- 18.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №2 (19 гыйнвар)
- Рубрика: Дөнья бу
Татар галиме “бөекләрне” фаш итә. Аңа хәтта үтерү белән дә яныйлар. Кем әйтмешли, гап-гади бер татар галиме, исеме күпләргә мәгълүм дә булмаган фән кандидаты безнең дәүләт идеологиясенең нигезен тәшкил итүче тарихка кизәнсен әле, үтерү генә түгел, әллә ниләр эшләтерсең.
Сүз Русия фәннәр академиясенең табигый фәннәр һәм техника тарихы институты өлкән фәнни хезмәткәре, милләттәшебез Гелий Сәлахетдинов турында.
Шундый фән бар: техника тарихы. Русиядә ул күптәннән гамәлдә. Тик 1937 елда бу фән дә репрессиягә эләгә. Техника тарихы институты директоры, академик Николай Бухарев һәм тагын берничә кешене аталар, ә күпләрне озак срокка лагерьларга җибәрәләр. Ләкин империалистик дөнья каршында совет фәне һәм техникасының өстенлеген күрсәтү ихтыяҗы килеп туа. Һәм 1944 елда Сталинның шәхси боерыгы буенча фән һәм техника институтын кабат торгызалар. Шул көннән башлап Русия тарихчылары, аеруча авиация космонавтика агентлыгы, теләсә нинди юллар белән, хәтта чып-чын ялганнан да тарсынмыйча Совет космонавтикасының “данын” ил сәнәгатенең иң алга киткән тармагы дип, дөньяга таныта.
Гелий Сәлахетдинов та нәкъ менә шушы институтка килеп эләгә. Яшь галим үзенең гаять принциплы булуы белән аерылып тора. Ул тора-бара Русия тарихын, аеруча аның галәмне өйрәнүгә багышланган өлешен шул дәрәҗәдә пыран-заран китерә ки, үзләрен “ура” патриот дип санаучы күп кенә галимнәр аны ачыктан-ачык дошман күрә башлый. Хәтта бер яшь кенә аспирант аңа һөҗүмгә дә ташлана. Ул чакта эш ни белән төгәлләнгән булыр икән, әйтүе кыен. Бары тик Гелийның заманында бокс белән шөгыльләнүе генә низагны чагыштырмача “тыныч” хәл итәргә мөмкинлек бирә. Гелий Сәлахетдинов – бөтен гомерен техника тарихын өйрәнүгә багышлаган галим. Шуңа да аны бу өлкәдә иң хәбәрдар кешеләрнең берсе дип атыйлар. Аеруча космонавтика тарихы буенча. Ул аны 1984 елдан бирле өйрәнә. Шунысы кызык: Гелий Сәлахетдинов фикеренчә, безнең илнең космонавтика тарихы тулаем диярлек ялганга корылган. Мәсәлән, галәмгә җирнең беренче ясалма иярченен җибәреп, без Американы уздырдык дип шапырыну да, баксаң, уйдырма икән бит.
Ә Сәлахетдиновның моңа кадәр Русия космонавтикасының атасы саналган Циолковскийга тел-теш тидерүе, бик күпләр фикеренчә, гомумән, бернинди кысага да сыймый. Сәлахетдинов аны шарлатан, ялган галим дип атый. Дөресен әйткәндә, Циолковский фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан революциягә кадәр үк фаш ителгән була анысы. Аның “бөек ачышларын” Жуковский, Ветчинин кебек исемнәре дөньяга таралган атаклы галимнәр көчле тәнкыйть утына тота. Ә Сәлахетдинов исә мәсьәләне тагын да тирәнгә төшеп өйрәнә. Аны бигрәк тә хәтта белеме дә ярым-йорты гына булган бу хыялый кешенең ничек итеп шундый дәрәҗәгә ирешә алуы кызыксындыра.
Русларда “дуракам везет” дигән бер әйтем бар. Бу очракта да шул нәрсә килеп чыккан, күрәсең. Үзенең хыялый тәкъдимнәре белән Калугада күпләр башын әйләндереп өлгергән Циолковскийның тарафдарлары да аз түгел. Шәһәрнең табигать сөючеләр клубыннан ике якташы һәм тагын берничә хәрби кавалерист аны яклап төрле инстанцияләр буенча йөри. Янәсе, ул авиация өлкәсендә зур ачышлар ясаган бөек галим. Һәм аңа махсус пенсия тиешле. Аны-моны абайларга сәләтсез чиновниклар ахыр чиктә аңа 1921 елда “Авиация өлкәсендәге аеруча зур казанышлары өчен” дигән пенсия билгели. Ул чорда андый документны хөкүмәтнең барлык әгъзалары һәм шул исәптән Ленин да кәгазьне артык тәфсилләп тикшереп тормый гына кул куеп чыгара. Ә юлбашчы кадәр юлбашчы үзе имзалаган документ кулыңда икән, димәк, син, чыннан да, бөек галим. Һәм тарихчылар нәкъ менә шуннан соң Циолковскийдан бөек галим әвәләргә тотына да инде.
Циолковскийның иң зур “ачышларыннан” саналган “Аэродинамия өлкәсендәге хезмәтләр”ен Жуковский академиясе галимнәре ташка таш калдырмый тар-мар китерә. Гелий Сәлахетдинов әлеге хезмәтләрне җентекләп үзе карап чыгарга була. Һәм ул андагы бихисап күп төгәлсезлекләргә шакката. Хатасыз бер генә формула да таба алмый. Ә Циолковскийныкы дип саналган бердәнбер төгәл формула чынлыкта Мещерековскийныкы булып чыга. Төгәлрәге, ул заманында Кембридж университеты студентлары тарафыннан уйлап табылган була.
Гелий Сәлахетдинов раславынча, Циалковский шизофрения белән авырый. Хәер, элегрәк хыялый галим үзе дә бу хакта һич яшерми язып чыга. Сәлахетдинов аның нәсел шәҗәрәсен дә ныклап өйрәнә. Шул рәвешле ул Циолковскийлар нәселендә бик күпләрнең акыл зәгыйфьлегеннән интеккән булуын ачыклый. Константин Циолковский – үзе исә 6 бала атасы. Ләкин балаларының икесе бу дөнья белән үз-үзләренә кул салып хушлаша. Ә бер улы гомер буе үзенең колак пәрдәсен тишәргә хыяллана. Янәсе, ул да шул рәвешле әтисе кебек “бөек галим” булачак. Тагын бер улы исә, гомумән, акылга тулысынча зәгыйфь була.
Гелий Сәлахетдинов Циолковскийның фәлсәфәсендәге сәерлеккә дә игътибар итә. Алай гына да түгел, ул аның хәтта җәмгыять өчен куркыныч икәнлегенә дә басым ясый. Мәсәлән, Циолковский уйлавынча, кеше үлгәннән соң аның атомнары бөтен галәмгә сибелә, ә аннары нинди дә булса башка җан иясенә кереп урнаша. Шулай итеп, кешенең яңа тормышы башлана. Димәк, кеше бәхетле икән, аның атомнары да шундый, ягъни аның киләчәк тормышы да бәхетле. Яки киресенчә, бу тормыштагы бәхетсез атомнар аның икенчесендә дә бәхетсез булып кала. Циолковский андый атомнарны юк итәргә, шул рәвешле җир шарын һәм галәмне бәхетсез атомнардан чистартырга чакыра. Аныңча гарип-горабалар, акылга зәгыйфь кешеләрнең яшәргә хакы юк. Һәм шунысы гаҗәп: Циолковскийның күп кенә тарафдарлары аның бу фашистик идеяләрен фәнни коммунизм дәрәҗәсендәге фәлсәфәгә тиңләп, яклап чыга. Ел саен Калугада Циолковский укулары үткәрелә. Анда аның фәнни мирасын һәм идеяләрен өйрәнәләр.
Дөресен әйтергә кирәк, Русиядә әлегә ахмаклыкка кытлык туганы юк. Ләкин шулай да ни өчен Гелий Сәлахетдиновның әлеге мәгълүм тикшеренүләре җәмгыятьнең бик күп вәкилләре арасында гаять көчле реакцион ризасызлык уята? Мәсәлән, Гелий Сәлахетдинов “Блеск и нищета Циолковского” дигән китап яза. Әле ул басылып та чыкмаган килеш, тәнкыйтьчеләр дәррәү аңа каршы күтәрелә. Гәрчә, аларның тәнкыйтендә Сәлахетдиновның әйткәннәрен инкарь итәрлек бер генә фәнни дәлил табылмаса да.
Шулай да, бала чактан ук безнең аңга рус космонавтикасына нигез салучы бөек галим дип сеңдерелгән Циолковскийның чынлыкта бары тик хыялый шарлатан икәнлегенә ышануы шактый читен. Мәсәлән, әгәр дә ул андый булмаса, 60нчы елларда Калугада аңа хан сарае кебек музей төзерләр иде микән? Хәер, музейлар күп инде анысы бездә! Алар кемгәдер өстәмә эш урыны, ә кемгәдер горурлык символы. Ни дисәң дә, Циолковский реактив двигатель һәм ракета уйлап тапкан кеше буларак танылган шәхес бит.
Ләкин Гелий Сәлахетдинов моны да фаш итәрлек фактлар китерә. Мәсәлән, ракеталар инде Циолковскийга кадәр бик күптән, XVIII гасырда ук уйлап табылган. Өстәвенә, хыялда гына түгел, ә чынлыкта. Каты ягулык, дары ярдәмендә оча торганнары. Әлбәттә, моны Циолковский да белә. Ул диңгезче офицер Федоров язмаларын укый. Ләкин анда язылганнарны үзенчә аңлап кабул итә. Мәсәлән, шуларга таянып, ул ракета ярдәмендә галәмгә очу идеясен әйтә. Ләкин бу идея дә – яңалык түгел. Ракетага утырып галәмгә очу турында танылган физик һәм язучы Сирано де Бержерак әсәрләрендә инде 1648 елда ук искә алынган була. Ә Кытай легендаларында Ван Ху дигән кешенең аңардан да 150 ел элегрәк галәмгә очарга хыяллануы турында әйтелә. Андый идеяләрне без Жюл Верн әсәрләрендә дә очратабыз.
Димәк, Циолковскийның бу өлкәдәге ачышларын ачыш дип әйтергә бернинди дә нигез юк.
Аны күп басымлы ракета уйлап табучы дип санау да – ялгыш. Сәлахетдинов монысын да фактларга таянып фаш итә. Андый ракета проектлары XVIII гасырда ук барлыкка килгән. Ә аңа беренче патент исә 1914 елда Америкада Роберт Годдарт дигән кешегә бирелә. Соңрак 1923 елда ул күп баскычлы ракета белән галәмгә очу мөмкинлеге турында хәтта китап та яза. Һәм шуннан соң дүрт еллап вакыт узгач кына, Циолковский идеясе дөньяга туа. Ләкин ул чорда ракеталар турында инде бөтен ил белә. Бу хакта “Правда” газетасы да язып чыга. Тик Циолковский, күрәсең, “Правда”ны укымаган була.
Хыялый “галим” галәмгә чыгу өчен, берьюлы 512 ракета җибәрергә тәкъдим итә. Аларның һәркайсында берәр очучы. Ракеталарда ягулык яртылаш беткәч, алар бергә очраша һәм калган ягулыкны бер-берсенә бушата. Буш ракеталар җиргә егылып төшә, ә калганнары очуын дәвам итә. Ягъни ягулык тагын яртылаш калганчы. Димәк, ахыр чиктә шул рәвешле ракеталарның берсе галәмгә барып җитәргә тиеш була. Сәлахетдинов моны тиле кешенең саташуы дип саный.
Ә бит Годдарт һәм Оберт кебек галимнәр галәмгә чыгу өчен күп баскычлы ракетада ракеталарны бергә тоташтыру турында сүз алып бара. Һәм бүген заманча космонавтикада нәкъ менә алар идеясе кулланыла да. Һич кенә дә Циолковскийныкы түгел.
Аның тагын бер кызык тәкъдиме бар. Ягъни зур торбаны тәгәрмәчләргә куеп биек таудан төшереп җибәрәсең дә торба аша чыга торган һава агымы реактив тарту көчен барлыкка китерә. Шул рәвешле торба мәңге хәрәкәт итәчәк.
Сәлахетдинов фикеренчә, ул хәтта ракета двигателенең хәрәкәткә килү принципларын да аңламый. Кыскасы ул, гадәттә, һәр авылда диярлек очрый торган гап-гади бер хыялый бәндә генә. Циолковский гимназиядә нибары 4 ел укый, һәм аның да ике сыйныфын бер класста!?
Гелий Сәлахетдинов исә хәзер Русиянең икенче бер бөек шәхесе, атаклы галим Михаил Ломоносовны да шул рәвешле дөньяга фаш итәргә җыена. Ләкин монысы инде, кем әйтмешли, бүтән тарих.
Замир ДӘҮЛӘТОВ
Комментарии