- 19.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №46 (20 ноябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Узган санда гына «Табып булмый торган «табибчык» язмасында Теләче районында булган бер вакыйга, дәваланучыларны 3 көн бушка дәвалап, аннары үз акчаларына медикаментлар алырга мәҗбүр итү турында язган идек. Шул язмадан соң, Теләче районыннан шалтыратулар да, хәтта смс хәбәрләр дә байтак булды. «Безнең баш табибның исемен дөрес язмагансыз, ә менә сәркатипнең шундый дорфалыгы – хак сүзләр», – диде шалтыратучыларның берсе.
Чыннан да, баш табибның исем-фамилиясендә ялгыш киткән. Ничек кенә булмасын, моннан әллә ни үзгәрми. Теләчедән шалтыратып зарланучы булды, ул районнан башка шикаятьләр дә байтак, без рәсми сорауны «Ак Барс-мед»ка юлладык һәм анда ситуацияне ачыкладык. Инде менә бу атнада, безнең газетаны Теләчедә укыганнардыр дип, баш табиб белән сөйләшеп аласы иттек. Инде узган атнадагы язмамны, баш табиб Илсур Илгиз улы Галиуллин белән әңгәмәгә алдан ук язылып кую дип бәяләсәк тә була иде.
Илсур Галиуллин белән элемтәгә чыгу бу юлы бик җиңел булды. Ниһаять, газета чыгып ике көн үткәч, мин бу кеше белән элемтәгә чыгу бәхетенә ирештем. Үзем белән таныштырдым да:
– Сезне сүгеп язганда кечкенә генә хата киткән, исемегезне дөрес язмаганбыз. Шуңа күрә сезнең өчен зур мөмкинлек туды, чөнки сез хәзер үз аңлатмагызны да бирә аласыз, – дидем мин.
– Мин үзем сезгә шалтыратырмын дип тора идем әле. Исемемне дөрес язмагансыз һәм мин бу язманы провокация итеп кабул иттем, – диде Илсур Илгиз улы.
– Менә хәзер исемегезне дөресләп язу өчен шалтыратам да.
– Хәзер сез аны язгансыз бит инде, эш узган. Сез шалтыратып та эләгә алмадым дигәнсез, менә бит, эләктегез.
– Кичә дә шалтыраткан идем дә бит, эләгә алмадым. Бүген бәхет басты! Кыскасы, сез Теләче больницасында коммерция эшчәнлеге белән шөгыльләнәсез дип аңладым?
– Нинди коммерция турында сүз бара?
– Сез дәваланырга килүчеләрне 3 көн генә бушка дәвалап, калган көннәрендә акчага дәвалыйсыз икән.
– Минем хәзер сезнең белән сөйләшергә вакытым юк, чөнки табиблар белән киңәшмә уздырасы идек, – диде Илсур Илгизович.
– Ярый алайса, мин сезгә бу сорауларны Сәламәтлек саклау министрлыгы аша рәсми хат итеп юллармын. Үзегез дә күреп торасыз, сезгә шалтыратып җиткергәч тә сөйләшергә вакытыгыз юк, – дидем дә, саубуллашырга мәҗбүр булдым. Кыскасы, Теләче табибына турыдан-туры элемтәгә чыгып та берни үзгәрмәде.
Әле узган атнада Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать язмаган идем, инде бу атнада язып салырга булдым. Табибның исемендә хата китү – провокация булгач, 3 көн генә бушлай дәвалану ничек дип бәяләнә икән?! Сорауны әзерләп татарча салган идем дә, министрлыктагы кыз үзләрендә татарча белүче юклыгын хәбәр итте. Сорауны русчага тәрҗемә итәсе икән. Шулай инде үз дәүләтең булмагач: телең дә юк! Русчага тәрҗемә итеп утырганда, Теләче районының баш табибы үзе шалтыратмасынмы! Вакыт тапкан, шалтыраткан, сөйләшергә дә әзер! Куанычымның иге-чиге булмады.
– Илсур Илгизович, әйдәгез сорауны җылыткычтан башлыйк әле.
– Җылыткыч турында без бөтенләй әйтмәдек. Әле монда, киресенчә, тәрәзәләрне дә ачып куялар. Бу вакытта нинди җылыткыч кирәк булсын инде, тышта да җып-җылы бит.
– Ә өч көн больница хакына дәваланып, калган көннәрне үзең медикаментлар сатып алуга килсәк?
– Әйе, кайвакыт була андый хәлләр, яшермим. Кайвакыт бүлекчәгә берәр (ә кайвакыт хәтта берничә) бик авыр дәвалана торган диагнозлы кеше керергә һәм ике көн эчендә шул бүлекчәгә исәпләнгән бер айлык даруларны «ашап» бетерергә мөмкин. Мин моны дару күләме ягыннан түгел, ә бәясе ягыннан әйтәм. Әйтик, һәр бүлекчәгә ел буенча билгеле бер сумма бүленеп бирелә. Ә авыручылар күп булса нишләргә? Бигрәк тә ел ахырына ул акча кими. Әгәр декабрьдә грипп эпидемиясе булса? Без башка дәваланучыларга акча кайдан алыйк? Тагын бер сәбәп: билгеле бер дарулар больницага кайтып җитмәгән булырга да мөмкин. Андый очракта без дәваланучыга үз хакына алырга тәкъдим итми булдыра алмыйбыз. «Дару юк, бүген син кайтып кит», – дип, дәвалануны өзә алмыйбыз бит инде, аңлыйсыздыр.
– Ә менә шулай үз хакларына дару алдыртып дәвалау законлымы?
– Аңлыйсызмы, без үзебезгә бирелгән сумманы ничек кирәк шулай җиткерергә тиеш. Безнең ашауга билгеле бер норматив, даруларга аерым норматив бар. Әгәр җитми икән, сез нишләргә киңәш итәсез?
– Бу хәл башка районнарда да бармы икән? Алар ничек җиткерә соң?
– Бу әйбер бөтен районнарда да бардыр, чөнки аларга да финанслар җитмидер, дип уйлыйм. Ә менә сез дорфа дип язган сәркатипкә килгәндә, аның кебек яхшы сәркатипне табасы бар әле.
– Анысын белмим, ләкин безгә шалтыратучы бер укучыбыз да аның хакында дөрес язуыбызны искәртте.
Хөрмәтле, табиб әфәнде! Кешеләр бит ул гел начар, яки гел яхшы гына булмый. Менә сез үзегез дә сөйләшкән чакта бик итагатьле һәм хөрмәткә лаек кеше булып тоелдыгыз. Шәхсән үземнең сезгә бернинди ачуым да, начар хис-тойгыларым да юк. Гәрчә: «Менә мин сезне судка бирсәм…» – кебек сүзләр әйтсәгез дә. Ә менә кем өчендер сезнең бик әшәке булуыгызга иманым камил. Менә безне дә кемдер үлеп ярата, ә кемдер күралмый.
Сәламәтлек саклау министрлыгына юллаган хатка килгәндә исә, алар, күп очракта, бөтенләй җавап бирүне кирәк санамый. Айрат Фәррахов министр булганда ничәмә-ничә журналист соравы юлладым – берсенә дә җавап бирмәделәр. Бу юлы җавап бирерләрме һәм ул кайчан килер, белмим. Яңа министрыбыз Гадел Вафин эшен ничек оештыргандыр, күз күрер. Һәрхәлдә, ул җавап кирәк микән инде?! Башка районнар да шулай эшли ди бит.
Иң мөһиме – дәваланган чакта сатып алган даруларның чекларын саклагыз, билгеле бер вакыт аралыгында больницада ятуыгыз хакында белешмә алырга да онытмагыз. Медицина полисыгыз кайсы оешмага караса, шул оешма сезгә даруларның хакын кайтарырга тиеш.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Табибыбыз табылды!,
Комментарии