МОНДА ТҮГЕЛ, УРАМДА КУРКЫНЫЧ

Халык арасында психикасы үзенчәлекле кешеләргә сәерсенеп карау гадәте бар. Әгәр инде алар гаиләләренә зыян сала башласа, бернинди тәрбияви алымнар да файда итмәсә, психиатрия клиникасына мөрәҗәгать итми булмый. Аннан дәваланып чыкканнарны, нормаль хәлгә килсә, үз өйләренә кайтарып җибәрәләр. Бу эш тә килеп чыкмаса, авыру үз-үзен кулда тота алмаса, табиблар интернат мәсьәләсенә тукталырга мәҗбүр була. Дәрвишләр бистәсеннән ерак булмаган Больница алды урамындагы 1нче йортта урнашкан психоневрологик интернатка халык күпләп йөри дип булмый. Әллә аларда бөтен кешене куркыта торган диагноз куелуы шик уятамы? Шулай ук бирегә беркем дә килми дигән фикер дә дөреслеккә туры килми. Карантин игълан ителмәсә, якыннарының хәлен белергә теләүчеләр бетми. Андыйларга буранлы һава торышы яисә эсселек тә киртә була алмый. Ни өчен дигәндә, бу йортта аяныч, язмыш тарафыннан рәнҗетелгән инвалидлар гомер сөрә. Аларга даими рәвештә табиблар ярдәме таләп ителә. Коляскага утырганнар да күренә. Аларга рәхимлелек, мәрхәмәтлелек хисләре күрсәтү күп очракта сүздә генә кала.

Дөрес, хөкүмәт тарафыннан уйлап төзелгән бөтен уңайлыклары да булган бүлмәләрдә яши алар. Теләсәләр, рөхсәт булса, душ бүлмәсендә юына алалар. Биредә мунча керү дә онытылмаган. Көненә 4 тапкыр ашаталар, саф һавага алып чыгалар. Яннарында һәрвакыт шәфкать туташлары, санитаркалар. Ләкин аларда барыбер өйләренә кайту теләге бетми. Яннарына хәл белергә килгән туганнары гына бу хисне баса алмый. Капка ябылып, каравылчы яныннан узып эчкә үтешли, каршыга очраганнары бик теләп исәнләшергә ярата. Телләреннән «3дравствуйте», дигән сүз өзелми. Сирәк булса да, татарча сәламнәр дә ишетелә. Телен әйләндереп сүзен әйтә алмаганнары күзгә мөлдерәп кенә карап кала.

Болар янына килүчеләрне аерым бүлмәгә кертәләр. Башта сумкада ниләр булуын җентекләп тикшерәләр. Нишләптер, чәй алып килергә ярамый бирегә. Янәсе, ул кан басымын күтәрергә мөмкин. Аннары авыруны туганнары янына кертәләр. Алар рәхәтләнеп өйдән алып килгән күчтәнәчләр, икенче төрле әйткәндә, өйдә пешкән ризык белән сыйлана. Тик мондый бәхет биредә гомер сөрүче һәркемгә дә тәтеми. Ни өчен дигәндә 20-30 елга бер мәртәбә дә килеп карамаганнары бар икән. Алар, күпләрнең фикеренчә, «замана чиренә» юлыкканнар. Күбрәк итеп байлык туплыйсы, «мал-мөлкәт патшасы» булырга хыялланасы бар ич! Ә Ахирәттә үзләрен ни көткәнен аңламыйлар, күрәсең.

Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләбез каршында җавап бирәсен уйламыйлар. Андыйларның биредә ятучы туганнары, йә уллары хакында «үлгәч, үз туган авылы туфрагына алып кайтып күмсәң, яхшы булыр иде» дип хыялланганнарын да ишеткән булды. Интернат территориясендә яшәүчеләр, хәл белергә килгән кешеләрдән: «Тетя Аняны не видели?» – дип сораша. Үз туганнарын юксынулары инде. Алар шулай итеп бик еш әниләрен көтә. Очраклы гына танышкан Искәндәр исемле бер егет «мине әни моннан алып китәчәк», диде. Ә чынлыкта ул балалар йортыннан китерелгән булып чыкты.

Андыйлар үзләрен караган тәрбиячеләрне, шәфкать туташларын әниләре дип кабул итә икән. Тик менә өзелеп көткән кеше генә «улы» янына килмәгән. Бу егет намаз укырга өйрәнгән, рөхсәт белән мәчеткә барып Ислам нигезләрен өйрәнә башлаган. Шулай итеп, күңеленә тынычлык тапкан. Язмыш тарафыннан имгәтелгән җаннарның нәрсәгә булса да ышанырга хаклары бардыр бит! Шушы юлларны язганда, репрессия афәтләрен башыннан кичергән, яраткан шагыйрем Хәсән Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне», дигән юллары хәтеремдә яңарды. Тыныч тормышта да йөрәкләре, җаннары сәламәт булмаган бәндәләрнең күңеленә урын табарга тырышу начар гамәл түгелдер, минемчә. Биредә эшләүче медицина әһелләренең сабырлыкларына сокланмый мөмкин түгел. Авыру кеше ярдәмгә икеләтә мохтаҗ дип уйлый алар. Араларында кемнәр генә юк бит! «Бу эшкә ничек курыкмый килә алдың?» – дип соравыма каршы, санитарка Кәүсәрия ханым, көлеп кенә: «Башта мин дә шулай уйлаган идем, хәзер өйрәндем инде. Эштән чыгып өйгә кайтып киткәндә, киресенчә, куркыныч булып китә. Чөнки барыбызны да диярлек гадәти тормышта нинди тәртипсезлекләр, җинаятьчеләр көтеп кенә тора бит. Ә биредәге авыру саналучылар тыңлаучан, күзгә карап кына торалар». Хәзер инде Кәүсәрия ханым үз эшенең остасына әверелгән. Аны күрүгә: «Катя пришла!» дип сөенәләр, хәлләрен сөйләп калырга ашыгалар. Шунысы куанычлы, аның кебекләр күпчелекне тәшкил итә. Алар бит авыруларга дару гына түгел, гаилә җылысы да өләшә.

Миләүшә ГАЛИМОВА.

Казан шәһәре.

 

Комментарии