- 19.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №49 (14 декабрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Беркөнне иртәнге якта подъезд алдындагы асфальтта бер язу барлыкка килде. Яшел төстәге буяу белән, зур итеп, кемдер ир-атка багышлап: «Я от тебя дурею, люблю, мой…» дип язып куйган. Бу йортта яшәүчеләрнең тынычлыгын бозды бу язу. Һәр кешенең миен бер сорау бораулады. Кемнән котыра һәм кемне ярата. Шуннан китте кызыклы тормыш. Күрше-күлән, 80 яшьлек бабайдан алып кечесенә тикле тикшереп чыктылар. Иң кызыгы: 5 катлы өйдә яшәүченең берсе дә күрмәгән язучыны. Парлылар хәләл җефетләрен ныграк култыклады, өйдә яшәүче халык бер-берсеннән шикләнде. Шунысы ачыкланды: парлы яшәүчеләрдән тик 80 яшьлек 2 бабай һәм 3 ир-ат (25-28 яшьлекләр) ялгызлар. 3 егет тә Чаллы кызлары белән йөрмиләр. Әниләре әйтүенчә, интернетта утыралар аралашып. Эте-бете үткән-сүткәндә туктап, язуны укып китә торган булды. И рәхәтләндек. Хәреф таный белгән балага кадәр шул язуны укый. Вакыт-вакыт өлкәннәр фикерләште, гаҗәпләнде:
– Нигә котыра бу Чаллы кызлары? Бер атнадан тормыш үз агымына кереп китте. Ә теге язма яңгыр яуган саен тагын да яктырып, ялтырап китә.
Чаллы кызларының тозагына эләксәң, тиз генә ычкынырмын, димә. Нигә котырасыз сез, кызлар?
Дилбәр ӘХӘТОВА. Яр Чаллы.
Котыру чире ,
Комментарии