- 19.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №15 (18 апрель)
- Рубрика: Дөнья бу
Күпләр яз килүне көтеп ала. Табигать уяна, яшелләнә, дөнья матур төсләргә күмелә. Җылы яктан кошлар кайтуы ямь өстенә ямь өсти. Тик медаль ике яклы булган кебек, язның да тискәре яклары шактый. Кояш карый башлауның беренче көннәрендә үк шәһәр урамнарын су басты. Безнең өй алдына кояш нурлары көннең икенче яртысында гына төшә. Әмма шул берничә сәгать җылыту да җимерелгән асфальтта күлләр барлыкка килүгә сәбәпче була. Подъезддан тукталышка чыгып җитү өчен көймә кирәк. Бу бер безнең ишегалдындагы күренеш кенә түгел. Төркемдәшләрем дә шундый ук проблемадан зарлана. Тукталышта, ишегалларында җыелып торган кар сулары белән азаплана торгач, халык чыгу юлын тапты: барысы да резин итекләр алып киде. Әй мактадылар, әй рекламаладылар инде ул итекләрне! Үзе җылы, үзе су үткәрми, имеш. Колхоз базарындагы сатучы хатыннар ул көннәрдә акчаны пачкалап эшләде. Телевизордан да резин итек кигән кызларны күрсәттеләр, барлык газеталарга да язып чыгардылар. Резин итек дизайнерларына да эш булды. Чәчәклеләре, төрле төслеләре, үкчәлесе, яссы табанлысы… Мактадылар, мактадылар да, халык шуңа күчеп беткәч, резин итек зарарлы икән дигән хәбәр тараттылар. Арзан резиннан ясалган мондый итекләр аякны сулатмый һәм аларның ниндидер химик матдәләре, аяк тирләү аркасында, кеше тәненә сеңә икән. Әгәр шулай булуын теләмәсәгез, кыйммәтле резин итек сатып алырга кала.
Әле яз галәмәтләре зур-зур күлләвек, кышын юлларга сипкән ком аркасында барлыкка килгән пычрак белән генә бетми. Кар астыннан чыккан чүп-чар, үләксәләрне, иске-москыны күргәч, күңелләр болганып, башлар әйләнә.
Парин тукталышы каршында бер медицина оешмасы бар. Аның каршындагы чүп-чарны күрсәң! Нәрсә генә ташламаганнар! Буш шешәләр, чипсы, шоколад кәгазьләре, агач ботаклары… Үзебезнең шулкадәр шапшак, тәртипсез, тәрбиясез булуыбызга исем китә. Яндагы чүплек савытына да ташлап була бит инде ул кәгазьне! Юк, безгә җиргә атып китәргә кирәк! Җир ана әле дә түзә инде! Параллель төркемнән Саша исемле егет узган ел Англиядә булып кайткан иде. Анда җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыелган икән. «Урамда сигарет тартып баручылар бер без – Русиядән килгән туристлар гына идек», – ди ул. Инглизләр эшли алганны, ник соң безнең илдә эшли алмыйлар? Аларда чисталык саклау буенча законнар да кырыс, халык ул законнарны үти дә. Ә бездә законына да, чисталыгына да төкереп бирәләр. Аннан теге җирем авырта, бу җиремдә чир таптылар, балабыз авырый дип, тик зарланып йөриләр! Соң ул авырулар шул шапшаклык, пычраклык аркасында килеп чыга бит инде!
Мин яши торган подъезд ишегенә беренче катның тәрәзәсе туры килә. Шул тәрәзә каршына, биеклеге берәр метр бар микән, ниндидер бер корылма ясап куйганнар. Көннәр җылытуга, кар астыннан, шул корылма түбәсендә нинди генә чүпләр чыкмады. Үлгән күгәрчен дә бар хәтта! Безнең йортның беренче катында офислар урнашкан. Шул күгәрчен үләксәсе тәрәзәләреннән күренеп тора бит, юк, берәү дә чыгып алып атмады шуны. «Кулымны пычратканчы, үләксә карап утыруым яхшырак!» – дигәннәрдер инде. Коммуналь хезмәт күрсәтүчеләрнең дә шул корылма түбәсенә дә, ишегалдындагы чүп-чарга да әллә ни исләре китмәде.
Язын ачуны чыгарган тагын бер нәрсә – шәһәрдә этләр күбәю. Иске фатирда торганда, өй тирәсендәге этләрнең исәбе-хисабы юк иде. Күрше йорт подвалында бик озак яшәде алар, мин күченеп киткәч тә шунда калдылар. Якында гына балалар бакчасы, сабыйлар көн дә шул этләр яныннан узып йөрергә мәҗбүр. Кыргый эттә нинди генә авыру булмас та, ач хайван ни генә кыланмас. Шул этләрне берәр приютка урнаштырып буладыр бит!? Яңа урынга яшәргә күчкәч тә, этләрдән котылып булмады. Базар тирәсендә аларга хуҗасыз мәчеләр дә өстәлде әле. Бер күрше карчыгы, канализация люгы өстенә шул йортсыз хайваннарга ашарга ташый. Астан менгән җылылык аркасындамы, теге калдык-постык ризык әллә нинди исләр чыгарып ята. Аннан соң микроблар каян үрчи дип баш ваталар. Әгәр үзебез ул чисталыкны сакламасак, меңләгән урам себерүчене эшкә алсаң да ишегалларыбыз чиста булмаячак. Үз артыннан җыештырып йөрергә балаларны да өйрәтергә кирәк. Юкса, бу чүп-чар баткаклыгыннан башыбыз чыгасы юк. Хәер, автобустан төшкәч, анасының кулындагы билетын тукталыштагы чүп савытына салмыйча, җиргә ташлап китүен күргән баладан нинди чисталык саклаучы чыксын? Тәртипсезлек, тәрбиясезлек безнең канга сеңгән, моны берничек тә үзгәртеп булмас, ахры. Канны үзгәртсәк кенә инде…
Лилия ЛОКМАНОВА.
Яз «матурлыгы» ,

Комментарии