КЕМГӘ КАЙСЫ ЗАКОН ЯКЫНРАК?

Җанымның тынычлыгын алып торган бер соравыма җавап табышсагыз иде. Белгәнебезчә, Татарстандагы барлык шәһәр, районнарда да «» исеме белән бик күп ризыклар эшләнә, аерым кибет, сату нокталары бар. Ник шул әйберләрнең тышлыгына бер дә татарча язмыйлар икән? Мин шуңа бик үртәләм. Татарстан Конституциясендә акка кара белән ике дәүләт теле дип язылган. Нигә ул «» җитәкчесе законны үтәми икән? Ул татар теленең дөнья күләмендә иң әһәмиятле 14 тел арасына керүен, төрки телләр арасында иң алдынгы тел булуын белә микән? Ул кешенең «штабы», оясы кайда урнашкан икән? Татарстаныбыздадыр бит? Аның чын исем-фамилиясе ничек икән? Ишетүем буенча, үзебезнең татар кешесе бугай. Аннан соң, Алабугадагы һәм башка ашамлыклар җитештерә торган комбинатта эшләнгән әйберләрнең пакетларын да урысча язу белән тутырганнар, татарча бер сүз дә юк. Җитмәсә, ачу китереп, пакет тышына «Российское», «Вкусняев» дип язып куйганнар. Нинди хәл соң бу? Менә бу әйберләрнең тәмен табып, ничек ашамак кирәк?

Салих МИННЕГӘРӘЕВ.

шәһәре.

Хөрмәтле Салих абый! Милләт өчен янып-көеп яшәвегез, газетабызны укып баруыгыз һәм җылы сүзләрегез өчен рәхмәт. Бу нисбәттән минем генә түгел, бар редакциянең күңеле булды. Хатларны бик яратабыз һәм, игътибар итсәгез, газетабызда аларга шактый зур урын биреп барырга тырышабыз. Эльвира ханым дип, үземне бик зурлагансыз икән. Язмаларыма күрә өлкән яшьтәге апа булып күз алдыгызга килеп басам, күрәсең. Шулай да мин әле ханым түгел, нибары туташ кына.

«Вамин»га килгәндә, ул һәм аның җитәкчесе хакында Арча районында бик яхшы беләләр булыр. Даими рәвештә арчалылар, «Вамин»нан зарланып, газетабызга шалтырата, яза. Андагы матавыклар һәм хезмәт хакының майонез, сыр, сөт, колбасалата бирелүе хакында язгаладык та, хәтерләсәгез.

«Вамин»ны оештырган һәм җитәкләүче кеше Вагыйз Минһаҗев үзе дә Арча районыннан. Сүз арасында әйтим, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бер авылдан алар – Хәсәншәехтан. Аларның үз милләттәшләребез булуын аңладыгыз инде.

Штабы кайда урнашкан дигәндә нәрсәне күздә тоттыгыз икән? Вагыйз Минһаҗевның йортын сорыйсыз икән, аның берсе башкалабызда Казан су буенда урнашкан. Экскурсоводлар аны Казан күрергә килгән туристларга да «Вамин сарае» дип төртеп-төртеп күрсәтә, гадәттә. Тагын берсе Арчада. Анысын Йосыпов сарае дип йөртәләр, чөнки ул шул фамилиядәге князьнең проекты буенча эшләнгән.

«Вамин» җитештергән азык-төлеккә килгәндә, сезнең белән килешә алмыйм. Үзем, гадәттә, гел шул җитештерүче продукциясен сатып алырга тырышам. (Эшчеләргә азмы-күпме хезмәт хакы булмасмы, янәсе.)

Сезнең хатны укып чыгу белән, суыткычны ачып, сөт, кефир пакетларын тартып чыгардым. Анда татарча мәгълүмат бар. Дөрес, «Вамин»ның бар ризыгында да алай түгел. Әйтик, сырларда гел русча гына язылган, ләкин бар продукциясендә дә мәгълүмат бары тик рус телендә дип әйтү дөреслеккә туры килми. Шулай ук «Вамин» продукциясенең тышлыгы бизәлешендә татар милли бизәкләре кулланылу да милли компонентларны күздә тотып эшләүләрен чагылдыра. Ә менә сыйфат мәсьәләсе… Бу хакта язган булсагыз, анысы турында сөйләр сүз күп булыр иде.

Сез әйткән нисбәттән, «Вамин» файдасына тагын бер күрсәткеч бар. 2009 елның 26 апрелендә Казан шәһәре хакимияте «Вамин»ны «Татар телен саклауга керткән өлешегез өчен рәхмәт» дип аталучы диплом белән бүләкләгән булган.

Ә менә «Алабуга сөте» (яки үзләре язганча «Алабуга соте») буенча… Монысында хәлләр бар! «Российское», «Вкусняев»ларны бик алгалаган юк иде, хәзер бөтенләй якын килмәм инде аларга.

Сезнең һәм башка сорауларга беркадәр аңлатма алып булмасмы дип, «Алабуга сөте» оешмасына шалтыраттым. Телефонны алган кыз үзен Альбина дип таныштырды. Башта барлык сорауларымны аңа кабатладым, ә ул, сорауларымны тыңлап бетергәннән соң, аларны рәсми рәвештә язып, электрон почта аша җибәрүемне сорады. «Алабуга сөте» сөт комбинаты җитәкчесе Т.М.Алексеева исеменә язып җибәрдем инде, кая барасың. Икенче көнне җавап килеп төште. Оператив эшлиләр болар дип иртә шатланганмын икән. «Безнең җитәкчебез татарча аңламый, соравыгызны русчага тәрҗемә итеп җибәрегез әле» диелгән иде анда. Сукрана-сукрана тәрҗемә иттем инде. Гәрчә, татарча аңламаган җитәкчегә: «Нишләп сезнең продукция тышлыгында продукция хакында татарча мәгълүмат юк?» дип язу үземә үк зур мәгънәсезлек булып тоелса да… Ничә ел эшләп, бер генә оешма, җитәкчелек, министрлыкның да татарча журналист соравын тәрҗемә итүләрен таләп итүләре белән очрашкан юк иде. Ярый хуш, соравым китте.

Бераздан редакциягә шалтыраттылар. Бу юлы туры мөхәрриребезгә. «Телдән генә җавап бирик әле» диюләре икән. Кызык кына! Миңа телдән сорау бирергә ярамады, аларга җавап бирергә ярый… Җавапны рәсми төстә язып, электрон почта аша салуларын сорадык.

Җавап озак көттермәде. Тәрҗемә итеп аны сезгә җиткерәм.

«Алабуга соте» ачык акционерлык җәмгыяте бүген 45 төрле продукция җитештерә. Җитештерелә торган бар продукциянең тышлыгында кулланучы өчен мәгълүмат рус телендә язылган. Бу РФ һәм ТРның «Кулланучы хокуклары турындагы» законына нигезләнеп эшләнә.

8нче маддә. Кулланучының җитештерүче һәм товар турындагы мәгълүматка хокукы.

2нче өлеш. «… кулланучыга мәгълүмат рус телендә җиткерелә, ә Русия субъектларындагы дәүләт телләре яки Русия Федерациясендә яшәүче башка халыкларның телләрендә мәгълүмат бирү җитештерүче (… сатучы) ихтыярында.»

20нче маддә. Дәүләт хезмәте күрсәтү һәм коммерция өлкәсендә кулланылучы телләр.

«Җитештерелүче продукциягә булган ярлык, инструкция, этикеткалар рус телендә эшләнә һәм, җитештерүче теләге буенча, татар телендә яки Русия Федерациясе халыклары телендә булырга мөмкин.» (Җитештерүченең теләге буенча икәнен искәртеп, астына сызып-сызып куелган иде. – авт.)

«Российское» сөтенең норматив документлары хуҗасы – Мәскәүдәге Бөтенрусия сөт сәнәгате фәнни-күзәтү институты. Продукциянең исеме җитештерүче теләге буенча үзгәртелми. «Вкусняев» – патентлаштырылган сату бренды. Моңарчы кулланучылардан әлеге рухтагы шикаятьләр алынмаган.

Җитештерүче теләге буенча икәнен ачыкладык һәм җитештерүченең теләге нигә без – татарлар теләге белән туры килмәгәнен дә аңладык, булса кирәк.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

  КЕМГӘ КАЙСЫ ЯКЫНРАК? , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии