ТИРӘБЕЗДӘ…МАНЬЯКЛАР

ТИРӘБЕЗДӘ…МАНЬЯКЛАР

Авыруларның төрлесе була. Сырхаулап киткәч, кайберәүләр хастаханәгә юнәлә, икенчеләре үзлегеннән дәвалана башлый. Шифаханә юлын тормышта һәрберебез шактый таптый. Тик бернинди дару, им-томнар, әби-карчыклар, өшкерүчеләр, экстрасенслар да ярдәм итә алмаслык авырулар бар. Мәсәлән, рак, СПИД. Шулай ук шопинг дип аталучы, ягъни кибетләргә йөреп, акча туздырырга яратучылар авыруы да бар.

МИНЕМ ДУСТЫМ – КИНДЕР-МАНЬЯК!

Кибетләрдә яисә базарларда йөргәндә еш кына: «Әни, киндерсюрприз ал инде!» дигән гыйбарәне күпләрнең ишеткәне бардыр. Киндерсюрприз – бер үк вакытта балаларның иң яраткан ризыгы һәм уенчыгы. Ризык дим, чөнки тавык йомыркасына охшатып эшләнгән тышчык шоколадтан тора. Шоколадлы йомырканы бер умыруга, аның эченнән бик матур уенчык килеп чыга. Балаларны күбрәк шул кабырчык эчендәге уенчык кызыксындыра да инде. Уенчыкларның ниндиләре генә юк! Бар да күз явын алырдай зәвык белән эшләнгәннәр, -базарларда тирә-юньгә ямь өстәп, теләсә кемне кызыксындырып, ымсындырып торалар. Алар төрле темаларга багышланып, үткән, бүгенге, киләчәк дәверләрне дә үз эченә ала. Әлеге йомыркаларның бәясе 38-40 сум тирәсе, күпләп сатып алган очракта бәяләр очсызракка да төшә. Малайлар күбрәк машина, самолет, ат, вертолет, хәрбиләр белән кызыксыналар; ә кызларга күбәләкләр, чәчәкләр, курчаклар, җәнлекләр ошый. Уенчыклар колачлаган тематиканы санап бетерерлек түгел. Киндерсюрпризлар белән «җенләнеп», аларны туплау белән шөгыльләнүчеләр саны бихисап. Балалар белән беррәттән әлеге олыларга да йоккан, мин күргән-белгәннәр арасында андыйлар шактый. Мәсәлән, танышым Светлана фатиры музейны хәтерләтә…

Бер үк темага багышланган уенчыклар саны унга җитә. Әмма аларны җыеп туплау – бик кыен, катлаулы гамәл. Шуңа да бу эшкә һәвәсләр уенчыкларны бер-берсе белән алыштыру юлын тапканнар. Шимбә-якшәмбе көннәрендә андыйларның базарларда очрашулары үзе бер бәйрәмгә әверелә. Биредә алар алыш-биреш кенә ясап калмыйча, уенчыкларга кагылышлы төрле яңалыкларны да белеп китәләр: ниндиләре сатуга чыккан, коллекциядә кайсы уенчык җитешми, аны каян юнәтергә мөмкин…Читтән карап торган кешеләргә «киндерманьяклар»ның очрашуы күптән күрешмәгән туганнар кавышуын хәтерләтә. Яңа Савин районы базарларының берсендә киндерсюрприз «җене» кагылганнар һәр атна саен очраша, бирегә ун-унбишләп кеше җыела. Арада төрле һөнәр ияләре бар. Монда алар сөйләшәләр, серләшәләр, уенчыклар алыштыралар, коллекциягә җитешмәгәннәрен сатып та алалар. Аларның бәяләре төрлечә: 20дән алып 120 сумга кадәр. Узган атнада мин дә киндерсюрприз-уенчыклар тормышларында хоббига әйләнгәннәр очрашуына шаһит булдым. Бер ханым 800 сумлык уенчык сатып алды. Ә танышым Халисә мең сумнан артык акча эшләде. Халисә ханым балалар бакчасында эшли, үзенең өч баласы бар. Ипигә дигән соңгы тәңкәләргә ул үзе өчен кирәкле уенчык сатып алырга мөмкин. Бу хәлгә ул бер дә хафаланмый. Чөнки соңрак аларны сатып, күбрәк акча эшләү мөмкинлеге туа. Үзе эзләгән уенчыгын юнәтеп, барлык унысын да туплап, тулы бер коллекция булдырган көн аның өчен зур бәйрәмгә әйләнә. Халисә ханым, эшендә хезмәт хакын тоткарлаган заманнарда, зур коллекциясен сатып, шактый вакыт гаиләсен туендырып торды.

