Бар иде заманалар…

90нчы елларда иң популяр нәрсә видеомагнитофон булды дисәм, ялгышмам. Торгынлык елларында барлыкка килгән бу техника бөтен халыкны йокысыз калдырды. Телевизордан да түгел, кинотеатрда, видеосалоннарда да түгел, ә өеңдә кассетадан кино карау, җитмәсә, чит илдән кергән эротика-порнухаларны, боевикларны карау могҗиза түгелмени?!

Башта аны бик сирәкләр генә сатып алыр хәлдә булганлыктан, фильм карар өчен төннәрен андыйларның өенә, фатирына җыелышалар иде.

Видео хуҗалары, аны урлатудан куркып, ишекләренә өстәмә йозаклар куйдылар. Авыл кешеләре аны «видик» дип йөртсә, шәһәр халкы «видак»дип исем кушты.

1990нчы елның җәй айлары. Безнең йокыны качырып, якын дусларыбызның берсе видеомагнитофон сатып алды. Аларның туган-тумачалары, дус-ишләре, шул исәптән без дә аларда видеофильмнар, концертлар, туй-кунаклардан видеокүренешләр карыйбыз. Барыбыз да видео магнитофон сатып алырга кызыгабыз. Зур дефицит товар шул.

Көз көне авылда хәбәр таралды. Имештер, Бәрәңгегә берничә видеомагнитофон бүлеп биреләчәк икән, ләкин кемнәргә? Менә бусы билгесез иде.

Администрациядән «хат» юнәтеп, шәһәргә барып аласы икән. Ничек итсәк иттек, «хат»ны кулга төшердек, тик бәясе шомландыра. Дусларныкы сандык кадәрле, кассетасын өстән куя торганы 1600 сумлык булса, бу җыйнак кына, кассетасын да кырыеннан суырып ала, кирегә үзе төртеп чыгара торган затлы «мал»ның бәясе дә… 3000 сум! (сәвит акчасы)

1988нче елда алтылы «Жигули» 9000 сумга алынган иде. Машина кадәр машинаның өчтән бер өлеше кадәр суммага шайтан тартмасы сатып алганга эчтә кортлар кимерсә кимерде инде, тик баш ярылганда күзне кем карап торган… Җитмәгән сумманы туганнардан алып, видеомагнитофонны шәһәрдән алып кайттык.

Гарантия талонында 17нче октябрь, 1990нчы ел дип язылган. Видеомагнитофон үзе стенка өстендә тузан җыеп утыра. Ташларга кызганыч…

Мондый хәлләр әле яңа гына булган кебек. Баксаң, 25 елдан артык вакыт үткән дә киткән. Ул вакытта әле без бик тиздән кәрәзле телефоннар, компьютерлар, интернет пәйда буласын, кибетләр товарлар белән шыплап туласын күз алдына да китерә алмый идек. Кызык, тагын егерме биш елдан соң бүгенге микродулкынлы мичләр, интернет, кәрәзле телефоннар, ноутбуклар турында нинди истәлекләр язылыр икән?

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,

Мари иле, Бәрәңге бистәсе

Комментарии