- 18.06.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №24 (15 июнь)
- Рубрика: Дөнья бу
Бала вакытта Сабан туе җиткәнен зарыгып көтеп аласың инде ул. Тик андагы ат чабышларын да, колгага менеп әтәч алганнарын да түгел, туңдырма саткан апаның сдача биргәнен, уенчык белән сәүдә итүченең матур товарларын карап кына «бәйрәм итеш». Әнә шуңа күрәме, бу бәйрәмгә әллә ни исем китми иде, хәтта соңгы дүрт елда бер мәртәбә дә Сабантуйга барганым булмады.
… Ульяновск өлкәсенең борынгы татар авылы Иске Кулаткыга барып, Бөтенрусия авыл Сабан туенда булып кайттым. Бу авылның халкы да, анда уздырылган бәйрәм дә Сабантуйга булган фикеремне тамырдан үзгәртте.
МӘК ЧӘЧӘГЕН ӨЗМИЛӘР
3нче июнь көнне иртәнге алтыда ук Казаннан кузгалып киттек. Автобус тәрәзәсеннән урамны күзәтәм. Ә колак төбендә генә 2000нче еллар хитын көйлиләр: «Тап син мине, эзлә мине чәчәкләр арасыннан…» Юл газабы гүр газабы булып тоелмасын өчен, Сабантуйга баручылар әнә шулай үзләренең күңелен җыр белән ачарга уйлады. Гармун тартып моңландылар да, аннары бераз черем итеп алдылар. Уянып киткәч, автобусның әле бер, әле икенче башыннан кабат милли моңнар ишетелде. Рәхәт иде…
Шуңамы, Иске Кулаткыга килеп җиткәндә, бернинди арыганлык тоймадым мин. Бәйрәм карарга дип Русиянең төрле төбәкләреннән килгән делегацияләрне тулай торакларга урнаштырдылар. Урнашу тәмамлангач та, тизрәк авыл карап кайтырга дип чыгып киттем.
Иске Кулаткы авылы район үзәге санала. Район үз эченә тагын 22 авылны алган. Шунысы кызык, бу районда яшәүче халыкның 95 проценты – татарлар. «Без – татарлар, тик үзебезне мишәрләр дип атыйбыз инде», – дип елмаеп аңлата миңа һәркем.
Һәр йортның өй каршында аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Сары розалар, канәферләр һәм… Менә бу кызылы нинди чәчәк соң әле?
– Ә-әә, бу – мәк чәчәге, – дип аңлата миңа Сания исемле ханым, – мәк чәчәге турында җыр ишеткәнегез бармы?
– Җырда гына ишетергә калды инде аны, Сания апа. Хәзер Татарстан авылларында мәк үстерүчеләр бармы икән ул… Безнең якта мәк үстерергә ярамый бит, тыйдылар.
Әңгәмәдәшем беренче мәртәбә күргән сыман, үзе үстергән мәк чәчәкләренә карап калды, ә мин авыл буенча сәяхәтемне дәвам иттем.
…Иске генә бер йорт каршында инвалид коляскасында бер ханым утыра. Гәүдәсенең өске өлеше генә хәрәкәтләнә аның, җитез хәрәкәтләр белән мунчалалар бәйләп утыра ул. Каршысына кул эшләрен элеп куйган. Аларны сатып утыра. Кечкенәрәк мунчалалар – 50, зурраклары 100 сум. Танышып киттек. Өч айлык вакытында әнисе ялгыш кулыннан төшереп җибәргән кызны. Шунда оча сөяге тайган булган, тик табиблар дөрес диагноз куймыйча, баланың «сынган аякларын дәвалаган». Нәтиҗәдә ханым гомерлек инвалид калган. Бер генә мәртәбә дә үз аякларында җиргә басып караганы юк аның.
– Сез мине, пенсиясе аз булганга, урамга чыккан, дип уйлыйсыздыр инде. Безнең якта халык тырыш, тик кенә утыра белми, шуңа күрә мин дә үзлегемнән мунчала бәйләргә өйрәндем дә шулар белән азмы-күпме акча эшлим. Алучылар шактый! – дип сөйләде ул.
Әңгәмәдәшемнең сөйләгәннәре хак икәнлегенә үзем дә инандым. Авыл халкы белән танышканда, карбыз үстерүче фермер, ярты авылны сөт-каймак белән тәэмин итүче бер абзый һәм хәләл көче белән көн күрүче тагын әллә кемнәр турында мәгълүмат бирделәр.
Тырыш кына түгел, үзен кыерсыттырмый торган кешеләр дә яши булып чыкты әле биредә. Кич белән Татарстан сәнгатькәрләре Иске Кулаткыда ачык һавада концерт куйган иде. Әй җыелды да соң халык! Утырырга түгел, басып торырга да урын юк. Минем янда гына басып торган ханым, әллә черки куам дип, әллә башка сәбәп белән, куллары белән селтәнә башлады. Шунда ялгыш бер апаның башына тиеп китмәсенме!
– Нәстә башка сугасың? – дип борылып кычкырып җибәрде апа.
– Ай Алла! Сукканмын икән! Утыргансың бит, утыр тик кенә. Мин менә басып торам әле!
– Иртәрәк килергә идең, син дә утырыр идең!
– Синең кебек өйдә эшсез утырмыйм бит, эшлим, ничек иртәрәк килим ди?!
Ярый ла сугышып китмәделәр! Талашкан арада Казан артистларының биюләрен дә карап-карап алырга җитешкән «утырып торучы апа», күңеле күтәрелепме, талашны озак алып бармады.
«ШАРТАН АШАП КАРАГЫЗ?»
Иртәгесен халык Сабантуй мәйданына агылды. Рәсми ачылыш сәгать 11дә генә диелсә дә, мәйдан иртәнге 9да ук гөж килеп тора иде. Төп сәхнә тирәли Ульяновск өлкәсенең төрле авыллары татар, урыс, мари, чуваш, мордва халыкларының көнкүрешен күрсәтә торган ишегаллары әзерләгән иде. Менә татар йортының күренеше: түрдә – чигүле мендәрләр өелгән сандык, аның янында асылмалы бишек, өстәлдә милли сый-нигъмәт һәм парын чыгарып утырган самавыр. Бишектәге бәби уенчык булса да, ризыклары чын иде.
– Пәрәмәчен дә, чәк-чәген дә, бәлешләрен дә, кыекчасын да (монысы безнеңчә кош теле була инде. – А.З.) бүген иртән генә пешердек әле, – дип сөйли Терешка бистәсеннән Халидә Бикиева. – Җәймештән ясалган салмалы аш та пешерәбез әле бүген! Кунакларыбыз өчен барысы да!
Җәймештән ясалган салмалы ашы тагын ни була икән дип аптыраган идем, безнеңчә, токмачлы аш икән.
Ә менә Иске Атлаш дигән авылдан килгән милләттәшләрем кызып-кызып пылау пешереп ята иде. Шушы авылның бер фермеры сарыгын суеп, янына дөге белән суганнарын да сатып алып, махсус китергән.
– Бер тәүлек йокламадык, әзерләнәбез дә әзерләнәбез, – дип көлеп сөйли Гөлфия Юмангулова. – Кичә төнге өчтә бөтен яшелчәләрне, тегесен-монысын чистарту өчен әзерләп куйдык.
– Ә сезнең Ульян татарларының Сабан туенда нинди үзенчәлек бар? Сездә Сабантуйлар бездәге кебек узамы?
– Менә бездә ат белән бүләк җыю дигән әйбер юк. Кешеләр алдан үзләре клубка кертеп бирәләр бүләкләрен. Ә болай милли уеннарыбыз шундый ук инде – әнә тегендә барысы да язылган, барып укыгыз, нинди уеннар уздырылачагын күрерсез шуннан.
Исемлекне карый башлагач, аптырап киттем. «Кавышкан колгага менү».
– Апа, дөрес язылмаган бугай бит? Авышкан колга булмыймы?
– Юк, сеңлем, кавышкан була!
Иске Кулаткының колгалары да кавышканда, ялгыз йөрү килешми инде дип уйлап куйдым, бәйрәмдә берүзем генә йөргәнне искә алып. «Кашык белән йомырка ташу». Безнең якларда, йомырка салып йөгерү, диләр… Аермалыклар бар икән шул.
Халык арасында йөргәндә, чувашлар белән танышып киттем. «Татарлар белән яшәгәч, алар кебек булып беттек инде», – дип көлде Максим Якушев исемле абзый. Сабантуйга охшаган Агатуй исемле бәйрәмнәре бар икән аларның да. Бөтенесен дә бергәләшеп, дус булып оештыралар, бер-берсенең бәйрәмнәрендә теләп катнашалар. Менә бу ичмасам дуслык!
Бер чуваш ишегалдына кереп, халык «батюшка» дип эндәшкән ир-ат белән сөйләшеп тордым.
– Телегез матур сезнең, телегезне югалтмыйча яшәргә язсын, – дигән идем, күңеле булып, чуваш ризыгы шартаннан авыз итеп карарга өндәде.
– Бу ризыкны сарыкның ашказанына ит тутырып әзерлиләр. Итләр, сарымсаклар тутырасың да, мичкә тыгып, өч сәгать пешереп аласың. Суынгач, тагын ике мәртәбә шулай пешерергә кирәк! – дип аңлатты миңа «батюшка».
Кулаткының татарлары гына түгел, чувашлары да әнә шундый кунакчыл һәм ачык йөзле булып чыкты. Ә иң мөһиме – төрле милләт вәкилләре бер-берсенә хөрмәт белән карый монда.
«МИНЕ ТАТАРСТАНДА ТАНЫМЫЙЛАР»
Иске Кулаткы Сабан туенда йөргәндә, парлап килүчеләр генә күзгә чалынды. Менә Сания белән Мяксуд Булатовлар бергә 55 ел яшиләр икән инде.
– Еллар уза – мәхәббәт арта, иртән торгач та, карап кына торам карчыгыма», – дип көлә Мяксуд абый. Бәйрәм буенча фикерләрен дә өстәргә онытмый: – Әле аякта йөргәндә чыгабыз инде мондый чарага. Без яшь чакта мондый Сабантуйлар юк иде. Карчык, хәтерлисеңме, ат арбасына салып, зур бер цистерна белән су китереп куярлар иде, шуннан бер стакан су алып эчү өчен көннәр буе чират тора идек? Шул суны эчәргә дә чират тор инде син, тфү!
Бабайның ачу белән җиргә төкергәне Фирдүс Тямаевның «Ни өчен соң тилмерәбез икебез ике якта» дип моңланган чагына туры килде. Чынлап та, минәйтәм, ник тилмерәм соң, Фирдүс булган җирдә кызык булмыйча калмый, якынрак барыйм әле дип, Татарстанның Нурлат районы әзерләгән татар йорты ишегалдына юл алдым.
Мин килеп җиткәндә, җырчыны халык алкышларга күмеп тора иде. Фирдүс Тямаев халыкны дәртләндерә белә инде анысы.
– Мин әниемә гел тезләнеп җырлар җырлыйм, аңа рәхмәт сүзләре әйтәм, һәрвакыт чәчәкләр бүләк итәм, залда да концертлар булса, әниемне зур урыннарга утыртып, концертлар күрсәтәм. Минем әниемнән сезгә кайнар сәлам!
– Әнкәсен дә алып килгәнмени Кулаткыга? – дип аптырап куйды янымда басып торган әби.
– Юк, апа, әнисенең сәламен генә җиткерә…
– Алай икән! Минәйтәм, бу Фирдүс үзе җырлыймы соң ул? Иртәдән бирле җырлый да җырлый, тавышы ничек бетми аның?
Чынлап та, Фирдүс молодец. Салават Зәкиевич ике җыр җырлап китеп барганда, ул биш-алты сәгать буе җыр бүләк итте, халыкның күңелен күтәрде. Сәхнәгә чыгып, «Мин үземнең йөргән кызыма бүген тәкъдим ясарга телим, миңа кияүгә чык!» – дип әйткән бер егетне кыен хәлдә дә калдырды әле бераз. Карап-карап торды да Фирдүс бу егеткәйгә, «Энем, күлмәгең матур икән! Күлмәгең – өстеңдә, хатының астыңда тузсын!» – дип куйды. Иске Кулаткы халкы җиңелчә генә шок кичергәннән соң, елмаеп кабат кул чапты.
Гомумән, Нурлат Иске Кулаткы Сабан туенда актив катнашты дип әйтеп була, хәтта бер мунча төзеп куеп, шул мунчаны ягып, шунда халыкны мунча кертергә дә өндәделәр әле. Менә мәсәлән, «Үзегезнең нинди киемнәрдән булуыгыз турында тулырак сөйләгез әле, нинди образда сез бүген?» дигән сорау биргәч, мунчачы ролендәге Илдус Мотыйгуллин: «Монысы бит сөртергә сөлге, монысы сакал белән мыек, түлке ул ябыштырылып куелган, Нурлатта болай сакал белән йөрүче юк, – дип аңлатты да: – Кереп чыгыгыз мунча, себеркеләрен яңарак җыйдык әле. Җыясың инде, җыймый кая барасың, кушкач…» – дип уфтанып китеп барды.
Ә мунча каршысында бер бабай Фирдүснең җырлары астында чын татар биюе биеп тора иде.
– Күңелләрем кояш кебек күтәрелде. Кәефем шәп, шуңа биим, сиңа да биим әле хәзер! – дип, чүгәләп-торып басып рәхәтләнеп тыпырдады.
Иске Кулаткы халкының әнә шундый җыр-моң сөючән, гади булуы гына түгел, милли мәдәниятне һәм сәнгатьне сакларга тырышуы да зур хөрмәт уятты. Сабантуйда йөргән чакта Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановны да очраткан идем. Айдар абый белән сөйләшкәч, аның да нәкъ минемчә фикер йөртүен аңладым. «Мине бит Татарстанда бу кадәр танымыйлар, сеңлем. Ә Кулаткыда күргән берсе рәхмәт әйтеп, исәнләшеп үтә. Димәк, алар милләттәшләрен онытмый, димәк, татар телеканалы аша безнең яшәеш белән кызыксынып торалар», – дип аңлатты ул.
Әйе, Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районына булган сәяхәт бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. Бездә бит хәзер авылда яшәүчеләр дә урысча «сөйләшә». Чынлап әйтәм, андыйлар җитәрлек. Ә ике көн Иске Кулаткыда сәяхәт итеп, урысча сөйләшкән бер генә кешене дә ишетмәдем мин. Колгалары кавышса да, җәймештән салма пешерсә дә, үзебезнең халык яши анда. Һәм үзләренең татар булулары белән горурланып яши алар!
Айгөл ЗАКИРОВА,
Казан – Ульяновск – Иске Кулаткы – Казан

Комментарии