«Илле меңгә сатып алырга теләүче бар»

«Илле меңгә сатып алырга теләүче бар»

Бигрәкләр дә оста инде безнең халык. Җитмәгән җире, эшләмәгән эше, кылмаган гамәле юк. Булмаган нәрсәдән дә тәм табып, үзенә акча эшләргә өлгерә ул. Әнә, беркөнне Казанның «Авито» игъланнар сайтын күзләп чыгып та, шундый нәтиҗәгә килдем. Гади чүп савытыннан да акча эшли алган халыкка сокланмый тагын нишлисең?

«КҮБРӘК ТӘКЪДИМ ИТКӘННӘРЕН КӨТӘМ»

«Авито» – теге яки бу товар турында игъланнар урнаштыру сайты. Тотылган яисә искергән, тузган товарың бар икән, бу сайт аркылы аны арзан бәягә сатып җибәрергә мөмкин. Шуңа да монда төрле йорт җиһазлары, машина, компьютер, телефон кебек товарларны очсыз бәядән сатып алырга була. Мондый гына товарларны күреп, әллә ни шаккатмассыз, ләкин белдерүләр арасында үзгәләре дә очрый. Әйтик, иң кызыклы игъланның берсе – Русия патшасы Петр беренченең чәй касәсе.

Карап торышка, бу – гади чынаяк. Мондый касә һәрбер өй түрендә дә очрый, аның кай җире Петр беренченеке булуын дәлилләсен ди? Гади Казан кешесенә бу чынаяк каян килеп эләккән диген әле син! Сораулар күп туа, ләкин күзгә төшкән икенче сыйфаты – бәясе. Игълан бирүче бу чынаякны ун миллион сумга сатып җибәрергә риза. Белдерүнең аскы өлешендә «бәя турында килешергә мөмкин» дип тә куелган. Без дә игълан бирүче белән элемтәгә чыгарга булдык.

– Сез урнаштырган игъланда, касәнең Петр беренченеке икәнен ничек белергә була?

Әңгәмәдәшем дәшми, көлә.

– Сез гади йорт җиһазларына да патша исемнәре кушып, аларны кыйммәт бәягә сатасызмы? – дим, көлеп.

– Юк, башка товарларны урнаштырганым булмады. Ләкин бер дустым, «Авито» сайтында юктан да акча эшләргә була дип әйткәч, ниндидер эксперимент үткәрү кызык булып тоелды. Мондый «Петр беренче касәләре» миндә алты штук, – дип дәвам итте ул, көлеп. – Мин юри генә чынаякны патша исеме белән бәйләп урнаштырдым. Ни кызык, шалтыратулар күп. Кызыксынучылар да, бер-ике меңгә алырга теләүчеләр дә очрады.

– Ә бәя буенча сатулашучылар бармы?

– Юк түгел, беркөнне бер ханым илле меңгә сатып алам дигән иде – сатмадым. Беренчедән, илле меңгә алырга риза булгач, бәлки, күбрәк сумма да тәкъдим итүчеләр булыр. Икенчедән, мондый гади чынаякны акыллы кеше илле меңгә сатып алмас бит инде. Сатсам, бәлки, ул хатын миңа аны икенче көнне үк китереп бирер иде.

Изображение удалено.

МИШӘРЧӘ СӨЙЛӘШӘ ТОРГАН ПОПУГАЙ

Шундый кызыклы игъланнар арасында игътибарны попугайлар да җәлеп итә. Юк, аларның төс-кыяфәте, фотосурәтләренә күз салсак, башка кошлардан әллә ни аерылмый да: читлектә утыра торган төрле төстәге ике кош. Ләкин игълан бирүченең үз кошлары турында язылган сүзләрен укый башласаң, «мондый попугайлар миңа да кирәк» дип уйлап куясың.

Бу – гади кошлар түгел икән. Хәзер башкалабызда сирәк ишетелә торган татар телендә нәкъ тә шушы попугайлар сөйләшә. Алай гына да түгел: яшел каурыйлы попугай мишәр диалектында сөйли, ә зәңгәрсу төстәгесе казанлыларча сөйләшә ди. Кошның хуҗасы «попугайлар татар мәдәниятен бик хөрмәт итәләр, чәй, чәк-чәк һәм өчпочмак исен яраталар», дип раслый. Өстәвенә, бу кошлар – яшь патриотлар да икән. Әйтик, бер попугай Татарстан гимнын яттан җырласа, икенчесе шул гимнның кушымтасын җырлый. Бу кошлар – ялгызларга юаныч, калганнарга – куаныч. Артык йөз мең сум акчаң булса, попугайларны алу мөмкинлегең булыр. Ник дигәндә, хуҗа нәкъ тә шушы сумманы таләп итә.

Игълан бирүче белән элемтәгә кереп, сөйләшсәк тә, артык күп мәгълүмат алып булмады, чөнки попугайлар турында санап үтелгән барлык сыйфатлар да ялган булып чыкты. Бер попугай да җырламый да, татарча да, мишәрчә дә сөйләшми икән. Аның каравы, халыкны кызыктырып игъланнар сайтында тора. Безнең халык шулай көләргә ярата бит ул. Ләкин хуҗа үз попугайларын беркемгә бирергә дә, сатарга да җыенмый. Аның өчен бу кошлар – якын дуслар. Ләкин эксперимент максатыннан белдерүләр сайтына кую аңа уңыш китергән. Попугайларны утыз меңгә сатып алырга риза булучы табылган. Алданып ризалашкан, билгеле.

