренә күмеп, «генеральный» яшәгән кунакханә ягына таба юнәлде. Егетне бригадабыз белән көчкә тынычландырдык. Бу хәлне кунакханә балконыннан күзәтеп торган прораб Саша Макаров тиз арада, кулына портфелен тоткан килеш, барган мәлгә киенә-киенә, телефонын күтәреп каядыр чыгып чапты. Бу юлы эш ничек тәмамланган булыр иде, белмим, тик халыкның күбесе 40 градуслыдан һәм ачудан бик нык «кайный» башлаган иде. Биш минуттан Паша шалтыратты:

– Сездән үтенеп сорыйм, эшчеләрне тынычландырыгыз, зинһар, сезгә ярты сәгатьтән хезмәт хакыгыз килеп җитәр. Саша Макаровтан кереп алырсыз.

Бу юлы Александр көрәге ярдәмендә акчалы булдык…

КУРЧАК УЕННАРЫ…

«Рекон–Строй»дагы башкаларга акча юллауда булышуын үтенеп, Петербургтагы «Яшел шәһәр» хуҗаларының берсенә шалтыраттым. Андрей Владимирович, ике көннән Адлерга килеп, тәртип урнаштырачагына ышандырды. Тынычланып, йоклап кына киткән идек, тавыш-гауга уятты үзебезне. Петербургтан Андрей Владимирович килгән икән, шул барлык эшчеләрне ашханәгә җыелышка чакыра, ди. Мин киенеп чыкканда, Питер «кунагы» халыкны «агартып» маташа иде инде. Миңа әле моңарчы бер тиен акча алмаган кешеләрнең исемлеген язып бирергә кушты. Иртәгә барыбызны эшкә чыгарга өндәде, акчаларны участок буенча йөреп, шунда таратачагы хакында бик үтемле, ышандырырлык итеп сөйләгәч, халык тынычланып, тиз генә таралышты.

…Иртән күңелемә шик корты керде генә бит. Андрей Владимирович, бик үтенеп сорасам да, ике көнсез килә алмыйм дигән иде Адлерга. Тиз генә аңа шалтыратып алырга булдым:

– Андей Владимирович, хәерле иртәләр! Сез хәзер кайда? – дигән соравыма, ул:

– Кайда булыйм, Питерда. Ике көннән килеп җитәм, борчылмагыз! – диюгә, эшнең нәрсәдә булганын тиз аңладым. Безнең белән «курчак» аралашкан икән ләбаса! Соңыннан гына белдек, Пашабыз шәхси үсешкә «булышучы» тренинглар узган булып чыкты, шунда халык «көтүен» әфтәрләргә өйрәнгән егетебез. Кайберәүләр аның театраль уку йорты тәмамлавы хакында да сөйләделәр.

Иртә белән эшкә җыйналган халыкка шушы хакта аңлатырга туры килде. Ачулары чигенә җиткән эшчеләр Адлер прокуратурасына юл алды. Кызганыч, без әлеге эшкә кушыла алмадык. Кайтырга билетларны алдан алып кую сәбәпле, вокзалга юнәлдек…

Ә киткәнче «Яшел шәһәр» хуҗасы Кусачев әфәнде белән аралашып алдык:

– Паша Московкин – безнең оешма кешесе түгел. Ул үзе безгә килеп, «Яшел шәһәр»не даими рәвештә эшчеләр белән тәэмин итеп торырга тәкъдим ясады. Оешмабыз аның белән шушы хакта килешү дә төзеде. Сезнең эш хакыгызны даими рәвештә түләп килдек Московкинга. «Рекон–Строй»дагы тәртипсезлекләр, башбаштаклыклар хакында без бернәрсә дә белмибез, – диде миңа ул.

– Алайса сез анда ай буе хезмәт хакы алмыйча эшләүчеләр хакында да; халыкның, табигатьтәге су әйләнешедәй, гел үзгәреп торуы; «кидалово» турында да хәбәрдар түгел. Тиздән аларны торган җирләреннән дә куалап чыгарачаклар. Анда калган халыкка кем булышыр икән соң? – дигән сорауга Кусачев әфәнде берәр җаен эзләп табарга ышандырды…

«Яшел шәһәр»дәге тагын бер яхшы кеше белән очрашып аралашырга өлгердем:

– Кайткач, Адлердагы «кидалово», аеруча Паша Московкин хакында газеталарга мәкаләләр язачакмын. Анда сезнең оешма да телгә алыначак. Тик сезнең кебек игелекле, ярдәмчел, яхшы кешеләрне …ка бутыйсы килми. Киткәнче дөресен беләсе иде: Пашага чынлап та акчалар түләдегезме?

– Исемемне атамаган очракта гына мин сезнең белән аралашам. Чыннан да, соңгы бер айда 11 миллион сум кереп ятты ул елгыр егет кесәсенә. Тик безнең оешмага аның бернинди катнашы да юк. Безгә килеп, шома теле, үз-үзен тотышы, искиткеч матур сөйләме белән әсир итте егеткәй. Килешүдә күрсәтелгән пунктларны ул үтәргә тырышты: көн саен 100 кеше бирергә вәгъдә иткән иде. Сез тырышып эшләдегез, без түләдек.

МЕНӘ ШУНДЫЙ ХӘЛЛӘР…

Юлда чакта минем урынга калган бригадир Слава Брусов шалтыратып, яңалыклар хакында сөйләде. Прокурор яныннан кайтуга, эшчеләр җыйналып, Паша яшәгән йортка китәләр. Әлеге кунакханәдән Пашаның инде моннан өч көн элек күченеп китүе хакында сөйлиләр. Паша Московкин күз уңыннан бөтенләйгә югала, телефоны да бөтенләйгә «үлә»…

Брусов сүзләренә караганда, берничә кеше, кан басымнары күтәрелеп, авыруга сабыша. Үпкәләренә салкын тидерүчеләр дә шактый булып чыга. Сметанка Алексейның йөрәк өянәге кузгала, Новоселов Алексей танымаслык булып үзгәрә: үз-үзе белән сөйләшеп йөри башлый.

Ә Кусачев әфәнде үз сүзендә тора. Просвещение урамына килеп, анда калган яшәүчеләр өчен яшәү хакларын түли. Үзенә күчеп эшләргә теләүчеләргә унар мең акча да тарата.

…Яңа ел алдыннан Адлерда дуслашкан бригада әһелләре, башка танышлар шалтыратып, бәйрәм белән котлады. Питердан килгән Володя Дубков та шалтыратты:

– «Яшел шәһәр» хуҗалары унар мең тараткач, аларны алып качып китүчеләр дә булды. Шул рәвешле Пашадан үч алулары булгандыр инде. Ә ул оятсызны күптән түгел Сочида күргәннәр: хәзер тән сакчыларсыз аяк та атламый, ди. Сакчылары сакаллы, әле генә таудан төшкәннәргә охшаган, ди.

Ә без хәзер «Яшел шәһәр» тулай торагында яшибез, көненә 1300 сум түлиләр. Тик эштән соң үзебезгә ашарга пешерергә туры килә. Әле менә Яңа ел алдыннан тагын акча бирделәр. Монда озакка калып эшләргә булдык. Әлегә без барысыннан да канәгать, – дип сөйләде Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләгәч.

Магомедовлар да шалтыратты. Алар әле һаман да шул кунакханәдә яшәп яталар икән. Тик эшкә башка урынга урнашканнар, көн саен 1800 түлиләр, ди. Паша акча бирми торып, биредән китмәячәкләре хакында сөйләделәр.

«Данлыклы», «даһи» «юлбашчыны» – Паша Московкинны – интернеттан эзләп карарга булдык. «Одноклассники» сайтында таба алмадык без аны… «Җегет» артыннан сайтлар буйлап «чапканда», Красная Поляна, Роза Хуторда бергә эшләгән нәчәльство халкын очраттык: Кондыба Наталья, Сабецкая Ирина, «Яшел шәһәр» хуҗаларының берсе Нетбай Владимир – дуслар булып чыкты. Ә «генеральный» үзе «В контакте» сайтында кукыраеп утыра – Pavel Moskovskiy!

Мәдинә НУРУЛЛА.

P.S. Шушы көннәрдә генә Сочида калган Владимир шалтыратты:

– Бергә эшләүчеләрдән монда без хатын белән икәү генә калдык. Әле кичә генә урамда тагын бер танышны очраттым. Паша өчен үлеп торган, аны өрмәгән җиргә дә утыртмаучы, көне-төне саклаучы, шәхси машина йөртүчесе Алексей да, түләмәгәнгә, барлык эш коралларын, техниканы шәһәр читендәге складларның берсенә яшереп, бикләп куйган. Хезмәт хакларын түләмичә кайтарырга исәбе юк аның.

Тик Паша гына хәзер юкка чыкты. Баштарак аны Роза Хуторга эшкә баргач, күргәли идек. Инде ул бу көннәрдә безгә бөтенләй очрамый. «Саша Московкинны прокуратура эзли икән», – дигән хәбәр генә таралды. Ася ханымда пешекче булып эшләүче Наилә ханым белән дә хәбәрләштек:

– Пашада эшләүчеләрдән биредә Татарстаннан килгән бригадир Валера гына калды. Ул башка урында эшли булса кирәк. Якташыгыз Яңа ел бәйрәмнәренә өенә дә кайтып тормады бугай.

– Без әле һаман да Сочида. Тик башка урында эшлибез, Пашаның акча түләмәячәген аңладык инде. Монда хәзер эшләр бик хөрти: урамга аяк атлап чыгар хәл юк, полицейскилар эләктерергә генә торалар. Без инде өч тапкыр «обезьянникта» булып чыктык. Тагын бер мәртәбә эләксәк, утыртып куябыз, дип куркыталар. Шуңа күрә өйдән чыккан юк. Тизрәк бу Олимпиада дигән мәхшәрдән котыласы иде дә иреккә чыгасы иде, – дип, Шамсетдин Магомедов дә яңалыклары белән уртаклашты. Мин дә, «В контакте» сайтына кереп, Паша Московкин «бит»ен ачкан идем, аннан инде җилләр искән…

  ХУШ КИЛӘСЕҢ, КАРГЫШ-РӘНҖЕШЛӘРГӘ, КАНЛЫ КҮЗ ЯШЬЛӘРЕНӘ ТӨРЕНГӘН ОЛИМПИАДА!, 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии