- 20.03.2020
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2020, №11 (18 март)
- Рубрика: Дөнья бу
Узган атнада редакциябезгә Сарман районының Күтәмәле авылыннан Мөдинә апа Солтанова шалтыратты. «Сеңлем, хәсрәтебез зур. Халыкның яраткан мулласын эшеннән җибәрделәр. Хәзер мәчеткә дә барасыбыз килми», – диде ул.
ЭЛЕК – ЯРАГАН, ХӘЗЕР – ЯРАМЫЙ…
Мөдинә апа Әлмәт районының Ирекле авылы мәчетенә үк барып йөри икән. Шундагы хәзрәт өчен борчылып шалтыратуы.
– Ирекле мәчетен заманында шушы райондагы бер түрә ясаткан булган. Мин белгәннән бирле монда мулла булып шушы түрә куеп калдырган Флорид Мортазин исемле хәзрәт эшли иде. Мәчет гөрләп торды. Якын-тирәдәге җиде-сигез авылның халкын берләштереп, мәчеткә җыйнады бу хәзрәт. Ул килгәннән соң күпләр җомга намазына йөри башлады. Шундый гыйлемле: үзәгеңә үтешле итеп вәгазьләр сөйли иде. Рамазан айларында ай буе ифтар мәҗлесләре үткәрде – тагын кайсы авылда бар мондый хәл… Көн саен мәҗлес үткәреп карале син! Без – Сарман районы кешеләре дә чын күңелдән шатланып килә идек бу мәҗлесләргә. Быел да Рамазан айларына аз калып бара бит, быел да шулай күңелле итеп, рәхәт итеп уразалар тотарбыз, дигән идек… Булмады шул! Күптән түгел шушы хәзрәтебезне мәчеттән җибәрүләре турында ишеттек. «Беркайда укымагансың, шулай булгач, башкаларга белем бирә алмыйсың инде син» – дип әйткәннәр. Укымаса соң, безгә – халыкка бирерлек гыйлеме бар иде бит аның. Вәгазьләрен тыңлап туя алмый идек, нинди сорау бирсәк тә, аңлата иде, мәчеттә укулар да оештырды. Һәр дини чараны шундый күңелле итеп үткәрә, мәчете тулы кеше була. Җомга намазларында да шулай. Мин шушы Флорид хәзрәтнең үзен дә Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.гә охшата идем. Тормышы авыр булды: ятим үсте. Үсеп, балигълыкка җиткәч өйләнде, Баласы яшь ярымлык чакта хатыны үлде, йортсыз-җирсез калды. Шушындый хәлдә дә мәчетне ташламады бит ул. Шушы көнгә кадәр җиткерде. Бөтен авыл, күрше-тирә «хәзрәтебез» дип кенә тора, бик яраталар үзен. Гомер буе бушка эшләде, беркемнән акча алмады. Халыкны агартты. Сокланып бетә алмый идек: «Ничек барысын да берүзе башкара икән?» – дип аптырадык. Шушындый кешене эшеннән алдылар, – дип зарланды ул.
Укучыбыз әйтүенчә, Ирекле авылы халкы гына түгел, әлеге мәчеткә килеп йөргән башка район кешеләре дә бу хәлгә каршы. «Безгә хәзрәтебезне кире кайтарсыннар», – диде Мөдинә апа. Һәм без моның мөмкин хәлме, юкмы икәнен ачыкларга керештек. Беренче чиратта «куылган» мулланың үзен эзләп таптык.
Флорид хәзрәт Мортазин безнең белән бик теләп аралашты. Аның үзе өчен дә мәчеттән китәргә кушу таләбе аяз көнне яшен сугу кебегрәк булган. 25 ел буе шушында мулла вазыйфасында торганнан соң, мәчеттән китәргә кушулары мәсхәрәләү кебек, ди ул:
– Бу мәчетне салдырган чакта да, салдырып чыгып, финанс кыенлыклары булган чакта да акча эзләп, төрле оешмалар белән килешеп йөргән кеше идем мин. Җаным һәм тәнем белән халыкка хезмәт итү өчен тырыштым. Бер тиен хезмәт хакы алмыйча, бушлай эшләдем. 2000нче елларда, тормыш алып бару өчен акча кирәк булгач, башка урынга эшкә кердем, әмма анда да мәчетне ташламадым. Мәет булган чакта, аны куярга дип, эштән сорап китә идем. Халык та моны күреп торды, «Берүк, мәчетебезне ташлама, хәзрәт, син булмасаң, җимерелә бу», – дип гел әйтә килделәр. Менә шулай 25 ел буе эшлә-эшлә дә син, һәм бер көнне әйтсеннәр әле: «Син укымаган бит», – дип! Укымагач, шәһадәтнәмә бирмиләр, ә анысы булмагач, эшли алмыйсың. Кануннар шундый. Ә бит мин үзебезнең Әлмәт районында гына түгел, Азнакай, Сарман районнарында да төрле мәҗлесләргә чакырыла торган, хөрмәтле кеше идем. Мине эштән җибәрү мәсьәләсе кем аркасында икәнен дә чамалыйм. Әлмәт районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәтнең һәм җирлек башлыгыбыз Илсур Абдуллинның мине сөймәве аркасында. Чөнки мин дөреслекне, гаделлекне яратам, ә туры сүз әйткән туганына ярамас, диләр. Барысын да сөйләп кенә бетереп булмый. Шуңа өстәп, халык та мине яратып, хуплап торгач, күрәсең, астыртын гына мине эштән җибәрмәкче булганнардыр, – дип сөйли Флорид хәзрәт.
– Ә сезгә мәчеттән китәргә туры киләчәк, дигән сүзне кайчан һәм кем әйтте?
– Үземә туры бәреп әйтмәделәр, тик ярдәмчем булып йөргән кешегә җирлек башлыгы берничә мәртәбә: «Әйдә, җыелыш җыябыз, хәзрәт итеп сине сайлатып куябыз», – дигән тәкъдим ясаган. Ярдәмчем әйткән: «Минем Флоридныкы кадәр гыйлемем дә юк, яшем дә олы, мин мәчетне алып бара алмыйм. Мәчетне яшәтү өчен гел акча табып торырга кирәк, мәчет эшләрен оештыру җиңел әйбер түгел ул», – дип баш тарткан. Әйе, халык белән эшләү, халыкны дингә тарту җиңел эш түгел. Мин, мәсәлән, Рамазан аенда 40 кешедән алып 138 кешегә кадәр көн саен авыз ачу уздырам, Корбан бәйрәменә исә 80 балага бүләкләр хәзерләдек. Моның өчен күпме чапканымны үзем генә беләм. Эштән җибәрелгәннән бирле, мәчеткә башка бармадым. Мөфтияттән «Шәһадәтнамә бирелми», – диделәр дә, димәк, вәкаләтләрем дә бетте, дип, мин киттем мәчеттән. Җомгаларга да башка мәчеткә барам. «Син киткәч яме бетте мәчетнең, без дә бу мәчеткә башка йөрмибез, башкасына барабыз алай булгач», – дип яшьләр килә. Кайчандыр мәчеткә финанс ярдәме күрсәткәннәр дә: «Без Ирекле авылы мәчетенә сине хөрмәт иткәнгә булыштык. Хәзер сине җибәрәләр икән инде, үзләре кемне куялар, акчасын да шул кеше тапсын», – диделәр. Мин үпкәләмим, әмма барыбер бу гадел түгел кебек. Элек ул шәһадәтнәмаләрне беләсезме ничек итеп бирәләр иде? Төрле авыллардан муллаларны җыеп китерәләр дә, өләшеп кенә чыгалар. Ә хәзер имеш, шартлар үзгәргән. Әгәр уку-укымау буенча карый башлыйлар икән, бүген үк Әлмәттәге 20 мулланы мәчеттән алып атарга кирәк. Алып атсыннар, ә безнең урынга кем киләчәк соң менә анысын беркем белми. Бушлай эшләргә кем килер икән монда?! – ди Флорид хәзрәт.
ИКЕ БАШЛЫ ТАЯК ШИКЕЛЛЕ
Бу мәсьәлә буенча сөйләшкән чираттагы кешебез Әлмәт районының Ирекле җирлек башлыгы Илсур Мансур улы Абдуллин булды. Флорид хәзрәтнең вазыйфасыннан җибәрелүен ул да раслады, тик мәчет аңа карап, әлегә ябылмады, дип аңлатты. Җирлек башлыгы мулланың эшеннән җибәрелүендә үзенең катнашы юк дип аңлата:
– Айгөл, үзегез уйлап карагыз инде. Кайчан хакимиятнең дингә кысылганы бар соң? Авыл җирлеге башлыгы буларак, минем бер кайчан да дингә кысылганым булмады. Дин эшен Флорид хәзрәт бик яхшы итеп үзе алып барды. Аны аттестация үтә алмаганы өчен җибәрделәр. Аттестация үтмәү нәрсәдән – димәк белеме җитмидер, дим мин. Аттестацияне мин уздырмаганмындыр бит, Казанда узган ул. Шуңа монысын миннән сорашмагыз. Мин үзем дә моның хакында халыктан гына белдем, – дип аңлата җитәкче. – Безнең авылыбызның мулласы ул, ничә ел эшләгән, халык ярата үзен… Аны сөймим дигән сүз була алмый, без бит икебез дә шушы авыл малайлары, әти-әниләребез бергәләп фермада эшләгән. Минем кысылган юк дин эшләренә. Дөресен әйткәндә, мәчеткә дә шул елына бер: Корбан чалырга гына менәм. Калган вакытта кергәнем дә юк минем мәчеткә, – ди җирлек башлыгы.
Бу мәсьәлә уңаеннан Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановка да элемтәгә чыккан идек. Тик ул «белмәгәннең башы авыртмый» принцибыннан чыгып кына эш итте: «Мин белмим, мин берни әйтә алмыйм», – диде. Ахыр чиктә, Татарстан республикасының Диния Нәзарәте белән элемтәгә чыктык. «Элегрәк муллаларга шәһадәтнәмәне болай гына таратып биргәннәр. Ә хәзер укырга кирәк, дип әйтәләр икән. Әлмәт районының бер авыл мәчете шул сәбәпле мулласыз калган, халык канәгать түгел», – дип аңлаттык. Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, бу очракта берни эшләп булмый. «Шәһадәтнәмәне алу өчен дин әһелләре ике ел саен аттестация уза. Аттестация узу белән, йә вәкаләтләре туктатыла, йә дәвам ителә. Элек шәһадәтнәмәне алу шулай җиңел булгандыр да, тик һәр нәрсәдә тәртип булырга тиеш бит. Теләсә кемне мәчеткә кертә алмыйбыз», – дип аңлаттылар.
Әлбәттә, Диния нәзарәте хаклы, белеме булмаган кеше башкаларга белем бирә алмый да, тиеш тә түгел кебек, әмма бу мәсьәлә ике башлы таяк шикелле тоелмыймы сезгә дә? 25 ел буе тирә-як халык та, башкалар да канәгать булган да, ник хәзер генә «яраксыз»га әйләнгән соң имам? «Без бумаги ты букашка» дигән кебек килеп чыкмыймы бу?
Иске мулла киткәнгә өч атна булган, ә Ирекле авылы мәчетенә яңа кеше әле дә килмәгән. Бу мәсьәлә дә борчый халыкны. Ә әгәр яңа мулланы таба алмасалар? Җиде-сигез авылны берләштереп торган Ирекле мәчете ябылачакмы? Флорид хәзрәт дөрес әйтә, әгәр дә акчалы эш булса, мәчет ишек төбенә чиратка тезелеп басарлар иде: «Мин мулла булам, юк, мин», – дип берсен-берсе уздырып көрәшерләр иде. Тик юк бит. Моны Диния нәзарәтендәге дин әһелләре үзләре дә иң хур проблема буларак гел күтәреп кенә тора. Килми яшьләр мәчеткә! Бушлай эшләргә беркем атлыгып тормый хәзер…
Ә кабат Ирекле мәчетенә кайтсак… Халыкка, бәлки, әнә шул шәһадәтнамәсе булмаса да, 25 ел буе дин гыйлемнәре тараткан имамы кирәктер? Буталчык хәл. Ул да хаклы кебек, бу да…
Айгөл ЗАКИРОВА
Комментарии