Изображение удалено.ЯЛГАНЫ БЕЛӘН ЧЫНЫН ЭШЛИ

Әйтеп узганымча, бүген эшлим дигән кеше өчен акча табуның нинди генә ысуллары юк. Мәсәлән, шушы игъланнар сайтында берәү ялган акчаны сатуга куйган. Ун сумлык тимер акча бәһасе биш йөз мең сум тора. Гади күз белән карасаң, бу акча башкалардан берни белән дә аерылмый кебек. Тик яхшылабрак күз төшерсәң, бөркет ясалган ягының дөрес урнашмавы күренер. Шуның өчен биш йөз мең сум акчаңны да жәлләмәссең, мондый акча бүтән беркайда да юк бит.

Игълан бирүче үзе бу унлыкка зур өметләр баглый. Ул төрле акча җыючылар бу унлык белән кызыксыныр дип уйлый. Ялганы белән чынын эшләрмен дип хыяллана. Кем белә, бәлки, озакламый тимер ун сумлыкны биш йөз меңгә сатып алучы да табылыр… Ләкин андый акча сатучылар берәү генә түгел шул. Күпләр гадәти унлыкны 25 сумга сатарга да риза, ә кемнәрдер акча бәһасен 100 сум итеп билгели.

ЫШАНУЧЫЛАР КҮП

Башыңны яхшылап эшләтсәң, «Авито»да зур акчалар эшләргә мөмкин. Шулай булмаса, гади чынаякны сатып алырга теләүчеләр дә, татарча попугайларны үзенеке итәргә теләк белдерүчеләр дә табылмас иде. Ни кызык, шушы ялганга ышанучылар да бихисап. Кибеттә үз күзләребез белән күрә торып алынган товар да кайчак начар булып чыга, ә монда интернет аша кемдер кулланган товарны сатып ал. Ярый да, фотосы белән язылганы туры килсә.

Әйтик, шушы ук сайтта фатирлар да сатуга куелган. Бер бүлмәле фатирны 1 миллион 200 меңгә дә, 4 миллионга да сатып алырга мөмкин. Ләкин мондый игълан бирүчеләр арасында алдаучылар да күп була икән. Шундый бер белдерү астына исемсез кеше үзенең алдану очрагын да язып теркәгән: «40,6 квадрат метрлы ике бүлмәле фатирны 3 миллион 400 мең сумга сатам дигән игъланга күз төшкән иде. Фотоларын карап чыктык: йорт матур. Өстәвенә, бөтен уңайлыклары белән дә сатам дигән. Шуңа да игълан бирүче белән элемтәгә кереп, күрешү турында сөйләштек. Ләкин ул башта телефонына биш мең күләмендә акча күчерүне сорады. Ник дигәндә, фатирны күрсәтеп, без риза булмаган очракта, аның йөрүе бушка китмәсен, имеш. Ләкин мондый фатирны кайдан табабыз әле дип уйлап, акча күчердек. Килешү көнендә фатирның подъезд төбендә озак тордык. Ишек ачучы да, шалтыратуларга җавап бирүче дә булмады. Икенче көнне үзе: «Мин сезне ничә сәгать буе көттем, сез килмәдегез дип», шалтыратмасынмы? Кыскасы, эш судка кадәр барып җитә язды. Ләкин ахыр чиктә күчерелгән биш меңне кире кайтаргач кына, бу эшне туктаттык. Хәзер бу сайтка ышанмыйм. Монда мошенниклар гына утыра».

Берәүнең юлы уңмаса, икенченеке уңышлы килеп чыга. Дөрес, өстә әйткәнчә, алдаучылар да, акча эшләү максатыннан әллә ниләр сатарга риза булучылар да күп. Ә менә Казан шәһәрендә яшәүче Рәзилә апа Минһаҗева да бу сайт белән күптәннән таныш. Иске-москы киемнәрен, кирәк-яракларны монда урнаштырып, сата ул. Пенсиядәге хатын-кызлар өчен акча эшләүнең уңайлы ысулы. Товарны фотога төшереп, сайтка урнаштырсаң, шалтыратуларны көт тә тор. Ә товарны алучы игълан бирүче кая чакырса, шунда килергә риза.

– Иске шкафны кая куярга белмичә, озак аптырап йөрдек. Аның бер җиренә берни дә булмаган. Ләкин фатирга ремонт ясагач, аның кирәге калмады, – дип сөйли Рәзилә апа. – Оныгым бу сайтка куеп карыйк дигәч, ризалаштым. Аны чүплеккә чыгарып атарга жәлләр идем дә. Без шкафны өч мең сумга сатып алган идек, белдерүдә дә бәясен үзгәртмәдек. Алучы табылмаса, төшерербез, янәсе. Ике көннән соң бер шалтырату килде. Шкафны үз бәясеннән сатып алдылар.

Кемдер алдау юлы белән акча эшли, кемдер алданып, булганыннан да колак кага. Шунысы кызык: күзгә ачык булып күренеп торган ялганны күрә белми икән халык. Шулай булмаса, гади чынаякны бөек патшаныкына тиңләп, аны 35 мең сумга сатып алырга теләүче табылыр иде микән? Хәер, ялганга корылган илдә мондый сатып алучылар да үз кесәсеннән «чистасын» чыгарып түләмәс шул.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии