- 19.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №11 (16 март)
- Рубрика: Дөнья бу
Менә, ниһаять, шәхсән үзем өчен бик озакка сузылган кебек тоелган Яңа ел яллары узып та китте. Яратмыйм мин болай озакка сузылган ялларны, ләкин һәр нәрсәнең бер уңай ягы була дигәндәй, ун көнлек ялларның да бер отышлы ягы бар: күптән күрешмәгән дусларың, туганнарың белән очрашу өчен җай чыга.
Шул ялларның берсендә апамнарга кунакка кайттык. Хәл-әхвәлләр сорашкач, сүз балаларга, мәктәптә, балалар бакчасында үткәрелгән чыршы бәйрәмнәренә, Кыш бабайның балаларга алып килгән «бүләк»ләренә күчте.
– И нанкай, балалар түгел, үзем дә ышанам әле мин Кыш бабайның барлыгына, – димәсенме апа, хисләргә бирелеп.
Кычкырып көлеп җибәргәнемне сизми дә калдым.
– Юләрләнмә инде, апай. Кеше көлдереп утырасың, – дим, әле һаман көлүдән тыела алмыйча.
– Нишләп инде, ышанам шул. Яңа ел төнендә могҗиза көтеп, йокыга китә алмый ятам, – ди апам.
– Син түгел, инде малайларың да күптәннән ышанмый Кыш бабайга, – дим мин аның саен.
– Алай димә әле син, наным, Бөек Устюгта, Лапландиядә яши, диләр бит аларны. Син ышанмыйсыңмы?! – дип тәкрарлады апам, нидер исбатларга тырышып.
Апамның хыялларга бирелеп сөйләгәнен елмаеп кына тыңлап утырдым мин. Кыш бабайлар турындагы күзаллауларын җимереп, бәхәсләшеп утырырга җөрьәт итмәдем. Хыяллансын рәхәтләнеп, тик ышана бирсен! Ул мизгелдә апамнан әле мин хәтта ак көнләшү белән көнләшеп тә куйдым. Әнә бит, ничек үзе өчен әкияти бер дөнья тудырып, Кыш бабайларның барлыгына ышанып, Яңа ел төнендә могҗиза көтеп, яхшыга өметләнеп яши.
Эх, безнең дә бар иде ул Кыш бабай белән Кар кызының киләчәгенә чын күңелдән ышанган чаклар. Җиргә тәүге кар төшүгә үк, әтиебезне: «Чыршы бизик инде», – дип аптыратып бетерә идек. Өйдә чыршы бизәгән көн – бәйрәм көн белән бер иде. Шуннан башлана торган иде инде Чыршы бәйрәменә әзерлек. Мәктәптә яисә балалар бакчасында, Кыш бабайга сөйләргә дип, шигырьләр бирәләр, җырлар өйрәтәләр. Әти-әниең сиңа матур күлмәк ала. Әниең шул күлмәгеңнең итәк очларына, җиңнәренә берсеннән-берсе матур мишуралар тегеп куя. Кергән һәркемгә киеп күрсәтә-күрсәтә, ул күлмәк пычранып бетә торган иде. Әнием күлмәкне юып, яңадан бизи иде.
Матур киемемне күрсәтеп, Кыш бабай янәшәсендә бөтерелеп йөрүләрем әле һаман истә. Кыш бабай белән, аңа якын килмичә генә (Кыш бабайга тиеп китсәң, боз кебек катып каласың, дип куркыта торганнар иде безне) төшкән фотосурәтләр әле һаман саклана миндә.
Бераз үсә төшеп, Кыш бабайга ышанмый башлагач та, аның янына басып, берәр матур шигырь сөйлисе яисә җыр җырлыйсы килгән чаклар күп булды. Үзем әни булгач та: «Менә балам белән бергәләшеп янәдән Кыш бабай килүенә шигырьләр өйрәнербез, чыршылар бизәрбез», – дигән якты уйлар да бөреләнгән иде күңелем түрендә. Ләкин, ни кызганыч, балалар бакчасына йөрүче дүрт яшь ярымлык улым быел Кыш бабай белән Кар кызының барлыгына ышанмаган булып чыкты. Минем: «Улым, матур шигырьләреңне сөйләдеңме соң Кыш бабай белән Кар кызына, бүләк бирделәрме сиңа?» – дип соравыма, ул серле итеп елмайды да: «Өйрәнгәч, сөйләдем инде, әни, тик Кыш бабай юк бит ул. Бәйрәмгә Кыш бабай булып киенеп, Фәләннең әтисе килгән иде», – димәсенме. Сүзсез калдым.
Өйгә кайткач та, Кыш бабай белән Кар кызының барлыгын, аларның безгә бик ерактан килүләре турында булдыра алганча аңлатырга тырышып карадым – файдасы булмады. Улым, Кыш бабай биргән күчтәнәчләр пакетын бер кат карап чыкты да: «Әни, мин зур инде. Ә син кечкенә әле, шуңа күрә Кыш бабай белән Кар кызына ышанасың», – дип әйтеп куйды. Менә сиңа мә! «И улым , тумас борын картаеп утырасың», – дип, авыр сулап, аркасыннан сөеп куйдым үзен. Кыш бабайга бүләк сорап хат язса да, улым анысын да үзенчә хәл итеп куйды. «Аңа ышанып тормагыз, әни, акчагыз булганда, үзегез алып кайтырсыз инде», – диде ул. Өйдә чыршы куюга да каршы килде. Әллә нишләп, кирәксенмәде. «Ә гөлләреңне кая куясың», – дип кенә, идәндәге гөлләргә ымлады. Бер-ике җиргә эленгән мишуралар да булмаса, өйдә Яңа ел рухы сизелми дә каласы иде быел. Бер яктан, улымның җайлап кына олыларча сөйләшә белүе, үз фикерен җиткерүе сөендерсә, икенче яктан, сагайта торган нәрсәләр дә бар иде. Кыш бабайның, Кар кызының һәм могҗизаларның барлыгына да ышанмагач, нинди балачак инде ул, ә?! Кыш бабай белән бергәләшеп уйнап-көлеп, җырлап-биеп тә йөрмәгәч, бәйрәмнең ни яме бар? Шәхсән әле мин үзем дә, апам кебек, Кыш бабайларның барлыгына ышанып, Бөек Устюг яисә Лапландиягә барып кайтырга хыялланып яшәмәсәм дә, Яңа ел төнендә теләгән теләкләрнең чынга ашачагына өметләнеп яшим. Өметсез шайтан гына ди!
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,
Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы
Комментарии