Уенчыклар да мода артыннан куа. Соңгы вакытта бакалар, җәнлекләр, күбәләкләр бик үтемле. «Кечкенә чакта уйнап туймаганга ахры, менә хәзер уенчыклар белән җенләнәм. Психологлар шулай дип аңлатты миңа әлеге халәтемне. Нинди уенчык инде без үскәндә! Киндерсюрпризларны сатып баеп булмас, тик авыр вакытта ярдәме тиде. Әмма әлеге шөгылемнән туктый алмыйм, күптән түгел генә пенсиягә чыктым, һаман уенчыклар асып чабуымны дәвам итәм. Эзләгән киндерсюрприз сатучылар булса, төнге уннарда да өйдән чыгып китәм. Кайчак хәтта ирем дә көнләшеп куя. Шуның өчен кайчакларда аны да үзем белән ияртергә туры килә. Алай-болай минем хакта газетага язарга уйласаң, исемемне генә күрсәтмә, зинһар. Укыгач, бәлки оят булыр үземә, бу шөгыльне ташларга вакыт бит инде, оныклардан, кияүләрдән оят», – дип, эч серләре белән бүлеште «киндерманьяк» дустым Халисә.

ШОПИНГ-МАНЬЯК ЕЛЕНА

Бер көнне танышым Елена үзенә кунакка чакырды. «Дөнья малы җыйганмын бит, и юләр дә инде мин, килеп кит әле. Бәлки берәр нәрсә сатып алып мине коткарырсың. Ипигә дә акча калмады», – дигәч, буш вакыт табып, барып кайтырга булдым танышыма.

Бүлмәсендәге урындыкларга, ятакка җәеп салган товарларны күреп исем-акылым китте. Шифоньер-шкафтагылары хакында әйтеп тә тормыйм. Түшәмгә кадәр шыплап тутырылган тартма-тарма товарларны күреп шаккаттым! Нәрсәләр генә юк биредә: хатын-кыз кием-салымнары, тәрәзә пәрдәләре, өстәл җәймәләре, люстра, аяк киемнәре… Бер сүз белән әйткәндә, тулы бер супермаркет инде!

– Авыру икәнемне дә беләм, тик башкача булдыра алмыйм. Акча алган көнне барлык сумманы тиеннәренә кадәр кибеттә калдырып кайтмасам, җаныма тынычлык таба алмыйм. Хезмәт хакы алган көнне төрле чүп-чар белән беррәттән, ашарга да ризык төяп кайтырга тырышам. Алайса, ачтан кычкырып үләрсең. Инде апаларым, әти-әнием саклап ардылар үземне. Баштарак акча алган көнне эшемә килеп каршы алалар да, өйгә кадәр озатып куялар иде. Алар күздән гаеп булуга, мин барыбер кибетләргә чыгып чаба идем. Туганнарым белән дә шул сәбәпле кычкырышып беттем инде. Менә шундый авыру мин. Ә бит минем кебекләр шәһәрдә бик күп…

Танышым Лена кибеттә сатучы булып эшли. Ике улы бар, безнең балаларыбыз бакчага бер төркемгә йөрде. Көн дә очрашып торгач, дуслашып киткән идек аның белән. Хәтер йомгагын сүтә торгач, бар да, кино кадрларыдай, күз алдыннан үтте. Моннан унбиш ел элек булып узган вакыйгалар йомгагы сүтелде… Сабыйларын соңгы вакытта бакчадан гел үзе алгалады Елена, ире бик сирәк күренгәләде. Ара-тирә оныкларын әбиләре алгалый иде. Бераздан ире балалар бакчасы юлын бөтенләйгә диярлек онытты. Заводларның берсендә цех башлыгы булып эшләүче Анатолий эчүгә сабышты. Шул сәбәпле, аны эшеннән җибәрделәр. Ул инде күптәннән базарга йөк ташучы булып урнашкан икән, үз ишләре белән бик еш базарда кунгалый башлаган. Берзаман ул бөтенләй өйдән үк чыгып китә. Йорттагы бар акчаны чәлеп ычкына, бәдбәхет. Лена ике баласы белән бер үзе торып кала. Ярдәм итәр кешесе булмаганга, тормышта теш-тырнагы белән тырышырга туры килә аңа. Алны-ялны белми көн-төн эшли бичара ханым. Үзе генә тормыш йөген алып бару тәмам кыенлашкач, терәк булырдай берәр ир-ат белән танышып карарга ниятли.

Артем белән ул җәйге кафеларның берсендә таныша. Озын буйлы, чибәр, мут, теле-телгә йокмаучы егет кызыйны биюгә чакыра. Бию тәмамлангач, Ленаны иптәш кызы белән икесен үзе ял иткән йортка дәшеп ала. Төнгә кадәр кәеф-сафа корганнан соң, Артем Ленага ияреп кунарга кайта. Ә иптәш кызы Алина Сергей белән парлаша.

Ике көннән Артем Ленага яшәргә күченеп килә. Кулында нибары ике төенчеге булган егеткә җыену-күченү әлләни мәшәкать тудырмагандыр. Егетне бер бүлмәле фатирда дүртәүләп сыену галәмәтләре дә куркытмаган, ахры. Барыр урыны булмагач, баш өстендәге нинди дә булса түбәгә шатланып, Лена куышына очынып килә «кияү» егете.

Тик ярты ел яшәгәннән соң, «концертлар»ын еш күрсәтә башлый Артем: көн саен эчеп кайтулар, кул белән уйнаулар, Ленаны кимсетүләр…

– Артемның әнисе мине бик яратты, киленем дип, үлеп торды. Безгә бергә яшәргә кварталдан бер бүлмәле фатир да сатып алган иде, тиздән шунда күченергә ниятләдек. Улы тормыш корып, рәтләнеп яшәр дип бик өметләнде ул. Тик ордер кулга килеп керүгә, Артем фатирны сатып, үзе әллә кая юкка чыкты. Үтергәннәр дип уйлап, кайгырышып, милиция аша эзләтеп тә карадык үзен. Хәер, бик тиз эзенә төштеләр качакның. Башкала районнарының берсендә йортка кереп, рәхәтләнеп яшәп яткан җиреннән эзләп табалар аны. Шундый зур суммалары булган егетне кабул итүче бик тиз табылган, күрәсең. Тик ни кызганыч, акчаларын яңа хатыны белән бергә бик тиз туздырып бетергәннәр. Ярты елдан яныма килеп, гафу үтенеп, бергә яшәргә тәкъдим ясаган иде дә, бик тиз «от ворот поворот» ясадым үзенә. Ә мин Артемга ышанып, кредитка машина сатып алган идем, ничекләр түләп бетерәсе булыр инде шуны, – дип зарланган иде Елена икәү бер очрашкач.

Озак та тормый, Еленаны тагын базарда очраттым. Шатлыгы эченә сыймый, яңа «кияү» тапкан! Кияве Роман Молдавиядән безгә эшкә килгән чит ил кешесе икән. Моңарчы бер хатынга йортка кереп торган булган. Ул җан тәслим кылганнан соң, ханымның кызлары аннан әниләре фатирыннан китүен үтенгән. Дуслары Романны Лена белән таныштырганнар. Бернинди документларсыз, пропискасыз бомжны хатын өенә алып кайтып уа-юа, чистарта, киендерә. Тиз арада барлык документларын эшләтеп бирә.

– Аның белән бәйләнеп тә тормас идем, тик кредит түләүләре кыенлашты. Машина йөртергә сәләтле икәнлеген белгәч, шатландым инде. Ичмасам, кеше ташып акча эшләр дә, миңа ярдәм итәр, дип өметләндем. Тик көненә биш йөздән артыгын алып кайтмады шул ул. Бер көнне таныш хатынның туган көненә барган идек. Шунда артыгын эчеп ташлагач, мине начар сүзләр әйтеп кимсетте, акырды-бакырды, өстәвенә кыйный башлады. Моны күреп торган хуҗа, аны йортыннан куалап чыгарды. Иртәгесен төенчеген җыйнап, мин дә коридорга чыгарып ташладым. «Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас» дип юкка гына әйтмәгәннәрдер инде ул. Менә тагын ялгыз калдым. Кредитны ничек түләп бетерәсе булыр! Банк машинаны тартып алабыз дип куркыта әнә. Моңарчы түләгән акчаларны җилгә очырасы килми шул.

Бер көнне өйдәге әйберләрне санап, исәпләп караган идем дә, алтмыш меңлек товар җыйналган икән. Шуларны сатып булса, эш бераз җиңеләер иде ичмасам! Тик менә теге авыруым гына борчый үземне, шопоголиклыгымнан гына аерыла алмыйм. Дусларым, танышларым, якыннарым махсус табибларга күренеп, дәваланырга киңәш итә. Үзем генә котыла алмаячагымны үзем дә аңлыйм. Мин бит шопоголик-маньяк!

Мәдинә НУРУЛЛА.

  ТИРӘБЕЗДӘ...МАНЬЯКЛАР , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии