Гагаринны каршылау

Гагаринны каршылау

Газетабызның узган санында “Гагаринның татар дусты” дигән язмада космонавтика отрядындагы беренче егете Марс Рафиковның ничек галәмгә очмый калуы турында сөйләгән идек. Бүген аның «Мы, парни, из отряда ИКС» дигән документаль кыйссасыннан бер өзек тәкъдим итәбез. Аны татарчага танылган журналист Гөлсинә Хәмидуллина тәрҗемә итте. Әлеге кыйсса тулысынча «Мәйдан» журналының быелгы апрель-май саннарында дөнья күрәчәк.

14 апрель, 1961 ел.

Гаҗәеп җылы һәм аяз иртә иде ул. Күк йөзендә ник кенә бер болыт әсәре булсын! Очучы халкы сөенеп туймаслык күк йөзе. Нигәдер күңел генә үз урынында түгел. Төнне йокламый уздырганга микән? Узган көнне безнең һәркайсыбызга да бәяләп бетерә алмаслык бүләк – Кремльнең Зур Сараенда узасы тантаналы кабул итүгә чакыру салынган конверт тапшырганнар иде. Гап-гади бер очучының, ягъни мәсәлән минем, шундый югары кимәлдәге кабул итүгә килүемне сорасыннар әле! Каушарсың да монда. Шул ук конверт эчендә Кызыл мәйданга керү өчен (ә анда беренче космонавт Юрий Гагаринны каршылау тантанасы булачак) пропуск та бар иде.

Чакыруны кулга алуга, Мәс­кәүгә кайчан юлга чыгасыбыз, ничек киенәчәгебез хакында кызып-кызып киңәшләшә башладык. Башлыгыбыз Евгений Анатольевич Карпов исә сүзне кыска тотты. «Югарыдан» хәрби форма кимәскә, кабул итү вакытында белән танышлыкны белгертмәскә тәкъдим иткәннәр.

Әһә, менә ничек икән!!!

Сәгать унберләргә Кызыл мәйдан тирәсендә булырлык итеп юлга кузгалдык. Белдекле шоферыбыз Володя «Пазигын» куяр өчен урын эзләп тапты да, без, берничә тикшерү посты аша узып, шатланган-дулкынланган хәлдә, тиешле урынга юнәлдек. Безнең пропусклар «А» трибуна­сына иде, ә ул исә Мавзолейга барып тоташучы дипломатик трибуна янәшәсендә икән. Һәркемнең күңеле күтәренке, бәхетле йөзләрдә елмаю балкый. Бутербродлар, кайнар эчемлекләр, чәчәкләр тәкъдим итеп, рәт араларында мөлаем туташ-ханымнар йөреп тора…

Сәгать телләре уникегә якынайган саен, халыкның сабырсызлыгы көчәя барды. Без дә дулкынланабыз. Төркемебезгә игътибар иткән кеше күренми: Җирнең беренче космонавтын каршыларга кем генә килмәс! Әнә, әти кешеләр улларын җилкәләренә атландырганнар – киләчәктә Галәмне яулыйсы малайлар беренче космонавтны күреп, хәтерләренә сеңдереп калырга тиеш. Әлеге очышка кагылышыбыз булган һәм әле күптән түгел генә өлкән лейтенант Гагаринны Мәскәү яны аэродромыннан Байконурга озатып калган кешеләр булсак та, аны-моны сиздермибез: «А» трибунасында совет космонавтларының беренче отряды да басып торганны беркемгә дә белгертәсе түгел…

Каршылаучы халык ташкыны өстеннән гөрелте авазы тәгәрәп үтте – машиналар кортежы мәйданга якынлашып килә иде. Кыска гына вакыт аралыгында үз итеп, яратып өлгергән Юраны ничек кенә булса да күреп калыр өчен бөтенесе дә гасабиланып муеннарын суза, аяк очларына күтәрелә башлады. Кинәт тирә-юнь тып-тын булып калды, хәтта янәшәдәгеләрнең сулаганы да ишетелә иде. Аннары янә дәррәү кул чабулар, сәламләү авазлары яңгырады – Мавзолей трибунасында Партия, Хөкүмәт җитәкчеләре һәм үзенең якыннары белән Юра пәйда булды. Әмма күпме генә азаплансак та, без басып торган урыннан Юраны күреп булмый иде. Мин аның трибунаара мәйданчыкта басып торучы әти-әнисен, кулъяулык белән еш-еш күзен сөртүче Валентинаны күреп алдым. Партия Үзәк Комитеты секретаре Ф.Козлов митингны ачып җибәрде һәм Гагаринга сүз бирде. Юраның сүзе кыска булды. Үзенә шундый олы ышаныч белдергән Хөкүмәткә һәм космик корабльне төзүдә катнашкан галимнәргә, инженерларга, техникларга, эшчеләргә рәхмәт әйткәннән соң, тирән ышаныч белән, дуслары – очучы-космонавтларның да теләсә кайсы вакытта космик очышка әзер икәнлекләрен белдерде Юрий. Безнең, янәшәдә генә аның тавышын тыңлап, әлеге тарихи очышның уңышлы төгәлләнүенә ихластан шатланып торуыбызны белде микән ул?!

Мине Юраның бернинди кау­шау әсәре булмаган яңгыравык тавышы хәйран калдырды. Меңәрләгән ватандашлары гына түгел, ә бөтен Җир шары халкы алдында чыгыш ясау бит бу. Мондый ихтыяр көче һәркемгә дә бирелми. Хәер, ул инде үзенең бөтен кичерешләрен Куйбышевтан Мәскәүнең Внуково аэропортына юл алган «Ил-18» бортында ук бер йодрык итеп төйнәгән булгандыр!..

Никита Хрущев та чыгыш ясады. Ул халкыбыздагы куәтле иҗади көчләр белән бергә, акыл һәм фәннең җимергеч сугыш көчләрен җиңеп чыгасына тирәнтен ышануы хакында сөйләде. Берничә сәгатьләр дәвамында Кызыл мәйдан буйлап елгадай халык ташкыны агып торды. Транспарантлар, Юрий Гагарин портретлары (кай арада шулкадәр портрет әмәлләп өлгергәннәр диген), әти-әниләр җилкәсендә — кулларына төрле төстәге нәни флаглар һәм шарлар тоткан бала-чага…

Ул арада Кремльнең Зур сараена барыр вакыт та килеп җитте. Без дә, акрын гына булса да, Мавзолейга якынлаштык…

Менә безнең төркемгә дә хәзер трибуна­дагы­лар­ның барысы да күренә инде. Үзәктә – Юра. Аның игътибарын җәлеп итү өчен, Борис Волынов белән икебез, бер-беребезгә янәшә басып, 1нче космонавтның дублеры Герман Титовны күтәреп алдык та, җилкәләребезгә утырттык. Отряд бердәм рәвештә өзек-өзек итеп: «Ю-ра! Ю-ра!» – дип кычкырырга тотынды. Мәш килгән халык ташкыны арасындагы нәни генә «утраучыгыбызны» Юрага бик тә күрсәтәсебез килә иде шул. Аннан соң күпме еллар узды менә, әмма әле дә күз алдымда: Гагарин Е.Фурцева белән А.Микоян уртасында басып тора, ә Н.Хрущев инде трибунада юк иде…

Күпме генә тырышсак та, Юра һаман әле безне шәйләми иде. Ул, игътибарын бөтен мәйданга тулаем юнәлдергән хәлдә, елмаюлы карашы белән биредәге һәрбер кешене сәламләп өлгерергә тырыша иде кебек. Ә без исә һаман аның күз уңыннан читтә калабыз. Тавышыбыз өзелердәй булып, «Ю-ра!» – дип кычкырабыз да кычкырабыз.

Һәм кинәт – менә могҗиза! – Фурцева (ни дисәң дә шул!), игътибарын җилкәләренә олы кеше утыртып, кыргыйларча акыра-бакыра атлаучы тыгыз төркемгә игътибарын юнәлтте… Аннары елмаеп Юрага таба иелде дә нәрсәдер әйтте. Һәм Юра дусларын күреп алды! Баш өстендә кулларын изәп безне сәламләде дә, шуннан соң инде төркемебездән күзен дә алмады. Елмаеп, Фурцевага нәрсәләрдер сөйләде, аннары Микоянга да безне күрсәтте – тегесе дә безгә кул изәде. Дөресен әйтергә кирәк, бу мизгелләрдә минем хәтта тамагыма төер тыгылды, күзгә шатлык яше бәреп чыкты…

Шулай итеп, тантанага «рәхим итүебезне үтенүче» чакыру кәгазьләребезне күрсәтеп, без Сарайга килеп кердек. Келәм җәелгән киң, сөзәк баскыч истә калган. Басма саен, ике яклап, кулларына чәчәкләр тоткан, кар кебек актан киенгән егетләр һәм кызлар (алар миңа дөньяның иң матур егет-кызлары булып тоелды) баскан иде. Болар арасында, өч-дүрт кешелек ара калдырып, җете кызыл күкрәкләренә ике рәт ялтыравык төймәләр тагыл­ган хәрби киемдәге фанфарачылар тора. Килеш-килбәтләре тегеләрнекеннән һич тә кайтыш түгел. Күзләрне камаштырырлык менә шушы тере коридор аша үзебезнең урынга таба үттек. Баскыч аралыгы өстендәге балконда – җыелма хор. Шәхсән мин үзем әлеге әкияти күренешләрдән өнсез калдым. Шушы көнгә кадәр безнең егетләрдән бирегә берәүнең дә аяк басканы булмагандыр дип беләм.

Эчемнән генә безгә юл күрсәткән дежурныйга рәхмәт укыйм. Әлеге искиткеч зур бәйрәм-тантананың герое килеп чыгасы урын да бик әйбәт күренә икән моннан. Бераз тынычлана төшеп, тирә-ягымны караштыра башладым. Георгий залында, керү уңаеннан ерак түгел генә, Хөкүмәт әгъзалары һәм чит ил кунаклары арасында Югары Советы Президиумы Рәисе Л.Брежнев басып тора. Ишек янында ук диярлек яшь кенә бер кыз белән (мөгаен, оныгыдыр) көлә-көлә сөйләшеп торучы А.Туполев күзгә чалынды – аның бу залда үзен хуҗа итеп хис итүе күренеп тора иде.

Менә астагы дежурныйларның үз-үзләрен тотышыннан тантаналы сәгатьнең якынлашуы сизелде. Ниһаять, көтелгән минут җитте – алда Ю.А.Гагарин, Н.С.Хрущев, космонавтның әти-әнисе, Валя Гагарина (аны Нина Петровна Хрущева култыклап алган иде) пәйда булдылар. Чагыштырмача якын арадан үз күзләрем белән җир йөзендәге атаклы кешеләрне күрүдән тезләрем калтырана башлады, йөрәк күкрәктән сикереп чыгардай булып тибәргә тотынды…

Аста исә – нәни генә тоткарлык. Гагарин белән Хрущев, елмаешып, нәрсә турындадыр җанланып сөйләшәләр. Фанфарачылар әзер тора. Менә хәзер аңлашылды: Хөкүмәт башлыгы 1нче космонавтны, хәрәкәтне беренче булып башларга кушып, җиңелчә генә алга этә икән, Юра исә кулы белән Никита Сергеевичка ишарәли… Хрущев юлын тапты тагын – Гагаринны иңеннән кочып алды да алга әйдәде һәм алар икесе бергә атлап киттеләр. Ритуал бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланган иде: каршыланучылар хәрәкәткә килү белән, фанфарачылар бердәм рәвештә торбаларын югарыга юнәлттеләр. «Всем! Всем! Всем!» сигналы яңгырауга, егетләр һәм кызларның баш очыннан һавага чәчәк бәйләмнәре очты. Хор «Иван Сусанин» операсыннан «Славься!» җырын башкарды. Көчле алкышлар яңгырады.

Әлеге дә баягы, Юрадагы ихтыяр көченә шаккатып торам. Мин биредә алган тәэсирләремнән һәм үземне чолгаган тантаналылыктан аңымны югалтыр хәлгә җиткән булсам, кичәге лейтенант, тик­тормас һәм такылдык Юра, ышанычлы адымнар белән, келәм җәелгән юлдан атлый иде. Гомере буе көчле алкышлар яңгыры астында Кремльнең Зур сараена юнәлүдән башканы белмәгән кеше диярсең, валлаһи…

Менә алар «безнең» мәйданчыкка килеп керде. Юраның дуслары белән очрашуга чиксез шат икәнлеге күренеп тора. Ул, ярсып-ярсып, ике куллап безнең һәркайсыбызның кулын кыса. Менә ул, киң итеп елмаеп, минем янга килде: «Исәнме, Марс!» «Котлыйм, Юра!» Түзә алмадым, аны кочаклап алдым. Бер-беребезне аркалардан кагабыз. Кинәт колак артымда: «Юра, киттек, безне көтәләр!» – дигән тавыш ишетелде. Никита Сергеевич, Юраны җиңеннән тарткалап, залга таба әйдәде. Хрущевны шулай якыннан беренче тапкыр күрүем иде. Аның кояшта янган киң йөзе, сирәк чал чәчләре һәм битендәге эре миңе күзгә ташланды. Тавышына да игътибар иттем. Радиодан ишеткән тавыш түгел иде бу, ничектер, өйдәгечә, әтиләрчә яңгырый иде ул…

Георгий залына кергәннән соң, алар халык арасында (гәҗит репортажларында, мәҗлестә 5000 кеше катнашкан, дип язылды) күздән югалды. Без дә залга үтеп, бөтен составыбыз белән Грановитая палатадагы өстәлне сайладык.

Шулай итеп, «кешенең дөнья­да беренче тапкыр космик киңлек­кә очышын уңышлы гамәлгә ­ашыруны тәэмин иткән галимнәрнең, инженерларның, техникларның, эшчеләрнең һәм беренче совет космонавты Гагарин Юрий Алексеевичның тиңдәшсез батырлыгы хөр­мәтенә» (чакыру текстында шулай язылган) багышланган тантана башланып китте.

Бөтен вак-төякләренә кадәр хәтерләмим, әмма кайбер эпизодлар истә әле. Хрущев бик тә дәртләнеп-канатланып чыгыш ясады. Совет халкының фантастик казанышы уңаеннан ихлас шатлануын һәм горурлык хисе кичерүен әйтте ул. Аннары инде СССР Югары Советы Президиумының майор Ю.А.Гагаринга Советлар Союзы Герое исеме һәм «СССРның очучы-космонавты» дигән дә­рәҗә (әлеге дәрәҗә 12-14нче апрельләр арасында булдырыл­гандыр дип уйларга нигез бар) бирү турындагы Указы игълан ителде. Күпсанлы тостлар яңгырады… Әнә шул рәвешле, илнең иң югары җитәкчелеге дә, бөтен халык кебек үк, шатланып күңел ачты ул көнне. Мәҗлес төн уртасында гына тәмамланды…

Сәхифәне, «Безнең гәҗит» өчен, эзтабарларның «Хәтер яктысы» берләшмәсе җитәкчесе, «Сүз» нәш­риятының баш мөхәррире Шаһинур Мостафин әзерләде.

Комментарии