Кем кемне уздырыр?

Кем кемне уздырыр?

Август башында РФ Президенты Владимир Путин безнең ил вәкилләренә санкция салган илләрдән продукция кертүне тыйды. Бу һәрнәрсәне гел начарга гына юраучы русиялеләрдә, гадәт буенча, курку уятты. Янәсе, кибет киштәләрендә әйберләр бетмәсме, бәяләр артмасмы? Бәяләр чит илдән продукция керү-кермәүгә генә бәйле түгел анысы, чөнки безнең илдә инфляция яшен тизлеге белән үсә. Русиядә, мисал өчен, узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, инфляция 7,6% тәшкил итә. Европада исә бу сан 0,4% кына. РФнең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев, якын киләчәктә бу үсеш тукталачак кына түгел, ә кими башлаячак, дип ышандыра.

Тик сүзем инфляция турында түгел, ә Татарстан кибетләре киштәләрендәге товарның күләме һәм бәясе турында. Санкция салган илләрдән Русиягә тавык, сыер ите, җиләк-җимеш, яшелчә, сыр һәм сөт продуктлары кертелә иде. Хәзер бу продукцияне кертү тыелды. Ә бит халыкны ашатырга кирәк! СССР заманындагы талон системасы белән хәзерге заман кешеләре мәңге яшәмәячәк! Алдап, урлап, качырып булса да Русия халкы ул товарларны чит илдән ташыячак, әмма бу базар бәяләрен күтәрәчәк.

БАРЫСЫ ДА ҮЗЕБЕЗДӘ ҖИТЕШТЕРЕЛӘ?!

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр иткәнчә, Татарстанда моңарчы чит илдән кертелгән продукцияләргә бернинди дә кытлык булмаячак. Чөнки без барлык азык-төлекне дә үзебездә җитештерәбез һәм республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм сөт продукциясе Татарстан халкы ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тулысынча җитәчәге турында белдерде ул. «Яшелчә утырту мәйданнары кечерәйтелсә дә, Татарстан халкы яшелчәгә кытлык кичермәячәк», – дип ышандырды «Татплодоовощпром» ЯАҖ генераль директоры Раил Зиатдинов та. Дөрес, аның сүзләренчә, җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары утыртуга дәүләт соңгы елларда игътибарны киметкән, һәм бюджеттан бүленеп бирелә торган акча күләме дә азайган. Әмма бу, Русия яки Татарстан үзендә әлеге продукцияне җитештерми, дигән сүз түгел. Мисалга, Татарстанның Югары Ослан районында урнашкан Янбулат авылында гына да менә дигән җиләк-җимеш бакчасы үсеп килә. Раил Зиатдинов сүзләренчә, республикада киләчәктә дә мондый бакчалар булдырылачак. «Польша алмаларын бераз ашамый торырбыз инде, аның каравы, Кытай алмалары ашый башларбыз, бәлки», – дип шаяртты ул ТР Хөкүмәтендә узган брифингта. Ә хәлләр шаяртырлыкмы соң? Кытай алмалары, теккән киемнәре кебек, «сыйфатлы» булса, өстәвенә, «ярамаган тагы бу урысларга!» дип кенә агулап үстерсәләр, илдәге авырулар саны артуын көт тә тор!

Безнең авылда «Яшелчә бакчасы» дигән җир бар. Ул урында, колхозыбыз миллионер булганда, яшелчә, җиләк-җимеш үстергәннәр. Замана җилләре аркасында, бу бакча таралган. Хәзер анда берничә карт алмагач, шомырт кына утыра. Алары да инде кыргыйланып беткән. Мондый бакчалар ул чорда һәр авылда ук булмаса да, колхозларда еш очраган. Арчага кайта торган юлда да элеккеге алма бакчасын күргәнем бар. Ул алмагачлар да, минем туган авылымдагы кебек, кыргыйланып, кибеп, картаеп бара. Ә бит безнең табигый полосада алмасын да, грушасын да, чия, сливасын да үстерергә мөмкинлекләр җитәрлек. Өстәвенә алмага, җәй буе бәрәңгене агулаган кебек, агу сибәсе түгел, казып азапланасы да юк. Тик эш тагын акчага барып тоташа шул…

Моңа кадәр Татарстанда чит илдән кайтарылган балыкларны да сатмаганнар икән. Татарстан кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов бу хакта әйтмәсә, кибеттә сатыла торган семга балыгының Татарстан елгаларында үсүен белми дә калган булыр идем! «Республикада продукцияләрне тикшереп торучы оператив штаб төзелде. Шундый ук штаблар Татарстан районнарында да булдырылды, һәм көн саен кибетләрдәге бәяләрне, продукцияләрне карап, күзәтеп барабыз. Балык продукциясенә килгәндә, без Норвегия яки башка чит илдән кайтартылган балыкларны сатмыйбыз, ә үзебезнең сулыкларда үрчетелгән, үстерелгән балыкларны сатуга чыгарабыз», – диде ул. Шуңа бәйле рәвештә миндә сорау туа: алайса семга балыгы ник шул кадәр кыйммәт соң?

Николай Титов шулай ук сөт продукцияләренә дә кытлык булмаячагына ышандырды. Аның сүзләренчә, Татарстан складларында 500 млн сумлык чамасы терлекчелек продукциясе җыелган. Анда 652 тонна сыер маеннан тыш, коры сөт, эремчек һ.б. продукция дә бар икән.

БЕЗГӘ НӘРСӘ ҖИТМИ СОҢ?

Николай Титов бар да «яхшы» дисә дә, республикада чит илдән кертелгән товарларның кайберләренә кытлык булачагы ачык күренә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары, үз-үзенә каршы килеп булса да, элек чит илдән кертелгән продукцияне санап үтте. Боларга йомырка, чебешләр, бер көнлек чебешләр, инкубатор йомыркасы һәм мал азыгына куша торган ризыклар керә. Чүлмәктәге үсемлекләр, кош итләре дә элек чит илдән кайтартыла торган булган. «Хәзергә йомырка, үрдәк ите, чебешләрне, күпчелек, Нидерланд, Германиядән кайтарта идек. Алар белән кыенлыклар туарга мөмкин», – ди Николай Титов.

МОННАН КЕМГӘ ФАЙДА БУЛДЫ?

РФ Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, чит илләрдән продукцияне кертүне тыю санкцияләргә җавап кына түгел, ә үзебезгә файда да китерәчәк: «Бу, беренче чиратта, үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итү максатыннан эшләнелә. Шулай ук, Русия белән хезмәттәшлек итәргә теләгән илләргә дә ишекләр ачылды дигән сүз», – диде ул, Дәүләт Думасы депутатлары белән Ялтада очрашкач. Президент сүзләренчә, Русия башка илләрдән читләшергә тиеш түгел. «Илебез үссен өчен, без эчке резервларга таянырга тиеш. Шул исәптән, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсешендә өстәмә стимул тудырырга кирәк», – дип ассызыклады ул.

Русия бу мәсьәләдән чыгу юлын тапты кебек. Һәрхәлдә, җитәкчеләребез бездә бар да яхшы икәненә ышандыра. Ә чит илләр бу санкцияләрдән оттымы соң?

Русиягә санкция салган илләрдән продукция кертүне тыю Европа икътисадына шактый зыян китерәчәк, чөнки Европада җитештерелгән товарны андагы халык үзе генә кулланып бетерә алмый, ул илләрнең базары тулы. Мисал өчен, Польша, Литвадан гына да безнең илгә миллиард долларлык товар кертелә торган булган. Бу илләрдән киләсе елга продукция кертү яңартылачак, дип җитәкчелекнең берсе дә өздереп әйтми, чөнки Русия башка илләр белән хезмәттәшлек итә башлады. Төркия, Латин Америкасы белән сөйләшүләр алып барыла, килешүләр төзелә. Инде Бразилиядән делегация килеп китте. Чиратта – Кытай. Инде хәзер үк кытайлылар Русиягә күпләп дуңгыз итен кертергә мөмкинлекләре булуын белдерде. Элек чит илләрдән дуңгыз итенең 30-40%ы кертелә торган булган. Әмма Ил башлыгы моны дөрес түгел һәм үзебездә барын да җитештерергә кирәк дип саный.

Байыйсы көннәр алда әле…

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии