ЛОТЕРЕЯ ХИКМӘТЛӘРЕ

Өч-дүрт ай чамасы элек күптәнге дустым миңа биш лотерея билеты тоттырды.

– Синдә торсыннар әле, үзем андый чүп-чарга ышанмыйм. Шуның ише номерлы кәгазьләргә бәхетең дә бар, бәлки берәр нәрсә отарсың, – диде ул. Белеп әйтә: нинди генә лотерея билеты сатып алсам да, кимендә билет бәясе капланырлык акча яки берәр чүп-чар чыга миңа. Казиноларда да покер уйнап караган бар – отам. Яңа ел бәйрәме тирәсендә берәр лотерея алмый калган чагым юк. Анда да буш калмыйм. Шулай да азарт дигән аждаһаның зур карыны йотмый үземне.

Август азагында уйнатыласы билетны ераккарак яшереп куйдым да, онытмас өчен, стенадагы календарьга тамга салдым.

…Алты-җиде яшьлек чакта почта бүлекчәсенә моменталь лотерея кайтканын хәтерлим. Уйнап караган нәрсә түгел, ни икәнен беләсем килә. Әбием ике-өч конверт алырга дип акча биреп җибәргәч тә, сдача акчасына алыйм микән әллә дип, озак карап тордым шуңа. Намус рөхсәт итмәде. Кайтып сорагач, әби рөхсәт итте үзе. Кире киттем. Биш сумымны бирдем дә лотереяның кырырга кушылган урынын хат ташучы биргән ике тиенлек белән чистартып куйдым. Бер үк сан өч мәртәбә язылган булса, шул сумманы откан саналасың. Кагыйдәне ике-өч тапкыр укыгач кына, хат ташучыга мөрәҗәгать иттем: “Оттым бугай мин”… Өч җирдә “50 сум” дигән язу ялтырый иде. Әйе, оттым. Әбигә 5 сумны кире кайтардым да калганына миңа чүпрәк аяк киеме алдык.

Тора-бара берничә кагыйдә билгеле булды. Беренчесе – үз акчама алынган лотереядан әллә ни күп акча отып булмый. Мәсәлән, лотерея 10 сумлык икән – 10 сум чыга да вәссәлам. Икенче кагыйдә – нинди генә сумма отсаң да, откан акчага лотерея алмаска. Барыбер отышсыз була. Өченчесе – уйныйсың икән (карта уеннары, уен автоматлары турында сүз бара), ул хакта беркем дә белергә тиеш түгел. Дүртенчесе – бер үк төрле билетны (рәсеме, бәясе, төсе, уен шартлары) ике тапкыр алырга ярамый! Биш: оту максаты белән “агуланып” билет алмау хәерле, битараф калырга кирәк.

Тагын бер очрак истә калган. Мәктәпне тәмамлап Казанга килгәч, әти тимер юл вокзалы янындагы киосктан су сатып алды да сдачасын миңа тоттырды.

– Бүген кайтасы да булачак, билет алып килгәнче көтеп тор, – дип, шул арада күздән югалды ул.

Якындагы палаткада урнашкан уен автоматлары игътибарымны җәлеп итте бит, каһәр. Шунда атладым. Биш сум салсаң, экрандагы рәсемнәр өч тапкыр әйләнә, һәр әйләнештән соң җиләк-җимеш рәсемнәре бер рәткә тезелә һәм шул рәттә бер үк төрле җимешләр туры килергә тиеш. Туры килгән саен, нинди җимештә туктавына карап, акча коела. Биш сумымны салган идем. Бер әйләнде 100 сум коелды. Икенче әйләнде – 150 сум, өченчесендә янә 100 сум төште. Акчаны алдым да чыгып киттем. Тагын салсам, отмаячагымны беләм. Инде болай да палаткадагы һәркемнең карашы миңа төбәлгән, күтәрелеп карарга оят. Бала-чага монда нишләп йөри диярләр төсле. Әле дә аптырыйм: ничек шул чакта акчамны алып калмадылар икән. Бераздан әти дә чыкты һәм без тукталышка таба атладык…

Студент булгач та, сирәк-мирәк кенә иптәш кызлардан бурычка акча алып, лотереяга сарыф иткән булды. Сирәк-мирәк, ягъни ярты елга яки елына бер мәртәбә. Әллә ни зур отыш булмаса да вак-төяк 100-150 сум чыгып тора һәм шуңа да күңел була иде.

