Буада җир бүлешәләр

Буа районының Васильевка бистәсендә 3 җир бүлешә. Моңарчы бернинди тавыш-гауга да, аңлашылмаучанлыклар да булмаган. Быелгы май аеннан “үзгәртеп корылыш” башланган. Инде 13 сентябрьдә суд та булган. Хөкемдар җирне ике гаиләгә калдырып, алар уртасында 26 ел буе бәрәңге үстергән Сөләймановларны өлешсез иткән. Югыйсә бу җир – 85нче участок аларныкы икәнен исбатлаучы документлар да, дәлилләүче шаһитлар да җитәрлек. Әмма судка каршы барып буламыни?! Нәтиҗәдә, ике яклап кысылган Сөләймановлар гаиләсе һавада “эленеп калган”. Эшләр моның белән генә туктарга уйламый әле. Буа хөкемдары чыгарган карар белән килешмичә, Сөләймановлар эшне Югары судка биргән.

“БУ ҖИР – СЕЗНЕКЕ”

Васильевка бистәсе элек Түбән Наратбаш авыл җирлегенә карый иде. Хәзер аны Буа шәһәренә куштылар. Руминә һәм Мәсгут Сөләймановлар гаиләсе бирегә 1984 елда килеп урнаша. 1985тә авыл Советы аларга, үз бакчалары сазлыклырак булганга, каршы рәттәге йортлар артыннан 20 сутый җир бүлеп бирә. Күршеләренеке дә шулай, тәртип белән урнашмаган. Сөләймановлар участогы 85нче булып теркәлгән. Аларга кирәкле язуларны ясап бирәләр, Мәсгут абый шул җир өчен салым түләп бара.

26 ел дәвамында 85нче участокка бәрәңге утырткан бу гаилә быел май аенда гына гомер буе 84нчесеннән файдаланган булып чыгулары турында белә. Ә бөтен язу, кәгазьләрдә ул 85нче дип бара. Билгеле, гаеп аларныкы түгел. Заманында Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсеннән (Буа бүлеге) җир бүлүчеләр килеп, номерларны ялгыш билгеләп китү сәбәпле, 85ләр – 84кә, 84ләр 83нче участокка утырткан булып чыга. Һәм берсе дә бу хакта белми. Менә сиңа көтмәгәндә “күчтәнәч”! Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтеннән белгечләр килгәч, Сөләймановларга: “Нурислам Каюмовның җире ничек бар, шулай калсын, ә сез хәзер Оксана Сәмигуллина белән 84нче участокны алу өчен судлашыгыз”, – дип киңәш бирә. Әмма суд аларны җирсез калдыра. Гаилә бүген пошаманда.

– Сеңлем, гомер буе беркем бер сүз әйтмәде. Бөтен документлар тәртиптә. Быел шушы участоктан куып чыгардылар. Бер ягыбызда Нюра белән Николай Старостиннар булды. Икенче ягыбыздагы җирдән гомер буе Нурислам Каюмов файдаланды. Старостиннар хәзер мәрхүм. Николай бабай үлгәнгә дә 12 ел үтте. Үләр алдыннан аларга без, күршеләре, булыштык. Менә быел кайдандыр бер оныгы – Оксана Сәмигуллина килеп чыгып, 84нче участокны үзләштерде. Ә картларга ярдәм кирәк чакта белүче дә булмады. Имеш, Николай абый аңа бүләк итеп калдырган. Алай эшли алмый ул. Чөнки авыр вакытларында күршеләрдән башка су кертүче дә булмады үзләренә. Бүләк итеп бирелүе турындагы документларны ничек ясаттылар икән, шуңа аптырыйм. Быел үлчәргә килүчеләр җиребезнең ике яктагы чикләрен сорады. Аңлаттым. Шунда да бит: “Җирегезне алабыз”, – димәделәр. Оксананың бу участокны ничек үзләштерүен судта да аңлатмадылар. Безгә, 7 кешелек гаиләгә, хәзер ничек тамак туйдырмак кирәк?! Кан басымым гел күтәрелә. Хәлем китеп авармын дип, судка да менмәдем, – ди Руминә апа.

Быел май аенда күршеләре: “Руминә апа, сезнең җиргә бәрәңге утырталар бит”, – дип чабып кергәч, алар аптырашта кала. Бу эшне туктатып, үзләре әзерләгән орлыкны шушы җиргә утыртуга ирешәләр. Һәм ачыклык кертү өчен, Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтеннән кешеләр чакырталар. Андагы хезмәткәрләр килеп: “Бу сезнең җир, утыртыгыз”, – дип, барысын да элеккечә калдыра.

“БӘРӘҢГЕГЕЗНЕ ДӘ ТҮЛӘТӘЧӘКМЕН ӘЛЕ”

Оксана – Николай Старостинның оныгы. Бабасы үлеп, әллә ничә еллар үткәч, аңа җир кирәк булган. Тиз арада эшләрне җайлап, теләгенә ирешкән дә. Суд карарны аның файдасына чыгара. Җир хуҗалары теркәлгән исемлектә 84нче участок Николай Старостинныкы дип язылган. Бабай үлгәч, ул беркемгә дә кирәкмәгән, буш яткан. 85нче участокта Сөләймановлар теркәлгән. Ә өченче күрше Нурислам Каюмов исемлектә алар белән беррәттән тормый. Шулай да ул әллә ничә еллар буе 85нчедән файдаланган.

Җир бүлүчеләр элек ялгыш номер сугып киткәч, хәзер берәр участокка күчәргә туры килә бит инде. 83нче Айдар Сәмигуллин исемендә (Оксананың ире), 84не – Николай Старостинныкын Оксана үзләштерә, 84не 85нче участок дип белгән Сөләймановларга күршегә күчәргә туры килә. Ә анысы Нурислам Каюмов артына туры килә. Аның да гомер буе файдаланган бу җирне болай гына бирәсе килми.

Аңлашылмаучанлыклар килеп чыккач, Оксана Сөләймановларга башта җирне сатып бирүләрен сорап керә. “100 мең сумга сатыгыз. Алам”, – ди. Сөләймановлар риза булмый. “Ул суммага гаиләне ике-өч ел туендырырбыз да аннан нишлисе булыр?! Сатмыйбыз”, – ди Руминә апа. Аннан Оксана көн саен килеп аптырата: “Җиребезгә утыртканыгыз өчен, бәрәңгегезне дә түләтәчәкмен әле”, – ди.

Түләтүен түләтә алмый анысы. “Тавыш-гауга белән булса да, үзебез утыртканны үзебез җыйдык. Хәзер ул җир безнеке түгел. Тартып алдылар”, – ди Руминә апа.

Гомер иткән күршеләре дә моның белән килешергә уйламый. Мин килгәч тә, берничәсе кереп, хәлне аңлатты.

– 26 ел буе бернинди тавыш булмады. Старостиннар белән әйбәт гомер иттек. Быел гына оныклары: “Бу безнең җир”, – дип бара. Имеш, Николай аларга бүләк итеп калдырган. Нинди калдырсын?! Моңа бик шикләнәм. Ярату, хөрмәт булганда гына, бүләк итәргә мөмкин. Ә алар бабай авырганда янына да килмәде. 12 ел үткәч, исләренә төшкән. Судта бөтен зал алдында Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Фатыйх Фәһим улы Гаязов җирнең Сөләймановларныкы икәнен әйтте бит. Күршеләремне яклап, мин дә чыгыш ясадым. Барыбер тегеләр отты, – ди Сөләймановлар күршесе Владимир Плотарев.

“БУТАЛЫП ЙӨРМӘГЕЗ”

Җир өчен көрәшүчеләрнең башкаларын да тыңлыйк дип, Оксананы эзләп киттек. Үзләштергән җирләре тирәсендә йөрүче абый аның телефон номерын бирмәде. Озак сөйләшеп торуны да кирәк санамады, тизрәк кереп китү ягын карады. Аннан Нурислам Каюмовка сугылдык. Безнең сөйләшү түбәндәгечә килеп чыкты.

– 85нче участок – минем җир. Аны бирмәячәкмен. Гомер буе шунда утырттым. Әйе, Сөләймановлар да гел күрше җирдә утырта иде. Әмма судья карарына каршы килә алмыйм бит. Бу минем гаеп түгел. Сезгә нәрсә кирәк соң?! Буталып йөрмәгез, – диде Нурислам абый.

– Буталмыйм, Нурислам абый, кирәкми. Тавыш күтәрмәгез, тыныч кына аңлашыйк. Гаепләп йөрүем түгел. Аңламакчы гына булам. Теркәлүчеләр исемлегендә 85нче участокта Мәсгут Сөләйманов тора бит. Сез түгел. Шуңа аптырыйм.

– Менә документларны карагыз…

(Анда да бер битнең аскы өлешендә 85нче участокта Сөләйманов Мәсгут исеме тора).

– Әгәр сезнең белән дә шундый хәл килеп чыкса, нинди чаралар кылыр идегез?

– Талашып булса да, җирне бирмәс идем.

Тартып алырга дип карар чыгарсалар, талаша алмассың анысы. Судны җиңеп булмый. Ә Сөләймановлар бирешергә уйламый әле.

БАР ДА СӨЛӘЙМАНОВЛАРНЫ ХУПЛЫЙ

Кая гына кермәдем, кемнең генә фикерен тыңламадым, барысы да Сөләймановларны яклый. Җир аларныкы булуына тулысынча ышаналар.

Элек Васильевка Түбән Наратбаш авыл җирлегенә караган бит. Аның башлыгы Әзинә Сәлимҗан кызы Вәлиева янына да сугылдым.

– Судта бар да Сөләймановларны яклады, дәлилләр китереп аңлаттылар. Өстәвенә, алар җирне электән үк рәсмиләштергән. Киресе булган очракта аңлар идең. Судның мондый карар чыгаруы дөрес түгел дип уйлыйм, әмма нишләп була?! Әгәр гаепләре булса, 26 ел буе шушы җирдән файдалана алырлар идеме?! Тегеләрнең дәүләт акты да юк бит. Фатыйх Фәһимович та: “Җир Сөләймановларныкы”, – дип тора. Хөкемдар нәрсәгә игътибар итте икән? Элек өй төзер өчен җир – бер, файдаланырга икенче урыннан бирелә иде. Бәлки, ул кем артында урнашуга карап эш иткәндер?! Документларда алай түгел бит… – ди Әзинә Вәлиева.

Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтендәгеләр дә мондый хәл килеп чыгуга аптырый.

– Әгәр бүлүчеләр заманында Сөләймановка дөрес участок билгеләсә, мондый хәлләр килеп чыкмас иде. Бу эштә хата җибәрүчене эшеннән дә алдылар. Безгә компьютердан барысы да күренми. Ничек язып китерәләр, шуның буенча эш итәбез. 84тә – Старостиннар, 85нчедә Сөләймановлар язылган. Ә Каюмовныкы – 28. Бу – өй алдындагы җир. 84, 85нче участоклар – өйләрнең арткы ягы. Старостин белән Каюмовның җир чиге кайда – барысын да ачыклыйсы иде. Болай килеп чыгуы кызганыч, билгеле. Һичьюгы, тотарга да шушы мәйданны 3 гаиләгә тигез итеп бүлеп бирергә, Сөләймановларны җирсез калдырып булмый бит инде, – ди бүлек җитәкчесе Людмила Александровна Гонджуа.

Оксана Сәмигуллинага бабасы җирне бүләк итеп калдырган. Ә элек Васильевкада 35 ел буе совхоз директоры вазифасын башкарган Мәгъсум Нәбиулла улы Хайруллов моның белән килешми. Ул кайсы җирдә кем утырганын, эштән киткәненә 8 ел булса да, биш бармагы кебек яхшы белә.

– Старостиннарның 33 сутый җир иде. Совет заманында шуннан да артыгы бирелмәде. Хәзер ире белән үзенә 70 сутый чамасы килеп чыга түгелме? Николай Старостин үлгәнгә 12 ел. Ул вакытта җирне арендага бирү дә, “завещать” итү дә юк иде. Шулай булгач, ничек инде бүләк итеп калдыра алсын?! – дип гаҗәпләнә ул да.

Сөләймановлар көн-төн шул хакта уйлый, таныш-белешләре дә аптырашта. Югары суд ни дияр?!

“БОЛАЙ ГЫНА ТУКТАМАЯЧАКБЫЗ”

Шундый аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда, хаклы булып та сине якламасалар, бөтенесе каршы торса, җиңелүеңә аптырамас идең әле. Монда бит бар да – күршеләре дә, Түбән Наратбаш авыл җирлеге башлыгы да, җир теркәү бүлегендәгеләр дә 85нче участок Сөләймановларныкы дип бара. Бүлгәндә ялгышлык киткәнгә, эшне яңадан карарга кирәклеген дә сорап карый Фатыйх Фәһим улы Гаязов. Ул әле дә: “Сөләймановлар хаклы. Җир аларга тиеш”, – ди. Хөкемдар исә судта яңгыраган фикерләрне исәпкә алмый, җирне Нурислам Каюмовка һәм Оксана Сәмигуллинага гына калдыра.

– Аңлатып-аңлатып та файда булмагач, адвокатыбыз белән Фатыйх Фәһим улы суд залыннан бөтенләй чыгып китте. Алар бу карар белән килешми.

Изображение удалено.

(Көрәш шушы җирләр өчен бара)

Бер як күршенең ире җитәкче урында эшли, икенче яктагысы прокурорны йөртә. Әлбәттә, алар “хаклы” була инде. Безнең андый зур терәк юк шул. Әгәр хаксыз булсак, бу рәвешле нервы бетереп йөрмәс тә идек. Дөрес икәнлегебезне белә торып, күпме шаһит булып та җиңелгәч, бик авыр. Судка ышаныч юк. Кемгә таянырга соң?! Болай гына туктарга исәп юк әле. Югары судка бирдек. Аннан өстәрәгенә дә барып җитәрбез, – ди Мәсгут абыйның улы Радик.

– Кызым, эш Аллаһыныкы. Язганы була инде. Кеше өлеше кирәк түгел. Үзебезнекенә тимәсәләр, болай йөрмәс идек. Хаксызга тартып алганнарына күңел елый, – ди Руминә апа.

Судның гадел үтүенә алар ышанычын өзгән. Безнең илдә нинди законга таянырга, үз хокукларыңны ничек якларга соң?! Карагыз инде бу эшне яңадан. Кайтарып бирегез Сөләймановларга 20 сутый җирләрен. Гаиләдәге 7 кешенең күз яше, рәнҗеше төшүдән куркыгыз. Болай булса, номерны дөрес сукмаганнары сәбәпле, гомер буе күршең йортында яшәгәнсең дип, өеңнән артыңа тибеп чыгарулары да ихтимал. Калырсың урамда басып. Булмас димә, бу! Бездә законнар, кагыйдәләр көчлеләр, “текәләр” ягына авышырга бик сәләтле.

Лилия ЙОСЫПОВА.

– Буа – .

Комментарии