- 19.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №2 (18 гыйнвар)
- Рубрика: Дөнья бу
Яңа ел килгәнне күпләр зарыгып көтеп ала, аңа һәрберебез зур өметләр баглый. Аждаһа елы да, нәкъ башкалары кебек үк, безгә сюрпризларын алдан әзерләп куйган. Бәйрәмнәр узуга, әлеге сюрпризлар дулкыннарына мин дә чумдым.
РӘХӘТКӘ ЧЫКТЫК …
И, рәхәт тә соң иркенләп, озаклап ял итүләре! Тик ун көнгә сузылган бәйрәмнәрдән соң, һәрберебезнең көндәлек мәшәкатьләре башланды. Үзем иң беренче булып саклык банкына юнәлдем. Эчкә килеп керүгә, биредәге тәртип, тынычлык күзгә ташланды. Искитәрлек хәл: халык шактый җыелган булса да, чират тәгаенләп кычкырышу-сатулашулар ишетелми. Моның серенә бик тиз төшендем: биредә терминал булдырып, тәртип оештыру эшен электроникага йөкләгәннәр икән. Мин дә әлеге галәмәтнең бер төймәсенә басып, үземә кирәкле талон алдым да, чиратымны көтәргә керештем. Әлеге талонда бар да аңлаешлы бәян ителгән: чират номеры белән беррәттән, минем алда ничә кеше булуы хакында да язылган. Чират җиткәнлеге аерым таблода язылып, залның теләсә кайсы почмагыннан күренеп тора. Ерактан начар шәйләүчеләр өчен булса кирәк, вокзаллардагы кебек, микрофон аша игълан итү дә көйләнгән. Зал тулы кеше, бар да каушамый- кабаланмый, тыныч кына утырып тора. Әлеге бик уңайлы замана техникасы тирәсенәрәк барып бастым да, чакырганнарын көтә башладым. Банкка бер-бер артлы килеп кергән олы яшьтәгеләр, башта элеккечә чират алырга теләп, кем артыннан икәнлекләрен белешәләр дә, теге автомат хакында ишетеп, югалып калалар. Аптырап, кире борылып чыгып китүчеләр дә булды. Шунда бер әбигә булышкан идем дә, калганнарына да әлеге терминал белән эш итү тәртибен аңлатырга туры килде. Аеруча үзебезнең әбекәйләребез шатланышты: ана телендә аңлатып биргәч, бик тиз истә калдырдылар. Никадәр рәхмәт сүзләре, изге теләкләр ишеттем мин анда! Шулай аралашкан арада чиратым җиткәнне сизми дә калганмын. Миңа хезмәт күрсәтүче Арина исемле кыздан сорыйм:
– Яңача эшләүнең файдасын, халыкка кирәклеген сизәсезме?
– Әйе, хезмәт күрсәтү күпкә җиңеләйде, залда тавыш-кычкырышлар бөтенләй бетте. Тәрәзәбез тирәсендә өелешеп, комачаулаучылар булмагач, без дә тизрәк башкарабыз эшебезне. Су буе чиратлар да юк хәзер, бар да тыныч. Әлеге гамәл безгә дә, клиентларыбызга да бик кирәк, файдалы, – диде Арина, минем документлар белән эшләгән арада.
Эшемне төгәлләп, банктан күтәренке кәеф белән, уңай хис-тойгыларга уралып, урамга чыктым. Яңа елның беренче сюрпризы күңелемә һуш килде.
ВАК-ТӨЯК КЕНӘ ДИМӘГЕЗ…
Чыннан да, беренче карашка юк кына кебек күренгән нәрсәләр дә күңел күтәрергә сәләтле. Күптән түгел генә Алабуга шәһәрендә булып кайтырга туры килде. Кирәкле йортның подъезд ишеген ачып керүгә, мине ялт итеп, Ленин бабай лампочкалары каршы алды. Баскычтан югары катка атлый башлау белән, лампочка ничек кинәт кабынган булса, шулай тиз генә сүнде дә. Әлеге шәһәрдә шушындый экономияле ысул белән яшәүче йортлар шактый булып чыкты. Казанга кайткач, үземнең йорт рәисе һәм анда яшәүчеләр белән сөйләшеп, без дә әлеге ысулны тормышка ашырырга булдык.
ИТ ЯХШЫЛЫК – КӨТ ШИРЛЕК!
Кайвакыт, кешегә яхшылык эшлим дип, үзеңә зыян салырга да мөмкин. Моның шулай икәнлегенә яңа ел яллары вакытында тагын бер тапкыр инандым. Кибеттә чиратта торганда, минем алдагы малай тәмәке сорады. Кибетче аннан паспортын күрсәтүен таләп итте. Тегесе әлеге документны өендә калдырган булып чыкты. Бик төчеләнеп, зинһарлап, тәмәкене сатуын үтенде. Кибетче кызый аны кызганды, ахрысы, ул сораганны кулына тоттырды. Шул чак җир астыннан калкып чыккандай, егет тирәсендә бер ханым һәм ир-ат пәйда булды. Кесәләреннән таныклык чыгарып, сатучыга күрсәттеләр. Тегеләр тикшерүчеләр икән. Кызый тәмәкене мәктәп баласына саткан булып чыкты. Зур штраф көтә инде хәзер кызыкайны… Ит яхшылык – көт ширлек, кебегрәк килеп чыкты инде.
«КҮЛӘГӘГӘ» КАЧТЫЛАР…
Бик ашыгыч эш белән үзәккә барырга кирәк булды. Үч иткәндәй, автобусы да бик озак көттерде. Аптырагач, такси тотарга уйлаган идем дә, тик янымнан алары да выжлап кына уза торды. Шулвакыт моңарчы таксида эшләгән элекке күршем Халит килеп чыкты. Ул мине тукталышта утыртмыйча, алгарак узарга кушты. Бераз тәпиләгәч, ул туктауга, тиз генә машинага кереп «чумдым».
– Быелдан «Такси турындагы» закон гамәлгә керде бит! Шуңа күрә, законлы рәвештә теркәлеп эшләүчеләр бик аз калды. Хезмәттәшләрем шәһәрдә нибары сиксәнләп кенә машина эшли, диләр. Яңа елдан, һәр такси йөртүченең маршруты төгәл күрсәтелгән юл кәгазе булырга тиеш. Машина йөртүчеләр өчен һәр көнне медицина тикшерүләре мәҗбүригә әйләнде. Шуңа күрә, мин дә, башкалар кебек үк, качып эшләргә мәҗбүрмен. Эләктерсәләр, эшләр харап, кызый… Алай-болай безне туктатып, кызыксына башласалар, син – минем туганым, без үзәккә, кибеткә барабыз, – дип кисәтеп куйды Халит.
Менә шундый «әтәч» Аждаһадан яңа елда!
ЧОРНАП АЛДЫ БИТ КЫТАЙ!
Челтәрле маркетинг җене кагылган танышым уннан артык компаниядә «эшли»: «Арго», «Таппевер»… Тагын әллә нинди атамалылар, әйтә башласаң, телләрең сынарлык, билләһи! Көне-төне әлеге компанияләр товарын сатып, рекламалап үтә гомеркәйләре. Өч бүлмәле фатирының берсе таба-кәстрүлләр, башка төрле савыт-саба, кап-кап «дәвалаучы» чәйләр, бальзамнар, кремнар, лосьоннар, тампоннар, прокладкалар, тагын әллә нинди препаратлар белән шыплап тутырылган. Шулай бер чак миңа йөгереп килгән бу:
– Әйдәле, дустым, минем аска языл әле, – ди. – Акча да эшләп алырсың, файдасын да күрерсең!
– Нәрсәләр белән дәваламакчы буласың инде бу юлы? – дим, канатланып очып килгән Саниягә.
– Бу юлы товарларым Кытайдан кайтартылган. Бөтен эчке авыруларны дәвалый торганнары. Трусигыңа шул прокладкаларны беркетәсең дә, эчке әгъзалардагы барлык авыруларны өстерәп, тартып, суырып чыгарырга сәләтле алар. Әнә, без фильм карадык, анда хәтта кортларны да тартып чыгарып булганлыгын күрдек. Кайбер хатын-кызлар эчләреннән түгәрәк шарлар тәгәрәп төшүе хакында да сөйләде. Икенчеләре шактый күләмле кара кан төерчекләреннән котылганнар. Әллә ничә танышым төрле хатын-кыз авыруларыннан да шулар белән дәваланып сихәтләнде. Прокладка-тампоннарның берсе 300 сум тора. Кемгә 5-6 сы булыша, кайберәүләргә бер-икесе генә дә ярдәм итә. Башта үзеңә берничәсен сатып алып куллан да, соңыннан барлык дус-ишләреңә дә булышырсың, – ди бу.
Ипләп кенә, дустымны рәнҗетми генә әлеге «дәвалау» сәләтенә ия булган тампоннардан баш тарттым. Тик берничә минут үтүгә, ул яңадан шул тампоннары турында сөйләргә тотынды. Бу юлы да авызын тиз томалагач, инде кәстрүл-табалар таратучы «Таппевер» фирмасына язылып, шунда эшләргә «кодалый» башлады. Ничек кирәк алай әлеге теманы ябып, чәй эчәргә генә керешкән идек, сүз «Арго» фирмасында эшләнгән препаратларга күчте. Андагы чәйләр эчке органнарның барын да сихәтләндерә ала икән. Шунда ук сумкасыннан берничә төрлесен чыгарып сипте дә, аларның файдалы яклары хакында сөйләргә тотынды. Тәки тыңларга туры килде бит аның чәйләр турындагы лекциясен.
Үзен бизнес-леди дип атарга ярата дустым. Ул эшләгән компания, укуларны төрле шәһәрләрдә үткәрүне гадәткә керткән. Инде менә чит илләрне дә «басып» алгалый башладылар. Бу юлы Төркиягә җыеналар. Узганында, баласы авырып китү сәбәпле, бармыйча калган иде. Бу юлы таш яуса да барам, дип үрсәләнә. Тик әле аңарчы ай дәвамында әлеге фирмага дүрт кеше яздырып өлгерергә һәм 100 меңлек товар сатып алырга кирәк икән.
ДУСТЫМА СЮРПРИЗ
Бәйрәмнәр узуга, шушы танышым Сания шалтыратты:
– Әйдә, сезгә килеп презентация уздырыйм әле, таба-кәстрүлләремне, башка савыт-сабаларны да төяп киләм. Эшемне Мәскәүдән шалтыратып тикшерергә тиешләр. План буенча бүген бер төркемгә тәкъдим итү кичәсе үткәрергә мәҗбүрмен. Укулар барышында, алар шалтыраткан чакта, сорауларына җавап бирергә әзер бул. «Акбашлы»дагылар фатир хуҗасын сораячак, алдан ук синең исем-фамилияне яздырып куйган идем. Сорауларга дөрес җавап биреп сөйләшә алсак, безне зур приз көтә, – ди бу.
Барлык «челтәрле» маркетинглар да укулар оештыра. Бу вакытта баш миләрен «әфтәрләү» җиңелләшә. Укулар төрле була: шәхси, берничә кешелек, төркемләп… Биредә аларны үтмәс товарларын «шудырырга» өйрәтәләр. «Таппевер»ның төп башлыклары Мәскәүдә утыру сәбәпле, тегеләр бездәгеләрнең эшчәнлеген телефон аша шалтыратып, тикшереп торалар. Якташларым да сынатмый, хәйләкәр төлкедәй, һәртөрле очракка әзер булып, алдан ук хәстәрен күреп куялар.
Мәскәүдән шалтыратып, сораша башласалар, нәрсәләр әйтергә кирәклеге хакында Сания дустым мине кат-кат кисәтте:
– Аны кара, кызый, бүген биредә тугыз кеше җыелыштык, диярсең. Алай-болай берәрсен телефонга чакырсалар, миңа дәшәрсең, яме. Башкаларны да сорасалар, тавышыңны үзгәртеп җавап бир инде шунда! Зинһар, миңа булыш, тырыш инде, – дип, минут саен тукып торды. Бер актлы театрга тиң булды инде анысы да!
Алар шалтыратканны көткән арада теге презентация дигәннәре тиз арада үтте дә китте. Ниһаять, шалтыратты тегеләр. Йөгереп барып, трубканы алуга, мине сорадылар:
– Презентациядә ничә кеше катнаша? – дип эндәште ягымлы гына тавыш.
– Алар тугыз, – дим, икәү генә булсак та, Сания дустым өйрәткән «дәресне» искә төшереп.
– Нәрсәләр пешерәсез? – ди теге.
– Табада коймак, кәстрүлдә ботка әзерләдек.
– Программада тагын нинди эшләр каралган?
– И, бетердек инде без бүгенгә эшебезне, – дим.
– Нишләп алай тиз, презентация әле башланырга гына тиеш бит, – дип, теге башта трубканы да куйдылар.
И, эләкте дә соң инде үземә Сания ханымнан! Ахырынача алдалый алмавым аркасында, ул «зур» бүләктән – капкачлы рюмкадан колак каккан булып чыкты. «Ачык авыз, әти сарыкны суйды, башын юллыкка куйды, кебегрәк булып чыкты инде. Ясадың кызый сюрпризны», – дип әле шактый үпкәләп йөрде ул миңа.
АЖДАҺА БУЛМЫЙК
Менә шундый яңалык-сюрпризлары белән ачылды гыйнвар ае. Кәбисә елы әле башланды гына, алда тагын ниләр күрәсе… Анысын тик бары бер Хак Тәгалә генә белә. Нинди генә хәлләргә тарысак та, исән-имин булып, изге эшләр кылып, якыннарыбызны куандырып яшик! Уңай тойгылар, күтәренке күңел – сихәтле, сәгадәтле, бәхетле, сәламәт яшәү нигезе бит! Аждаһа булмыйк…
Мәдинә НУРУЛЛА.

Комментарии