Бу юлы билетларны алгач ук, җанга ятмады алар. Белмим, ничек шулайдыр. Ярый, булса-булмаса уйнатырга барып кайтырга кирәк, дип уйладым үз эчемнән. Һәм шул көнне көттем. Бик озак көттем. Бишенче кагыйдә бозылды. Көнендә дустыма шалтыратып, аның уенга бару-бармавы белән кызыксындым.

– Миндә тагын 10 билет бар. Бензин салырга кергән саен бирәләр, әйдә барып карыйкмы соң? – диде ул.

Бу билетлар сатып алган да түгел. Егерме (әллә утызмы шунда) литр бензин яки газ салсаң бирәләр икән аны. Җыенып чыгып киттек.

Андагы кешене күрсәгез! Ярый әле урамда, берәр бина эчендә түгел. Машинада хатын-кызлар күп йөри дигән булалар. Бирегә җыелган ирләргә караганда, хатын-кызлар рульгә бөтенләй утырмый. Әллә җыен юк-барга ышанмыйлар микән? Шулайдыр… Монда килгәнче, көчле җенес вәкилләрен җирдә нык басып торучы затлар, хыялланып күкләрдә очмаучы реалистлар дип уйлый идем. Ялгышканмын, ахры.

Билетларның бер почмагына фамилияңне язасың да, ертып, барабанга саласың. Ул берничә мең “билет почмаклары” арасында әйләнгәч, бер бала аны тартып чыгара. Алып баручы шундагы номерны, язылган фамилияне халыкка яңгырата. Менә шуларга фамилияне язарга дип дустым миңа карандашын сузды да өстәп куйды:

– Минекен яз, яме. Әй, үзеңнекен язсаң да була, отышны барыбер бүләбез.

Монысы да шундый ук хыялый икән, мин әйтәм. Ышанмыйм, дигән була бит әле. Миңа димәгәе… Барысына да аның фамилиясен яздым.

Янымда торган бер абый билет номерларын кәгазьгә язып килгән. 242 билеты бар икән моның. Таксист булып эшләсәң, шул инде. Тагын берсе 280 билетын бер пачка акча тоткандай учлап тоткан да 350 билетлы икенче бер таксист белән ни хакындадыр бәхәсләшәләр. Кемдер ике билетына ышанып, могҗиза көтә. Төрлесе бар. Барысы да ирләр дисәм… Иренә ияреп килгән берничә да бар иде.

Башта салфетка, сөлге, өчен тузан суыргыч, кар себерү өчен щетка, телевизор уйнаттылар. Төп призга – машинага чират җиткәч кенә, коеп яңгыр яварга тотынды.

– Әйдә, кайтыйк, барыбер чыкмый, – дип, дустымны җиңеннән тартам, ә ул сихерләнгәндәй басып торуын белә.

– Билет санында түгел хикмәт, бәхеттә. Бәлки, мин алардан бәхетлерәктер, – ди үзе.

Чыкмады аңа машина.

– Их, бензиным гына әрәм китте монда кадәр килеп. Әйдә, тагын шул ягулык станциясенә барып, бензин салыйк әле, хәзер икенче сезонга лотерея бирә башлыйлар, – диде ул.

Менә сиңа ир заты, менә сиңа ышанмаучы хыялый, дип уйладым эчемнән.

Илдинә ЯДКӘРОВА

Комментарии